Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайнанам бала тәрбияләргә ирек бирми

Мин яшь әни. Кызыбызга тиздән ике ай булачак. Туйдан соң әти-әниләр ярдәме белән тырышып бер бүлмәле фатир да алдык, тормышыбыз түгәрәкләнде. Бәбием белән декрет ялында утырасымны күз алдыма китереп, көтеп алдым бу вакытларны. Хәзер башны кая куярга белмим, тынычлыгым калмады. Декрет түгел, бер газап бугай бу...


Мин – яшь әни. Кызыбызга тиздән ике ай булачак. Туйдан соң әти-әниләр ярдәме белән тырышып, бер бүлмәле фатир да алдык, тормышыбыз түгәрәкләнде. Бәбием белән декрет ялында утырасымны күз алдыма китереп, көтеп алдым бу вакытларны. Хәзер башны кая куярга белмим, тынычлыгым калмады. Декрет түгел, бер газап бугай бу...
Көтеп алган беренче онык тугач та минем әти-әни өч атнага безгә килеп, беренче атналарны нык ярдәм иттеләр, вакыты җиткәч, кайтып киттеләр. Аннары аларга алмашка иремнең әнисе килергә теләк белдерде. Аның да беренче оныгы, ике малаеннан соң кыз бала тугач, бик теләп  ярдәм итәргә тотынды. Миңа да җиңел ул булгач, тизрәк аякка басармын, үземне карармын дип куандым. Кызыбыз туганчы бик актив тормыш алып бара идек ирем белән. Бөтен концертларга йөрдек, бер премьераны да калдырмадык. Дуслар белән дә еш очрашабыз. Бала тапканнан соң депрессиягә бирелмәс өчен, бу да бик кирәкле әйбер дип саныйм мин. 
Килгән көнне үк кайнанам баланы үзе юындырырга кереште. Без инде аны җайга салган идек, өч атна дәвамында юындырдык бит. Табиб марганцовкада юындырмагыз, тәне кибә башлый дигән иде. Ә ул гел марганцовка сала башлады. Әйтеп карыйм, табиблар нәрсә белә ул, ди. Беренче атнада гына биләүгә төрдек тә, аннары иркенләп ятсын дип, ползунки киертә башлаган идек. «Алай аягы кәкре була, кыз бит ул», – дип, яңадан төрә башлады. Бала борчыла, күреп торам. Бер иреккә чыккач, яңадан биләүгә керәсе киләме соң инде?! Төнлә кызым уянып бераз гына шыңшый башласа да, утларны яндырып, кулына алып, күтәреп йөри башлый. Баланың йокысы качып бетә. Көн белән төнне алыштыра башлады инде ул, көндез озаграк йоклый. 
Бала карауда гына түгел, гомумән, мин үз өемдә үземне хуҗабикә буларак хис итми башладым. Нәрсә пешерәсе, кайчан өйне җыештырасы, табак-савытны ничек юасын да ул хәл итә. Фатирыбыз бер бүлмәле генә, үз ягыбызга чыгып, тынычлап утыра да алмыйм. Бер бүлмәдә ир белән хатын да сыешмый кайвакыт. Ә монда кайнана да өстәлде. Үз тәртибен кертергә тырыша, безнеңчә яшәми ул. Кайчан үз өенә кайтырга җыенадыр, анысы да билгесез. Килгәндә үк күпмегә килгәнен әйтеп килсә, моның ахыры җитәчәк дип, сабыр итәр идек. Ә ул әле китәргә җыенмый да. Иремә әйтеп карыйм, сөйләш әниең белән дип. Ул кыюсыз гына, читләтеп кенә әйтә. Аның бер сүзенә әнисе ун җавап кайтара. 
Мин яхшы килен булырга тырышам, үзем әйтергә теләмим. Ләкин ризасызлык йөземә чыга бугай инде, менә-менә талаш чыгар кебек. Икенче яктан, кайнананың бездә булуы миңа ирек бирә. Кая барсам да, баламны ышанып калдырып китә алам. Талашсак, ничек итеп аңа бала каратыйм аннары? Беркая бара алмыйча өйдә бала белән утырырга туры киләчәк. Ә болай ул безгә барыгыз, бар, дип кенә тора. Рәхәтләнеп, үз кызы кебек оныгы белән икәүдән-икәү генә кала. 
Кайнана белән үзара мөнәсәбәтләрне ничек җайларга икән? Әнигә зарланмыйм инде, ул да килеп кысыла күрмәсен тагын. Яши башламас борын тавыш чыгарып утырасы килми. Дустым мине җебек ди: «Кысылып йөрмәсен, әйт. Син хуҗабикә, ничек телисең шулай эшлә. Барыбер үзеңчә эшлә. Болай дәвам итсә, ваннага кереп синең үзеңне дә юындыра башлар».
Иремнән бу очракта ярдәм көтеп булмаганын аңладым. Аның әнисе бит ул, гомере буе бергә яшәгәннәр. Аны бу проблема борчымый бугай. Ашарына пешкән, өйдә тәртип, кызы тыныч. Ә мин? Мин нишләргә тиеш соң? Рәхмәт, әни, син өеңә кайт инде, кирәк вакытта килеп ярдәм итәрсең, безгә бераз ирек бир дияргәме? Ул мине бала-чаганы кебек тетеп атачак инде... Бер әйтеп караган идем, минем бала бит ул, нигә әни булырга ирек бирмисез дип... Утырып еларлык булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Балаңа саф һава кирәк. Кайнанаңны чыгар коляска белән.,, Әни, йөреп кайтыгыз әле"-дип. Алар кайтканчы өеңне ялт иттереп куй. Чәйгә генә булса да, берәр тәмле ризык пешереп ал. Өстәл әзерлә матур итеп. Кайткач, якты чырай белән каршы ал. Әни аргансыңдыр, өстәл әзер, тәмләп чәй эч. Бу, кадерле кызны үзем карыйм әле, син ял ит бераз" - дип, балаңны чишендерә башла.Ирең акыллы булмаса, аннан бала тапмас идең. Үл акыллы ир әнисенә, һәрвакыт кадерле. Ул да синең кебек ана. Иреңнең әнисенә син дә кадерле. Юкса, орчык кебек бөтөрелеп йөрмәс иде сезнең өчен. Иң кадерле кеше аңа хәзер нәни кыз. Вакыт тиз үтә. Үзең дә татырсың ул хисне. Юкка гына әйтмиләр, ,, балаңның баласы балдан татлы "-дип. Кайнанаңга алдың белән басып, күзләренә карап, ягымлы елмаеп сөйләш. Әнисен якын, хөрмәт итсәң, ирең шатланыр. Мәхәббәтегез ныгыр. Акыллы бул.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Бик дорес фикерлисез, нэрсэдер эшлэргэ кирэк. Кайнанагыз узе анлап житкермэгэч эйтеп анлатмыйча да булмас шул. Ирегез анлата башласын жайлап кына, аннары узегез дэ кушылып китегез, курыкмагыз, бу бит талашу тугел, анлашу гына була.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Үҙеңдең әниең м-н әтиең 3 аҙна буйы ятҡан,балаңа 2 ай булмаған әле,ҡайнанаң әҙ ятҡан.Шатлан бала ҡараусы бар тип,ваҡыты еткәс ҡайтып китер.Саҡ ҡына түҙ балаҡай.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Андый кайнаналар сирэк була,упкэлэтмэгез.ярдэм итэ бит.китэр эле.гомер буе тормас.

          Хәзер укыйлар