Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем ярым түгел...

Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...

«Ник ул миңа хәзер генә очрады соң? Ник нәкъ менә Фәнис? Кияүгә чыкканчы күзләрем кая булган?..» Соңгы ике атнада башымда әнә шул уй гына. Фәнисне очраткан саен, үкенечем арта. Шуңа күрә аның белән очрашмаска тырышам, ә ул, киресенчә, һаман минем тирәдә чуала.  
Реклама компаниясендә бергә эшлибез без. Хезмәттәшләр. Барысы да ике атна элек башланды. Безнең бер клиентыбыз мине туган көненә чакырды. Үч иткәндәй иремнең берничә атнага командировкага киткән чагы иде. Бергәләп барыр кешем дә юк.
– Нәрсәгә генә чакырды инде ул мине. Бармыйча калырга ярамый. Барсам, ялгызым нишлим инде мин анда, – дип сөйләндем төшке аш ашаганда хезмәттәшләремә. 
– Телисең икән, синең белән бара алам. Гаиләм юк, иртәгә кичкә планнарым да юк. Файдасы да булыр: яңа элемтәләр булдырып кайтармын, – дип тәкъдим итте Фәнис...


Эш арасында аңа әллә ни игътибар итмәгән булганмын икән. Ә ул кеше арасында үзен бик шәп тота. Аның аркасында яңа эшлекле танышулар булдырып кайттым. Җитмәсә, шәп биюче дә икән. Аның кебек буги-вуги биегән ир-ат күргәнем дә булмаган. Аның компаниясендә искиткеч вакыт үткәрдем.
Банкеттан соң безнең кафега кереп кофе эчтек. Төн уртасына кадәр сөйләштек тә, сөйләштек. Уртак кызыксынуларыбыз да бик күп икән.


Кайттым да чишенмәгән килеш караватыма сузылып яттым. Уйларымны тәртипкә китерә алмадым, эчемдә бары тик күбәләкләр генә очты. Шул вакыт телефон шалтырады:
– Мин сине уятмадыммы? – Бу Фәнис иде.
– Юк. Нәрсә булды?
– Бүгенге кич өчен тагын бер кат рәхмәт әйтергә шалтыраттым сиңа. Миңа синең белән бик рәхәт булды. Күптән танышбыз, әмма бүген генә чынлап сине белдем...
Телефонны куйдым да, елмаеп җибәрдем. Бик рәхәт иде. Тагын телефон шалтырый. Моның Фәнис икәненә шигем юк иде.


– Һаман да йоклап китә алмыйсыңмы?
– Мин сине уяттыммы, җаным. Сәгатькә карамаганмын да. Бик соң икән инде. Гафу.
– Юк, юк, йокламый идем әле, – дидем, оялуымнан кызарып. – Китап укып ята идем.
– Туган көн ничек узды? Фәнис кавалер ролен яхшы башкардымы?
– Әйе. Ул банкетны оныттым да. Күптән кайткан идем, – дип алдаганымны сизми дә калдым.
– Ярый син күңел ачасың. Ә минем монда ашарга да вакыт юк. Яңа техниканы көйлибез. Төгәлсезлекләр күп килеп чыкты. Көндез производствода, төнлә документлар өйрәнәм.


Иремнең нәрсә сөйләгәнен аңлап та бетермәдем бугай. Әйе, әйе, дип җөпләп кенә бардым. Мине хәзергесе минутта аның эше бөтенләй борчымый иде.
Озак йокыга китә алмый яттым. «Әллә чынлап та тормышымны ирем белән бәйләп ялгыштым микән» дигән уйлар башымнан чыкмады.

Бүген ял көне. Уйларым белән ялгызым гына калырга ярамый иде. Тиз генә җыендым да сеңлемә чыгып киттем. Миннән күпкә кечкенә булса да, тормыш зирәклеге бар анда. Сабыр. Салкын акыллы. 


