Логотип
Күңелеңә җыйма

Апама рәхмәт...

1983 елның зәмһә­рир декабрь сал­кыннары әле дә йөрәгемдә сакла­на. Урамда битләрне өше­тердәй салкын җилләр иссә дә, кемнәргәдер кызык, шау-гөр киләләр. Ә безнең өйдә шатланырга урын юк  әле, әниебез урын өстендә, хәле бик авыр. Керфек тә какмый, газиз әнине саклый­быз. Эчтән үз белгәннәре- безне укып, и Ходаем, әнине тизрәк аякка бастыр, дип ял­варабыз.
Мәктәпкә дә барасы кил­мичә генә барабыз, моннан соң дәресләрдә алган биш­ле билгеләренә кем шатла­ныр соң?
Әниемнең: ‘‘Кем куллары­на калырсыз, балалар”, — дип елаганы бәгырьне телә...
Ятим балалар хакында китаплардан гына укып белсәк тә, бу ачы хәсрәтнең безнең бусагадан да шулай иртә үтәсен кем уйлаган? Язмыштан узмыш юк диләр бит. Берсе артыннан берсе, башта әни, аннары әти дөнья куйгач, тормышның бөтен авырлыклары 
әкренләп нәрсәнең нәрсә икәненә төшендек. Чөнки берәү дә безгә тәлинкәдә ризык китереп бирмәячәк. Шул көннән башлап, күзләрдәге яшьләрне сөртеп, җирдә нык басып, эшкә керештек. Апа тегендә йөгерә, монда чаба, киңәш итә.
Туган авылымны, иптәшләремне, сыйныфташларымны, мәктәбемне калдырып китү, беренче карашка, кызганыч тоелса да, икеләнеп торырга урын юк иде.  Укуны дәвам итәргә кирәк ләбаса! Минем алга төшкән сынауларны мин генә үтәргә тиеш!
Бүгенгедәй хәтерлим: интернатка беренче адымнарымны атлыйм, янәшәмдә апам, сумкасында зур-зур алмалар. Әнә безне елмаеп олы яшьтәге бер ханым каршы ала, янында укучылар гөрләшә. Шул төркем арасыннан безне дә игътибардан читтә калдырмый:
- Әйдәгез, әйдә, узыгыз. Кайгырмагыз, дуслашырлар, өләшегез алмаларыгызны, алай иптәшләре белән дуслашып китү җай­лырак та булыр, — диде.
Шулай итеп апам минем булачак сыйныфташларыма сумкадагы зур-зур алмалар­ны өләште. Укытучы апам ял­гышмаган икән, чыннан да, иптәшләрем белән беренче этәргеч сүзләргә шушы ал­малар ярдәмгә килде дә.
Бисмилламны әйтеп, яңа уку йортында бишенче сый­ныфымны башлап җи­бәрдем. Баштарак үземне бөтенләй чит планетадагы кебек хис иттем. Төш­ләремдә туган авылымны күреп шатланам, уянгач, зур гына палатада, башка кара­ватта булуымны аңлап ела­ганым күз алдымда. Ник ела­ганмындыр инде? Югыйсә, нинди яхшы интернат- мәктәп, олы җанлы укытучы-тәрбиячеләр, тәртипле дус­лар, сыйныфташлар, тамак тук, өс бөтен, кая кермә, бөтен бүлмәләр чисталыктан куанып каршы алалар.
Апам Казанда техникумда укый. Хәзер янында сеңлесе (мин) булгач, шатланып туя алмый. Аралар да якын. Буш вакытымда йөгереп барып та килә алам.
Аның минем турыда кай­гыртып йөргәннәрен санап бетерерлек түгел. Хәтта минем өчен укудан соң эшкә дә урнашты. Көндез укый, кич эшли. Иптәшләре кино-театрлар, концертларга йөреп күңел ачканда, минем апа алны-ялны белми эшләде. Әз генә буш вакыты булды­мы, интернатка минем хәлне белергә йөгереп килә. Укытучы-тәрбиячеләрдән тәрти­бем, укуым хакында сораша. Бар яктан да үрнәк кыз булу­ым белән горурлана.
Шимбә-якшәмбе, кани­куллар җитсә, “эх, мине дә ял итәргә чакыручы булсын иде’’ дигән үтенечле сорау­лар минем уемда һич тә ту­мады. Чөнки апам бу сүзләрне уйларга урын кал­дырмый иде. Шимбә көнне соңгы дәрес беткәндә ул ин­де мине елмаеп каршы ала. Аны күрү миңа бәйрәм инде. Өстемә тиз-тиз генә киям дә апа белән китеп барам, и сөйләшәбез, и серләшәбез юлда, кибетләргә кереп кирәк әйберләрне сатып алабыз. Әйберләр сатып алырга апаның һәрвакыт ак­часы бар иде, беркайчан да акча юк, җитми дигән сүзләр аның авызыннан чыкмады. Кесәсендә биш сум акчасы калган булса да зарланма­ды, шуннан миңа да өлеш чыгара иде.
Бик күңелле бер вакыйга күңелемә сеңеп калган. Ми­нем китап, дәфтәрләремне салып йөртергә сумка ала­сым килә иде. Апага бу туры­да әйтергә кыенсынам. Чөнки аның үзенә дә күп әйбер кирәк, студент халкы­ның үзенең дә матур кие­нәсе килә. Минем бәхетемә каршы, апам үзе: “Сеңлем, сиңа бит сумка кирәк, менә мин сиңа сумка алдым”, — диде. И, минем ул вакытта сөенгәннәремне белсәгез, кош тоткан кебек булдым. Ничә еллар инде, ул сумка һаман да исән, мин аны ул елларның истәлеге итеп сак­лыйм.
Сәгатьләр көннәрне, көн­нәр айларны, айлар елларны санады. Мин дә инде үсә төштем. Апа кебек эшлисем, аңа булышасым килә башлады. Тугызынчы сыйныфны тәмамлыйм да укырга керәм, дип уйладым. Дөрес, апам бу фикерем белән һич тә килешмәде. “Унбер сый­ныф бетергә кирәк, сеңлем, аннары югары уку йортына керерсең”, — диде.
Мин барыбер үземнекен иттем, чөнки апамның алны-ялны белми эшләве миңа бик кызганыч иде. Соңыннан апа минем белән килеште. Медучилищега укырга да кердем, эшкә дә урнаштым. Күңелле дә иде соң икебез дә эшләгәч. Өстәлләр тагыда мулрак булды, өстәге киемнәр дә тулыланды. Бер- беребездән көнләшү дигән нәрсә бездә булмады. Бер чалбар алсак та, бер күлмәк алсак та алыш-тилеш кидек.
Бервакыт шулай “Мальвина” фирмасының джинсы чалбарлары сатуда пәйда булды. Без дә алдык апай белән, матур чалбар, гәү­дәгә килешеп тора. Киттем шулай авылга кайтып. Кайт­кач, клубка да чыгасы килә. Минем өстә тагын яңа кием күргәч, әлегә хәтле дус бу­лып йөргән кызларым сөйләшми башладылар. Соңыннан ишеттем, сәбәбе минем “Мальвина”да булган икән. Имеш, әти-әни юк, өстә яңадан-яңа кием, акча каян ала икән дустыбыз - дигән уй борчый икән минем иптәшләремне. Эшли дигән уй башларына да килми. Берара начар фикерләр дә килеп ишетелә башлады: “Башка юллар белән түгел микән?” — имеш. Мин игъти­бар итми идем, нәрсә уйласалар да барыбер дип, ал­дыма карап йөрүемне дәвам иттем.
Нәрсә дисәләр дә, минем апам кебек туган җанлы затлар берәүдә дә юк кебек.
Дөньялар үтә торды, күптәнге хыялыбыз — югары белем алу иде, анысына да Ходай рәхмәте белән ирештек. Укырга кергәч тә усал,  ачы теллеләр табылып торды, янәсе, мин гомергә югары уку йортына керергә тиешле булмаганмын, әти-әни юклыгы аркасында гына кергәнмен.
Язмыш шулай бит ул, бер яктан алса бәхетне, икенче яктан бирә.
Әнә шулай, бер авырлык килсә, бер җиңеллек килә бит ул, дип яшәдек без. Әле бу язманың чиреге генә, безнең тормышыбыз турын­да хәтта китап та язып булыр. Әйтеләсе, языласы сүзләр әле бик күп.
Ә минем апа кебек апа­лар гаиләләребездә күбрәк булсын, мин аның канаты астында үземне каз бәбкәсе кебек хис иттем, ятимлекне сизми дә калдым. Ул мине - актан-караны аера белергә, кешеләрне, дөньяны дөрес танырга өйрәтте.
Апам аркасында без әле дә ятимлекне тоймый яши­без. Югыйсә, япь-яшь бит әле ул...

Кадрия
          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызларнян бэхете-кияугэ чыгып бала тэуфиклы бала устреудэ.Бэхетле булсыннар. Татар гаилэлэре шундый алар!

    Хәзер укыйлар