Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?

Белмим инде, монда язуымның да әллә ни файдасы булыр дип уйламыйм, шулай да... Бәлки, кемнеңдер гаиләсендә дә нәкъ шушындый хәлдер, алар берәр киңәш бирмәсме? Читтән караганда яхшырак күренә диләр бит, гаебем нәрсәдә икән? Бу хәлне ничек итеп үзгәртәсе?

Ирем начар кеше түгел минем. Гап-гади бер авыл малае. Эшли, тегендә-монда йөрми, өйдәге ир-ат эшен үзе белеп башкара... Акчасы... әй, аның кайчан җитәсе бар ла! Хезмәт хакы әллә ни күп дип әйтмәс идем, һәрхәлдә, мин аннан ике тапкырга күбрәк алам акчаны. Ләкин сүзем ул хакта түгел, монысы болай, күзаллау булсынга гына. 

Электән үк ир дигәнемнең күңелемә тия торган бер гадәте бар. Мин чистартырга, юарга яратам. Идән яки кер үз вакытында юылмый калса, күңелемне гел борчып, тынгысызлап тора башлый. Шуны башкарып куймыйча, җаным тынычланмый. Ләкин балалар үстергәндә эшкә барганда көндез гел вакыт кына да булмый, күп эшем төнгә кала. Иртәгә җомга икән, кая, тиз генә кухня идәннәрен сөртеп алыйм әле дисәм, менә тотына ир мине ачуланырга. «Җиттеме, юкмы сиңа? Нәрсәгә хаҗәт ул идән юу?» Үземне гаепле кешегә санап, башымны иеп юам инде, аның сүзенә карап, юмыйча булмый бит. Әле кер юу машинасы алганчы, кер юа башласам да шушы ук хәл иде. «Тагын эш уйлап тапкан! Туйдырдың бу эшең белән!» Югыйсә аңа юарга кушмыйм, су ташымый, чыгарып түкми... Үзе эшләми инде, миңа да эшләргә ирек бирми. Барыбер аңа карап керләремне юмый тормыйм, ләкин аның шулай әйтүенә бик үртәләм. Ә бит үзенә көн дә чиста күлмәк, носки кирәк. Идәннәрнең дә тузанланганын яратмый. Әле күңелгә тия торган тагын бер гадәте бар. Берәрсе, кереп чыгабыз, дип шалтыратса, мин тизрәк өйләрне җыештырырга тотынам. Балалар үскән җирдә тәртип бик сакланмый бит ул. Минем тиен кебек бөтерелгәнне күреп ир мыскыллы елмая: «Көн дә кунак китерәсе икән безгә». Шартлыйм! Кичә генә идән юган өчен битәрләп, әлегә кадәр үпкәләп йөргән кеше әйтә бит моны! 

Бик яраткан, күңелемә рәхәтлек биргән бер хоббием бар – мин бик тә бакча эшен яратам. Җирдә казынганда җаным, акылым ял итә, бөтен проблемаларым югалып тора. 

Зур тавыш март аенда – тәрәзә төбенә орлык чәчкәндә чыга. «Нәрсәгә хаҗәт болар, әйт әле шуны? Ничә кило помидор кирәк? «Оптовый»да килосы 15 сум аның, алып кайтып бирермен!» – дип тузына ир. Ә минем үзем үстергәнне ашыйсым килә. Миңа үзем чәчкән орлыкның җеп элмәге кебек булып тишелеп чыкканын, нәзек кенә, нәзберек кенә үсентеләремнең тырышып-тырышып кояшка таба үрелгәннәрен, җылы су сипкәч, елмайган кебек, ничектер балкып киткәннәрен күрү, борыныма килеп бәрелгән дымлы туфрак исләрен, сизелер-сизелмәс кенә бөркелеп киткән помидор үсентесе исләрен тоюы шундый рәхәт. Аларның үскәннәренә куанып, хыялымда аларны инде бакчамда, җимеш биргән итеп күрәм. Яз буе рәхәт бер дулкында яшим. Мин ул үсентеләремнең хәтта башларыннан сыйпыйм, хәерле иртә, тыныч йокылар телим. 

