Логотип
Күңелеңә җыйма

Кар кешесе

– Син кар кешесенә кияүгә чыгарсың! Әмма аныңчы мине бик еш искә алырсың!

– Син кар кешесенә кияүгә чыгарсың! Әмма аңынча мине бик еш искә алырсың!


Кечкенә чагыннан ук чегәннәрдән үлеп курка Зөлфия. Зөлфия генә түгел, авылда бөтен бала-чага курка иде. Зур төен күтәргән, озын киң итәк кигән, каракучкыл битле хатыннар авыл урамына килеп керүгә үк, шау-гөр килеп уйнап йөргән бала-чага шундук күздән югала иде. «Чегәннәрне күрәсез икән, тиз генә өйгә кайтыгыз да, капка-ишекләрне ныклап бикләп куегыз, юкса урлап алып китәрләр. Чегәннәр бала урлый ул», – ди иде ул заманда һәр әни. Чегәннең бала урлаганы булганмы-юкмы, беркем белми, әмма шундый сүз йөри иде. Ә Зөлфия кечкенә чакта алар еш килеп чыга иде авылларына. «Хозяйка», дип, өйдән өйгә капка кагып йөриләр иде. Кертмиләр иде аларны. Капкадан керә икән, хәзер чегән гипнозлый да алтыннарыңны алып чыгып китә. Монысы булган хәл. Авылда бер түтәй шулай аларга алтын алкасын үз куллары белән биреп чыгарган.

«Чегән генә гипнозлады, үзем гаепле. «Ирең бик эчә. Сездә бозым бар. Колагыңдагы алкаларың аша кергән ул бозым. Аны салып бир дә хәзер чистартам. Әлегә бер стакан белән су алып чык өеңнән. Шул суга чистартылган алтын алкаларны салып торырсың да, иреңә эчерерсең. Башка авызына бер тамчы капмас», – диде бит. Ничек алданмыйсың?! Ул хайванны дәваласа шул чегән генә дәвалый инде, ди-ди, өйгә кереп киттем бит. Чыгуыма алка да юк, чегән дә юк. Күзләренә ник карадым да, ник тыңладым шул җирбитне?» – дип сөйләгән иде ул түтәй кибеттә. Зөлфия барысын да үз колаклары белән ишетеп торды. Шуннан соң ул чегәннәрдән тагын да курка башлады. Чегән күзенә карарга ярамый дигән уй аның башына ныклап кереп утырды. 


Казанга укырга килгәч, чегәннәрнең шәһәрдә дә барлыгын күреп Зөлфия шаккатты. Базар тирәсе туп-тулы иде алар белән. Бер түгел, өч баласын ияртеп, нидер кычкыра-кычкара, үткән-сүткән кеше артыннан кулларын сузып иярәләр иде. Моны күргән Зөлфия базарга бармас булды. Ә ул заманда бөтен кием-салым базарда. Иптәш кызлары авылдан килүгә киенергә базарга чаба, ә ул тулай торакта утырып кала. Әтисенең апасы яши иде Казанда. Бик нык кирәк булганда шул апасына ияреп кенә бара торган иде. 


Ә беркөнне тулай торактан чыгып трамвай көтеп торганда артында тавыш ишетелде: 
– Позолоти ручку, а я тебе погадаю, все что было, все что будет скажу.
Чегән! Зөлфия шундук бөрешеп китте. Җәлт кенә артына борылып карады. Тукталышта басып торган кешеләргә бәйләнә икән. Минем янга килеп җитә алмас, трамвай килә дип уйлады ул. Әмма ерактан күренгән трамвай шундый әкрен килә кебек тоелды кызга. 
– Красавица, давай, я тебе погадаю...
Чегән хатыны инде Зөлфия каршында басып тора иде. Зөлфия җиргә төбәлгән килеш кенә башын чайкады. «Нет», – дип әйтергә дә көч тапмады. Бары тик башын чайкады да, арты белән борылып басты. Чегән хатынының бирешәсе килмәде: 
– Не бойся, хочешь узнать когда выйдешь замуж?
Зөлфия эндәшмәде. Килеп туктаган трамвайга керергә ашыкты.
– А замуж выйдешь за снежного человека. Но до этого много раз вспомнишь обо мне...


Артыннан кычкырып калган хатынга кыз ирексездән борылып карады. Чегән хатынының күзләре шомырттай кап-кара иде. Кызның чегән халкына беренче тапкыр төбәлеп каравы иде. Ишекләр ябылды да, трамвай кузгалып китте. Кар кешесе диме? Алар бит Америка урманнарында гына йөри, диләр. Бик теләсәм дә очрата алмам. Чегәннәр алдакчы гына түгел, җүләр дә икән әле. Ул үз алдына елмаеп куйды. Трамвай институт ягына түгел, кире якка борылды. Ах! Хәерсез чегән хатыныннан тизрәк ычкынам дип номерын карамаган бит Зөлфия утырганда. Менә хәзер соңга кала инде... Кар кешесе турындагы уйлар шундук юкка чыкты.


Кияүгә чыгу турында уй ул вакытта Зөлфиянең башында да юк иде. Өченче курс, студент еллары, имтиханнар-зачетлар. Дөресен генә әйткәндә, Зөлфиянең егетләр турында уйларга вакыты да юк. Мединститутта уку бик авыр иде шул. Институтны тәмамлап эшли башлады. Ә анда авыр эш көне, төнге дежурлар. «Синең гаиләң юк, сүз әйтүчең дә юк», – дип, әле бер коллегасы, әле икенчесе үзе өчен кизү торырга сорап тора. Ә Зөлфиягә эш тәҗрибәсе кирәк. Ул эшләде дә, эшләде. Шулай итеп 30 яшенә барып җиткәнен сизми дә калды.

Эшендә үзен яраталар, авырулар арасында да хөрмәте бар, әмма Зөлфиянең гаиләсе юк. Авылга кайткан саен, әнисе өмет тулы күзләре белән Зөлфиягә карый. Яхшы хәбәр белән кайтмаганмы, янәсе. Аңлый әнисен кыз. Аның кызын гаиләле итеп күрәсе килә. Инде энесе өйләнеп, балалары үсә, ә Зөлфия һаман ялгызы. Югыйсә бик чибәр дә, гаилә корырга да теләге бар, тик кияү егете генә күренми. 


Соңгы елларда Зөлфия студент вакытында тукталышта булган теге вакыйганы әледән-әле исенә төшерә. Чегән хатыны сүзләрен исенә төшереп, йә елмаеп куя, йә бу табышмакның җавабын эзли башлый. Кар кешесе... кар кешесе... Соңгы кайтуында әнисенә дә сөйләп бирде ул кар кешесен. Әнисенә шул җитә калды. 


– И Ходаем, күзләренә караган идеңме ул хатынның? Ачу итеп бозган инде ул сине, балакаем. 
– Әни, юк-бар белән башыңны катырма әле. Нигә сөйләдем, ичмасам. Алар да кеше инде, бары гипнозлау сәләтләре генә бар кайберләренең. Күзгә карап кына бозым ясап йөрмиләр инде. Оныт, зинһар...


Әмма әнисе бу сөйләшүне онытмаган иде. Зөлфиянең икенче кайтуына ул инде күрше республиканың әллә нинди авылындагы им-томчы карчыкка баруын, ул карчыкның Зөлфиядә бозым барлыгын әйтүе турында сөйләде. «Кызыңны миңа алып кил, алайса кияүгә чыга алмас», – дип әйтеп калган карчык. 


– Эшеңнән ике көнгә ял сора да, кызым, барып кайтыйк, булмаса. Бик белә диләр ул әбине. Сүзен аяк астына салмыйк.
Зөлфия көлде генә.
– Әни, нәрсә-нәрсә, ә әбиләр юлында йөрер өчен эш калдырмыйм инде. Мине авырулар көтә. Ә миңа дигән кар кешесе, димәк, тумаган әле. Тугач каршыма чыкмый калмас. Тәрбияләп үстерермен дә, кияүгә чыгармын. 


Әмма әнисе һаман тынычлана алмады. Икенче кайтуында инде ул кызына зур шешә белән су тоттырды. 
– Кызым, әбигә ышанмасаң, муллага ышан. Менә өшкертелгән су сиңа. Коен шуның белән. Ярдәм итми калмас. 
– Әни, тынычлан инде, зинһар. Нигә борчыласың соң? Чыгасың диде бит кияүгә. Ну, ярар, гади кеше булмас, кар кешесе булыр. Кемнең кияве Кар кешесе әле?! – дип, Зөлфия уенга борып әнисен тынычландырырга теләде. Әнисенең кияүгә чыгу мәсьәләсен кайгыртуы ялкыта да, борчый да башлаган иде кызны.


Тагын ике елдан – Зөлфиянең 33 яше тулган елны кыш бик карлы килде. Һәркөн кар да, буран. Юлларны чистартып өлгерә алмыйлар. Җитмәсә, Яңа ел алды. Шәһәрдә машиналар гадәттәгедән күбрәк һәм алар каядыр ашыга иде. Зөлфия эшкә машинасыз гына йөрде. Эштән алҗып чыгып, тагын тирләп-пешеп машинаны кардан чокып чыгарып интегәсе килмәде. Автобуста кысылып кайту хәерлерәк булыр дип уйлады. Юл өстендәге кибеткә дә керәсе бар. Туганнарына дип заказ биргән бүләкләре килгән иде.

Шул хакта уйлый-уйлый тукталышка таба ашыкты. Күз ачкысыз буран. Ерактан килгән машинаның фарадан төшкән яктысы буенча гына ерактамы-якындамы икәнен дә аерып булмый. Кешеләр шушында юлны аркылы чыга, әмма светофор да, җәяүлеләр кичүе дә юк. Моннан йөз метрлап светофор эленеп тора. Аннан ук әйләнеп йөрергә бәндәнең сабырлыгы да, вакыты да җитми. Зөлфия бервакытта да моннан йөрми. Күрәләтә, юл кагыйдәләрен ничек бозсын инде?! Машина хәрәкәте туктаганын көтеп басып торган берничә кешене күргәч, светофорга таба барган җирдән Зөлфия кире борылды.

Бу буранда нигә интегеп йөри соң әле. Бер тапкыр юл кагыйдәсе бозганнан әллә нәрсә булмас. Шулай уйлады да, юл чыгучы кешеләр артыннан иярде. Әмма гөнаһ шомлыгына каршы таеп егылды. Нәкъ шул вакыт аның борын төбендә диярлек машина туктады. Юл чыккан кешеләр Зөлфиягә аягына басарга ярдәм итте. Машина шоферы да ярдәм итәргә ашыкты. 


– Яңа ел алдыннан, бәлки, сезнең үләсе киләдер, әмма минем төрмәдә бәйрәм каршылыйсы килми, – диде ул килеп басуга. 
– Гафу итегез, – диде, өстен кага-кага Зөлфия. Атлап китеп бармакчы иде, аягына ныклап баса алмаганын аңлады. Бер дә бу егет каршында сер бирәсе килмәсә дә, «ай» дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Ай-ваена карамый, егет аны җитәкләп диярлек алып барып машинасына утыртты. «Борчылмагыз, мин табиб, аягым сынмаган минем», – дисә дә, травмпунктка алып китте. Зөлфиянең аягын рентгенга төшереп, артык зыян килмәгәнен белгәч кенә, йөзендә елмаю барлыкка килде. 
– Сезнең бер гаебегез дә юк. Үзем гаепле. Борчылмагыз. Хәзер такси чакыртам да, кайтам. Сез барыгыз инде. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән сезне, – диде кыз үзен үтә гаепле хис итеп.
– Яңа елны изгелек эшләп каршы алсаң, тагын да яхшырак, – ди ул. Хәзер сезгә такси килеп җитә алмас, мөгаен. Әйдәгез, кайтарып та куйыйм, – диде егет. 


Кызны җайлап чыгарып утыртты да, кар каплаган машинасын чистартырга тотынды. Машина чистарткан арада егет үзе карга батты. Зөлфия аны күзәтеп утырды. Күзләре елмаерга гына торган сөйкемле генә ир. Гаиләсе янына ашыккандыр, мөгаен, ә мин юлында киртә булдым... Шунда кисәк теге чегән сүзе исенә төште. Кар кешесе...


Травмпункттан өйгә кайтканчы егет белән кыз шактый гына танышып өлгерделәр. Дуслары белән очрашыр алдыннан бүләкләр алыр өчен кибеткә баруы булган икән. Язмышыңа язылган кеше очраса, ике арада чаткы бик тиз чыга икән. Зөлфиянең егетне болай гына җибәрәсе килмәде инде. Чәйгә чакырды. Егет тә дуслары турында да, бүләк турында да оныткан иде инде. Алар Яңа елны бергә каршылады. Ә нәкъ бер айдан һаман да шундый буранлы көннәрнең берсендә егет Зөлфиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Кар кешесе»нең исеме Илнар иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар