Логотип
Күңелеңә җыйма

Ишектән кергән кияү 

Артыннан ике егет йөри Аэлитаның. Кайсын сайларга белми кыз. Аптырагач, кечкенә чакта әбисе сөйләгән алымны кулланып карарга булды. Багарга. Булачак иренең кем икәнен әнә шулай беләчәк ул.


Артыннан ике егет йөри Аэлитаның. Кайсын сайларга белми кыз. Аптырагач, кечкенә чакта әбисе сөйләгән алымны кулланып карарга булды. Багарга. Булачак иренең кем икәнен әнә шулай беләчәк ул.


 Тиздән хач ману бәйрәме. Әлеге бәйрәмдә яшь кызларның бакканнарын ишетеп белә ул. Аэлита да бу төнгә әзерләнде. Шәм, көзге сатып алды. Бәхетенә, бу көн ялга туры килеп, әти-әнисе авылга әбисе янына кайтып китте. Аэлита инде 25 яшьтә. Кияүгә чыгып, бәби үстерәсе килә. Әмма язмышын бәйләр кеше күрми. Ике егет йөри йөрүлеккә артыннан, шуларның кайсын сайларга белми. Яратмыйдыр инде ул аларны, яратса кайсын сайларга дип тормас иде. Әмма яратып кына кияүгә чыкмыйлар бит. Кияүгә чыгарга кирәк инде дип тормыш коручы хатын-кызлар барлыгын белә. Кияүгә чыкканда сөю ялкыннары булмаса да, яши-яши ирләрен ярата башлаган, ансыз яшәүләрен күз алдына да китермәгән хатыннар тарихын да белә.

Бәлки, Аэлитага шушы егетләрнең берсе язгандыр. Хәзер бага, булачак ирен көзгедән күрә дә, шушы егетләрнең берсе булса, җитди итеп очраша башлаячак. Нигә язмышка язылганны сузарга дип уйлады кыз, багу өчен кирәк булган әйберләрне барлый-барлый. Төн уртасында багарга кирәклеген белә ул. Кухнядагы өстәлне җыештырды да өстәлгә ике көзге, шәм яндырып куйды. Шәм яктысы гына калдырып, өйдә утларны сүндереп бетергәч, күңеле шомланып куйды. Аңа куркыныч булып китте. Әмма кызыксынуы җиңде.

Ике көзгене бер-берсенә каратып куйды. Шартын китерәм дип: «Әфсен-төфсен киявем килсен», – дип, әфсен сүзләрен әйтте дә, керфеген дә кагарга куркып көзгегә текәлде. Хәзер күрәчәк булачак ирен. Ир-ат шәүләсе күренә башлаган кебек тоелганда гына ишектә звонок шалтырады. Аэлита сискәнеп китте. Әллә кулы белән ялгыш тиеп китте түгәрәк көзге шап итеп ауды. Бетте! Күрә алмый калды. Инде күрәм дигәндә генә. Ә ишеккә звонок бирүдән һаман туктамадылар. Шалтыраттылар да, шалтыраттылар.

Ачуыннан кабарынып,«глазок»ка карарга да онытып, ишекне ачып җибәрсә, зәңгәр куртка өстеннән кызыл-сары жилет киеп куйган егет басып тора.
– Ачмагач, өйдә суга батып үлгәннәр, ахры, дип борчыла башлаган иде, – дип елмайды егет, ап-ак тешләрен күрсәтеп. 
– Нинди су? – диде кыз ачу белән. Аның ачуы әле һаман бетмәгән иде. 
– Ничек инде нинди су? Менә бит заявка калдыргансыз. Су торбагыз тишелгән. Авария хезмәте тиз арада килеп җитсен дигәнсез. 
– Безнең торба тишелмәде, – диде кыз аптырап калып. 
– Ялганлап чакырттыгызмы әллә?
– Сезнең белән уйнап утырыр вакыт түгел. Авария хезмәтенә шалтыратмадым. 
– Сәер, – дип, егет кесә телефонын тартып чыгарып, шалтырата башлады.


Аэлита ишекне ябып, кереп китәргә ашыкмады. Моның нәрсә белән бетәсе кызык иде. Егет читкә китеп, диспетчер белән сөйләшеп алды. Баксаң, диспетчер Ясеневая урамы белән Ясеневая тыкрыгын бутаган. 
– Хәзер шунда китәсезме, – диде кыз.
– Юк, ул безнең район түгел, анда башка бригада бара. Саубулыгыз, – дип, егет баскычтан төшеп китәргә борылды.
– Чәй эчәсегез килмиме?


Аэлита үз тәкъдименнән үзе сискәнеп китте. «Ни сөйләгәнеңне ишетәсеңме соң?» – диде баш миенең бер күзәнәге аңа. «Бер начар сүз дә әйтмәде, егет ошады», – диде йөрәге. 


Егет баш тартмады, кухняга узды. Өстәлдәге шәм, көзгеләрне күреп аптырап китте бугай.
– Син әллә сихерчеме? – дип сорады.
Кыз көлеп җибәрде. Ул нәрсә эшләргә теләген сөйләп бирде.


– Кызык, син булачак иреңне көзгедән чакыргансың, ә мин менә ишектән килеп кердем, – диде егет. 


Алар көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Ә ярты елдан «ишектән кергән кияү» Аэлитаның ире булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар