«Тормыш язган хикәяләр» дигән язмалар укырга туры килә, дөресен генә әйткәндә, ышанып та бетми идем. Үземнең күз алдымда шундый бер очрак булгач, хәзер инде: «Тормыш булгач, әллә ниләр чыга, булмый калмас», – дип уйлыйм. Күршеләремнең хәлләрен сезгә дә сөйлим әле. «Әнисенә карап, кызын коч» дигән гыйбарә бар халык телендә. Күршем шул гыйбарәнең корбаны булды...
Күршеләрем бик шәп кешеләр минем. Ире дә, хатыны да югары белемле, тәрбияле. Разия (исемнәрен алыштырып язам) – табиб, Илгиз – төзүче. Бер тапкыр да ачуланышканнарын күргәнем юк. Җәмгыятьтәге гадәти гаиләнең бер үрнәге. Соңгы сүзне ир әйтә – гаиләдә ир баш кебек, ә чынлыкта ир белән хатын идарә итә. Ул аны зур осталык белән башкара. Сүзен сөйләгәндә дә: «Илгиз ни әйтер?», «Илгиз ничек хәл итәр инде?» – дип кыстырмый калмый. Әйтерсең, үз сүзе булмаган, ир артында гына яшәүче иркә хатын ул.
Без уралышып яшәгәч, аларның мөнәсәбәтләрен, Разиянең хәйләкәр икәнен беләм. Ә хәйләкәрлек – тормышта иң яхшы коралларның берсе инде ул.
Разия белән Илгизнең олы уллары кечкенәдән бик башлы булды. Олимпиадалардан кайтып кермәде. Бернинди проблемасыз Мәскәүгә укырга керде. Анда да бик яхшы укыды. Уллары – алар өчен зур горурлык. Андый бала белән кайсы ата-ана горурланмас?! Җитмәсә, бик басынкы, тәрбияле бала. Башта тулай торакта яшәде, аннары шәһәр читендәге бер районнан фатир арендалап торды. Беренче өч елында Илдар гел кайтып йөрде. «Бик сагына», – дип әйтә иде әнисе. Соңыннан кайтулар сирәкләнде. Күрәсең, шәһәргә ияләшкәндер.Күршеләрем тырыша-тырыша акча җыеп, улларына ипотекага фатир алдылар. Исәпләре – шунда калдырып, фән юлына кертеп җибәрү иде. Университетта да яхшы укыды уллары.
Разия Илдарның төркемдәш кызы белән очрашып йөрүен дә әйткәли башлады. Оя корыр яше җиткән баласына карап, ата-ана моның өчен дә куана инде. Бала-чага яше җиткәч, гаиләле булса – үзе бер бәхет бит ул. Кыз Оренбургтан иде. Үзебезнең татар булуына әни кеше тагын да куанды. Уллары янына баргач, кызны күреп, ошатып та кайттылар.
Илдар укуын тәмамлап, диплом алуга тәкъдим ясады. Разия белән Илгиз туйга әзерләнә башладылар. Ике төбәк арасында йөрмәс өчен, туйны Мәскәүдә уздырырга булдылар. Яшьләргә яши башларга сатып алган фатирларын да әзерләп бетерергә кирәк – тиз-тиз ремонт ясарга тотындылар. Илгиз Мәскәүдән кайтып кермәде ул чакларда.
Элек-электән килгән бер бик матур гадәт бар безнең халыкта – кыз сорау. Хәзер шул гадәт бетеп барамы, аңа бармак аша гына карыйлармы?! Әле бер районда, бер авылда яшәгән булачак кода-кодагыйлар кыз сорарга барып кайта. Еракта яшәгәннәр, бигрәк тә шәһәр кешеләре арасында, бу гадәт юк диярлек. Никахта очрашалар да, мулла килгәнче, «кыз сораган булабыз» дип кенә узалар. Никахка килгәч, ике як та килешә дигән сүз бит инде ул. Анда кызның әти-әнисенә дә чыгымчыларга урын калмый, егетнең әти-әниләре дә артык җәелеп китми. Болай да бар да хәл ителгән була.
«Кыз сорарга бармыйсызмы әллә?» – дип сорадым күршемнән.
– Бик еракта яшиләр, барып йөрмәскә килештек. «Бу – искелек калдыгы», – диделәр балалар да. Кызның әнисе белән телефоннан сөйләштек, рестораннар буенча килешендек. Безнең алар белән яшисе юк. Килен тиешле кешене күрдек – ошады, – диде Разия бик эшлекле генә.
Шулай итеп, рестораннар табылды, туй көннәре билгеләнде. Булачак кәләш туй күлмәкләре алды. Туйга бер ай вакыт бар иде әле. Мәскәүдән уллары шалтыратты Разиягә. Булачак киленнең әниләре килә икән, Илдар да үзенекеләрне чакырган. Заманча итеп, балалар ике як әти-әниләрен ресторанга чакырасы икән.
Ресторанга барырга матур киемнәрен алып, күршеләрем башкалага юл тотты. Әйләнеп кайтканда алар инде башка төрле иде.
– Туй булмаячак, шулай хәл иттек, – диде Разия, бер очрашканда.
Аптырап киттем. Шундый әзерлек барганда, бер селтәнүдә барысын да юкка чыгарыр өчен нинди вакыйга булырга мөмкин?! Артык сораштырмадым – аяк өсте генә сөйләшә торган сүз түгел.
Беркөнне күршем кичләтә үзе килеп керде.
– Улыбызны коллыкка бирә язганбыз бит. Ярый әле туй булганчы кызның әти-әнисен күрдек, – дип башлады Разия, сораштыргач.
– Булачак киленнең әнисе зур гына предприятиедә баш хисапчы булып эшли. Әтисе шул ук предприятиедә – инженер. Телефоннан сөйләшкәндә үк кодагый булачак кешенең бик чая икәнен аңлап алган идем. Туйга да чыгымнарны төгәл икегә бүлмәдек. Без күбрәген күтәрергә тиеш булдык, чөнки безнең яктан туганнар күбрәк булып чыкты. Анысы шулай инде, хәзер кем алай эшләми дип уйлаган идем.
Кодагый белән сөйләшкәндә һаман «мин», «мин» диюенә дә игътибар иткән идем. Ресторанда очраштык. Кодагый тиешле кеше бик матур киенгән, янып тора. Ә ире – джинсыда һәм инде юып ямьсезләнеп беткән джемпердан. Хатыны янында ул авызын ачарга да курка кебек тоелды. Хатынының күзенә генә карап тора. Берәр нәрсә сөйли башласа, шундук хатыны аны бүлдереп, үзенчә сөйли. Кич буе биш җөмлә дә сөйләмәде бугай. Күренеп тора – бу гаиләдә әти кешегә хөрмәт юк.
Кызы да гел «әни», «әни» дип кенә тора. Кич буе әтисенә игътибар да итмәде. Әни – генерал бу гаиләдә. Рестораннан бик кәефем төшеп кайтты. Илгиз белән сөйләштек, ул да моңа игътибар иткән. «Безнең улыбыз да шушы көнгә төшәчәк», – дип уйладык.
Илдар басынкы бит ул, хәзер хатынының үкчәсе астына эләгәчәк. Әле шундый чая әни белән кыз, квартирын да тартып алырга мөмкин.
Улыбызны уртага утыртып төне буе сөйләштек. Төртеп күрсәтеп тә аңлаттык:
– Синең дә киләчәгең шундый булачак. Кеше гаиләдә күргәнен кабатлый, – дидек.
Таң атканда улыбызны өйләнмәскә күндердек. Дөньяда кызлар бетмәгән, әле яшь. Күргән беренче кызга капланып дөрес эшләмәгәндер. Ул кыз да оялып тора торган түгел иде. Кияүгә чыккач хатын-кыз үзгәрми калмый. Үз әнисе кебек булуына иманым камил. Без улыбызга андый киләчәк теләмибез.
– Ярый әле туй булганчы күрдек әти-әнисен, – дибез. Туйга кадәр күрмәгән булсак, нишләр идек?!
Кызның күз яшьсез булмады инде. Әнисе шалтыраткан иде, сөйләшеп тә тормадым. Аның белән нәрсә сөйләшим инде...
Күршем шулай сөйләде дә чыгып китте. Разияне гаепли дә алмыйм: һәр ана баласының бәхетле булуын тели. Ә бәлки Илдарга шундый «генерал хатын» белән яшәргә дә җайлырак булыр иде. Әмма моны ничек күршемә аңлатыйм?.. Хатын баш икән, димәк, ул тормыш арбасын да үзе тарта. Бөтен хатын-кызлар да минем күршем Разия кебек хәйләкәр түгел шул. Турыдан ярганнарга бик авыр, хәтта кызын кияүгә бирергә дә җиңел түгел икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк