Логотип
Күңелеңә җыйма

Каргыш

Ания инде өченче сәгатен көтә. Таң атканчы юлда иде ул. Озын юл, дип тормады, ялгызы чыгып китте. Иртәрәк барсам, кеше булмас дигән өмет белән килгән иде дә, урамга килеп керүгә үк аңа кирәкле өй капкасы буенда бер төркем кешеләр басып торганын күрде. Әллә төн куналар микән монда, дип уйлады ул. Кунарсың да, көн-төн утырырсың шушы капка төбендә бөтен өметең шушы имче әбидә булгач. Аниянең дә бу әби соңгы өмете.

Менә җиде ел инде балалары юк. Барысы да яхшы: ире Илмаз да бик әйбәт, байлыклары да җитә, икесе генә зур йортта яшәп яталар, әмма тормышлары китек – балалары юк. Нинди генә хастаханәләргә, нинди генә санаторийларга йөрмәде алар. Икесе дә кат-кат тикшерелде. Өч тапкыр авырга узып баласын югалтты инде Ания. Өч ай тулуга, ана карынындагы җан үсүдән туктап кала. Табиблар да аптырашта. «Сезгә нәрсә әйтергә дә белмим, анализларыгыз тәртиптә, башлангыч чоры да яхшы уза, тик үсүдән туктап кала», – дип аптыраудан җилкәсен сикертергә мәҗбүр булды танышлары аша тапкан иң яхшы дип саналган профессор да. «Медицина көчле, дибез бит. Минем бу хәлгә берәр аңлатма булырга тиеш бит инде», – диде Ания еларга җитешеп. Билгесезлек – иң авыры. «Күрәсең, монда медицина көчсез. Мәчеткә барып дога укыйсызмы соң инде, имче карчыкка барасызмы», – диде табиб. Аның чарасызлыгы йөзенә чыккан иде.

Ания элегрәк тә ире белән үзенә берәр бозым салдылар микән дип шикләнә иде. Мәчеткә барып бабайлардан өшкертеп тә йөрде үзе. Иптәш кызы инде күптән имче карчык янына барырга куша. Әмма диндә андый нәрсәләр тыелганын белгән Ания барырга курка иде. Тик табиб сүзләреннән соң димче карчык дигән сүзләр уеннан чыкмады. 

Хастаханәдән чыгуга иптәш кызына шалтыратты. Исәбе – адрес алу иде. «Мин сиңа күптән әйтәм инде. Йөрисең һаман җыела алмыйча. Безнең шәһәрдән ераграк инде ул район, әмма андагы бер авылда яшәүче имче әби могҗизалар тудыра, дип сөйлиләр. Кеше күп йөри, ди үзенә. Тик бик карт инде ул, син барганчы үлеп кенә китмәсен. Шуңа тизрәк барырга тырыш. 

Ания эшеннән ял алды да икенче көнне үк юлга чыгып китте. Беренче тапкыр ирен алдады. Авылдагы Алма апасы авырып киткән, шуның янына барып кайтам, диде. Дөньяга аек акыл белән карап яшәгән ире, им-томга, сихергә бөтенләй ышанмый иде. Бармас та, барырга да ризалык бирмәс иде. 

Ниһаять аның чираты җитте. Куркуданмы, дулкынлануданмы, аяклары тотмас дәрәҗәгә җитеп калтырый башлады. Үз гомерендә беренче тапкыр имче карчыкка бара бит. Ул аларны усал кыяфәтле Убырлы карчыкка охшашрак итеп күз алдына китерә иде. Кечкенә генә йортның бусагасын атлауга, якты чып-чын авыл өенә килеп керде ул. Түрдә чәчәкле яулыгын озынчалай бәйләгән, озын күлмәк, аякларына йомшак йон оеклар кигән, аңа елмаеп карап торган әбине күргәч, бөтенләй аптырап китте. Үз әбисенә килеп кердемени.. Аның күңелендә ниндидер бер рәхәт халәт туды. 

– Исәнмесез, – диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып. 
– Исәнме балам, кил, әйдә, утыр...
– Сез – соңгы өметем. Мин балага... – дип сөйли башлаган Ания елап җибәрде. 
– Алай димә, балам. Мин – Аллаһы Тәгалә түгел. Соңгы өмет – ул, мин бары кешеләргә кулымнан килгәнчә бераз ярдәм итүче генә... Сиңа да ярдәм итәргә тырышырмын. Әйдә, җайлап утыр да күзләреңне йом. 

Ания күзләрен йомды. Әби әкрен генә ниндидер догалар укырга кереште. Бик озак укыды ул. Хатын иртә торгангамы изри башлады. Йоклап китеп, хур булмасам гына ярый инде, дип куркып утырды. Әби укыды да, укыды... Бераздан Ания үзендә әбинең кул җылысын тойды. Әби аны иңнәреннән аркаларыннан сыпырды, аннан кулларыннан тотты.

– Син бала таба алмыйсың шул, балам. Өстеңдә торган каргышны юып төшерергә кирәк сиңа, – диде әби.
– Нинди каргыш? Минем кеше рәнҗеткәнем юк. Кем мине каргасын соң? Кешене каргаганым да юк. Әллә мин каргыш белән бозым сүзен аңламыйммы?
– Юк, кызым. Бозым да, күз тию дә юк синдә. Алары булса, чыгарыр идем, әмма каргыш алдында мин көчсез...
– Кем каргарга мөмкин соң мине? Һич аңламыйм...
– Тормышта үзебез өчен генә түгел, әти-әниләребез өчен дә җавап бирәбез. Әниеңнең гөнаһысы синең өстә. Син шуның өчен түлисең...
– Соң бу бит гаделсезлек! Инде бу дөньяда булмаган әнинең гөнаһлары өчен нигә мин җавап бирергә тиеш? – дип аптырады Ания.
– Бу инде галәм кануны! Без аның алдында көчсез...
– Миңа хәзер нишләргә инде?!.
– Әниеңнең кем алдында гөнаһлы булганын бел. Гөнаһын җуярга тырыш һәм догада булырга онытма. Ниятең изге, Тәңре ярдәм итми калмас...

Аниянең нигәдер бу өйдән чыгып китәсе килми иде. Әмма белә: анда – ишегалдында – әбинең ярдәмен бик күп кеше көтә. Ул рәхмәтен әйтеп, хушлашып чыгып китте. Машинасына утырды да Алма апасы янына юл тотты. Бу дөньяда аңа Алма апасы гына ярдәм итә ала. Машинасы капка төбенә килеп туктауга, Алма апасы йөгереп чыкты. 
– Ания, бер-бер хәл булмагандыр бит? Кияү исән-саудыр бит? Әйтми-нитми генә кайтканың юк иде. Нәрсә булды, – дип хафаланды ул. 
– Юк, юк, бар да яхшы, Алма апа. Куркытканым өчен гафу ит. Исәнме, йә, – дип кочаклап алды ул апасын. Әнисе урынына калып, үзен тәрбияләп үстергән бу кеше аңа бик кадерле, бик якын иде. 

– Алма апа, мин бит тиккә генә кайтмадым. Ярдәм сорап кайттым. Син миңа булышырга тиеш. Минем язмыш – синең кулда, – дип башлады сүзен Ания, чәй эчәргә утыргач. – Әни яшьлегендә нәрсәне дөрес эшләмәде ул? Нинди гөнаһысы бар аның?
– Нәрсә сөйлисең соң син, кызым? Нинди гөнаһ булсын инде әниеңдә? Күптән җир астында бит инде, мәрхүмкәем.
Ания бүген иртән булган хәлләрнең барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. 
– Алай икән... Безне капчыкта гына бик яткырыр идең дә, ятмый шул ул. Еллар үтсә дә, тишеп чыга һәм бик әчеттереп төртә икән. Ярар, тыңла алайса. Әниең миңа ачуланып ятмас дип уйлыйм. Минем язмышым дип әйтәсең бит. Тик онытма: әниең дә, мин дә гомер буе сиңа бары бәхет кенә теләдек. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargys-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар