Логотип
Күңелеңә җыйма

Газаплы очрашу

Аерылыштык. Бик авыр кичердем. «Синең белән яшәве күңелсез», – дип, ике ел яшәгән ирең башка хатынга китеп барсын әле. Әмма бер тырмага ике дә басасың икән...


Ир телефонын актару түбәнлек булса да, бу адымга бардым, чөнки ул ял көннәрендә сәбәп табып өйдән чыгып китә башлады. Әле айфоны бары тик аның бармак очларын куйгач кына ачыла. Көнләшү хисе белән яна башлаган хатын-кыз нишләмәс?!  Аның ныклап йоклап киткәнен көттем дә, телефонын алып, бармак очын махсус кнопкага бастырдым. Телефон экраны ачылды. Шикләнүләрем дөрес булды. Сөяркәсеннән килгән смсларны укып чыгуга, иремне төрткәләп уятып, зур низаг чыгардым. Таң атканын да көтмичә, өйдән чыгып китте. Әмма киткәндә әйткән сүзләре йөрәгемне ярды: «Синең белән яшәү күңелсез. Сиңа өйдән башка берни кирәкми. Палатка алып походка барырга, балыкка йөрергә теләмисең, уйламаганда өйдән җыенып чыгып китү синең белән мөмкин түгел. Сиңа бары тик уңайлылык кына кирәк. Тормыш алай кызык түгел ул. Уңайлы фатирда картайгач та яшәп була. Ә минем яшәп каласым, күңел ачасым килә», – диде. Әйе, ирем хаклы, мин, чынлап та – өй җанлы кеше. Гаилә ул минем өчен җылы мөнәсәбәтләр, уңайлы йорт, тыныч тормыш. Баксаң, эмоциональ дә түгел икәнмен, минем белән тормыш та бертөрле соры икән...


Бәлки мин үземә туры килгән ирне сайламаганмындыр. Ул актив, бар кешене үзенә каратып тота, һәр вакыйганы бәйрәмгә әйләндерә. Әмма тормышта һәр көн бәйрәм була алмый бит. Кияүгә чыкканда үзгәрер дип уйлаган идем. Ул да мине үзгәрер дип өметләнгәндер. Әмма мин – аның бәйрәмнәрен, ул минем тыныч тормышны кабул итә алмадык. Үзе кебек үк бәйрәм яратучы кыз тапкан булып чыкты. 


Аерылуны авыр кичердем. Өч көн буе эшкә дә бармыйча елап яттым. Әмма акчасыз яшәп булмый. Дүртенче көнгә эшкә барырга кирәк дигән уй белән уяндым. Эшкә җыенып чыгып китүем – зур җиңүем булды. Тормыш дәвам итә башлады. Әлбәттә, иремне искә алган саен күземә яшь тыгылды. Әмма тирә-яктагыларга сиздермәскә тырыштым. Ә аның өйләнүен, һаман да күңел ачарга яратуын ишетеп яшәдем. 


Беркөнне эштән кайтканда кибеткә кереп, кичке ашка кирәкле азык-төлек җыйдым. Касса янында акча карточкамның эшләмәве билгеле булды. Куллану вакыты чыккан икән. Акча картасы белән генә түләп өйрәнгәнгәме, кесәмдә бөтенләй акча юк иде. «Мин түли алмыйм, гафу итегез», – дидем сатучыга. «Күпме кирәк? Хәзер үзем түлим» дигән тавышка, артыма борылып карадым. Минем артта бер егет елмаеп басып тора иде. «Карта эшләми дип, йоклар алдыннан кефир эчми кала алмый бит инде бу матур кыз», – диде ул. Минем өчен түләде дә, азык-төлек тулы пакетны кулыма тоттырды. Рәхмәтемне әйтеп читкә китеп бастым. Уем аның телефон номерын алып калу иде. Әҗәтне кайтарырга кирәк бит. Яныма килеп баскан егет белән шунда ук таныштык. Әнвәр телефон номерын әйткәннән соң, мине илтеп куярга тәкъдим ясады. Өем әллә ни ерак булмаса да, ризалаштым. Ул бик кызык әңгәмәдәш булып чыкты. Ягымлы, чибәр бу егет саубуллашып кереп киткәч тә уемнан чыкмады. Икенче көнне ул мине кафега чакырды. Без очраша башладык. Миңа аның белән кызык иде. Аңа гашыйк булганымны аңладым. Ул да һәрвакыт очрашуга чакырды, күрешмәгәндә кич буе смс язды. 


Бер очрашуда без паркка киттек. Шунда йөргәндә элекке иремнең хатыны белән безгә таба килүен күрдем. Ул да мине күрде. Безнең күзләр очрашты. Ул миңа шундый итеп карады, тәнемнән ток узгандай булды. Егетемә берни дә сиздермәдем, әмма иремнең карашы кич буе уемнан чыкмады. 


 Икенче көнне ирем минем эшкә килеп керде. Ул эше турында сөйли башлады. Бу әңгәмәнең мәгънәсез икәнен аңласам да, аны тыңлап басып тордым. Кисәк ул миңа якын килде дә, сагынуын әйтте. Кочаклап алды. Аптыраудан бер сүз әйтми, катып калдым. Үбәргә дип иелә башлавын сизеп, тын алырга да куркып басып тордым. Бәхетемә, ишектән коллегаларым килеп чыкты, без гаепле кешеләр кебек тиз генә бер-беребездән читкә тайпылдык. Ул сөйләшүне соңрак дәвам итәрбез дип китеп барды. Кичне егетем янында уздырсам да, ирем уемнан чыкмады. Аның сулыш алуы колагымда яңгырап торды. Мине кочаклап алуын, үбәргә дип иелүен кат-кат исемә төшердем. Нигәдер шуларны искә алганда рәхәт булып китә иде. Икенче көнне эшемә зур букет китерделәр. Ул элекке иремнән иде. Тагын берничә көннән ул миңа шалтыратты да эшем янындагы кафега әбәткә чакырды. Аңа каршы тора алмадым. Дөрес эшләмәгәнемне белсәм дә, кафега киттем, эчемдә шатлык өере иде. Әбәттән эшкә соңга калып килдем. Чөнки кафедан соң аның өенә бардык. Назларыннан чын мәгънәсендә исердем. Ул минутта алган хисләремне ике ел яшәп тә кичермәгән идем. 


Кичен егетем белән очрашкач, аны гел ирем белән чагыштырып утырганымны аңладым. Аның карашы да ул хәтле ягымлы түгел икән, сөйләгән мәзәкләре дә кызыксыз... 
Ирем белән качып очраша башладык. Аның хатыны, минем егетем бар югыйсә. Әмма бу очрашулар шундый татлы иде. Элекке иремә киредән гашыйк булдым. Аны сагынганмын икән. Әмма ул миңа киредән кушылу турында берни дә әйтми. Бу хакта сүз дә тишми. Аңа качып очрашу ошый бугай. Ә мин ике ут арасында. Йөргән егетем тәкъдим ясады. Буталып беткәнемне аңлыйм, әмма элекке ирем белән качып кына очрашуга йөрим. Ә егетем миннән җавап көтә...                                                                                                                                                                               Рания.
                                     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тач исәр син кызыкай! Ирең синең бәхетле булуыңан курка, көнли. Ташла тизрәк кабахәтне! Егетеңне югалтасың...(((

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кабаттан ирегезгэ ышанып хаталанасыз, минемчэ. Урыслар эйтмешли, дважды в одну реку не входят.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эт беленне узе дэ ашамый, кешегэ дэ бирми. Сезне башка берэу белэн кургэч, ирлек горурлыгы кузгалган. Ирегез белэн сезнен килэчэгегез юк бит инде, узе телэгэнне сайлаган. Эгэр у егетне ташласан, ирен шунда ук юкка чыгачак. Уткэннэргэ нокта куеп, барысын да яна баштан башларга кирэктер... Егетегез белэн...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Башынны эшлэт ,ул бит сине теге егеттэн генэ аерырга тели .

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ай балакай, ышанма иреңә!!! Менә егетең белән аерыр да, килми башлар...

            Хәзер укыйлар