Логотип
Күңелеңә җыйма

Бергә булырга язмаган безгә...

Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.

Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде.

Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа. Шуңа егетләр белән унынчы класска җиткәнче артык сөйләшеп тә тормый идем. Авылыбыз бик усал булгангамы, «койрык» ияртеп кайтмас өчен клубка да чыкмый идем.
Кинодан кайтканда капка төбенә хәтле ияреп килгән егеткә ишегалдындагы көчекне чыгарып «куркыткан», пәлтә билбавын тартып өзгән өчен классташ малай белән кара-каршы сугышкан чак та булды.

Юк иде мин йөргән радиуста күңелгә хуш килердәй һичкем. Ә күңел романнар укып булса да, сөю дигән нәрсә турында хәбәрдар. Йөрәгемдә беркем кагылмаган хисләр бар.

Мин дуска карата бик талымлы. Бердәнбер иң якын дустым Гүзәл белән бөтен серләребез уртак. Без ничә ел бер парта артында утырабыз, икебез дә бик яхшы укыйбыз. Әти-әниләребез дә безнең дуслыкка бик шат. Аның әти-әниләре кунакка киткәндә без – өй саклаучылар. Дустым сыер сава белми. Сыерларын мин савам – кечкенәдән өйрәнгән эш. Миңа сыер саву берни түгел.

Гүзәл – җанымның яртысы. Без инде унынчы класста укыйбыз. Имтихан билетларындагы сорауларны төнлә уятып сорасалар, тотлыгусыз җавап бирә алабыз.
Гүзәлләрнең өендә телефон бар. Ул телефоннан күрше авылныкы бер егет белән әниләре өйдә булмаганда озак кына сөйләшә. Чырык-чырык көлешәләр. Шаяртулар, кызык сүзләр! Күңелләр шат, дөнья түгәрәк. Кайчак алар сөйләшкәндә мин дә Гүзәл янында булам. Бармак күрсәтсәләр дә эч катып көлә торган чак!

Гүзәлнең әниләре, гадәттәгечә, Чаллыга киттеләр шулай, 2-3 көнгә. Без икәү өйдә калдык. Әти-әнисе өйдә юклыктан файдаланып, Гүзәлнең егете 15 километрдагы күрше авылдан дуслары белән килергә булган. Кечкенә генә өйдә классташ кызлар, егетләр, күрше авыл егетләре җыелды. Таңга хәтле гөр килдек.

Гүзәл кыш буена телефоннан сөйләшкән егете Илшат белән беренче тапкыр шул чакта күреште. Ул гына да түгел, Илшатның иптәш егете Илдус безнең параллель класста укучы Камилә белән очрашкан җирдән, аны ташлап, минем янга йөри башлады. Ошавын, ошамавын да аңламадым, ләкин без кич саен дүртәү бергә йөрибез. Күпер төбенә төшәбез, мәктәп бакчасы янында торабыз.

Кызык сүзләр, шаяртулар белән ай үтеп китте. Имтиханнарны яхшы гына бирдек тә, Казанга документлар тапшырырга киттек.
Гүзәлем әйтә:
– Ул Илшат миңа лаек егет түгел, артык йомшак, мин араларны өзәм, – ди.
Мине яшен суккан төсле булды.
– Ник ташлыйсың аны?! Шундый әйбәт егетне ташлыйлармы инде? Синең урында булсам, мин ташламас идем, – дим.
– Соң син бит аны ошатасың, ул да сине ошата, – диде ул көтмәгәндә.

Гүзәлнең Илшатны ташлавы минем өчен ник авыр булганын соңрак аңладым. Дүртебез бергә йөргәндә үк ул чынлап та минем күңелемә хуш килгән булган. Без Илдус белән икәү генә калгач, үзем дә моны аңладым. Озак та үтмәде, мин Илдус белән араны өздем. Ул миңа бер тамчы да ошамый иде. Мин чынлыкта дустымның егете Илшатка гашыйк идем...

Гүзәл – бер уку йортына, мин икенчесенә кердек. Аралар сүзсез генә суынды. Без мәктәптән чыгып киткәч бер дә аралашмадык. Сүз белән әйтелмәсә дә, Гүзәлнең үземнән нык читләшүен сиздем.

Минем холык шундый: уртага салып тикшерә торган түгел. Очрашулар эзләмәдем. Ләкин нәрсә хак – шул хак!

Ә Илшат минем күңелдән чыкмый. Ник Гүзәл урынында мин булмадым соң? Мин гел аның турында уйладым. Аның бөтен нәрсәсе килешле, хәтта аңа күзлек тә килешә. Ул бездән олырак, төзелеш уку йорты студенты. Йомшак фигыльле, мәзәк сүзле Илшат йөрәгем түрендә урын алды да куйды шулай…

Иң якын дус кызыңның егетенә гашыйк булу бер оят хәл иде. Эчтән яндыра һәм өмет чаткысы булмаган яшерен сөю иде бу.

Авылдан Казанга укырга китү минем өчен бик авыр булса да, аны Казанда очратырга өметләндем.
Юк, ялгыш та күрешмәдек.
Юлымда очраган һәр егетне аның белән чагыштырдым. Очрашкан егетләрдә Илшатта булган тарту көчен күрмәгәнгәдер, бик тиз күңелем кайта иде.

Һәм мин, икенче курсны тәмамлагач, сентябрь аенда каникулга авылга кайттым. Безнең уку йортында каникул шулай сентябрьдә иде. Әнием белән әниле- кызлы серләшәбез. Теге егет армиядә, бусы Казанда, бусы эшкә кайткан, дип сөйли әни. Илшат та укуын бетереп, районга төзелешкә эшкә кайткан икән. Ерак әбием яшәгән авылда яши иде ул.

Минем башка кинәт кенә бер уй йөгерде. Әбиемә кунакка барам да, клубка чыгам, бәлки күрешербез дип уйладым. Казанда чагымда ничә егетне гашыйк итәрлек булгач, күз төшмәслек түгелмен. Ул минем мәхәббәтемне күзләремнән күрер дип өметләндем.

Әнигә аны-моны сиздермичә генә әбиемә кунакка киттем. Болай да санаулы гына көннәр, озак торма, дип озатып калды әнием.

Ул көннәрдә мин үз-үземә гашыйк идем. Мин бер карашым белән аны үземә каратачакмын, дип, әбием авылында клубка киттем. Үзебездә дә клубка чыкканым юк иде! Чит авылда клубка чыгарга этәргән көч – аны күрәсе килү иде.

Караңгырак кына клуб ишегеннән керүгә үк аны күрдем.
Үз-үземне кулга алдым, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып, «очраклы гына күрешүебезгә» шатланып, сөйләшә башладык.
Әбиемнең хәлен белергә килүем, каникулым да озакламый бетүе турында сөйләгән булдым. Ул ниләр сөйләгәне һич хәтердә түгел. Ул һаман җор телле, ачык йөзле, йомшак фигыльле...

Ул мине әбиләрем капка төбенә хәтле озатып куйды. Гүзәл турында сүз кузгатмадык. Икенче көнне китмәячәгемне белгәч, кич күрешергә вәгъдәләштек.

Ул мотоцикл белән килде. Бу көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Кич буе ялан буйлап мотоциклда йөрдек. Мин мотоциклны оста йөртәм. Рәхәтләндем йөреп! Тик мотоциклның бензины бетеп туктады да, без алмагач төбендә озак кына сөйләшеп тордык. Нәрсә турында сөйләштек икән?
Белмим...

Ул мине алма белән сыйлады. Мин бик бәхетле идем. Өшемәдеңме, дип кочаклап та алды. Алма исләре аңкыган кечкенә генә авыл урамында бездән башка бер җан иясе юк иде кебек...

Өченче көнне мин авылыма кайтып киттем. Кош тоткандай кайткан булсам да, кичкә күнелләрем сүрелде – күпме көтсәм дә, ул килмәде. 
Аңладым инде барысын да! Горурлыгымны аяк астыма салып, аны күрергә бардым, мин – юләр! Аның миңа карата һичбер хисе юк икән! Булса, 15 километр араны җәяү дә килер иде, дип, мендәргә капланып еладым, еладым да һәм бүтән болай үземне түбәнсетмәскә сүз бирдем. Дус кызымның әүвәлге егете бит ул. Минем белән дус итеп кенә сөйләшеп торгандыр, ә мин нинди өметләр багладым...  

Казанга укуымны дәвам итәргә киттем. Мин инде моннан соң акыллы булачакмын – егетләргә ялыну минем фигыль түгел. Яратучылар буа буарлык. Ким булмам әле. Үпкәм чамасыз зур иде Илшатка.

Яңа ел алдыннан миңа хаты килде, адресны каян алгандыр, белмим. Дежурный сүзләр белән язышкаладык. Чөнки мин инде бик сак идем. Күңелемнең җәрәхәте әле дә сызлый иде һәм никтер яхшы гына егетләргә дә күңелем ятмады. Бер ай сөйләшеп йөрүгә, гайрәтем чигә дә куя торган булды. Бәлки мин аңа охшаган кешене эзләгәнмендер?

Ә аннан аның төсле үк төзүче егеткә (!), күңел бизгәнче дип, бер ай дигәндә кияүгә чыгып куйдым. Улыма Илшат дип куштым. Барыбер оныта алмадым, күрәсең. Әнием бер күрешкәч кенә әйтеп куйды, Илшатның җиңгәсе сөйләгән: «Зиләне бик ошаткан идем», – дигән икән Илшат.

Инде гомер көзенә кергәч, социаль челтәрдә яшьлек елларым турында язган хатирәләремнең берсен Илшат укыган булып чыкты! Хат юллаган. Ник безнең Илдус белән сезнең авылга килүебез турында да кызык итеп язмадың, дигән. Матур язасың, иҗат уңышлары телим, дигән.

Минем күңел касәм тулышкан чак иде.
«Ул Илдус минем өчен буш урын иде бит. Мин бит сине яраттым... Әбием янына да сине күрер өчен генә барган идем», – дип җавап бирдем.

«Эх! Зилә, ник әз генә сиздермәдең миңа булган хисләреңне?! Мин бит үзем дә сине бик ошата идем. Моның минем белән басып торуы дусларча гына инде, дип уйладым. Бик матур идең, миңа карамассың, яратуымны белгертеп, кире каксаң, күңелем күтәрә алмас, авыр булыр дип уйладым. Бик юаш һәм оялчан идем. Син безнең авылга килгәч тә куркып кына кочакладым, шунда суырып бер үпкән булсам бит», – дип язды ул.

Утырып еладым.

Аңлаштык, бераз языштык. Безнең матайда йөргән урыннар турында искә алдык. Матайның да бензины бетмәгән булган икән. Бензин килә торган кранны шыпырт кына борып куйган – туктап сөйләшеп торыр өчен.

Инде барысы да үткәндә. Аңлашудан да мәгънә юк. Гаиләсе матур, балалары акыллы, тәртипле. Үзе шулай ук төзелештә эшли. Уңган, булган.

Тик минеке түгел!

Бераз язышкач, үтенеп сорадым: «Гафу ит, бүтән язышмыйбыз, иремнән дә, Алладан да куркам. Исән-сау гына бул!» – дип яздым.
Бергә булырга язмаган булган безгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Безнең татар кызлары, авыл балалары шулай кыюсыз, йомык булдык шул! Әйтелмәгән хисләр күңел тулып калды! Мәхәббәтне белгертеп, аннан җавап булмас дип курку... Бүген менә шул беренче мәхәббәтемнең вафатын ишеттерделәр.... Яшьлектән бирле озатып килгән бер нәзек, татлы кыл өзелде.... Идая.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур хикәйә, ныҡ оҡшаны!

      Хәзер укыйлар