Логотип
Күңелеңә җыйма

Картаясың барын онытма!

Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.

Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле. Сиңа насыйп ярны табып-үстергән, тәрбияләгән кешене ничек хөрмәт итмәскә мөмкин? Ә балаңны яратып килгән, аның тормышын ямьгә төргән кызны ничек үз итмәскә? Кем белә, бәлки, картлыгыңда нәкъ менә шушы киленеңнән игелек күрерсең?

Мәсрүрә, ишегалдына керә-керешли, килене бауга элгән керләр арасыннан бер сөлгегә кулын сөртте дә, авылның үзле кара балчыгы ябышкан ялтыравыклы галошлары белән сап-сары баскычка ук менеп китте. Артыннан ук иярә кергән күршесенең бу галәмәткә исе китте:
– Мәсрүрә апа, нишләвең бу? Юылган баскычка...
– Юылмагае тагын! Тагын юар, эше шул! 
– Әзрәк киленеңә рәхмәт әйтергә дә өйрәнергә кирәк инде...
– Ә безгә кем рәхмәт әйткән?! Әле өйгә үк кереп китмәгәнгә рәхмәт әйтсен. Мин килен булып килгәч, кайнана белән кайната чабаталарын түр сәкегә утырып сала иде. Артларыннан шалкан чәчәрлек туфрак өеме калыр иде!
– Аның ул вакытта заманасы шул булган инде... Сез дә түземлерәк булгансыздыр. Хәзерге киленнәр андыйга озак түзми, малаеңны алды, чыкты китте булыр. Калырсың аннары суган сулары суырып...
– Һе! – Әйттең сүз дигәндәй, Мәсрүрә апа кулын гына селкеп куйды. 

Бер күрүдән үк өнәмәде ул улының хатынын. Мондый сары пошнакка дип үстермәде ул гөрнадирдай улын!  Аның улы һинд киносы артистларына тартым: кап-кара кашлы, кап-кара мыеклы,  карга канатыдай ялтыраплар торган кап-кара чәчле! Ә бу нәрсә инде! Ни буе, ни чәче, ни матурлыгы! 
«Тьфу»! – Мәсрүрә апа, үзе дә сизмәстән, төкеренеп үк куйды. Кайнанасы белән кайнатасын уятмас өчен, балакаен тәрәзәдән төшкән ай яктысында биләп, елаганда тизрәк юрганга урап өйалдына алып чыгып китеп үстергән улына мондый хатын теләдемени ул? Аның килене якын-тирәнең иң чибәр, иң уңган кызы булырга тиеш иде. Юк, сайлый белмәде хатынны! Имеш, укыган кыз! Нишлисең аның укыган булуы белән, авылда барыбер белеме буенча эшләргә эш юк бит аңа! 

Мәсрүрә апа плитәдәге кәстрүлне ачып карамакчы иде, тоткасына кулы пешеп, капкачны идәнгә ыргытты. Калай капкач сайгак буйлап тәгәрәп барды да, бусагага бәрелеп, майлы ягы белән идәнгә капланды. Апаның моңа исе дә китмәде. «Алыр да юар, башка бер эше дә юк! Безнең кебек иртәнге өчтән торып фермага сыер саварга йөгерми!» Шулай дип уйлады ул эченнән. Гомумән, аның фикеренчә, хәзерге киленнәр йомырка эчендәге сары кебек кенә  яшәүчеләр. Кер юабыз дигән булалар. Машина юа ич аны! Идәнне дә элеккеге кебек селте белән ышкып юасы юк – сөрттең, алдың! 

Яшь килен булып килгән чакларын хәтерли әле Мәсрүрә апа. Кечкенә генә өйдә 11 кеше яшәде алар. Барысы да мунча кереп беткәч, кич караңгыда кул белән уар иде 11 кешенең керен. Иртәгә калдырырга ярамый – мунча казанындагы су суына. Аны тагын ягып җылытырга утынның бик исәпле чаклары. Тракторист иренең майлы телогрейкаларын судан сөйрәп алырга көче җитмәс иде Мәсрүрәнең. Ни интегеп юып элгән керләрен кайнанасы килеп иснәп кенә карар иде дә, «сабынын бетермәгәнсең!» дип, тетмәсен тетәр иде. Ай усал карчык та иде соң! Әле дә аптырый, ничек курыкмыйча шулар йортына килен булып килгән дә, ничә еллар буе шуларга бил бөгеп түзгән. Әле бит кайнанасының биеме дә исән иде. Берсендә карт биеменең эчке чалбарын юарга сабыны җитми калды. Шул ыштан белән кыйнаган иде ул Мәсрүрәне. Шуларны хәтеренә төшерсә, ачудан, үчтән эчләре кайнап чыга. Ул күргәнне күрсәме бу киленнәр?!  

Югыйсә килене ярамаслык кыз түгел Мәсрүрә апаның. Кайнанасы «сары пошнак» дип хурласа да, күрше-күлән шыпырт кына сокланып карый бу зәңгәр күзле, аксыл чәчле зифа ханымга. Эшләгән эшен кайнанасы килештермәсә дә, авылда «уңган» дигән даны бар үзенең. Ул үстергән чәчәкләргә узган-барган рәшәткә өстеннән башын сузып хәйран калып уза. Кергән-чыккан өйләрендәге, ишегалларындагы тәртипкә соклана. Бер Мәсрүрә апаның гына күзенә җен булып күренә ахрысы килене. 

Мәсрүрә апаның үзен дә кайнанасы кара көеп, йөзен җимереп каршы алган иде. Ябышып чыкты ул аның малаена. Ябышып чыккан кызларның бәясе арзан йөрде ул елларда. Яшь иде әле Мәсрүрә, мондый ук нечкәлекләрне аңлап та бетермәгәндер. Җиңгәсе кулында үскән кызның эш рәтен белүе дә чамалы гына булгандыр. Ни бәйли, ни чигә белми иде. Камыр басу, ипи салу кебек эшләргә дә якын китермәде аны җиңгәсе. Боларның барысына да кияүгә чыккач, кайнанасыннан әр-хур тыңлый-тыңлый өйрәнергә туры килде. Исеменә һәрчак «имгәк» сүзен өстәп әйтер иде биеме: «Мәсрүрә, имгәк, тоз салмадың мәллә ипи камырына?» «Имгәк, нәрсә карап көйдердең бу өйрәне?» Үзләре йорт салып, башка чыккач кына котылды бу мәхшәрдән. Котылды дип, минут саен чеметеп торулар бетсә дә, кайнанасының зәһәре анда да җитте анысы. 

Кайчандыр 11 кеше җан асраган йортта берзаман кайнанасы берүзе утырып калды. Картайды, гайрәте бетте... Башта буыннары тыңламас булды, аннары күзләре сынатты. Урындагы карчыкны карау авылдагы киленгә – Мәсрүрәгә күбрәк туры килде. Моңарчы: «Кызларым карар, сиңа ялынып килмәм», – ди иде кайнанасы. Авырый башлагач, кызларның үз тормышлары булуы, берсенең дә эшен ташлап кайта алмавы ачыкланды. Дөрес, ялларда кайткаладылар, караштылар. Әмма айның көне 30 бит аның. Нишлисең, ачлыктан акыртып ята алмыйсың, тешеңне кысып булса да, кайнар ризыгыңны алып килеп ашатасың, астын тазартасың... «Имгәк» дигән тәмсез сүзләрне онытты кайнанасы, соңгы елларында гел «Мәсрүрә» дип кенә торды. Үләр алдыннан килененә «әни» дип эндәшә башлады хәтта. Сабый акылы кергән иде инде үзенә. 
Яратмаган килене кулында җан бирде ул. Ирененә соңгы тамчы суны Мәсрүрә салды. 
Шуларны күңеленнән барлый-барлый бусагадан атлауга ниндидер шома әйбергә басып, аягы сайгак буйлап таеп китте Мәсрүрә апаның. Бу теге үзе атып бәргән кәстрүл капкачы иде.  «Беттем, беттем!» – дип кенә уйларга өлгерде, башы белән дөңгердәп бусагага килеп төште. 

Килене эштән кайтканчы, шулай ыңгырашып ятты ул. Киң күңелле, мәрхәмәтле кыз үстергәннәре өчен, аның әти-әнисенә эченнән генә мең кат рәхмәт укыды. Никадәр хурларга, түбәнсетергә тырышса да, килененең аңа каршы бер начар сүз әйтмәгәненә менә хәзер генә исе китеп, аның чын бәһасен аңларга өлгерде Мәсрүрә апа.  

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бикрэк кызык яза бу ханым

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мату хикая, рэхмэт

      Хәзер укыйлар