Тавышның тагын да зуррагы алда – инде шактый биегәеп, көчәеп килгән үсентеләремне дачага күчергәндә була. Ирнең: «Утыртмыйсың, дидем бит! Әнә бер ун төбен генә алып кайтам, калганын тарат, кешегә бирәсеңме, чыгарып атасыңмы... Туйдым синең бу помидорларыңнан!» дигәненә, гаепле кешедәй башымны иеп, «Мин аларны тилмереп үстердем бит инде. Аларның бит төрлесе төрле сорт. Утыз гына төп бит инде алар болай да», – дип акланам. Мыгырдана-мыгырдана, багажнигын ача тагын үзе. 

Әле ишетәсем моның белән генә бетми. Май башында эшнең тагын да хәтәррәге – бакча казыйсы бар. Безнең бакча – авыл җирендә. Зур ул, илле сутыйга якын. Без аның, куллансак, сигез-ун сутыен гына кулланабыз, калганында үлән үсә. 
Ир түтәлләрне мотоблок белән казып бирә бирүен, ләкин ничә түтәл суган, ничә түтәл кишер утыртканымны санап кына тора. Тагын шул ук «музыка» – кем ашый аны, нәрсәгә кирәк ул, көз көне фәлән сум гына бит ул! 

Без авылга атна саен кайтабыз. Бакча өчен генә түгел, мунча керер, җирдә йөрер, җанны дәвалар өчен дә кайтыла авылга. Атна буе шәһәрнең шау-шуы, ыгы-зыгысы, газлы һавасы, биек таш йортлары тәмам ялкыта. Күз ерак офыкларны, тузан кунмаган саф яшеллекне сагына. Тынычлык, кошларның чыркылдашуы, бакчадагы шомыртта сандугачның өздерүе, чорма тәрәзәсенә чиртеп уйнаган җил тавышы, карлыган чәчәкләрендә шөпшәләр безедәве, инештәге бакалар хоры юксындыра. Бакча ул боларга өстәмә генә. 

Суганны дүрт кенә түтәл, кишерне ике генә юл, чөгендерне бер генә рәт чәчеп, ирне тынычландырам. Ләкин борчак белән фасоль, кукуруз чәчәргә урын калмый. Тагын берәр генә түтәллек җир казып бир инде, балаларга борчак утыртасым бар, дисәм, тагын башлана... Яз көне миңа редиска, шалкан, кәбестә, кабак, ташкабак утыртырга ярамый. Барысына да бер сүз – нәрсәгә кирәк, барыбер ашалмый. Менә бу сүзләре дөрес түгел, үссә ашала инде ул. Гел бакчада гына тормагач, атнага бер генә кайткач, кыенрак, билгеле. Вакытында суы сибелми, йә борча, йә гөблә ябырыла... Аннары, кәҗәсе түгел, мәзәге кызык дигәндәй, миңа бит аларны үстерү процессы да рәхәтлек бирә. Өмет белән җиргә орлык чәчү, аннары башта аның тишелгәнен көтү, аннары үскәнен күрү кызык. 
Сез уйларсыз, бәлки, мин иремне су сиптереп, чүп утатып җәфалыйм, шуңа тузынадыр, диярсез. Юк, чүбен дә үзем утыйм, суын да үзем сибәм. Әле боларның күбесен яшереп эшлим, чөнки бакчада чүп утаганны күрсә, иремнең кабаттан «җене котыра». Үзе теләп утырткан бәрәңгенең чүбен утап йөргәнем өчен бер атна буе миңа үпкәләп, эндәшмичә турсаеп йөрде. «Ни өчен үпкәлисең соң? Сиңа эшләтмәдем, өй күләгәсендә шашлык пешереп, ял итеп кенә утырдың бит инде?» – дим. «Синең шул бакчада йөргәнеңә ачу килә. Кеше авылга ял итәргә кайта, бездә – бакча!» –  ди. «Утыртмый булмый бит инде, кайткач. Алабута үстерәбезмени?» –  дим, гаҗәпләнеп. «Аз гына утыртырга кирәк!» – ди ул. Болай да күп утыртмыйм. Кило ярым суган белән бер кап кишер орлыгы, бер түтәл сарымсак, утыз төп помидор, ун борыч белән ун баклажан, унбиш төп кыяр күпмени инде? Кешеләр бит өчәр йөз төп помидор утырта. Алар нишләтеп бетерәләр икән? Минеке дә череп, әрәм булып ятмый. Туганнарга, хезмәттәшләремә дә өләшәм, кышка ябам.

Кышка ябам... Менә шунда тавышның иң-иң зурысы чыга да инде. Минем кыяр япканны күрсә, ирнең йөзләре каралып чыга. «Зинһар өчен, япма, зинһар өчен!!!» – дип ысылдый ул, сытып үтерердәй булып. Бер литрлы биш банкага япкан кыярым аның өчен күп. Минем барыбер эшкә тотынганны күреп, тиз-тиз китәргә җыена башлый. Имеш, мине авылда калдырып китә, теләсә нишлә! «Ябам әле. Кыш көне кар астыннан берсен дә алып булмас бит», –  дим. 

Бәлки, тәмсез буладыр япкан кыярларың, диярсез. Юк, бик тәмле була. Әйе, барысы да ашалып бетмәскә мөмкин. Шуның өчен хәзер кыярларны аз гына тозлыйм, вареньелар ясамыйм да. Ә иң кызыгы: варенье кайнатмаган елны нәкъ менә шуны ашыйсы килә. «Бер варенье да калмадымыни?» – дип, ир үзе үк эзләнеп йөрергә мөмкин. Миңа җиләк җыйдырмаганын онытып. Ташкабактан икра, помидордан лечо, алмадан сок ясаган өчен ирем атна буена сөйләшми йөри. Мин алмаларны җыеп өлгергәнче дип, тизрәк барысын да чүплеккә илтеп түгәргә ашыга. Әллә ул кыш көне боларны ашамыйдыр, диярсез. Ашый. Сокларны да ялтыратып куя. Ә менә көз көне шуларны тыныч кына әзерләргә ирек бирми. Кура-карлыганнарны качып кына җыям, качырып кына морозильникка яшерәм. Күрсә, ачулана. Сүзе һаман да шул: «Нәрсәгә кирәк!» Кыш көне барлы-юклы өч тиен акчасына катырылган җиләк, тозлаган кыяр, баклажан икрасы, үз согында маринадланган помидорлар ташый башлый. Ә мин ясаганнары авылдагы идән астында утырып кала.

Киләсе елга аңа үч итеп, бакчама бернәрсә дә чәчмәскә дә, утыртмаска да уйлап торам әле. Үкертеп алабута үстерү ошар микән үзенә? Эшләмәгән, ялкау кешеләр һәркемнең ачуын китерә, анысы хак. Ә монда эшләгән, тырышкан хатын иренең ачуын китерә. Ят тик кенә иреңне кочаклап, дия күрмәгез. Алай яткан ошамый аңа. Бераз гына ял итеп алыйм, дисәң, тагын менеп яткан, диячәк. Аптыраган бу хәлгә. Нишләсәң дә иргә ярап булмый. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 26 август 2021 - 22:37
    Без имени
    Энергетический вампир ахры итегез, Абау, бигрэк вакчыл
  • 4 август 2021 - 09:01
    Без имени
    Берни дэ ан,ламадым. Ужасное состояние семейнлй жизни. Э балалар?
  • 4 август 2021 - 00:24
    Без имени
    Сезнен барыбер узегезчэ эшлэгэнегезне белеп нервагызны ашый хорэсэн ирегез. Узе кайсысын устерешергэ олеш кертэ, шуны гына ашатыгыз узенэ, узегезгэ нэрсэ ошый, шуны устерегез дэ ашагыз. Узегезне яратырга ойрэнегез. 1 атна булса да ул эйткэнчэ эшлэгез, идэн я кер юа башлагач мырлый икэн, туктагыз да, 2 че диванга барып ятыгыз, тик анын янына тугел. Хэм шулай, 7-10 кон дэвам итегез, туктамас жиреннэн туктар, бэлкем. Хотя, бокерене кабер генэ турайта.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан