Безнең ӘНИ шундый ул!

Әниебез – Закирова Әминә Ибраһим кызы, Яшел Үзән районы, Бишнә авылында туып-үскән. Күлбаш авылына тормышка чыккан. Мәрхүм әтиебез Котдүс Гарифҗан улы белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Балачактан ятимлекне, ачлык-ялангачлыкны күреп үскәнгә, безне һәр нәрсәнең кадерен белергә, исраф итмәскә, шөкер итә белергә өйрәттеләр. Безнең әни бик җор телле кеше. Кечкенәдән ишетеп үскән, күңелгә сеңгән сүзләрнең мәкаль, хәдис яки бөек шәхесләрнең канатлы гыйбарәләре икәнне, үсә-үсә генә аңладым. Моңлы да безнең әни. Абыем белән энемнең өздереп гармунда уйнаулары да, апам белән сеңлемнең оста җырлавы да әнидән күчкәндер...
Чын татар хатын-кызлары кебек тыйнак безнең әни.
Аның гомерендә кеше алдында (хәтта безнең алда да!) җырлаганын күрмәссең. Сыер сауганда, эш арасында ишетеп алсаң гына. Әйтеп бетергесез рәхәт моң...
Гадел, коры да безнең әни.
Бер кызык хәл истә калган. Ялгышмасам, сезнең журналда «Агачларда кеше язмышлары» дигән рубрика булып алды. Йолдызнамә кебегрәк. Әти мәрхүм: «Әниегезнең агачын карап та тормагыз. Агач булса – чыршы, җәнлек булсаң – керпе булыр», – дип шаяра. Карасак, чыннан да шулай! Әни дә җавапсыз калмый: «Умартачыныкы – юкәдер инде», – дип куя. Туры килүенә, бер-берсен үтәли күрә белүләренә шаккаткан идек шул чакта. Әтинең агачы – юкә дип язылганын күргәч дим.
Җиңел куллы да безнең әни. Кемдер күпме хәсиятләп тә үстерә алмый, ә ул орыкларны кая төртеп куйса, шунда үчеп чыга. Бакча башыннан кабак ташыганда, хәлдән таеп зарланышсак кына алдагы елда уңыш кими. Монысы инде, безнең балалык чыгып бетмәүнең хикмәте..
Бераз саран да безнең әни. Яратып әйтә торган сүзе: «Арышны – салам тота, акчаны – саран тота!» Шунлыктан, гомергә кешегә бурычка кермәделәр, киресенчә, үзләре ярдәм итеп яшәделәр.
Тырыш та безнең әни. Иң яратмаганы – ялкау кеше. Кечкенәдән: «Иң мөкаддәс нәрсә – эш!» икәнен, ыштан җөе артыңа иңеп кергәнче, эшсез озак утырырга ярамаганын, иң ярлы кеше – ялкау кеше икәнен ишетеп, сеңдереп үстек. Аллага мең шөкер, аны бүген дә эштән туктатып булмый. Күпме генә әйтсәк тә (ни дисәң дә 75 яшь тула, Алла боерса!) үзе белән бер яшьлек диярлек сыерын асрый. Һәм гомергә, әйләнә-тирәдә иң күп һәм иң куе сөтле сыер әнинеке! Сеңлем шаярта: «Безнең әни Һиндстанда туган бугай ул, сыерыннан аерып булмый», – ди. Менә шулай, ничә елдан бирле, зарланыша-зарланыша: «Әни, җитәр инде, азапланма!» – дия-дия, сөтен, каймагын, эремчеген ашыйбыз...
Әниләр, әниләр... Юкса, үзебез дә күптән әни. Олы апабызның игезәк оныклары да бар... Ә күп нәрсәләрнең кадерен, кыйммәтен аңлап бетермибез шикелле... Янәшәдә үзебезнең балалар... алар күзәтә, сеңдерә, кабатлый.. Әниләребезнең картлыкларын шатлыклы, тыныч итер өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләп өлгерергә кирәк...
Ә болары бүләк – шигырьләрем:
Әниләргә
Сүзләр генә, җырлар гына
Җитмәс, беләм, әйтер өчен.
Бер могҗиза кирәктер ул
Аңлатырга әниләрнең
Игелеген, яшәү көчен.
Бишек җыры, күкрәк сөте,
Колагымда, иренемдә.
Андый моңны, андый тәмне,
Тапмас беркем гомерендә.
Бала хәтере сай булса да,
Сөте белән сеңәдер ул.
Әниләрнең изгелеген
Бер ходаем беләдер ул.
Уф!, – диеп тә әйтмә, – дигән
Ничә яшьтә дә син – бала.
Рәнҗетүдән берүк саклан
Бурычларың чиксез аңа...
Алда көткән киләчәк тә,
Үз балаңнан күрәчәк тә,
Уңышларың баскычы да,
Җәннәт ишеге ачкычы да –
Сиңа гомер биргән – ана!
Гыйбрәт
Җәйге челлә...
Урак урып арган япь-яшь хатын
Ихласланып өйлә намаз укый.
Ә бер читтә, камыл арасында
Изрәп кенә сабый бала йоклый.
Башак чүпләп йөргән кошлар тына,
Җил дә хуплагандай йомшак исә.
Ана йөзендәге изге нурлар
Акрын гына баласына күчә.
Тастар чәйнәп бирә газизенә
Иман китерсен дип хәләл ризык.
Бер уйласаң, гади күренеш кебек,
Әмма, гыйбрәт бит бу, бик тә кызык!
Тәмле ашап, матур кимәсә дә
Беркем зарланмаган тормыштан
Булганынына шөкер итү сеңгән
Ана сөте белән, тумыштан!
«Чабаталы заман» – дисәләр дә,
Һәрбер валчык булган кадердә!
Әнә шушы чорның балалары
Яшәешне тота, әлегә...
***
Төче сүзне үзең өйрәтмәдең,
Купшысы да безгә хас түгел.
Саулык-сәламәтлек, озын гомер,
Тели, әни, сиңа биш күңел.
Бала – чага диләр, тормыш булгач,
Бардыр инде чаккан чаклар да.
Кичерә күр, әни, рәнҗи күрмә,
Бер үк фатыйхаңнан ташлама.
Ишле булгач, ишле инде әни,
Борчуың да, шатлыкларың да.
Тик онытма, ходай ни язса да,
Без булырбыз һәрчак яныңда.
Сагыну...
Бәхет эзлим, дөнья күрәм диеп
Киткән идем туган ягымнан.
Уйларымда кире кайтыр өчен
Төн җиткәнен көеп зарыгам
Хыялымны иңгә канат итеп
Очам гына туган өемә...
Ул да мине бик сагынган күрәм...
Тирбәтә күк бишек көенә...
Йолдызларга үрелсә дә буем
Тамырларым җиргә бәйләнгән...
Чишмәләрнең серле челтерәве
Мин сөйлисе сүзгә әйләнгән.
Туган өем, ничек рәхәт синдә!
Эшләсәм дә армыйм, тамчы да
Йокламый да туя йокыларым,
Рәхәт синдә рәхәт барысы да.
Сабый чагым карап тора сыман
Бакча башындагы таллыктан.
Төн йокламый көткән әни кебек
Ул да мине көтеп зарыккан.
Тәпи басып киткән идәннәрем
Сүзсез генә табан иркәли.
Чаларса да чәчем синең өчен,
Бала булып калам микәнни?
Туган өем шундый рәхәт миңа
Барлыгыңны гына белсәм дә
Сиңа кайткач мин гап-гади балаң
Кем булсам да кая йөрсәм дә...
Җанга якын кешеләрем белән
Кайнап яшим серле калада
Әмма төшләремдә ялан аяк
Болын буйлап чабам һаман да...
Әниебезне, шулай ук кайнанам Раузаны, чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз! Саулык, күңел тынычлыгы, бала-оныклар кадер-хөрмәтендә озын гомер кичерсеннәр! Әтиләребезгә догада булып, үзебез олыгайганчы, Әни диеп әйтә алырга язсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.