Логотип
Күңелеңә җыйма

​Беренче ир – Алладан...

Туй узды, атсыз бармагымдагы алтын балдакка соклана-соклана, ак күлмәгемне шкафның түренә үк элеп куйдым. 

Горурланып, үзалдыма елмаеп «минем ирем, ирем минем», дип кабатлап йөрим. Ул бит инде кичен минем янда калачак, әнисенә кайтып китмәячәк...

Кызлар кафега җыена. Эш сәгате тәмамлангач, без шулай бергәләп йә кибеткә барабыз, йә берәр җиргә кереп, серләшеп утырабыз, театр, дискотекалардан калмый-быз... Бүген дә, өйрәнелгән гадәт буенча, «Кайсы кафега барабыз?» – дип сорадым да, балалар кебек, куанычтан, кулларымны чәбәкләп алдым. Шул вакыт бармагымдагы алтын балдакка күзем төште. Минем бит ирем бар, ул эштән соң өйгә кайтачак, көтәчәк. Рәхәт тә, шул ук вакытта ямансу да булып китте... Кызлар – кафега, мин өйгә юнәлдем. 

Никахыма инде биш ел үтсә дә, әнә шул көн һаман истә. Шул көннән башлап яңача уйларга, башкача яшәргә өйрәнергә туры килде.

Кемгәдер җиңел биреләдер тормышындагы бу яңалык, мин исә аны авыр кабул иттем. Эштән соң туп-туры өйгә кайту, көн саен ашарга пешерү... үзенә күрә бер кечкенә стресс булды кебек. Кызлар да, үч иткәндәй, көн саен каядыр бардылар, икенче көнне килеп көлешә-көлешә булган вакыйгаларны сөйләштеләр. Ул вакытта үлчәүнең бер ягында – дуслар, бер кайгысыз ялгызак чагым, икенче ягында Ул һәм уртак гаилә тормышы булды. Ни өчендер бик озак көрәште алар. Үлчәүнең әле бер ягы, әле икенче ягы өскә калыкты... Миңа калса, гаилә корган яшь парларның һәрберсендә дә буладыр моңа охшаш хәл. Юкка гына психологлар гаиләнең беренче сигез ае кризис чоры булып тора дип санамый. Яңача яшәү рәвеше, тормыш иптәшеңнең тәүлек буе янәшәдә булуы, аның холкында, үз-үзен тотышында моңарчы таныш булмаган яклар ачылуы, һәм, ниһаять, икең һәрвакыт бертөрле генә түгел, ә бәлки төрлечә уйлаганны аңлауны күпләр күтәрә алмый. Әле шуның өстенә, гаилә дигән кечкенә дәүләтне төзеп ятканда, акыллы киңәшләре белән тынгысыз ата-аналар, туганнар килеп кушыла. Кыскасы, йә яшәп китәсең, йә иске тормышыңа кире әйләнеп кайтасың. Ә бит яңа туганнарны, яңа әти-әнине дә үзеңнекен яраткан кебек яратырга кирәк. Институтлар тәмамламаса да, тормыштан зур белем алган әнием: «Кызым, син кайнанаңны миннән тары бөртеге кадәр генә азрак яратырга тиешсең», – дип үстерде. Әллә кат-кат биргән шушы киңәш колакка кереп калган, әллә кайнанам артык яхшы күңелле кеше булып чыкты – беренче көннән үк яраттым, хөрмәт иттем мин аны. Әнидән тәмле телем-не жәлләмәвемә иң куанган кеше ирем булды. Әллә шуның өчен үземне тагын да ныграк ярата башлады инде?! Яши-яши шуны аңладым: иреңне үзеңә бәйләп куясың, авызыңа каратып торасың килә икән, аның әнисе белән якын дус бул. Шулай да яңа яши башлаганда ике яктан да әти-әниләрнең сезнең тормышка кысылмавы бик мөһим. Үз әнием булачак иремне беренче тапкыр таныштырырга алып кайтуга ук яратты. «Кызым, яхшылыгы күзенә, йөзенә чыккан, гаиләнең тыныч булуы, нигездә, хатын-кыздан тора. Бәхетеңне ычкындырма», – диде. Гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, әлбәттә. Андый чакларда әниемә шылтыратып (дус кызларыңа иреңне хурламассың бит инде!) бераз зарлана башласам, ул тизрәк киявен якларга керешә. Бу аның акыллы әби булуын раслыйдыр инде. Кайнанам да шулай. Иремә үпкәләгәнне ялгыш кына сизсә дә, берни белгертми, төпченми, сорашмый, көннәр үткәч, шылтыратып, улын гына шелтәләп ала. Ике якны да тигез күреп яшибез, шөкер. Шул вакытта гына гаиләнең нигезе ныклы була.

Үзебезнең ничек яшәвебездән һәм башкаларның тормышын күзәтү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: гаилә өчен тагын бер зур сынау – финанс мәсьәләсе. Ул проблема, мөгаен, гаиләне гомер буе эзәрлеклидер. Артык байлык та мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин, җитмәүчелек тә. Яратышып озак кына бергә яшәгәннәр дә акчасызлык аркасында тавыш чыгып аерылыша йә уҗымга йөри башлый. Без башта ук гаиләбезнең үз казнасы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадык. Һәм ике як әти-әниләрдән бер дә акча алмадык. Хәтта туйны да үзебез җыйган акчага уздырдык. Шуңа да икеңнең берсе бераз аякка басмыйча торып, гаилә корырга ашыгырга кирәк түгелдер. Акча белән башкаларга бәйле булмаганда гына үзеңне ирекле итеп тоясың. Ләкин гаилә казнасы бер булсын! Бер-береңә баш бирмичә, икеңә ике янчык булса, бу инде, минемчә, дөрес түгел. Акчаның кем кулында булырга тиешлеген, гадәттә, туй вакытында ук читләтеп аңлаталар: бүләк-конвертны ир-ат кулына тапшыралар. Бездә дә шулай булды. Ирем бар акчаны җыеп санагач: «Чулпан, фатир аласы бар, әйдә банкка салыйк», – диде. Бу акчаларны ничек туздырырга дип үземчә мин дә план корып куйган булсам да, аның белән берсүзсез ризалаштым. «Ир сүзе бер була», – дип үстерде әнием. Ирем, җаваплылыкны аңлап, дилбегәне үз кулына алды. Ә мин оттырмадым һәм үкенмим дә. Бар акча аның кулында булса да, ул минем белән һәрвакыт киңәшләшә. 

Бергә яши башлагач, иң беренче зур тавыш яз көне, бакча эшләре башлангач чыкты. Мин, беркатлылыгым белән, гадәттәгечә, апалар бакчасына барырга, аларга ярдәм итәргә кирәк, дип уйлап йөрим. Бу теләгемне иремә дә җиткердем. Ул: «Безнең әниләрнең дә бакчасы бар, аларга ярдәм итәргә кирәк. Апаларның үз балалары бар бит», – диде. Мин исә һаман үземнекен тәкрарладым. «Син әниләрне санга сукмаска җыенасыңмы әллә?» – диде ул аптырап. 
– Башта апаларга булышабыз, аннан барырбыз, – дидем мин үзсүзләнеп. 

Ул да, билгеле, үз сүзеннән кайтмады. Әйткәләштек-әйткәләштек тә, үпкәләштек. Мин, юату эзләп, әниемә шылтыраттым.
– Кияү дөрес әйтә. Син хәзер алар кешесе. Апаңнар икенче урынга күчәргә тиеш, – дип аңлатты ул.

Әнием белән сөйләшкәч, хаксызлыгымны аңлап, горур башым түбән иеп, гафу үтендем. Ә ул мине үбеп алды! Шуның белән безнең гаилә тирәсендә бөтерелгән өермә тынды. Ялгышканыңны аңлап гафу үтенү дә «шартлау»ны булдырмый кала ала. Әйе, безнең бер-беребездән шулай гафу үтенү гадәте бар. Кайсыбыз хаксыз була, үзен хаксызга саный – шул гафу үтенә. Барысы да элеккеге эзгә төшсен өчен нибары ике сүз җитә: гафу ит... Ләкин аны да явызларча кулланырга ярамый. 

Шулай бер-беребезне иркәләп, кадерләп яшәп ятканда кечкенә сабыебыз туды. Ул нарасый дөньябызны тагын да ямьләндерде. Шул ук вакытта башка гаиләләрдә дә бик еш очрый торган кризис безне дә читләтеп үтмәде. Баланы авырлык белән тапкангамы, әллә гормоннар уйнавы идеме, миндә бала тапканнан соң була торган депрессия башланды. Көн-төн елыйм, баладан һәм әниемнән башка беркемне күрәсем килми, иремне яныма да җибәрмим. Бөтен назым – балага гына... 

Ярты елга сузылды ул халәт. Хәзер, еллар үткәч, искә төшереп уйлап куям: шул вакытта ирем сабыр булмаса, билләһи газыйм, ишек ябып чыгып китәр иде. Ә ул түзде, гел мине кайгыртты. «Тиздән үтәр», дип мине дә, үзен дә тынычландырды, күрәсең. Андый депрессияләр күп хатын-кызларда була икән, гомумән, бала тугач, гаиләләрдә аңлашылмаучанлыклар еш килеп чыга. Моңа кадәр үзенә генә булган назны, игътибарны бала белән бүлешәчәген ир кеше аңлый, әмма кабул итеп бетерми. Хатын исә бала белән ир арасында өзгәләнә. «Сабырлыкның төбе – сары алтын» икәнен нәкъ шушы вакытларда искә төшерергә кирәк тә инде. Бу чорда бигрәк тә ир-атка сабыр булу зарур. Гаилә тормышында сабырлык, гомумән, иң кирәкле сыйфаттыр. Хатының артыннан чит ирләр карап калса да, иреңә эшеннән таныш түгел хатын-кыз шылтыратса да, шул минутта теш кысып түзәргә кирәк. Әйтү – җиңел, әйтми калу бик авыр! Бераздан, суынгач, әкренләп кенә кызыксынсаң, тавыш-гауганы читләтеп узып та була бит. 

Гаиләнең тагын бер дошманы – көнләшү. Күпләрнең тормышын җәһәннәмгә әйләндерә ул. Баганадан да көнләгән кеше белән яшәү, ай-һай, авырдыр, мөгаен. Мина тулы кырдан барган кебек хис итәсеңдер үзеңне. Бер ялгыш караш һәм шартлау... Тагын Аллага шөкер дим инде – бездә ул проблема юк. Бер-беребезне көнләмибез. Ирләре көнләшкәнен сөйләгән ханымнарны ишетеп, минем дә иркәмне көнләштереп карыйсым килгәне булды. Юк, провокациягә бирелмәде. Ул бары тыныч кына: «Бу дөньяда синең өчен иң яхшы ир-ат ул – мин!» – диде. Һәм шуның белән барысына нокта куйды. Ә бу, чынлап та, шулай! 

Бу язманы укыган өлкәннәр: «Биш ел ир белән яшәү – яшәү түгел әле ул, киңәш бирергә башың яшь, менә син утыз, кырык ел... яшәп кара», – диярләр. Килешәм, ләкин шушы биш елда шуны аңладым: гаилә учагын тергезү һәм сүндермичә яшәү зур тырышлык, сабырлык, аксакал картлар акылын сорый. Мин, хәтта, ул талант дип әйтер идем. Гаиләнең һәр икең һәм балаларың өчен никадәр кыйммәтле булуын белеп гомер сукмагыннан атлаганнар гына алтын туйларына кадәр сөеп-сөелеп яшидер. Тиккә генә әйтмәгәннәр бит: беренче ир – Алладан...

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес, Чулпан, бик дорес! Беренче ир алладан ...Яши-яши тэжрибэ жыясын, беренче кинэшчелэребез - энкэйлэребез, авыр чакларда хаман кинэшен ал, сине анлаучы парын(г)а рэхмэтле бул. Син бик бэхетле кеше. Сандугачлар парлы, карлыгачлар парлы, парлы - парлы була аккошлар. Кешелэргэ парны - озелеп сойгэн ярны - узе булэк итэ язмышлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе, сабыр тобе сары алтын , дип халык тикмэгэ генэ эйтмэгэн . Сабыр булып анлашып яшэугэ ни житэ !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэфсиллэп матур итеп язгансыз! Ботен бэхетле гаилэлэрнен дэ уз серлэре, тэжрибэсе була, шулай булгач, при чем тут 5 кенэ ел?!)))) Тэжрибэ уртаклашу бик эйбэт эш ул.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу чыннан да30-40 ел яшэгэн кеше кузллегенэн язылган кебек бик фэhемле.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бәхетеңә җүньле ир туры килгән. Бала таптым дип ярты ел җылап утырсаң моңа нинди ир түзсен.

            Хәзер укыйлар