Логотип
Күңелеңә җыйма

Аздан гына кылынмаган хата

Ирем белән бик яратышып өйләнештек. Сөю, ләззәт, шул булгандыр инде ул. Күзгә башка берни күренмәде. Кайда яшибез, ничек яшибез дигән уй да кермәде башка. Югыйсә, кичәге студентлар,  эш урыннарыбыз да юк. Әмма зурлап туй үткәрдек. Безне алда мәхәббәт тулы беркайгысыз рәхәт тормыш көтә кебек тоелды. 

Ирем белән бик яратышып өйләнештек. Сөю, ләззәт, шул булгандыр инде ул. Күзгә башка берни күренмәде. Кайда яшибез, ничек яшибез дигән уй да кермәде башка. Югыйсә, кичәге студентлар, эш урыннарыбыз да юк. Әмма зурлап туй үткәрдек. Безне алда мәхәббәт тулы беркайгысыз рәхәт тормыш көтә кебек тоелды.


Яшәү урынын каян табыйк микән дип артык борчылмадык. Ике як әти-әни бергә кушылып, безгә фатир алып бирде. Ремонт ясарга да булыштылар. Эшкә кергәч, үзебез өчен яшәргә тырыштык. Диңгезгә барып ял иттек, дусларыбыз белән походка чыктык. Бер ялны да өйдә утырмадык. Ике елдан соң улыбыз туды. 


Бала тугач, дөнья бөтенләй үзгәрә икән. Без бала мәшәкатьләренә чумдык. Чүпрәк арасыннан чыга алмадым, ирем миңа да булышты, өстәмә проектлар алып та эшләде. Ишәйгән гаиләсен туйдырырга кирәклеген бик яхшы аңлый иде ул. Эштән арып соң гына кайта башлады. Бала да вакытында йокламый йә төнләп елап уяна. Икебез дә сикереп торабыз. Шәхси тормыш дигән төшенчә бөтенләй юкка чыкты. Походлар гына түгел, дуслар да онытылды. Безнең дөньяны бала биләп алды. Хисләребез дә төрле төсләр белән уйнамый башлады. Моның өчен вакытыбыз да, теләгебез дә калмады. Әмма бала үскәч, элекке тормышыбыз кире кайтачагына өметләнеп яшәдем. Балага өч яшь тулгач, аны балалар бакчасына биреп, эшкә чыктым. Ул вакытта үземне сулый башлаган кебек хис иттем. Ялларда баланы әбиләренә калдырып икәү генә кала башладык. 


Әмма ирем белән безнең арада дәрт элеккечә түгел иде. Ялкынланмый иде, пыскып кына янды. Безнең аралашу да көндәлек мәшәкатьләр сөйләшүгә кайтып калды. Элек бер-беребезгә карауга хисләр ташый башлый иде, хәзер ул карашлар башкача булдымы, без бер-беребезгә бик тыныч идек. 
Әкренләп элекке дусларыбыз белән аралаша башладык. Аларның да күбесе яшь балалы иде. Балалар белән бергә ял иттек. Безнең компаниягә яңа пар килеп кушылды. Ул иремнең элекке дусты иде. Менә шул дус бөтен тормышымны астын-өскә китерде.


 Мансурны күрүгә үк башта салкын су, аннан кайнар су белән коенган кебек булдым. Тәнемдәге бөтен күзәнәкләрем уянды һәм аны тели башлады. Ул бик чибәр, иреннәре генә түгел, күзләре дә көлеп тора. Җитмәсә, авыр атлетика белән шөгыльләнә иде бугай. Футболка астындагы мускуллары уйнаклый. Мин аның ягына карамаска, аның белән аралашмаска тырыштым. Чөнки аңа карауга ике битем яна башлый, миндәге үзгәрешне бөтен кеше сизәдер кебек тоелды. 


Берсендә дуслар белән табигатькә бардык. Машиналарны читтәрәк калдырып урман аланына ял итәргә уйладык. Әмма өстәл әзерли башлагач,  сервировка өчен кирәкле әйберләрнең машинада калганын аңладым. Тиз генә урман читенә машина янына йөгереп чыктым. Һәм аны күрдем. Мансур машинасы тирәсендә нидер эшли иде. Мин аның ягына карамаска тырышып, машинаны ачып пакетларны алдым. Тиз генә машинаны яптым да, ике кулыма ике сумка тотып, аланга таба атладым. 


Шунда ул артымннан куып тотты да: «Авырдыр, әйдә, булышам», – дип пакетларны алды. Бер сүз әйтә алмадым. Аның кулы тигән җирләрем яна башлады, хәтта сулыш алу авырлашты. Ә ул бераз баргач, алдыма чыкты да, кисәк кенә иреннәремнән үбеп алды. «Син җирдәге иң матур хатын-кыз», – диде. Бер-ике секундка гына сузылган ул үбү мине әллә кайларга алып китте. Аяк астымдагы җирне тоймый башладым. 


Ул көнне без телефон номерларын алыштык. Соңыннан Мансур белән качып кына очраша башладык. Бу очрашулар озакка сузылды, чөнки ике арада чын хисләр иде. Без бер-беребезне яраттык. Һәрвакыт бергә булырга теләвебезне аңладык. Бер елдан соң үз хәләл җефетләребез белән утырып сөйләшергә һәм алар белән аерылышырга уйладык. Тизрәк уртак тормышыбызны башлыйсы килде. 


Мансур хатыны белән шул ук көнне сөйләшеп, өеннән чыгып китте. Ә мин ирем белән сөйләшүне суздым да суздым. Бу адымны ясарга, иремә барысы турында да сөйләп бирергә курыктым. Аның балабызны каравын, кичләрен аның белән уйнавын беренче тапкыр күргәндәй карап тордым, ул минем белән дә бик назлы иде. Мин бәхетле булсын өчен барысын да эшләде, бернинди чикләр дә куймады. Бер ел буе аңа хыянәт итсәм дә, ул сизмәде, мөнәсәбәте үзгәрмәде. Бәлки, сизгәндер, мине югалтырга теләмәгәндер. Иремне кызгандым. Эчемнән генә үземне сүгеп йөрдем. «Бер дигән ирең булганда ни җитми соң сиңа?» – дип битәрләдем. 


Әгәр ирем белән аерылсам, яшәгән фатирны бүлешергә туры киләчәк. Ә Мансур фатирын хатынына калдырган. Аның да торыр куышы юк. Димәк, барысын да яңадан төзи башларга туры киләчәк. Тагын тиенләп фатирга дип акча җыярга, ипотека алырга... Җитмәсә, балам бар. Ул әтисе белән аерылуны ничек кабул итә әле?! Балабыз булгач, элекке ирем белән гел очрашып торырга туры киләчәк. 


Шулай итеп, аерылам дип йөрү теләгем әкренләп сүнә башлады. Иремә карагач, нигәдер ышаныч тойдым. Аның белән иртәге көн өчен куркыныч булмаганын аңладым.  Ә мәхәббәт?! Мәхәббәт үтә ул... 


Гаиләмне ташламавым турында әйткәч, Мансур аптырап калды. Билгеле, моны көтмәгән иде. Мине генә яратуын, минсез яши алмавын кат-кат сөйләде, әмма фикерем үзгәрмәде. Аны яратып китем бардым... 


Безнең тормыш дәвам итте. Ул гаилә дусларыбыз безнең компаниядән югалды. Соңыннан гына танышлар аша Мансурның эчүгә сабышканын ишеттем. Менә нинди көчсез кеше булып чыккан. Ярый әле аның янына китмәдем дип уйладым. Хисләргә бирелеп яхшы тормышны билгесезлеккә алыштырырга кирәк түгел икән ул...

                                                                                                                                                          Зөлфия.  (Исеме үзгәртелде.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мансур да ,гаилэсез калуына,эчэ башлавына узе Дэ гаепле,билгеле.Тик монда синен дэ олешен бар! Ул Сина ышанып гаилэсен ташлаган,э Син аны башта ымсындыргансын,соныннан кайсы файдалы,шунысын сайлагансын.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бу -мәхәббәт тугел.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Үз гайләңне саклап калгансың ла,Мансурныкын бозгансың.Намусың борчымыймы?

        • аватар Без имени

          3

          0

          Башлы хатын булгансын

          • аватар Без имени

            2

            0

            Кеше гаилэсен бозып, рэхэт курермен дип уйлыймы икэн бу кеше?

            Хәзер укыйлар