Логотип
Күңелеңә җыйма

«Бәхет урлаучы»

Ирем кайнанамның яратмаган баласы. Шулай да була икән ул. Менә шул яратмаган бала үги әтисенең бөтен мирасына ия булды.

Айрат мине беренче тапкыр өйләренә алып барганда ук әнисенең аны яратып бетермәвен сизенгән идем. Һаман Айратны нәрсәгәдер ачулана, төртелә. Миңа мөнәсәбәтен әйтеп тә тормыйм. «Кайдан таптың моны?» дип кычкырып кына әйтмәде. Ә менә басынкы, үзен чын аристократларча тоткан үги әтисе бөтенләй башкача сөйләште. Миңа Айратны мактады. «Үскәнем, борчылма да, менә дигән ир һәм ата булачак. Ышан миңа. Югалта күрмә аны», – диде безне озатканда. 


Үги әтисе бик теләсә дә, зурлап туй үткәрмәдек. Никах кына укыттык та ЗАГСка икәү генә барып, язылыштык. Миңа калса, безнең чыгымнарсыз гына өйләнешүебезгә әнисе шатланды гына. 
– Мин сине үстердем. Хәзер үз юлың, ничек телисез, шулай яшәгез. Сезнең тормышка катышырга җыенмыйм, син дә бездән соранып йөрмә, – диде әнисе никахтан соң ук. Шуның белән безнең мөгамәләгә нокта куйды. 
Әнисенең болай кылануының сәбәбен Айрат өйләнешкәч кенә сөйләде. Баксаң, Айратны ул никахсыз килеш тапкан. Бер егет белән яратышып йөргәннәр. Минем булачак кайнана авырга узган. Туй хәстәре белән йөргәндә, егет беренче мәхәббәтен очрата да, хисләре кабат дөрләп китә. Ул булачак хатыннан да, туачак баласыннан да баш тарта. Беренче мәхәббәте белән Себергә китеп югала. Баланы төшертергә соң була. Баласын күтәреп туган шәһәренә кайтып егыла минем кайнана. Һәр ир күзе төшәрлек чибәр булган яшь хатын моннан соң алданмый инде. Ирне белеп сайлый. Баласы булса да, үзеннән зуррак булган акыллы егеткә кияүгә чыга. Биш яшьлек Айратны әти-әнисенә калдырасы килә. Аны инде болай да әби-бабай карап үстергән була. Улына әллә ни игътибар күрсәтеп, иркәләп-назламый әнисе. Тик булачак ире баланы калдырырга рөхсәт итми. Үзләренә алалар. Үги әтисе Айратка хәтта үз фамилиясен бирә. 


Айратың энесе белән сеңлесе туа. Гаиләдә ала карга булуын кечкенәдән сизеп яши ул. Үги әтисе балаларын «үземнеке», «читнеке»нә бүлми. Хәер, аның өйдә торырга вакыты да булмый. 90 нчы елларда бизнеска кереп китә – фирма оештыра. Ә ул бар вакытын ала. Ә менә әнисе Айратны аера. 


– Ник кенә синнән баш тартмадым икән, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә Айратка. – Юньсез әтиең кебек чутыр кара үзең. Зәңгәр күзле, саргылт чәчле энең белән сеңлең янында җен төсле син. 

Әнисе алдында нинди гаебе барлыгын Айрат һич аңламый. Проблема тудырмаска тырышып кына яши дә, тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, укырга башка шәһәргә үк чыгып китә. Җитмәсә, энесе белән сеңлесе дә аңа каршы була. «Сине безнең әти ашата», – дип кенә әйтәләр аңа. Еш кайтып, үзенекеләрен артык борчырга да тырышмый. Әни кеше дә улының тормышы белән артык кызыксынмый. Ә менә үги әти һәрвакыт шалтыратып тора, яшәренә акча бирә. «Гаиләдә бердәнбер якын кешем үги әти иде минем», – диде Айрат ул чакта. 
 Өйләнешкәч тә кайтып йөрмәдек. Фатир арендалап яшәдек. Әкренләп үзебезнең оябызны булдырырга дип акча җыйдык. Үги әтисе булышырга теләсә дә, Айрат аның ярдәмен кире какты. Без өйләнешеп бер ел үткәннән соң кайната кисәк кенә йөрәктән үлеп китте. Сизенде микән, ул васыять язган булып чыкты. Һәр баласы, шул исәптән, Айратка да икешәр бүлмәле фатир калдыра.


– Ә аңа ни өчен?– дип тавыш чыгарды ул чакта Айратның сеңлесе. – Аның әтигә ни катнашы бар? 
Кайнана да  иренең үги улына карата рәхим-шәфкатеннән риза түгел иде. Тик берни эшли алмадылар. Үзебезнең шәһәрдән фатир алдык. Ирем сеңлесе белән энесе низаг чыгаргач, бераз кыенсынса да, минем шатлыгым эчемә сыймады. Уйламаганда фатир бүләк итсеннәр әле! 
 Фатирга күченүгә авырга уздым. Бала көтә башладык. Билгеле, бу хакта кайнанага хәбәр итеп тә тормадык. Тик беркөнне ул үзе безгә килеп керде. Без өйләнешкәннән бирле аның килгәне юк иде. Гомумән, безнең кайда яшәгәнне дә белми кебек иде. 


Килеп керүгә минем түгәрәкләнеп килгән корсагыма күз төшерде.
– Артырга уйладыгызмы? – дип кенә әйтте ул. Бер сүз дә эндәшмәдек. 
– Сиңа әтиең фатир калдырды. Бушка түгел ул. Әбиеңне син карыйсың, – диде кайнанам. – Гомерем буе кайнананы яратмадым. Әтиең үлгәч, хәзер мин аны карарга тиешме?! Юк инде, гомеремне карчыкка багышларга җыенмыйм. Сеңлең белән энең әле үзләре дә башлы-күзле түгел. Син генә каласың. Зур фатирың бар, әбиеңә урын табарсың. Киләсе атнада әбиең хастаханәдән чыга. Туры сиңа китерер энең. Аны картлар йортына тапшырырга уйлыйсың икән, синең намусыңда кала, – диде ул. Безнең ризалык аны кызыксындырмады, ул инде барысын да хәл иткән иде. 


Әбисен читләр кулына калдырасы килмәде Айратның. Сөйләштек тә, үзебезгә сыендырырга булдык. Әби бик күңелле карчык булып чыкты. Дөрес, инсульттан соң аяклары начар йөри иде. Әмма ул әкренләп өй буйлап йөрергә тырышты. Дөрес, оныкларының аннан баш тартуыннан күңеле кителгән иде. 


– Әниләре иркәләп бозып бетерде шул аларны. Ә менә син башка. Мәрхәмәтле бала. Улым да сине гел мактый иде. Гел үз баласы кебек сөйләде. Хәзер син миңа бигрәк тә якын. Күңелең чиста синең, – дип Айратны мактады. 
Әби Айратны шуның кадәр яратты, хәтта торуына иртәнге аш әзерләп куя торган булды. «Рәхмәтемне күрсәтергә хакым бардыр бит, – диде ул, без аны бу эшеннән туктатырга теләгәч. – Җитмәсә, килен бала көтә. Аңа бераз ярдәм кирәк». 


Беркөнне барыбызны да Айратның үги әтисенең фирмасына чакырдылар. Хәтта әбине дә. Без бик аптырадык, чөнки кайнатаның бөтен активы Айратның энесе кулына күчүенә иманыбыз камил иде. Бу хакта уйланмадык та. Фирманың юристы безнең алда бөтен документларны күрсәтеп, кайнатаның тагын бер васыятен укыды. Монысын кайната ике елдан соң гына укуларын теләгән. Ул бөтен бизнесын әнисенә калдырган. Моны ишетүгә кайнана йөрәген тотып ук егылды. Ә Айратның сеңлесе әбисе янына килеп басты:


– Әби, мин сине үземә алып китәм. Фатирны яңарттым. Зур фатирда үзеңә аерым бүлмә булыр. Алайса боларның кечкенә фатирында сиңа яшәргә авырдыр.
– Нишләп сиңа бара әле ул?! Әби, әни белән минем янга күченәсең. Бергә күңеллерәк булыр, – дип, энесе дә килеп басты. 
– Ә минем беркая да барасым килми. Айратларда бик рәхәт. Менә килен тиздән онык алып кайта, аңа ярдәм итәргә кирәк. Безгә бик рәхәт. Мин шулай уйлыйм, сез ничектер, – дип Айратка карады әби.
– Без сиңа ияләштек инде әби, – диде Айрат. Туганнары кебек мәгънәсез түгел ул.

 
Ул шундук бөтен бизнесны Айратка бүләк итү турында васыять язды. Аның бу карарын кайнана белән балалары суд аша дәгъваларга теләделәр, әмма оттырдылар. Кызыбыз тугач, әби бөтенләй яшәреп китте кебек. Дөньясын онытып оныгы белән мәш килде. «Миңа икенче гомер бүләк иттегез», – дип әйтергә ярата иде. Бизнесны алып бару өчен безгә Айратның туган шәһәренә күченергә туры килде. Айрат бик киреләнеп караган иде дә,  әби бер генә сүз әйтте: «Син әтиеңнең эшен алып барырга лаеклы. Аның җыйганын пыран-заран китертмә, эшен хөрмәт ит». 


Әби белән бергәләп алты ел яшәдек. 
– Айрат, балам рәхмәт сиңа. «Минем белән берәр нәрсә була калса, Айратка бар. Үз каныбыз булмаса да, ул сине ташламаячак», – дигән иде әтиең. Мин барырга кыенсындым, әмма барысы да әтиең әйткәнчә килеп чыкты. Тәүфыйклы бала булуыңны әтиең белгән инде. Ә тәүфыйкка бәхет иярә ул. Син бик бәхетле һәм син бу бәхеткә лаеклы, – диде әби соңгы сулышын алган чакта. 
Әбине әле дә сагынып искә алабыз.

Ә менә кайнана белән җылылык таба алмадык. Хәер, ул картайгач та Айратка карата үзгәрмәде. Ул улын бәхетен урлаучы дип кенә кабул итте. Бигрәк тә кайнатаның васыятеннән соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар