Күптән түгел кайсыдыр бер блогерның битендә: «Кызларның егетләргә мәхәббәтләрен үзләре белдерүгә ничек карыйсыз?» дигән сорау бирелгән иде. Комментарийлар күп. Уңай караучылар да, моны хупламаучылар да бар. Шулай да хупламаучылар күбрәк. «Хатын-кызлар үзләренең хисләрен белдерергә тиеш түгел», – дигәннәр.
Ә мин моның белән бер дә килешмим. Хисләремне булачак иремә үзем белдердем. Алай гына да түгел, аны үземә өйләндерү өчен хәтта хәйләгә кадәр бардым. Аллага шөкер, бүгенге көндә без бик бәхетле. Ике бала үстерәбез. Район үзәгендә яңа йорт төзеп кердек. Яшь вакытларны искә алып, икебез дә көлешәбез. «Мине үзеңә көчләп өйләндердең инде син», – ди ирем. Үпкәләмим. Дөрес сүзгә үпкәлиләрмени?!
Ә безнең тарих болайрак. Ирем белән без икебез дә бер авылдан. Ул миннән биш яшькә олы. 13 яшемдә башымны югалтып гашыйк булдым мин аңа. Ни өчен гашыйк булганымны да беләм: ул авылдагы иң чибәр егет иде. Озын буйлы, зәңгәр күзләре гел елмаерга гына тора. Елмайса, ике бит уртасы уймаклана. Үзе спортсмен, мәктәпнең хоккей командасында уйный. Линейкаларда аны гел мактыйлар.
Укырга бары аны күрер өчен генә йөрим шикелле. Берәр көн күрми торсам, үләм, дөньям җимерелә, тормышның бер матурлыгы калмый. Югары класслар – мәктәпнең башка корпусында, без исә икенче корпуста укыйбыз. Бәхетемә, китапханә аларның классы белән янәшә генә бүлмәдә. Озын тәнәфесме, кыскамы – звонок булуга китапханәгә чабам. Юк, китап яратканга түгел, аны күрә алмаммы дигән өмет белән, билгеле. Аны күрсәм, караңгы коридорлар яктырып, киңәеп киткәндәй була.
Гомеремдә хоккей яратмасам да, аңа якынрак булыр өчен, башыма бер уй килде. Физкультура укытучыбызга барып, кызларның да хоккей уйныйсылары килә, ни өчен мәктәптә кызларның да хоккей командасын оештырмыйсыз, дип сорадым. Бу – бик шәп идея булып чыкты. «Уйнарга теләгән кызлар бармыни?» – дип гаҗәпләнде укытучы. «Күп! Барыбыз да уйнарга тели», – дидем. Алдаладым инде. Оештырабыз дисә, кызларны гына ризалатып булыр иде әле. «Алайса, син теләге булган кызларны җый», – диде ул. Бер класста укып, үзем дус булып йөргән кызлар минем аңа гашыйк булуымны белә иделәр. «Физра укытучысына барып, безнең дә хоккей командасына языласыбыз килә», – дип әйтегез инде дип, ялындым-ялвардым аларга. Артык исләре китмәсә дә, мине кызганып, риза булдылар (үзләренең дә гашыйк булып йөргән егетләре бар, гыйшык хәлен аңлыйлар). Шулай итеп, безнең мәктәптә кызлар өчен дә хоккей түгәрәге оешты.
Мин аның белән бергә, бер үк вакытта шөгыльләнербез дип хыялланган идем. Ялгышканмын. Укытучы безнең белән шөгыльләнер өчен башка вакыт билгеләде. Алай да хоккейга язылуым ярап куйды: вакыты булмаганда, укытучыбыз безнең тренер булуны аңа йөкләп калдыра иде. И-и, мине бәхет баса инде андый көннәрдә. Кәшәкә белән авызыма китереп суксалар да сизмәслек дәрәҗәгә җитәм – аннан күземне дә аерып ала алмыйм. Хәзер уйлыйм, яшүсмер вакытта организмда гормоннар котырып ала бит, шул булгандыр инде ул. 13 яшендә кыз бала алай гашыйк булырга тиеш димени?
11 нче классларның Соңгы кыңгырау бәйрәмендә миннән дә катырак елаган кеше булмагандыр. Ул китәчәк. Мәктәп коридорларын үзенең елмаюы белән яктыртып башка йөрмәячәк! Шулай дип уйлыйм да, күземнән яшь коела. Инде менә алар өчен соңгы кыңгару да чыңлады. Вальс көе уйный башлады. 11 нченең егетләре башка класс кызлары янына килеп, берәм-берәм аларны вальс әйләнергә чакырды. Ни күрим: ул туп-туры миңа таба килә! Әле килеп тә җитмәгән иде, ә мин инде аның каршысына атылдым. Аякларым – вальс көенә, ә башым бәхеттән әйләнә. «Елама инде ул кадәр», – диде ул, мине юатып. Менә кызык, аны инде һәр көнне күрә алмаячакмын дип елаганымны үзе белә микән? «Мин бит сине башка күрә алмаячакмын», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Бу инде мәхәббәтемне белдерү иде. Аңладымы, юкмы? «Бер авылда яшибез бит, күрешербез», – дигән булды. «Минем сине һәр көнне күрәсем килә», – дидем. Ул исә мине үзенә таба ныграк тартып, күкрәгенә кысты да, колагыма: «Елама!» – дип пышылдады.
Җәйләрен аның белән урамда, кибеттә, су буенда берничә тапкыр очраштык әле без. Аны күргән саен, йөрәгем ашкынып типте, тыным сулышымны каплады, шулкадәр дулкынландым... «Йә, еламыйсыңмы инде бүтән?» – дип шаярткан булды ул, бит урталарын чокырландырып елмаеп. Аһ...
Көзен без аны мәктәбебез белән армиягә озаттык. Армиягә китәр алдыннан, егетләр шулай мәктәптә һәрбер класска сугылып, саубуллашып чыгалар иде. Безнең класска килеп керүгә, мин аның күкрәгенә капланып, үксеп елап җибәрдем. «Кара, тагын елый инде! Бигрәк елак кыз икән син», – диде ул мине кочагына кысып. Мин исә аның җылысын, аның сулышын, аның исен җаныма, хәтеремә ныграк сеңдереп калырга тырыштым. Ике ел буена аны күрми ничек түзәрмен?
Хатлар алышмасак та (ул мине бәләкәй кызга санап, хисләремне җитдигә алмаган да), мин аны ике ел буена өзелеп көттем.
Октябрь бәйрәмен уңаеннан концерт куя идек. Сәхнәгә чыгарга минем чират. Клуб мөдире магнитофонга мин җырлыйсы җырның аранжировкасын куеп җибәрде. Залга иң яратып җырлый торган җырым яңгырады: «Очраттым мин яшьлек таңымда / Бер чибәрне туган ягымда. / Бик яраттым авылым егетен, / Юллар аерылды, калды өметем...» Җырымның соңгы куплетын җырлап бетергәндә күзем клуб артына тезелешеп баскан егетләргә төште. Шул мизгелдә дулкынланудан тавышым югалды, кулымдагы микрофон чиелдаган тавышлар чыгарып, доңгырдап идәнгә тәгәрәде. Үзем дә сизмәстән: «Рафи-ис абы-ы-ый!» – дип кычкырып, озын күлмәк итәкләремә сөртенә-сөртенә, тар баскычтан залга томырылдым. Сагынуым шулкадәр көчле булгандыр инде, ул вакытта кеше ни әйтер дип тә, ояласын да уйламаганмын. «Рафи-и-с абы-ый!» дип, барып муенына асылындым. Менә хәзер сорасыннар: «Тормышыңдагы иң бәхетле көнең кайсысы?» – дисеннәр, ул армиядән кайткан шушы көнне атаячакмын.
