Логотип
Күңелеңә җыйма

Амазонкалар

«Яман шеш диагнозы куелганнан соң бала таптым. Авырга узуымны белгәч, табиблар шаккатты. Бу бала миңа Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Мин аны инде 1 нче сыйныфка алып бардым...»


Яман шеш авыруы белән очрашкан хатын-кызлар, гадәттә, үз диагнозы турында кычкырып сөйләми. Россиядә миллион ярым гүзәл зат әлеге диагноз белән яши. Аларның 80 процентына психологик ярдәм кирәк. Бу авыруга тарыган хатын-кызларга теләктәшлек максатыннан, Россиядә «Химия булды, әмма без аерылыштык» дигән фотопроект гамәлгә ашырыла башлады. Яман шеш авыруын җиңгән фотограф Ольга Павлова үзе кебек үк волонтер фотографлар белән бергә, әлеге авыруны җиңеп, киредән яшәргә көч тапкан хатын-кызларга фотосессия үткәрә. Геройлар үз тарихла-рын бәян итә. (Аларны «Моя фототерапия» дип аталган сайтта укып була.) Алия Әсхәдуллина тырышлыгы белән Казан да әлеге проектка кушылды. «Бу хакта социаль челтәрләрдән белдем. Фотосессия онкопациентлар өчен бәйрәмгә әйләнгән иде. Мин аларны аңлыйм, дәваланган вакытта башка тормышта яшисең. Бу чорда уңай эмоцияләр бик кирәк. Ә хатын-кыз, нинди генә хәлдә булса да, матурлыгын югалтмый. Аның бөтен матурлыгы – күзләрендә. Аклы-каралы фотолар нәкъ менә күзләргә акцент ясый. Фототерапияне авыру белән көрәшкән барлык хатын-кызлар да алсын иде. Башкача хис итәргә, үзеңне кабат хатын-кыз итеп тоярга нык ярдәм итә ул. Миңа булышкан фотографларга, визажистларга изге эштә катнашканнары өчен зур рәхмәт», – ди Алия. 
Инде кайбер геройларның тарихы белән танышыйк. Аларны укып чыкканнан соң тормышыгыз яңа төсмер алмый калмастыр, мөгаен...

Айгөл ХАҖИЕВА, 37 яшь.
Күкрәгендә яман шеш авыруы.
«Чынлыкта мин авыру белән көрәшмим, ә аны кабул иттем. Аллаһы Тәгалә яшәр өчен яңа мөмкинлек бирде. Мин шуны аңладым һәм тормышка башкача карап гомер итәм...»
Ул вакытта миңа 28 яшь иде. Башка гап-гади хатын-кызлар кебек яшәдем. Кияүдә идем, җитез тиен кебек тәгәрмәчтә әйләндем, зур фирмада җитәкче ярдәмчесе булып эшләдем. Мин – әнинең бердәнбер баласы. Шулай булса да, аннан еракта – Мәскәүдә яшәдем, мөнәсәбәтләребез дә әллә ни җылы түгел иде. Аллаһы Тәгалә миңа бу авыруны, чапкан җирдән туктап калып, бераз тирә-ягыма күз салыр өчен биргәндер, мөгаен. Башкортстанга әни янына кунакка кайткач, мунчада юынганда күкрәгемдә шеш барлыгын сиздем. Әмма артык игътибарга алмадым, хастаханәгә дә бармадым, бәлки, курыкканмындыр. Мәскәүдән Казанга күчендем. Шәһәр мине кабул итте. Тиз арада эш тә, торыр җир дә таптым. Ул вакытта ирем белән аерылган идем инде. Шеш бетмәгәч, клиникага белгечкә күренергә бардым. Онколог-маммолог Ирина Овчинникова мине онкодиспансерга чакырды. Шундук пункция алдылар. Диагнозымны белгәч, бушлыкка чумгандай булдым. Бушлык һәм башка берни юк! Эшкә кайткач кызлар белән елашып алдык та шуның белән бетте. Әмма өйгә кайтып ишекне ябуга, миндә истерика башланды. Кычкырдым да кычкырдым... Ул кичне скайп аша танышым шалтыратты, һәм без дүрт сәгать буе сөйләштек. Икенче көнне эшкә барганда тынычланган идем инде. Кызлар, бар да яхшымы, дип сорады хәтта. «Әйе, миңа терелергә көч кирәк. Шуңа күрә энергиямне юк-барга түгәсем килми», – дидем. Авыруым турында шул ук көнне әнигә шалтыратып әйттем. Операциягә керер алдыннан килде ул. Мине күрүгә үк автобус баскычында баскан килеш елый башлады. «Әгәр синең бер яшь бөртегеңне булса да күрәм икән, шушы ук автобуска утырасың да, кире кайтып китәсең», – дидем. Әни башка еламады. Операция ясаганда күкрәк бизләремне алдылар да шунда ук имплант куйдылар. Наркоздан айнуга күкрәгемне капшадым. Күкрәкле килеш йоклап киткән идем, күкрәкле килеш уяндым – беренче уем шул булды. 
Үземне беркайчан да жәлләмәдем. Үз хәлемне кабул иттем, үземне яратырга өйрәндем. Шуннан соң миңа ир-атлар игътибары артты. Алар өчен күкрәкле булу-булмавым мөһим түгел иде. Бу миңа тагын да көч һәм ышаныч бирде. Бернинди комплекслар калмады. Хәтта үзем яраткан кеше белән бергә яши башладык. Әмма авыру миннән китмәгән икән... Дүрт елдан соң рецидив булды: метастазлар китте. Кабат операция, химиотерапия, нурланыш терапиясе... Психологик яктан бик авыр булды ул. Чөнки беренче операциядән соң табибым белән килешкән идек: бу чорны куркыныч төш кебек онытам һәм биш елдан соң бала табу йортына барам. Әмма кабат онкодиспансерга килдем. Ә ике ел элек үпкәмдә метастазлар барлыгы ачыкланды. Хәзер мин таргетлы химия кабул итәм. Күкрәгемнән имплантны да алдылар, икенче күкрәгемне дә кечерәйттеләр. Ай саен компьютер томографиясе узам. Әлегә уңай динамика күзәтелә. Әни белән бик якынайдык. Иң авыр вакытымда янымда бер ул гына калды. Башкалар минем өчен чүп-чарга әйләнде. Әни Татарстанга күченеп килде. Без авыл җирендә яшибез. Өй түбәсеннән су үткәнгә дә борчылмыйбыз, һәр ел саен кредит алып, Россия буйлап сәяхәт итеп кайтабыз. Гомер бер генә һәм аның кыска икәнен икебез дә аңлыйбыз. Мин инде бала таба алмыйм. Балага бирәсе мәхәббәтемне әйләнә-тирәдәгеләргә бүләк итәм. «Без бергә» оешмасында волонтер булып торам. Анда минем кебек яман шеш авыруына тарыган кызлар белән ниләр генә эшләмибез. Кул эшләренә өйрәндем. Өстемдәге күлмәгемне үзем тектем, сумканы да үзем чиктем. (Күз явын алырлык сумка иде ул! – Ч. Г.) Мин – оптимист кеше, кабер тактасыннан кала, бар җирдән дә чыгу юлын табып була дип саныйм. Тормышымны авыруга кадәр һәм аннан соңга бүлеп карамыйм. Гомеремнең яңа бер чоры дип кенә кабул итәм. Әйе, әллә ничә елга планнар төземим. Хәер, ул планнарны беркем дә төзи алмаганын бүгенге вазгыять күрсәтте инде. 


Люция ИОНОВА, 39 яшь.
Күкрәгендә яман шеш авыруы.
«Яман шеш диагнозы куелганнан соң бала таптым. Авырга узуымны белгәч, табиблар шаккатты. Бу бала миңа Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Мин аны инде 1 нче сыйныфка алып бардым...»
