Ана бәрәңге

Балалар безгә әманәт итеп кенә бирелә.
Арчага, Тукайның туган ягында ел саен үткәрелә торган шигырь бәйрәменә кайтып бара идек. Зур автобус туп-тулы: язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, артистлар... Бер-берсен таный, белә торган халык. Тукай ягы – безнең Мәккәбез кебек бит ул. Тукайга якынайган саен күңел нечкәрә. Хиссиятле, табигатьнең үзе сыман самими иҗат халкы, юлда кинәт ачылып китеп юлдашына йөрәк түрендә ничә еллар йөреткән яшерен серләрен сөйләп ташлый. Сәяхәттә чакта ишеткән мәгънәле сүзләр, кызыклы хәлләр, мавыктыргыч вакыйгалар уйлар дулкынын кузгата. Кеше язмышлары хакында айлар, еллар үткәч тә онытмыйча, уйланып йөрисең. Үзеңне дә шул кешеләр урынына куеп карыйсың, нәтиҗә чыгарасың. Шундый бер язмыш һаман да истә...
Бу хикәятне сөйләгән җырчының исемен үзгәртми, дәрәҗәле исем-атларын санап язарга да була иде. Шулай да Арча ягында туып-үскән, моңлы-йомшак, матур тавышлы танылган җырчы, дию белән чикләник. Без тыңладык, ул сөйләде:
– Авылда әни бар, япа-ялгызы яши. Олыгайды инде. Казанга, безнең янга күчеп яшәргә кыстыйбыз. Ризалашмый. Көчемдә чагында үз йортымда, үземчә яшим әле, дип, аяк терәп каршы тора. Сиксәнне узып туксанга таба атлаган карчыкка каян килсен соң ул көч?! Дөрес, авыл халкы мәрхәмәтле, хөрмәтли дә үзен. Абыстай ул безнең, абруе да зур. Коръәнне рәхәтләнеп укый. Намаз, уразасын калдырмавы хакында әйтеп тә тормыйм инде. Бусы үзеннән-үзе аңлашыла. Әнине аштан ашка йөртәләр, Коръән аятьләре, догалар укыталар. Күршеләр суын да кертә, кирәк чакта эшенә дә булыша... Шулай да күңел тыныч түгел, әллә ничек кенә шунда, ул-бу булып куймагае, дип гел борчылып торасың инде. «Әни, сине алып китәм, быелдан калдырмыйм», – дип ничә әйттем. Беләсезме, ни ди? «Әни кеше – ана бәрәңге ул, баласына гомер биргән, үстергән, кеше иткән, кирәген эшләгән, үз бурычын үтәгән. Булган! Мин үземчә яшим, сез – үзегезчә!» – ди. Сөйләшеп кара син аның белән. Аптыраган...
Без дә аптырашып, тынып калдык.
Кызык чагыштыру бит бу.
Күз алдына көзге бакча килде. Актарылган кара җирне ямьләп яңа – озынча, йомры, ап-ак, сап-сары, кызгылт тәнле бәрәңгеләр чәчелеп-тәгәрәп ята! Яшь үсентеләргә көч-куәт, дәрман биргән – бөрешкән-бетерешкән орлыклык бәрәңгене кем санласын! Җир буйлап типкәләп кенә йөртәләр. Кирәге беткән чөнки.
Кадерсезгә калганчы ялгыз яшәвең артык дип уйлыймы бу абыстай? Бер хикмәте бармы моның?
Халык арасында таралган бер риваять искә төште. Яшь, сылу, чибәр кызның кайнана белән яшисе килми. «Әгәр мине сөйсәң, карт анаңның йөрәген йолкып алып, миңа китереп бир», – дип боера кияү булачак егеткә. Гыйшык дәрте тәмам акылын алган егет кәләше кушканча эшли: анасының йөрәген кулына тоткан килеш, күзен-башын тондырып мәгъшукасы янына чаба, ашыкканда абынып егыла. Кулыннан ычкынып, йөрәк тәгәрәп китә һәм телгә килеп: «Бер-бер җиреңне авырттырмадыңмы, и бала?» – дип сорый.
Мәрхәмәтле аналарның зирәклеген тора-тора аңлыйсың.
Үзен ана бәрәңге белән чагыштырган абыстай да шундый зирәк, фидакарь йөрәкле затларның берседер, мөгаен. Килен белән кайнана арасында, юк, ызгыш-талаш түгел, чак кына көйсезлек чыгып та, улының болытсыз тормышына күләгә төшүен теләмәүдәндер аның үз көнен үзе күреп, кар баскан кечкенә авылда тузган йортын саклап ятуы... Балалар безгә әманәт итеп кенә бирелә. Вакыты җиткәч, без аларны урнаштырырга тиеш. Ә ана кулыннан киткән, үсеп җиткән, балигъ булган бала, әлбәттә, үз акылы белән, үзенчә яши... Һәрхәлдә, шулай тиеш.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.