Сеңлем кухнясында чәй эчә-эчә шикләрем белән бүлештем. 
– Мондый хәлләр начар яшәүчеләрдә генә була дип уйлый идем, сеңлем. Ир игътибары, ир назы күрмәгән хатыннар гына читләргә күз сала дип белдем. Ә монда... Без бит Газинур белән бик матур яшибез. Мин аны яратам.
– Шулай булгач, бу төнне оныт, – диде сеңлем һәрвакыттагыча бик җитди. – Син – ир хатыны. Димәк, гаилә дигән кечкенә дәүләтегезне җимермәс өчен, ике төрле уйлар булырга тиеш түгел. Ә Фәнис белән ялгыз калырга тырышма. 
– Әмма  аның хакында уйламый тора алмыйм...
– Җүләр, бер кичтән акылыңны җуйма, зинһар. Кичә Фәнискә күз аткач, бүген аны уйлау – гадәти хәл. Дүшәмбегә кадәр хисләрең басылыр. Менә күреп тор.
– Ә син барысы да шулай җиңел дип уйлыйсыңмы?
– Апа, менә мин инде ун ел кияүдә. Күреп торасың, бик матур яшибез. Әмма... – сеңлем туктап калды да бармакларын бөгеп нидер санады. – Әмма иремнән яхшыракны очраттым дигән чакларым бер биш тапкыр булды. Ләкин һәрвакыт  ялгышканымны аңладым. Алай карама! Иремә хыянәт итмәдем, бары тик бүген синдә булган хисләрне генә кичердем...


Сеңлемнән киткәндә кәефем күтәрелгән иде. Дүшәмбегә барысы да онытылуына шигем калмады. Чынлап та, әллә нәрсә булмады бит. Минутлык иләс-миләс уйлар.
Дүшәмбе көнне эш өстәлемдә мине яраткан пирожныйларым һәм кыр чәчәкләреннән кечкенә генә букет көтә иде.
– Фәнис кертте моны. Шимбә көнге банкет өчен рәхмәтем дип сөйләнде, – диде бүлмәдәшем. 
Һәм... барысы да искә төште. Икенче көнне дә иртән пирожныйлар көтә иде. Фәнис теге төнне сөйләгән бер сүземне дә игътибарсыз калдырмаган. Әле өстәлемдә яраткан китабым, әле алырга җитешмәгән яраткан мода журналлары барлыкка килде. Һәр көнне эштән соң өемә озата кайтты. «Кияүдә булмаган булсам, бу көннәр тормышымның иң бәхетле мизгелләре булыр иде» дигән уй китмәде. 


Берничә көн үткәч, сеңлем шалтыратты:
– Син ничек анда? Җүләрлекләреңне көлеп искә аласыңмы инде?
– Юк, сеңлем, киресенчә. Мин, гомумән, нишләргә белмим...
– Хм... Иртәгә эштән соң безгә кайт. Иремнең балаларны бассейнга алып бара торган көне. Безгә беркем комачауламас. 
Сеңлем белән кабат озаклап сөйләштек. Бу хәлнең чынлап та иләс-миләслек икәненә төшендерде дә кебек. Иртәгә Фәнис ягына борылып та карамыйм дип вәгъдәләр биреп кайтып киттем. 


Ә икенче көнне Фәнис белән кафеда кичке аш ашый идек. Фәнис дигән рәхәтлектән баш тарта алмадым. Үземне аның янында яратылган, наз, игътибарга төренгән хатын-кыз итеп тойдым. Ул кичне бары аныкы гына идем. Ул мине өйгә кадәр озатты. Саубуллашканда иреннәремнән суырып үбеп алды. Татлы үбешү... Бу мин хыялланган үбешү иде. Бар көчемне җыеп, аны читкә эттем.
– Безнең кич шушының белән тәмамландымы?
– Әйе. Барысы да син уйлаганча җиңел  түгел.
– Аңлыйм. Әмма бүген төнлә сине уемнан чыгармам дип вәгъдә бир.
– Ярар... – үз сүзләремнән куркып, йөгереп кереп киттем. 


Өйгә кергәч бик озак еладым. Иртән инде нәрсә булса да эшләргә кирәк дигән уй белән уяндым. Душ кереп, чәй эчкәндә, иремнән китәргә дип карар кылган идем. Аны алдап яши алмыйм. Бу хакта иң элек сеңлемә хәбәр иттем.
– Син чынлап та җүләр. Бер адым һәм үзеңнең генә түгел, аның да язмышын сындырачаксың. Бер көн, бары көн түз, зинһар. Мондый эшләрне кайнар баштан башкарырга ярамый, – диде миңа телефоннан сеңлем. Аның тавышында ачулану да, ярсу да, жәлләү дә сизелә иде. 
 Кичкә бер кочак чәчәк күтәреп ирем командировкадан кайтып төште. Аның көтмәгәндә сюрприз ясавы  һәрвакыт сокландыра иде.
– Нинди бәйрәм? – дип сорадым дулкынлануымны сиздермәскә тырышып. Бүген үк җитди итеп сөйләшергә әзерләнгән идем. 
– Синең янга кайттым. Миңа өйдә шундый рәхәт. Каядыр бару, дуслар белән җыелышу уе да керми. Чөнки миңа өйдә синең яныңда рәхәт. Минем өем – син ул. Шундый зур бәхеткә лаек булдым дип кайчак үз-үземнән көнләшәм. 
– Син чынлап та һәр кешенең икенче яртысы барлыгына ышанасыңмы? – бу сорауны бирермен дип үзем дә көтмәгән идем. 
– Юктыр, мөгаен, – бераз уйлап торгач дәвам итте. – Бәлки ул яртылар бик күптер. Әмма очрамаган гынадыр. 
– Ә синең  бу – минем ярым дигән уй тудырган хатын-кызны очратканың булдымы?
Ирем көлеп җибәрде һәм күзләремә туры карап:
– Әйе. Шундый хатынны очраткан идем. Безнең арада, ничек әйтергә инде... очкыннар кабынган иде. Аның белән якыннанрак танышкан булсам, безнең арада чынлап та нидер булган булыр иде. 
– Ә син нишләдең?
– Нинди дә булса авырлык килгәнен күз алдыма китердем һәм үземнән сорадым: ул вакытта кем янында буласың килә? Синең янда! Бары синең янда гына! Минем бары синең белән генә буласым килә. 
Елап җибәрдем. Ирем мине кочагына алды. Ул нигә елаганымны аңламый иде, билгеле. Ә мин ялгыш уйларымнан оялудан, гаепле булуымнан  һәм бары аны гына яратуымны аңлап еладым. Без сихри төн уздырдык. Ул төн яллар буе сузылды. 


Дүшәмбе Фәниснең үзен генә туры китереп, безнең арада бары җүләрлек булуын һәм моңа нокта куелганын әйттем. Ул әле берничә тапкыр кафега чакырып карады. Өстәлгә пирожныйлар китереп куюын да дәвам итте. Әмма миннән җавап булмагач, хисләре сүнде.


– Фәнис үз теләгәнен ала алмадым, – диде бер көнне безнең мөнәсәбәтләрне тыныч кына күзәтеп утырган бүлмәдәш коллегам. – Кызык, киләсесе синең кебек бирешми торган булыр микән?
– Киләсесе?
– Әйе, игътибар итмәдеңмени, безнең Фәниснең йөрәге бик зур бит. Гадәттә, ул яхшырак нәтиҗәләргә ирешә. Син генә аны бик тиз кире кактың. 
Сер бирмәскә тырышып, аның белән рәхәтләнеп көлештем дә бәдрәфкә кереп бикләндем. Көлдем дә, еладым да... Тормышымдагы иң кадерле мөнәсәбәтләрне чәлпәрәмә китерергә бары бер адым гына калган иде. Бары бер адым... Борчылдым, өзгәләндем. Ул... ул бары минем белән уйнаган... Кабахәт... Үзем дә җүләр...


Сеңлемә шалтыратып гаиләмне саклап калганы өчен рәхмәт әйтергә кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?урнэк бу

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Упкынга бер адым.Ихтирамга лаеклы гаилә.Сабырлык һәм аң.гаилә җылы оя гына түгел.Аның тәлабе-һәр әгъза үзенең өстендә ныклап эшләү.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әйбәт!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сестрёнка га рахмат💪🤔

            Хәзер укыйлар