Яман шеш авыруының дүртенче стадиясе миндә, беренче группа инвалидмын. Диагнозны куйгач, озак яши алмассың, диделәр. Шуңа бизнесымны саттым. Аннан соң ике ел узды инде. Риэлтор булырга укыдым. Шәһәрнең иң кәттә милек агентлыгында эшлим. Иң яхшы риэлтор исемлегендәмен. Әле менә химиотерапия алып кына чыктым, бер-ике көннән кабат онкодиспансерга кереп ятам. Аңа кадәр сату-алу килешүләре уздырасым бар... Тормыш дәвам итә икән ул...
Ә бит нәкъ 12 ел элек тормышым тәгәрәп барган җирдән туктап калып, дөньям чәлпәрәмә килгән иде. Күкрәгемдә шеш барлыгын чамалап, табибка киттем. Ул миңа мастопатия дип әйтте. Бераз йөргәч, УЗИ тикшерүе үттем. Анда инде мине онкодиспансерга җибәрделәр. Бер-бер артлы әти-әниемне җирләгән идем, стресс кичергәннән килеп чыккандыр дип уйлыйм. 12 ел элек мондый зур онкология хастаханәләре юк иде әле ул. Кремль астында ике катлы онкодиспансерга онколог-маммолог Альберт Гыймрановка йөрдем. Хастаханәдә безнең катта яман шеш белән авыручылар арасында иң яше мин  идем – нибары 27 яшь. Кызыма 5 яшь. Диагнозымны белгәч, бик курыктым. Якыннарым белән хушлашырга да өлгермәм кебек иде. Ә бит минем авыруым бары икенче стадиядә генә иде. Ул вакытта бик күп дуслар миннән борылды. Берәр нәрсә сорармын дип уйлаганнардыр инде. Әмма соранып йөрмәдем. Әйе, хәлем җиңеләйгәч, киредән барлыкка килделәр, ләкин аларны үземә якын җибәрмәдем инде. Ирем янәшәмдә булды. Операциядән соң да янымда утырды. Күкрәгемне иремә күрсәтү түгел, үземне көзгедән дә карый алмадым. Бик озак кабул иттем үземне. Хәтта психологлар белән эшләдем. Беренче химиотерапия курсы бик авыр булды. Чәчләрем коелгач, парик алып кидем. Ул вакытта яман шеш авыруы белән авыручылар күп түгел иде әле. Кайбер тәрбиясез кешеләр хәтта бармак төртеп күрсәтте. Яман шеш авыруы таралмасын өчен, күрем күрүне вакытыннан алда туктаттылар. Ике ел буе махсус препаратлар кададылар, ә мин авырга уздым. Климакс вакытында авырга ничек узуымны бер табиб та аңлата алмады. Моның табигатьтә булганы юк, диделәр. Авырлы икәнемне бишенче айда гына белдем. Эчемдә нидер сел-кенгәч, бавырым тараладыр йә кортлар бардыр дип уйладым. Табибка да эчемдә кортлар бар, дип бардым. Ул мине гинекологка җибәрде. Табиблар консилиум җыйды. Онкологлар баламны төшертергә киңәш итте, ә генетиклар моның өчен бер сәбәп тә юклыгын әйтте. Баланы табасым килде, әлбәттә. Иремнең ул беренче баласы иде, аннан мин бит инде аның белән сөйләшеп йөри идем... Ничек бала гомерен өзәсең?! Ходай биргән сау-сәламәт балама Богдан дип исем куштым. Балалар үстердем, бизнес ачтым. Үземнең матурлык салоны, косметика, хушбуйлар сата торган кибетләрем бар иде. Ун ел бер кайгысыз яшәдем шулай. Менә ике ел элек, сулыш алырга авырлаша башлагач, кабат тикшерелергә тотындым. Метастатазлар күкрәк куышлыгына, сөяккә киткән. Диагнозымны белгән көннәрдә истерика булды. Балаларым өчен курыктым. Кечкенәсенә – 6, олысына 15 яшь. Анысы дөм ятим кала дип уйладым, әтисе үлгән иде. Балаларны мәктәпкә дә, бакчага да җибәрмичә, көне буе кочаклап утырдым. Соңгы көннәремне яшим дип уйладым. «Подари жизнь» фондының психологлары мине тормышка кайтарды. Алар белән интернет аша бик озак эшләдем. «Табиблар Аллаһы Тәгалә түгел, барыбыз да Аллаһы канаты астында», – дип тынычландырдым үземне. «Мин яшәячәкмен» сүзләрен үземә шигарь итеп алдым. Һәр иртәне уянам да догалар, аффирмацияләр укыйм. Хәзер химиотерапия алып яшим. Бу юлы чәчем коелгач, оялу да булмады. Бик тыныч кына, башыма кимичә дә йөрдем. Кабат әкренләп хушбуйлар сата башладым. Миңа бит яшәргә кирәк. Тормыш өчен кирәк булган препаратларны сатып алырга пенсия акчасы гына җитми. Онкопациент булгач эшкә алырга теләмәгәннәр иде, әмма директор уңай хәл итте. Мин аларның өметләрен йөз процентка акладым. Үзебез яшәгән подъезддан кызыма фатир алып куйдым, улымның исә әтисе бар. Балаларым өчен хәзер тыныч мин. Шатланып яшим. Гап-гади яшәүнең олы бер бәхет икәнен аңладым инде... Мин яшим! Моннан да зур шатлык юк!

Алия Әсхәдуллина, 32 яшь.
Күкрәгендә яман шеш авыруы.
«Әниегезнең пеләш булуына хурланмыйсызмы?» – дип сорадым малайлардан. «Әни, син иң матуры», – диделәр. Ирем дә, пеләшемнән сыйпап, матурым, дип әйтә иде. Гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр – иң шәп дару ул...»
Узган ел май аенда култык астында, капшагач, шеш барлыгын сизеп, УЗИга киттем, һәм шуннан башланды... Диагнозымны белгәч, барысына да өлгерергә кирәк дигән уй баштан китмәде. Иң беренче куркуым балаларым өчен булды. 4 һәм 6 яшьлек улларым әнисез кала дип уйладым. Әмма соңрак аңладым: алар минсез дә үсәчәк. Шуңа кем өчендер түгел, үзем өчен яшәргә тиешмен дигән нәтиҗәгә килдем. Күкрәгемне алдырырга озак әзерләндем. Моның турында өйдә дә сөйләштек. Безнең ситуациядә бу иң кечкенә югалту дип уйладык. Әмма табибым Альберт Гыймранов медицинаның хәзер алга китүен, операция барышында күкрәккә имплант куячакларын әйтте. Беләсезме, гомерем буе күкрәкләремнең кечкенә булуын теләдем. Бик зур иде алар минем. Хыялым менә шул рәвешле чынга ашар дип кем уйлаган? Шеш булган күкрә-гемне кисеп алып имплант куйдылар, икенчесен дә кечерәйттеләр. Наркоздан уянгач, үземне онкодиспансерда итеп түгел, ә кыйммәтле клиникада пластикага яткан кебек хис иттем. Йөри ала башлауга көзгедән барып карадым. Күкрәкләрем бинт белән бәйләнсә дә, җиңеллек тойдым. Шуңа күрәдер, күңел төшенкелегенә бирелмәдем. Метастазлар киткәнлектән, химиотерапия билгеләделәр. Ярты елга сузылды ул. Дәвалану барышында үлем, үләм дигән уй бер тапкыр да күңелемә килмәде. Яшәячәгемә шуның кадәр нык ышанган идем. Бөтен куркуым: минем өчен борчылып якыннарымда ул авыруның барлыкка килүе иде. Аларга бер-бер хәл булса, үземне гаепле санар идем. Авыруның сәбәпчесе, генетикадан кала, стресс