Логотип
Күңелеңә җыйма

Дөньялыкта бергә була алмадык...

Мокрина Юрзук һәм Луиджи Педутто. Алар 1943 елда Австриядә, хәрби әсирләр өчен лагерьда очрашалар. Яшьлекнең үз кануннары: ул туплар гөрелтесенә дә, ачлы-туклы йөрүгә дә, кияргә матур кием-салым булмауга да карамый – егет белән кыз бер-берсенә үлеп гашыйк була... Үзләрен язмышның нинди олы сынавы көткәнен белмиләр шул. Сугыштан соң Луиджига сөйгәне белән Украинага китәргә дә, Мокринаны үзе белән Италиягә алып кайтырга да рөхсәт итмиләр... Илләр арасындагы ябык капкалар аша очып кына чыгарга канатлар юк – гомер аерым-аерым уза. Унбиш ел элек Луиджи, хатыны үлеп тол калгач, беркайчан исеннән чыкмаган беренче мәхәббәтен эзли башлый. Өметләр өзелде дигәндә, язмыш аларга соңарып кына бүләк әзерләгән булып чыга: Беренче каналдан барган «Жди меня» тапшыруы Мокрина Юрзук белән Луиджи Педуттога бер-берсен табарга ярдәм итә. Алтмыш елдан соң, икесе дә туксанга җитеп килгәндә... 

Аларның гомер буена сузылган мәхәббәтлә­ренә багышлап, Киев шәһәрендә «Мәхәббәт тарихы» дигән һәйкәл ачыла. Хәер, Мокрина белән Луиджига гына түгел, сугыш аркасында бергә була алмаган барлык парларга куела ул. Ә андый ярлар аз түгел. Бу язма да шундый тарихларның берсе турында.    

«Яшел аклан» санаторие. Бүлмәдә бөркү. Йокы алмый. Ишекне сак кына ачып коридорга чыктым. Моң агыла, ачык тәрәзәләрдән кергән төнге җил битләрне иркәли. Тәрәзәгә якынрак киләм. Пәрдәләр артында Мөхәммәтҗан бабай моңаеп утыра.
– Йоклап булмыймы?
– Бөркүрәк шул, – дим.

Озын буйлы, киң җилкәле мәһабәт гәүдәле ир кешенең безнең районнан булуын белеп, моңарчы да исәнләшеп үтә идем.
– Сез дә йокламыйсызмы? – дип сүзне ялгарга тырыштым.
– Әйе, авыруым көчәеп китте. Үкенечле яшьлек мәхәббәтемне хәтерләп күңелем тулды әле. «Рамай» җырының сүзләрен хәтерләргә тырышам.

«Йә Хода, күңел картаймый шул, һаман яшьлек мәхәббәтен сагына», – дип көлемсерәп куйдым.
– Алай карама, кызым. Язмыш дигән нәрсә бик мәрхәмәтсез ул. Үкенгән, үз-үзен кызганган мизгелләр һәркемнең тормышында була. Күңелдә бер-бер артлы хатирәләр яңара. Иренмәсәң, тыңла, барыбер йоклый алмый йөрисең, – диде Мөхәммәтҗан бабай.    
– Совет армиясендә хезмәт иткән чагым. Авылдан килгән хатта безгә мөгаллимә булып районыбызның ерак бер авылыннан чибәр кыз килүен язганнар иде. Авылыбыз кечкенә безнең, башлангыч мәктәптә бер генә укытучы укыта иде. Эх, тизрәк күрәсе иде шул чибәркәйне.

Ак карларга күмелеп тынып калган авылыбызга отпускага кайткач, туган-үскән йортыма күренеп кенә чыктым шикелле. Аякларым үзеннән-үзе дәү әниләрем йортына атлады. Теге кызның дәү әниләрдә яшәвен белә идем инде.

Нинди икән ул укытучы кыз? Менә таныш җилкапка, карлар көрәлгән, тап-такыр сукмак йортка алып килә. Ишекне ачып эчкә үтәм. Дәү әнием мич алдында коймак пешерә. Мине күрү белән «Мөхәммәт балакаем!» – дип кычкырып җибәрде, кочаклап алды, ябык куллары белән аркамнан сөя-сөя сәкегә утыртып, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашырга кереште. Үзем дәү әни белән сөйләшәм, күзләрем белән укытучы кызны эзлим. Өстәлдә китап-дәфтәрләр өелеп тора, ә үзе күренми. Самавыры кайнап чыккач, дәү әни: «Миндә укытучы кыз яши, чәй эчәргә аны көтик инде», – диде.