Ул кайтса, миннән дә бәхетле кеше булмас шикелле иде. Ләкин алай мин уйлаганча гына булып чыкмады шул. Мин аның өчен әле һаман да кечкенә кыз, мәктәп укучысы гына идем. Кайткач озак тормады, район үзәгенә барып эшкә урнашты. Атна ахырында ялларга кайтып-китеп йөри башлады. Аның кайтканын көтеп кенә торам. Клубта аның янына иң элек үзем барам. Үзем аның муенына килеп асылынам, алдына менеп утырам. Мәҗбүриләп, «кайтырга куркам, озатып кына куй инде», дип ялвара-ялвара, аннан үземне озаттырам. Ул башта моңа бер уенга караган кебек кенә карады. Сүземне тыңлап, мине капка төбебезгә кадәр озатып та куя иде. Ләкин шуннан артыгы булмады. Ә минем егет белән кыз кебек йөрисем, ул озата кайткач, капка төбендә аның җылы кочагына сыенып утырасым, аның йомшак иреннәренә кагыласым, сызылып кына аткан алсу таңнарның шаһиты буласым килә.
Тик ничек итеп каратыйм аны үземә? Ул мине капка төбенә кадәр китерә дә, борылып китеп бара. Капка баганасын кочаклап, күз яшьләремә чыланып артыннан тилмереп карап калам. Борылып та карамый, ичмасам.
Ул елны миңа 16 яшь тулды. Шимбәгә туры килде ул. Рафиснең дә ялга кайта торган көне. «Туган көнемне дус кызларым белән каршылыйсым килә. Сез берәр җиргә кунакка китеп торыгыз инде», – дип, әти-әниемне күрше авылдагы туганнарга озаттым. Теләр-теләмәс кенә ризалаштылар. Кызлар белән башта бездә бик матур гына, тыныч кына минем туган көнне бәйрәм итеп утырдык та, караңгы төшкәч клубка киттек. «Бүген минем туган көнем, ә син котламыйсың да», – дидем Рафискә үпкәмне белдереп. «А-а! Котлыйм. Туган көнең белән сине. Зур үс, матур кыз булып үсеп җит», – диде ул мине иңемнән җиңелчә генә кочаклап алып. «Мин бит инде зур кыз, син генә күрмисең, – дидем, иренемне турсайткан булып. – Бүләк тә алып кайтмагансыңдыр әле». «Нәрсә бүләк итим соң сиңа?» – дип сорады ул. «Син мине башта биергә чакыр. Аннары өемә кадәр озатып куярсың», – дип сырпаландым. Башымда инде бер бик яхшы план яралып килә иде.
Капка төбебезгә кайтып җиткәч, аны өйгә чакырдым. Риза булды. Ул төнне беренче тапкыр Рафиснең йомшак иреннәренең тәмен, тәненең кайнарлыгын тойдым. Моңа тамчы да үкенмәдем. Бу минем үз теләгем, үз хыялым иде. Рафис кенә коелып төште. Ә мин чәчләреннән сыйпый-сыйпый, аны юаттым. «Туган көнемә иң зур бүләк ясадың. Бүген минем иң бәхетле көнем», – дидем.
Шушы төннән соң Рафис миңа үзеннән-үзе ничектер якынаеп китте. Клубтан кайтканда «озатып куй инде мине», дип ялынасым да юк, үзе үк култыклап ала торган булды. Алма бакчасындагы карт алмагач төбендә уздырган татлы мизгелләр еш кабатланды. Моның нәтиҗәсе нинди булачагын белсәм дә, курыкмадым. Киресенчә, мин ул нәтиҗәнең тизрәк булуын көттем. Рафиснең мине авыр хәлдә калдырмасын белә идем бит. Андый намуссыз егет түгел ул.
Ниһаять, теләгемә ирештем. Эчем беленә башлаганчы, тиз генә никах укыттык. Медицина колледжының беренче курсын тәмамлаганда кызыбыз туды. Дүртенче курсны тәмамлаган елны улыбызны алып кайттым. Рафис хәзер минем өчен өзелеп тора. Ә бит миңа аны үземнеке итәр өчен утлар-сулар кичәргә, нечкә бакыр торбалар аша узарга туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Молдец
0
0