Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетсез җан

Аны кызу җәй аенда кайтардылар. Зур гына ябык машина авыл урамы буйлап килде дә, капкалары матур итеп буялган өй янына килеп туктады. Аннан хәрби кием кигән өч кеше төште. Берсен култыклап алды­лар да, капканы ачып җибәр­деләр. Тик өй ишеген ачарга өлгерә алмадылар, каршыларына җиңел гәүдәле, кызыл алъяпкычлы бер хатын атылып чыкты. Ул: “Улым, улым’, - дип, уртадагы хәрби кешене килеп кочаклады.
Әйе, бу ананың улы Марат иде. Егет әнисенең иңбашларына кулларын куеп: “Әни, мин авыр­дым’, - диде. Озатып килгән хәрбиләр ашыга-ашыга саубул­лашып чыгып та киттеләр. Ма­ратның йөзе ап-ак, үзе бик ябык, бетерешкән иде.
Ана улының кайтканына сөенеп, тиз генә табын әзерләде, ашатты, эчертте. Марат бик аз сөйләде, сорауларга җавап бирмичә, эндәшмичәрәк утырды. Ә ананың үзәге өзелде.
-И, улым минем, биктә ябык­кансың, кайсы җирләрең авырта соң? - дип кат-кат сорады.
- Әни, минем тәнем авырт­мый, җаным авырта, - диде улы, ниһаять.
Бу сүзләр анага бик ерактан ишетелгән кебек булды. Бор­чылуын күрсәтмәскә тырышып:
- Алла теләсә, терелерсең, - дип улын юатты.
Марат та тынычланып кит­кәндәй булды. Мендәргә таянып йокымсырап алды. Ләкин бу озакка бармады, урыныннан сикереп торды да, бүлмә буйлап йөренгәли башлады. Яңаклары буйлап тир ага, күзләре зур булып ачылган. Үзе авыр итеп еш-еш сулый. Ул бая өйгә кергәндәге кебек түгел иде инде. Йөзендә - курку, күзләрендә шом. Нидер әйтергә тели, тик телен әйлән­дерә алмый. Бераздан ул инде үзенең туган өендә икәнен дә белми, әнисен дә танымый иде. Ана баласын тынычландырырга тотынды, кулларыннан тотты, кочаклап алды. Ә Мараты һаман: ‘Кит-кит, әйдә, китик’, - дигән сүзләрне кабатлады. Өстенә кигән киемнәрен салып, күлмәген ертып җибәрде.
Бу хәлне күреп, күршеләре тиз генә шәфкать туташын чакырып китерделәр, машина табып район шифаханәсенә озаттылар.
Бер айдан соң Марат шифа­ханәдән үз аягы белән кайтты. Аның хәле әйбәт, үзе дә матурланган, элекке, хәрби хез­мәткә киткәнче булган вакытына ошап калган иде. Җилкәләре киң, куллары көчле, күзләре ягымлы, җылы итеп карыйлар. Нәсимә апаның да йортына нур, ямь кайтты. Анда көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелеп торды.
Кичләрен Марат клубка чыга башлады, яшьләр тирәсенә елышты. Ә яшьләр арасында аның саргылт чәчле, зәңгәр күзле, очып китәргә торган күбәләктәй сөйгән кызы Гөлнур да бар. Я, Ходай, ничек ярата ул аны?! Бөтен дөньяның матур­ларын җыеп китерсәң дә аның Гөлнурына җитмәс. Тавышы да йомшак, күгәрчен кебек гөрли.
Марат инде эш турында хыяллана башлады. Үзе зур бәхет бит ул туган авылыңда, туганнарың янында эшләп йөрү! Аның һөнәре дә әйбәт: шофер- тракторчы.
Ләкин бу куанычлар, зур өметләр озакка бармады. Марат тагы бик каты авырып китте. Аны Казанга алып киттеләр. Бу хәл шулай берничә мәртәбә ка­батланды. Ә Гөлнур барыбер өметен өзмәде, егете артыннан больницага йөрде, табиблар белән сөйләште, киңәште. Ул Маратының терелүенә ышана иде. Шулай булмыйча, яшь, матур чаклары ич әле аларның. Чәчәк кебек яңа гына үсеп җиткән чаклары.
Марат ничек кенә акылын җуйган чакларда да кешегә тими иде, ләкин соңгы вакытта ара-тирә әнисенә бәйпәнгәли башлады.
Ни булган иде соң бу чибәр егеткә? Ни өчен егерме яшендә исәнлеге беткән? Кем гаепле? Хәрби хезмәткә киткәнче бер мәртәбә дә авырып карамаган егет белән ниләр булган соң? Моны үзе генә белә Марат. Ләкин сөйләргә яратмый. Шулай да, әнисе елап-елап ялваргач, ул кыска гына итеп әйтеп салды: ‘Кыйнадылар мине, әни, ике иптәшемне кыйнап үтерделәр, корсакларын ярып алма ту­тырдылар...’
Маратны бүген тагын Казан­нан алып кайттылар. Ябыккан, күзләре ялкынсынып тора. Элек тә шифаханәдән бик сагынып кайта иде. Үзен авылга түгел, ә җәннәткә кайткан кебек хис итә иде. Бу юлы да кайтып керү белән әнисенең ике кулын тотып: ‘Әнием, кичер мине, яңадан мин сине рәнҗетмәм. Мине карап үзең дә авырыйсың бит инде’, - диде. Ул арада Гөлнур да йөгереп ки­леп җитте, өстәл тутырып чә­чәкләр куйды. Сөйгәнен күрүгә Маратның күзләрен яшь каплады...
Марат иртәгесен әнисенә яңа­дан шифаханәгә бервакытта да бармаячагын белдерде. Әнисе сөенде, Маратым терелгән икән, дип уйлады. Шул куанычтан кибеткә чыгып китте, улын тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килде.
...Ана Маратның үле гәүдәсенә кайтып керде. Ул асылынган иде- бәхетсез җанның гомере шулай өзелде. Гөлнур китергән чәчәкләр дә шиңгән иде инде.

Габидә ХӘЙРЕТДИНОВА, Баулы районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булачак солдатларны сагайтыр,могаен...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йөрәк өзгеч хәл!Менә дигән яшь егетләр әрәм була шул армия сафларында.Башка сыймаслык хәлләр була бит анда.Аллага шөкер минем балам исән-имин 1 елын хезмәт итеп кайтты.Әле бит оныкларым бар.Исәнлек-саулык,тыныч коннәр насыйп итсен раббым барыбызгада!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алла сакласын...тетрәндергеч язмыш...Ике энем дә исән сау хезмәт итеп кайтты Аллага мең шөкер! Алар кайтканчы, шушындый хәлләрдән куркып мин дә куркып,Ходайдан исән имин кайтуларын сорап яшәдем... Бу солдатның анасына Ходай түземлек бирсен...

        Хәзер укыйлар