Шунда ишек ачылып китте һәм салкын һава ияртеп, өйгә 17-18 яшьлек кыз килеп керде. Ак мамык шәлен, киемен салгач, минем белән килеп күреште. Йә Ходай, кешегә гүзәллекне биргәч бирә икән! Битләре алсу алма, кашлары – карлыгач канаты, зәңгәр күзләр, пешкән чия төсле иреннәр. Бетте баш – мин үлеп гашыйк булдым.

Киенеп клубка таба атладык. Мин армиягә киткәнче үк иске мәчетнең бинасын клуб иткәннәр иде. Ул тагын да искергән, тагын да ныграк кыегайган кебек күренде. Яныңда балкып торган чибәр кыз барында клубның шыксызлыгы күренәме?! Тальян гармун алып уйнап җибәрдем. Клубка кызлар-егетләр җыела башлады. Сөйләшәләр, көлешәләр. Минем йөрәк урынында түгел. Тәнгыймәнең егете бармы икән? Бию көен уйнап җибәрдем. Бик матур бер кыз атылып чыгып бии башлады. Ныклап карагач, аның Сания икәнен аңладым. Ул, биеп, минем янда утырган Тәнгыймәгә килеп басты. Тәнгыймә бөтерелеп-бөтерелеп биеде дә Нәсимҗанны чакырды. Үзем гармун уйныйм, үзем Тәнгыймәне югалттым. Миңа бик күңелсез булып китте, гармунны куясым килә, ләкин булмый, чөнки яшьләр очып-дәртләнеп бииләр. «Җитәр, арыттык Мөхәммәтҗанны», – дип, Сания туктатты уенны.

Тәнгыймәне эзли башладым, бер якта да юк, күренми. Нәсимҗан белән чыгып киттеләрме икән? Күңелгә көнче корты керде. Клубтан чыгып, дәү әниләргә таба атладым. «Мөхәммәтҗан, көт әле», – дип, артымнан Сания куып җитте, култыклап алды.

Дәү әнигә минем язган хатларны укып, ул әйтеп торганнарны миңа хат итеп яза иде Сания. Мин армиягә киткәндә бәләкәй генә бер кыз иде. Нинди чибәр, кыю булып үсеп җиткән.

Санияне озатып куйдым да, дәү әниләрнең тәрәзәсендә ут яктысын күреп, тәрәзәдән карадым. Лампа яктысында дәфтәрләр тикшереп утыра иде Тәнгыймә. Әллә елый инде, әллә бик арыган, өстәлгә башын салды. Бераз шулай утыргач утны сүндерде. Йөрәгемне утка салдың син, кызыкай! Үзем Санияне озатып кайтып киләм, үзем сине уйлыйм, сине күрәсем килә. Ниләр бар икән синең йөрәгеңдә?!

Иртән балта, пычкы алып дәү әниләргә киттем. Тәнгыймә мәктәптән кайтканчы утыннарны кисеп куйдым. Мин утын яра башлагач, Тәнгыймә дә чыкты.
Аңа кырыйлап кына күз салып алам. Бик оста яра иде ул утынны, ирләр эше дип тормый, авыр булса да сынатырга тырышмый, сизеп торам. Шулай әйбәт кенә бер-беребездән калышмый эшләгәндә бер зур гына агач түмәре Тәнгыймәнең аягына килеп бәрелде. Тәнгыймә кычкырып җибәрде.

 
Бер карауда аңладым — бу ул иде,
мин эзләгән сылу, минем мәхәббәтем, язмышым.


Мин аны тиз генә йөгереп килеп кочаклап алдым.

«И Раббым, шушы гүзәл затка өйләнеп яшәсәм иде, минем балаларымның әниләре булсын иде, иртән елмаеп безгә чәй әзерләп йөрсен иде», – дигән уйлар минем башымнан йөгереп үтте.

Икенче көнне дәү әнием Тәнгыймәнең үз авылларына кайтып киткәнен әйтте. Мин телсез калдым. Нишләп кайтып китте икән ул? Көннәребез санаулы гына бит, – Мөхәммәтҗан абый туктап калды, авыр итеп көрсенеп куйды. Тагын сүзен дәвам итте. – Сөйгәнемнең кайтып киткәнен ишеткәч, кич буе тилмереп йөрдем, үз-үземне кая куярга белмәдем. Аулак өйгә чакырдылар, бардым, ярсып-ярсып гармун уйнадым. Тагын Санияне озатып куйдым. Иртәгәсен Тәнгыймә килде. Түзмәдем, барып кочаклап алдым.

Сөйләшеп киттек. Бик яхшы күңелле кыз икәненә тагын бер кат инандым. Мин кире хезмәткә киткәндә без Тәнгыймә белән бер-беребезне шулкадәр ярата идек, ул минем хезмәтне бетереп кайтуны көтәргә, кайткач, туй ясап, калган гомеребезне бергә-бергә тату гаилә корып яшәргә вәгъдә бирде. Ләкин яман сугыш чыгып, өметләребезне чәлпәрәмә китерде.

Мин хезмәт иткән часть сугышка кереп китте. Тәнгыймә белән хат алышу тукталды. Саниянең хатлары буенча мин Тәнгыймәнең сугышка киткәнен белдем. Дөнья буталды. Тәнгыймәнең әниләренә хат язып, аның адресын алдым. Хат язып җибәрдем, ләкин җавап булмады.

...1944 елның көз ае. Мин авыр яраланып госпитальдә ятам. Башыма төрле уйлар килә. Сания авыл хәбәрләрен сөйләп, еш кына хат яза, кемнәр яраланып кайткан, кем үлгән. Ә Тәнгыймәдән бер хәбәр дә юк. Азрак терелеп аякка баскач, Тәнгыймәнең фотосын тумбочка өстенә куеп, шул фотога карап ята башладым. Рәсеменә караган саен сагынуым арта. «Кайларда йөрисең? Исәнме син, бәгърем?» – дип уйлыйм.

Бер көн идән юып йөргән санитарка фотога озак кына карап торды да:
– Яратасыңмы? – диде.
– Яратам.
– Ә бу татарочка госпитальдә ята бит. Өченче катта, баласы белән...

Кайда икәнен белешеп, аның палатасына йөгердем. Мөхәммәтҗан абый тынып калды.    
– Таптыгызмы Тәнгыймәне? – дим, сабырсызланып.
– Таптым... Нинди генә булса да, алып кайтам дип, госпиталь баскычларыннан яралы аякларым белән йөгерә-йөгерә мендем. Ишекне ачып: «Тәнгыймә!» – дип кычкырып җибәрдем. Тәнгыймәне танырлык түгел: тире дә сөяк. Акыллы күзләре зураеп калган. Җир әйләнүдән туктады минем өчен. Алдымда Тәнгыймәнең яшьле күзләре, кулында – бала...
– Тәнгыймә, киен, киттек, – дим.
– Кая? – диде ул.

Мин айнып киткәндәй булдым. Чынлап та, кая алып китә алам? Нишли алам? Кулында сабые. Карават янына тезләнеп, Тәнгыймәне шашып үбә башладым.
 
Бик авыр чакларда бу дөньяда Мөхәммәтҗан бар дип юандым.

– Баланың әтисе фронтта, – дип пышылдады ул... Баланың елавы колакны ярып керә. Башны иеп әкрен генә чыгып киттем. Их, сугыш, каһәр суккан сугыш. Ниләр генә күрсәтмәдең, кемнәрнең генә язмышларын чәлпәрәмә китермәдең. Елама, Мөхәммәтҗан, кайгырма, баш исән булсын, дип үз-үземне юаттым.

Госпитальдән тагын фронтка киттем. Сугыш бетеп, елдан артык вакыт үткәч, орден-медальләр тагып, туган авылга кайту насыйп булды. Кайту белән Саниягә өйләндем. Матур гына яшәп киттек. Тәнгый­мә, сирәк булса да, төшкә керде, яшь, матур булып, ләкин күзләре сагышлы, яшьле. Юк, онытмадым аны, оныта алмадым. Гомер буе авылда яшәдек. Ихата тутырып мал-туар карадык. Соңыннан умартачылык белән мавыктым. Шулай тыныч кына яшәп ятабыз. Бер көнне өй янына ят машина килеп туктады. Кар­шыга чыктым. Күземә күренәме дип торам – Тәнгый­мә! Өстәл әзерләдек. Таллин шәһәрендә яши икән. Ире сугыш яраларыннан күптән үлгән. Балалары белән җыелып туган якларына кайтканнар. Хезмәт юлын башлаган авылга да килеп чыктык ди.

Тәнгыймә: «Уйна әле тальян гармуныңны», – дигәч, икәүләп яратып җырлаган «Рамай»ны уйнап җибәрдем.

Агыйделкәй алкын, суы салкын, Рамай, 
Салкын диеп басмый калмадым. 
Сөйдем сине, бәгърем, саф күңелдән, Рамай,
Аңлатырлык сүзләр тапмадым.


Сания ниндидер йомыш табып тышка чыкты. Начар яшәмәдек без аның белән. Гомер буе балалар укыттык. Тик үзебезгә Ходай бала насыйп итмәде. Башта бик көткән идек, соңыннан тынычландык.

Уфалардан кайткан акбүз атны, Рамай,
Ак каенга бәйләп куегыз.
Дөньялыкта бергә була алмадык, Рамай,
Каберебезне якын куегыз.


Тәнгыймә елап җибәрде. Минем күзләремә дә яшь тулды. Тәнгыймә елый, мин елыйм, безгә карап Сания елый. Шулай аерылыштык. Ул туган яклар белән бәхил­ләшергә кайткан икән. Берничә айдан хат килеп төште.
«Мөхәммәтҗан! Хәлләрем авырлаша, санаулы гына көннәр калып бара, – дип язган иде ул. – Йөрәктәге хисләрне бер утырып аңлаша да алмадык. Сугышта күргәннәрне сөйлисем килә иде. Караңгы төннәрдә кыз балага сакта торулары ничек куркыныч икәнен сугышта булган хатын-кыз гына белә. Аллага ялварам, үләм, Мөхәм­мәтҗанны күрми үләм бит, дип. Бик сагына идем сине.

Безнең командир 25 яшьлек сержант, рус егете Иван. Кызларны шаярта, юата. Без дә аны хөрмәт итә, азрак шүрли дә идек. Снаряд ярчыгы тиеп нык кына яралангач, ул мине күтәреп госпитальгә илтте, яныма килеп йөри башлады. Коточкыч сугышта минем яклаучым, ышанычым булып китте ул. Күп тә үтми хатыны булдым... Госпитальдә синең белән очрашканнан соң, баламны алып авылыма кайтып киттем. Иван Украинадан иде, беркайчан да анда бармыйм, авылда яшим, дип кайттым. Эшкә урнаштым. Авылыбызда укыта башладым. Сугыш беткәч, Иван мине алырга кайтты. Әти юк, әни, зур апа, гарип сеңелкәш, бала белән мин. Башта бармыйм, шушы тормышка ризамын, дидем. Әни: «Барасың, ир хакы, бала хакы бар, балаңны ятим итмә!» – дигәч, Иванга ияреп туган илдән киттем.

Мөхәммәтҗан! Гомер буе сине яратып яшәдем. Исәнлегеңне теләдем. Яшисе гомер үтеп тә киткән. Синең алда гаебем булса, кичер. Син белергә теләгән сорауга җавап язам. Ни өчен теге вакыт сиңа әйтмичә авылга кайтып киткәнне аңламадың. Мин әнидән сиңа кияүгә чыгарга рөхсәт сорарга кайткан идем бит. Риза булмады. Ашыкма, хезмәтен бетереп кайтсын дип кенә куйды. Бик яраткан идем шул сине. Ни өчен кайтканымны сиңа әйтергә оялдым...
Бәхил бул, Мөхәммәтҗан! Хәтерлисеңме?

«Дөньялыкта бергә була алмасак, Рамай, 
Каберебезне якын куегыз»,
 
дип җырлый идек. Кая ул каберләр бергә булу?! Нишлисең, Ходай шулай кушкандыр. Тагын бер тапкыр, мең тапкыр бәхил бул, Мөхәммәтҗан! Бу хатымны мин үлгәч җибәрерләр».

Менә шулай, кызым. Карт бабай моңаеп утыруы сиңа мәзәк тоелгандыр. Инде сугыш булмасын. Яшьләр без күргәннәрне күрмәсен. Яратканнар кавышсыннар. Әйе, күп хыялларым, эчкерсез ниятләрем тормышка ашмады. Тик гомеремне барыбер заяга узганга исәпләмим.

Санаторийда ямь бетте. Озак кына уйланып йөрдем. И бу дөньяның сөеп-сөелеп тә кавыша алмаган бәхетсез ярлары, үлгәнче бер-берсен сөйгән, ярата белгән җаннар. Урыннары җәннәттә булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    тирэнрэк тормыш вакыйгаларын уземдэ йортэм....... Шулкадэр авыр булса да ахырына кадэр життем - чын хислэрне анлау яшьлеккэ бирелмэгэндер ул......

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яхшы, үзебезчә гади һәм тирән фикерле әсәр.

      Хәзер укыйлар