Ат өреккән шомлы төн

Моннан кырык еллар элек була инде бу хәл. Авылыбызның Гарифә, Шәмсегаләм һәм Миннегаләм исемле апалары Олы Ныртыдан утыз биш-кырык чакрым ераклыкта урнашкан Явлаштау авылына барып, йон теттереп кайтырга дип, ат белән юлга чыгалар. Баралар, чират торып йоннарын теттерәләр дә кайту юлына кузгалалар. Көн ул арада кичкә авыша, җитмәсә, буран да чыга. Инде соңгы авыл — Туктарны да уздык, үзебезгә кадәр ундүрт чакрым гына калды, ничек тә кайтып җитәрбез, дип, һаман баралар да баралар болар. Буран күзачкысыз булып көчәя, һәм кинәт, чокырга төшкәндәй, атлары туктап кала. Чанадан төшүгә, бил тиңентен карга чумалар. Ул да булмый, гармуннар уйнап, тәмәкеләр тарта-тарта чаңгыда шуып килүче яшьләр күренә. Киләләр, киләләр дә, берничә адым калгач... юкка чыгалар.

Төне буе шулай була: яшьләр әле сызгырып, әле көлешеп, әле җырлап бер яктан бер якка узып торалар. Ә апалар, туңмас өчен, таң атканга кадәр чана тирәли әрле-бирле йөриләр. Таң шәүләсе сызылгач, тигез юлдан бары җиде адым читтә басып, төн кичүләрен күреп шаккаталар. Үзләре дә ашамый саклаган йодрык шакмак шикәрләрен куанычларыннан атка каптыралар да, кайтыр юлга чыгалар...

Бу урында хәзер олы юл юк инде. Асфальт юл салганда аны читкәрәк күчергәннәр. Әмма ул серле, җенле урында булган төрле-төрле хәлләрне безнең якта өлкәннәр бүген дә сөйлиләр әле.

Нурфига ГАБДРАХМАНОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11100
    5
    139
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6752
    1
    89
  • 7772
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8801
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
  • 24 сентябрь 2020 - 05:08
    Без имени
    Купме бала устерергэ кочен житэ, шул кадэр табарга кирэк минемчэ. А не плыть по течению. Башны да эшлэту кирэк.......
    ​Туасы Җаннар хакына
  • 24 сентябрь 2020 - 10:43
    Без имени
    Кирэкми ул кире кайту. Шундый яхшы ирен була торып. Калсын кунел турендэ генэ...
    Кар бөртеге
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...