Логотип
Күңелеңә җыйма

Дуслыкның чиге бармы?

Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.


Айрат һәм Марсель белән ул институтның соңгы курсында группадашының туган көнендә танышты. Группадашы ошатып йөри иде Миләүшәне, шуңа да туган көненә чакыргандыр. Бәйрәм кызган вакытта соңлап кына ике егет килеп керде. 


– Безнең агылый белән тагылый килде. Урыннары янәшә булсын, алар аерым да утырмый, – дип көлделәр алардан.
Миләүшә егетләргә игътибар итми калмады. Икесе дә бик чибәр иде. Күренеп тора – бу дуслыкта Марсель лидер, ә Айрат тыйнаграк. Менә шул егет ошады да Миләүшәгә. Ә Марсель кызның игътибарын үзенә алырга теләде. Икесе дә кызны биергә чакырды. Миләүшә бары Айрат белән генә биеде. Биегән вакытта ук икесе арасында күзгә күренми торган җыепләр сузылды. Алар шуннан соң аерылмады. Бер елдан соң, Миләүшә диплом алгач, өйләнештеләр. Яшьләр бер ел буе икәү түгел, өчәү йөрде. Ул шулай тиеш кебек кабул ителде. Марсель аларга комачауламый да кебек иде. Әмма гаилә корып бергә яши башлагач, Марсельнең үз өенә кайткан кебек килүе Миләүшәнең ачуын китерә башлады. 
 – Пылавың тәмле булган, Миләүшә, тозлы да түгел. Айрат бит сине тозлырак пешерә дигән иде, – диде Марсель берсендә алдына салып куелган ризыкны ашый-ашый. 


– Син, нәрсә, аерылмас дустыңа барысын да сөйлисеңме? Бәлки әле, безнең шәхси тормыш турында сөйлисеңдер, – дип ачулы караш ташлады иренә Миләүшә. 
– Әйе, булгалый. Син дә дус кызларың белән сөйләшәсеңдер. Аның нәрсәсе бар инде... 
Марсель, ниһаять, алардан чыгып киткәч, Миләүшә кухняда башланган теманы дәвам итте. 
– Безнең тормыш турында мин беркемгә дә сөйләмим. Хәтта әнигә дә. Ә синең авызыңда һаман Марсель дә, Марсель.
– Марсельне үземне белә башлаганнан бирле беләм. Бергә балалар бакчасына йөрдек, бергә комда уйнадык, бергә мәктәпкә йөрдек... Ул миңа абыем кебек. Күп вакытта киңәшләр бирә. Һәм әйтергә кирәк, дөрес киңәшләр бирә. Синең белән йөри башлагач та, нәкъ ул син минем өчен әйбәт хатын булачаксың, диде. Ялгышмады бит. Син җир йөзендәге иң шәп хатын. Без идеаль гаилә, – дип Миләүшәне кочаклап алды. 


Үпкәләгән хатын иреннән ычкынырга теләде. 
– Бик идеаль инде. Син, мин һәм Марсель дустыбыз. Ишетәсем дә килми аның турында. Бу дуслык җүнлелеккә илтмәячәк...


Сөйләшүдән Айрат нәтиҗәләр ясамады. Алар өчәүләп «яшәделәр». Иренең Марсельнең авызына карап кына торуын, Миләүшә үзен икенче планда булуын аңлады. Ял көннәрендә бакчага барып әниләренә ярдәм итәсе, йә бергәләп кинога барасы урынга Айрат еш кына дусты янына ашыкты. Йә дустының машинасы ватылган, йә нидер алып кайтырга булышырга кирәк... 


Миләүшә түзде,  түзде дә беркөнне өйдән чыгып китте. 
– Мин сиңа гына кияүгә чыккан идем, ә ике ир белән яшим. Үземне хатының түгел, ә хезмәтчегез итеп тоя башладым. Теләсә ничек яшәгез, мин китәм, – диде ул. 
Айрат аптыраудан бернәрсә әйтә алмады. Үзенең гаепле булганын да аңлады. Башын аска иеп кенә утырды.
Айрат аңа шалтыраткач, трубканы алмады, әниләренә килгәч, кертмәде. Дүрт айдан соң гына очраклы күрештеләр.

 
– Ничек яшисең, Миләүшә? – дип сүз башлады Айрат хатыныннан күзен ала алмыйча. Ул анда үзгәрешләр сизде, әмма тәгаен нинди үзгәреш булганын аңлый алмый интекте. Хатынының йөзе ак, бит алмалары алсу булса да, моңсу йөзендә ниндидер серлелек бар иде.
– Бик яхшы. Ә син? – диде Миләүшә. Шул вакыт искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. 
Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Күзен хатынының корсагыннан ала алмады. 
– Син бала көтәсеңме? – дип сорады, телен чак әйләндереп. Аның авызы кипте. Башы шаулый башлады. Аның баласы булачак бит!
– Әйе, әмма бу сине бернәрсәгә ирексезләми. Мин баланы сиңа тагарга җыенмыйм. Баламның ике атасы булуын теләмим. Синең Марселеңнең бала тәрбияләү буенча миңа акыл өйрәтүен дә теләмим. Мин балама үзем хуҗа. Ярый, ашыгам мин, – дип китә башлады. Айрат аның кулыннан тотып алды. 
– Миләүшә, тукта әле. Ә мин? Мин бит баланың атасы. Без бергә булырга тиеш.
Хатын иңсәләрен генә сикертте:
– Белмим. Дустыңнан киңәш сора. Бәлки, аңа синең балалы булуың кирәкмидер дә...
– Ник син һаман Марсель белән минем авызны ябарга тырышасың, – диде Айрат ачуы килеп . – Мин – ир-ат, үзем хәл итәм. 
– Белмим, ярты ел буе без бары тик Марсель сүзе белән генә яшәдек. Аның көен көйләдек. Безнең бит гаилә дә юк иде. Мин артык кеше идем сезнең янда. Баламның да артык булып яшәвем теләмим, – диде дә хатын, китеп барды. 
Айрат, бер сүз әйтә алмыйча, хатынның артыннан карап калды. Селкенмичә дә озак басып торды ул.  Аның бик тә йөгереп барып Миләүшәне кочып аласы килә иде. Әмма курыкты. 
 – Авырлы? Сиңа әйтмәгән, димәк, ул синнән түгел, – диде бу хәбәрне ишеткән Марсель. – Ышанма аңа, хәзер мескенләнеп, сиңа кире кайтасы килә. Ул синең белән идарә итәргә тели. 
– Кызык, Миләүшә: «Марсель синең белән идарә итә», – ди. 
– Әле ул сине миңа каршы да котыртамыни? Нинди җүнле хатын ирләр дуслыгын бозарга теләсен. Ир-ат дуслыгы – гомерлек ул. Бер чәчби сүзенә карап кына бозыла торган дуслык түгел ул. Оныт аны. Без сиңа яңа хатын табабыз. 
– Юк, Марсель, – дип беренче тапкыр дусты белән килешмәде Айрат. – Хәзер генә аңладым. Миләүшә минем өчен иң якыны. Бала да минеке, моңа бер шигем дә юк. Ә син безнең матур яшәүдән көнләшәсең бугай, чөнки үзең һаман Миләүшә кебек хатын таба алмыйсың. Теләсәң, дуслар булып калабыз. Әмма ул дуслык гаиләдән читтә булачак. Мин гаиләмә кайтам. Алар минем өчен беренче урында! Һәм гаиләмә кагылышлы киңәшләреңне башка тыңлыйсым килми. Дустым булып калырга телисең икән, менә шундый шартларга риза булсаң гына. Менә сиңа кулым, – дип, кулын сузды Айрат. Марсель ачуыннан сикереп торды. 
– Минем адресны да, телефон номерын да оныт, хыянәтче. Хатын-кыз аркасында дустын саткан ир – ир түгел инде ул, – дип ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. 
Миләүшә Айратны гафу итте. Ир барысын да аңлавын, гаилә аның өчен бар нәрсәдән өстенрәк булуын кат-кат әйтте. 
– Ә дустың? – диде Миләүшә.
– Һәрберебезнең үз юлы. Ул мине аңлагандыр. Аңламаса, гаилә коргач, аңлар, – дип, Айрат хатынын кочаклап алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эчтэлекле хикэя.Гайлэдэ ике кеше генэ хэл итэргэ тиеш,ир хэм хатын.Оченче кешенен катышуы кирэк тугел.

    Хәзер укыйлар