Ирләр үзгәрә икән ул 

 

Ир-атны үзгәртеп булмый дигән сүз дөрес түгел икән ул. Менә минем Данилым өйгә китап ташыганыма котырып чыга торган иде. «Өйдә үзебезгә дә урын юк. Ә син һаман китап ташыйсың, туйдым бу кысанлыктан. Чыгармын да китәрмен», – дигән янауларны да ишетергә туры килде. Чыгып китә язды да. Әлеге дә баягы шул китаплар аркасында.   

Мин балачактан китапларга мөкиббән. Әни шулай тәрбияләде безне. Ипиең булмаса булмасын, өй түрендә китапларың тезелеп торсын дип. Дөрес әйткән. Мине китаплар кеше итте. Тормышта урынымны да шул китаплар ярдәме белән таптым, шулар белән юандым. Балаларыма гыйбрәтне китаплар ярдәмендә бирдем. Дөнья йөген тартасым булмаса, ягъни                           иргә аркаланып яши алсам, үзем дә утырып китаплар яза башлар идем кебек тоела миңа. Юк шул инде. Бу кадәре олы бәхет миңа елмаймастыр инде. Хәзер бигрәк тә. 

Реклама

Бер заман моңынчы минем арып урынга килеп аугач та кулыма китап алуыма җене чыга торган ирем миннән төрле китапларның эчтәлекләрен сөйләтә башлады. Зәвыгы да исең китәрлек. Белгән икән бит ул язучылар барлыгын да, аларның нинди әсәрләр язганын да. Мин юләр иремне әдәбияттан ерак кеше дип йөреп ялгышканмын икән. Хәзер инде кичләребез әрепләшеп түгел, бәлки  яңа әсәрләр турында сөйләшеп үтә. Бер көнне ирем тәмам хәйран итте. Гаяз Исхакыйның «Зиндан» әсәре турында сүз кузгатты. Ни хикмәт булыр монда? Салпы ягына салам кыстыра-кыстыра серен алдым мин моның. 

Ирем шофер минем. Хуҗа йөртә. Хуҗаның хатыны институтта укый булса кирәк. Ирем миннән сөйләткән китапларның эчтәлеген кабат шул ханымга сөйләп, кызыклы әңгәмәче роленә кергән икән бу. Гади генә итеп әйткәндә, хуҗасының җәмәгатенә гашыйк булган минем Данилым. Мин бу хәлгә тыныч карадым. Хуҗа бичәсенә минем ирем кирәкмәсен аңларлык кына башым бар лабаса. Киресенчә, форсаттан файдаланып, яңа чыккан китапларны  алып барырга тырышам. «Хуҗаңны көтеп гомер әрәм итеп утырганда укый тор», – дип иремә дә биреп җибәрәм. Вакытны китап укып уздыруның ямьлерәк икәнен үзе дә төшенә башлады бугай. Мин, гомумән, кинәт кенә иремнең сердәшенә әйләнеп куйдым. Хәзер ул миңа теге чибәрнең кыланмышлары турында сөйләп эчен бушата. Аңа иш түгеллеген үзе дә аңлый инде, бәгърем. Чибәркәйнеке ише ислемай алып кайтып бирде әле үземә. Шулай итеп китаптан ислемайга күчтек. Мин дә ирем яраткан күлмәгемне, моңынчы кеше арасына гына кия торган идем аны, өйдә дә киеп йөри башладым. Сизенәм, финал якыная. Чагыштыру минем файдага төгәлләнсен өчен миннән сабырлык кына кирәк. Аңынчы китаплар могҗизасын  файдаланып калып булырмы? Тәрбияви, тирән эчтәлекле китапларны күбрәк языгыз әле, иптәш язучылар. 

Бер кичне китап сөйләтәсе урынга, ирем җилкәмә башын салып елады. «Яратмый ул хатын мине. Ирен дә яратмый. Бала табарга да теләми икән. Үзе миңа сөйләде. Ә безнең ике менә дигән балабыз бар, әйеме? Яшьтән сөйгән ярым лабаса син минем, – дип елый, сөенәсе урынга. – Ә теге кәнтәй (менә сиңа мә!)  элек йөргән егете белән качты. Мин аны шуның янына илтә торган булганмын икән. Язучы булган икән аның ул кешесе-е-е.» Иремне башыннан сыйпый-сыйпый юаттым. Эчемнән генә ярый әле синең белән качмаган. Мин нишләр идем синнән башка дип уйладым. Менә шундый юләр хатын инде мин. Миннән башка кая бара ала соң ул!    

    

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 17 август 2019 - 11:23
    Без имени
    Молодец хатын икэн Сез!!!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...