Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер бәет тарихы

1989 елның 15 феврале – Әфганстаннан совет гаскәрләре тулысынча чыгарылган көн. Бу сугыш безнең гаиләгә дә хәсрәт китерә. Әбием Бибигөлнең улы Дамир Вафинның гәүдәсен цинк табутта кайтаралар. Аңа нибары 19 яшь була. 

1989 елның 15 феврале – Әфганстаннан совет гаскәрләре тулысынча чыгарылган көн. Бу сугыш безнең гаиләгә дә хәсрәт китерә. Әбием Бибигөлнең улы Дамир Вафинның гәүдәсен цинк табутта кайтаралар. Аңа нибары 19 яшь була. 

Әбием үзе 1930 елны Балтач районының Янгул авылында туа. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тылдагыларның исә бу елларда ниләр кичергәнен кешелек белә инде – авыр хезмәт, коточкыч салымнар. Әбием бары 3 класс кына белем алырга өлгерә, 12 яшеннән аны укытучылар гаиләсенә бала караучы итеп бирәләр. Куанып алып кайткан беренче хезмәт хакын әнисе иртәгәсен үк салым өчен илтеп түли. 

Сугыш тәмамлана. Ләкин көткән җиңел тормыш тиз генә килми әле. 1954 елны Куйбышев сусаклагычы төзелә башлый. Бик күп авылларның су астында каласы билгеле була. Халыкны башка җирләргә күчерәләр, яңа авыллар төзелә. Әбиемне дә Лаеш районы Атабай авылына урман кисәргә җибәрәләр. Шунда ул үзенең булачак ирен – Миңнулланы очрата. Өйләнешәләр, бер-бер артлы өч уллары, бер кызлары туа. Балалар үсә, тормыш дәвам итә. 

1982 елның язында әби-бабам төпчек уллары Дамирны армиягә озата. Бер авылдан өч егет – өч классташ китәләр. Казан военкоматында егетләрнең Әфганстанда хезмәт итәсе билгеле була. Дамирдан хатлар гел килеп тора. Бер генә зарлану сүзе дә юк аларда, бары сагыну, ярату, кайгырту...
Ә өч айдан – 1982 елның 5 июлендә Дамир һәлак була. Әбиемнең зәңгәрсу-яшькелт күзләрендә хәсрәт уты кабына. Белмим, бу кайгыны җиңәр көчне кайдан алды икән ул? Бөтен хәсрәтен, кайгыларын салып, улына багышлап бәет яза әбием. Ә Дамирны вафатыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр, авыл урамына аның исеме бирелә. «Үлгәч тә мине кайгырта бит улым», – дип, моңсу елмая иде әбием улы өчен пенсиягә өстәмә алгач.

Бу хәсрәт әле башы гына була, 90 нчы елларда тагын ике улын һәм ирен дә югалта әбием. Кызы белән икесе генә яшәп калалар. Шулай да яшәүдән бизмәде ул: «Минем әле өч улым һәм ирем өчен дә яшисем бар», – ди иде. Кемгә генә эндәшсә дә, аның өчен бары ике генә исем: «Дамир-Миңнулла». Авылдашлары аның бу гадәтенә күнекте, гаеп итмәделәр. 

Пенсиягә чыккач, әбием догалар өйрәнде, Коръән укыды. Бераздан аның тагын бер сәләте ачылды – ул сеңерләр тартылганын, бәрелгән-сугылган урыннарны тоя һәм дәвалый белә башлады. Бу хакта беркемгә дә сөйләмәде, ләкин кешеләр белеп алып, дәвага киләләр иде. 
Әбием 87 яшенә кадәр яшәде. Соңгы көненә кадәр үз хуҗалыгын үзе карады. Аны озатырга бөтен авыл килде. Кызганыч, аның үзе чыгарып җырлаган такмакларын язып ала белмәгәнбез. Кешелек кичергән фаҗиганең бер шаһиты булып «Дамир улыма» дигән бәете калды. 1982 елның 10 июлендә язылган ул.
Әни, бәгърем, йөргән идең
Мин үскәнгә куанып,
Үле гәүдәмне күреп,
Әни, үлмә капланып. 
Мин укырга китә идем
Иртән сәгать җидедән. 
Унсигез яшь тулуга 
Чыгып киттем илемнән. 
Кара матур чәчләремне
Тарадым, үрә алмадым.
Улым, гәүдәләрең кайтты,
Йөзеңне күрә алмадым. 
Әни, бәгърем, сезнең белән
Мин туйганчы тормадым.
Армиягә киткән чакта
Кайтырмын дип уйладым. 
Әни, сиңа хатлар яздым,
Менә бер ай булды дип.
Әни, бәгърем, уйламадым
Җаным монда чыгар дип.
Атлар килә атлап-атлап,
Атлар килә адымлап.
Хәсрәтләрем күлмәк булса,
Юар идем сабынлап.
Яз көннәре җиткәчтен
Кыр казлары кайтырлар.
Синең балаң шәһит, дип,
Мине дә юатырлар. 
Тәрәз төбем тулы гөл,
Кышлый торган гөлләр бар.
Сагынганда карар идем,
Сиңа охшаган кемнәр бар?
Улым, бәгърем, хат язгансың,
Энҗеләр күк тезгәнсең.
Гомеремнең буйларына
Үзәгемне өзәсең. 
Солдатлар яшел киенә –
Чирәмнән күренмәскә,
Булдым бер кайгылы ана
Гомергә сүрелмәскә. 


Зөлфәт ШАҺИӘХМӘТОВ.
Казан шәһәре.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер тагын кайгы килде энилэргэ, матур, яш егетлэр табутта кайталар. ???

    Хәзер укыйлар