икәнен бик яхшы аңладым. Соңгы елларда бер-берт артлы туганнарыбызны, аннан соң әтиебезне җирләдек. Әти үлгәч, яшәүнең мәгънәсен югалттым. Үз эчемә бикләндем. Ирем белән дә мөнәсәбәтләребез начарайды. Әти минем җирдәге кояшым иде. Балалар дип яшәде ул. Балаларым кайда, Ватаным шунда дип, пенсиягә чыккач, әни белән монда күченеп килделәр. Зур җир кишәрлеге сатып алды. Анда өч йорт тора: әти-әнинеке, сеңлем Әлфиянеке һәм безнеке. Күз алдыгызга китерәсез инде минем өчен нинди зур югалту булганын. Күрәсең, киредән яшәргә өйрәнер өчен шушы авыруны узарга кирәк булгандыр. Бу авыру безнең гаиләне тагын да ныгытты. Ирем белән мөнәсәбәтләребез җылынды. Дөрес кеше сайлаганымны аңладым. Ул мине бер дә жәлләмәде. Баштарак хәтта хурландым да, әмма соңрак аның бик көчле кеше икәнен аңладым. Терелгәч: «Синең тереләчәгеңә бер секунд та шикләнмәдем», – диде. Дәвала-нуның беренче көннәрендә әллә нинди каршылыклы хисләр белән йөрисең, чөнки организмыңны агулап дәваланганыңны аңлыйсың. Әмма ул халәт өчдүрт көн генә дәвам итә һәм элеккәчә яши башлыйсың: балаларны мәктәпкә илтәсең, өй эшләренә күмеләсең... Әмма башта әле бер өч көнгә тормыш арбасыннан төшеп каласың. Мин ул көннәрдә күземне йомып ялгызым гына ятып тордым. Иң аянычы: химиотерапия августта башланды, ә сентябрьгә инде чәчләрем коелып бетте. Баламны беренче сыйныфка башыма чалма киеп алып бардым. Баш киемен озак сайладым. Ул иң матуры булырга тиеш иде. Психосоматикага бик ышанам. Дәвалану курслары узганнан соң, УЗИ икенче күкрәгемдә дә шеш күрсәтте. Үз-үземне ышандыра башладым. Һәрвакыт шешнең бетүен күз алдыма китердем. Бер айдан соң шеш кечерәйгән иде, тагын бер айдан соң пункциягә баргач, аны тапмадылар. Хастаханәдән чыккач, югалып калдым. Хәтта үземнең диагнозымны белгәч тә андый хисләр кичермәгән идем. Рухи яктан бу авыру белән көрәшергә әзер идем чөнки. 
Авыруым тормышыбызны үзгәртте. Элек барысын да үзем тартырга тырыша идем. Һәрнәрсәне контрольдә тотарга теләү – хатын-кызларның иң зур хатасы. Миңа һәрвакыт өйдә тәртип булу кирәк иде. Аунап яткан уенчыклар, киемнәр чыгырымнан чыгара иде. Хәзер мин аның ише вак-төяккә игътибар да итмим. Ирем, улларым белән куанып яшим. Чәч коела башлагач, сеңлем аларны кырды. Кечкенә улым да, әни кебек булам дип, чәчен шулай алдыртып йөрде. Яман шеш белән очрашкач, үзеңне жәлләп елап утыру мәгънәсез-лек икән. Бу авыруны җиңәр өчен, тормышымны кайсы якка үзгәртергә икән дип уйлагыз. Ярдәм итми калмас...
Фото: Ирина Волобуева, Игорь Глазырин, Диана Гарипова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Диагнозны ишеткәч бу дөньядан югаласың. Ишетмисең, бернәрсәне аңлап кабул итмисең. Син бар да кебек, әмма акыл белән уйлап булмый. Аннан"Мин яшим",-дип кйлыйсың, тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк! Иң зур теләк, максат барлыкка килә. Яшәргәәә!!!

    Хәзер укыйлар