Кайнанам гел иремнең элек йөргән кызын сөйли

Ирем белән өйләнешеп яши башлаганыбызга 6 ел инде. Никахка кадәр 1 ел очрашып йөрдек. Мин аны беркемнән дә аерып алмадым. Без танышканда аның йөри торган кызы юк иде. Мин түгел, ул беренче булып миңа игътибар итте – килеп үзе сүз дәште. 
Боларның барысын нигә язаммы? Чөнки аларга кайткан саен, кайнанам миңа аның элеккеге йөргән кызы турында сөйли. Ирем алдында түгел, икебез генә калгач.
Мин ул кыз турында хәзер бөтен нәрсәне беләм инде. 
Аның нинди чибәр икәнлеген.
Гаиләләренең авылда хәлле булып саналуын, бай булуларын.
Аның ничек киенүен. Нинди яңа киемнәр сатып алуын.
Авылга аның гаиләсе белән кайчан кайтуын, кайчан китүен. 
Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...
Иремнең миңа кадәр авылда бер кыз белән очрашып йөргәнен мин, әлбәттә, белә идем. Ирем аны миңа үзе әйтте. Кыскача гына итеп. «Әйе, 2 ел очраштык, аннан аерылдык. Холкы ошамады, капризларыннан ардым», – диде. Шуның белән сүз бетте. Мин артык сораулар бирмәдем. Нигә кирәк инде ул миңа? Яшьлектә кем кем белән очрашмаган? Минем үземнең дә йөргән егетләрем булды бит. Әмма кияүгә аларга түгел, иремә чыктым. 
Ә кайнанам, күрәсең, ул кызны инде үзенең килене урынында күргән һәм шуңа күрә һаман да тынычлана алмый. Мин аны да аңлыйм, ләкин үземә дә бик кыен. Ул кыз турында тыңлавы дим. Күп вакыт берни дәшмичә генә тыңлыйм. Ә кайвакыт сораулар да биреп куям әле! Сүз юктан сүз булсынга инде... 
Нишләргә дә белмим. Кайнанам берәр кайчан бу хакта сөйләми башлаганны көтәргәме миңа? Берәр вакыт туктарга, килене мин булу белән килешергә тиеш бит инде ул: без ирем белән дус, матур яшибез, кызыбыз үсә. Мин булдыра алганча кайтканда килен хезмәте күрсәтергә тырышам. Каршы дәшкәнем юк. Әллә кайнанам шуннан файдалана инде. Мине беркайчан дәшмәс дип уйлыймы? 
Каршы дәшә алам, билгеле. Нигә боларны миңа сөйлисез дип кискен итеп туктата да алам. Тик бит ул очракта ике ара бозылыр дип куркам. Иремә дә бу бер дә ошамас. Әнисе белән мине дуслар дип бик сөенә ул. 
Ярый әле теге кыз да инде кияүдә. Кайнанам сөйләвеннән аңлаганымча, алар да матур яши. Шулай булмаса, мин авылга кайтып та йөри алмас идем, мөгаен. Иремне югалтудан куркыр идем. Әни сүзе барыбер колакка керә бит ул. Әле хәзер дә шикләнәм, миңа сөйләгән сүзләрен улына да кабатлап сөйләмиме икән кайнанам? 
Гөлфия (исемемне үзгәртеп яздым)
Казан

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (5)
Cимвол калды:
  • 20 октябрь 2020 - 13:18
    Без имени
    Их, шундый акыллы киленең булса иде әле. Аңа әнә шул несостоявший - капризный килен төс булган, Җүнснез дә кеше икән, акылсыз ул. Ә улының гаебе юк, шуңа иреңә ул хакта әйтмә инде. Каенана белән матур гына итеп сөйләш бу темага.
  • 17 октябрь 2020 - 12:18
    Без имени
    Кайнанагыз бердэ дорес эшлэми.
  • 17 октябрь 2020 - 12:03
    Без имени
    Туктатырга кирэк жаным кайнананны , алты ел шундый стресста яшэве исэнлекне бетерэ бит
  • 17 октябрь 2020 - 11:51
    Без имени
    Минем кайнана да теге кызны алмады,бу кызны алмады шул дип гел мыскыл итеп яшэде.
  • 17 октябрь 2020 - 07:31
    Без имени
    Ирегез энисе ул кызны мактаганны ишетэме, эллэ узен булганда гына мактыймы"несостоявшая киленне". Эгэр бу хэллэрне ирегез ишетсэ, бер генэ эйту житэ"энкэй, ни уйлап аны сойлисен, башка ишетмим анын турыда, берук" дисэ. Бетте китте....
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 октябрь 2020 - 08:48
    Без имени
    Акчага интегеп, берничә бала үстерсәң, дарулар да алырга туры килсә, алары аның бик кыйбат, матур күлмзәк-трусик турында уйлый да алмыйсың ул. Өйрәтүе җиңел. Кайсы хатын-кызның матур, затлы киенәсе килмәсен!?????
    Нинди киемнәргә акча жәлләмәскә?
  • 20 октябрь 2020 - 11:05
    Без имени
    Бик гыйбрэтле язмыш бик зур рэхмэт сезгэ
    Анаң догасыннан язма
  • 20 октябрь 2020 - 11:35
    Без имени
    Шул. Кадар укыдым бирелеп. Рах мат язучыга. Ходаем бу язмышны беркем утмасен. Мен рахмат.
    Анаң догасыннан язма
  • 20 октябрь 2020 - 13:18
    Без имени
    Их, шундый акыллы киленең булса иде әле. Аңа әнә шул несостоявший - капризный килен төс булган, Җүнснез дә кеше икән, акылсыз ул. Ә улының гаебе юк, шуңа иреңә ул хакта әйтмә инде. Каенана белән матур гына итеп сөйләш бу темага.
    Кайнанам гел иремнең элек йөргән кызын сөйли
  • 20 октябрь 2020 - 04:25
    Без имени
    Венера Ганиева белэн узем сойлэшеп утырган кебек булдым!!!
    «Мин әйбәт әни булыр идем»
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...