Логотип
Күңелеңә җыйма

Әле дә көтәм...

Ә беркөнне, әниегез үлгән, диделәр. Дүртәүләп больницага йөгердек. Күңел бер дә ышанмый. Әнисез ничек яшәрбез? Мәетләрне җыя торган палатага чыгарып куйганнар... үлгән...

– Бибифатыйма, балаларны тәрбиялә. Мин кайтырмын! – дип киткән иде әти, ничә еллар узса да, шул сүзе әле дә хәтердә...

Асия апа Мөхәммәтдинова Актаныш районы Иске Байсар авылыннан. Әтиләре Сәлах абыйны 48 яшендә – 1942 елның 14 апрелендә фронтка алалар. Дүрт бала кала алар. Иң олы абыйларына 14 тулмаган, Асия апага әле ул чакта 9 яшь тә юк, энеләренең берсенә – 5, икенчесенә 3 яшь. Әнисе белән абзыкае эштә, хуҗалык, ике кечкенә бала Асия өстендә.

– Нәрсәләр ашатып бетердем икән, дип уйлап утырам әле, – дип, бермәл тынып тора ул. – Сыерыбыз бар иде. Шул сыер сөте, бакчадагы бәрәңге, табигатьтәге үләннәр хисабына исән калдык та инде. Әле ел саен 350 литр сөтне налогка тапшырабыз. Аның өстенә 40 кило ит салымы. Арбага җигеп симәнә орлыгы ташыган сыер кайдан аның кадәр сөт бирсен дә, ит бирә алсын соң?! Заем тагын... Әнкәйләрне эштән кайткач чакыртып, төне буе утырталар. Районнан килгән вәкил өстәл төеп заемга язылырга куша. Шуны түләр өчен хәтта сыерыбызны саттык.

– Ә 1944 елны... – Асия апаның тавышы тетрәп китә. Ничә еллар узса да, җан әрнүләре әле дә үтмәгән. – Кырда кышлаган башак ашап, әнидә кан чире башланды, үз авылыбыздагы больницага салдылар аны. Балтырган көпшәләнгән вакыт. Әнигә бик ашатып карыйсыбыз килә дә бит, янына кертмиләр. Ә беркөнне әниегез үлгән, диделәр. Дүртәүләп больницага йөгердек. Күңел бер дә ышанмый. Әнисез ничек яшәрбез? Мәетләрне җыя торган палатага чыгарып куйганнар... үлгән... Өйгә кайтмыйча, больница ишегалдында дүртебез дә елап басып торабыз. Ә ике сәгатьтән үз гомеремдәге иң олы шатлыкны кичердем – ышанасызмы, әнкәй күзләрен ачты! И безнең сөенүләр! Шул көннән соң тагын 36 ел яшәп, 1976 елның җәендә җан бирде ул. Тормыш әниләрне дә, безне дә нык камчылады.

Берсендә Әҗәкүл пристанена баржада тоз кайткан. Сугыш елларында тоз әҗәл даруына тиң булды. Авылдан берничә хатын-кызга ияреп, мин дә тозга киттем. Капчыкларга тутырып, Агыйдел ярына чыгарып бушатабыз. Эшли-эшли,  күлмәкнең аркасы умырылып чыкты. Ачык арка белән кайтып булмый бит,  аркага капчык ябып кайттык.

Ул урман кисүләр җелекләргә үтте. Үзебезнең урманнарны да, Чаллы, Бондюг, Куйбышев (хәзер Спас районы) урманнарын да әллә ничә тапкыр барып кисәргә туры килде. Анда кичергән авырлыклар... Куйбышев урманын кисәргә без алты кызны авылыбызның ике егетенә ияртеп җибәрделәр. Урман кисәргә план бар. Шуны тутырмыйча кайтырга ярамый. Эшли торгач, бер кызыбыз теге егетләрнең берсенә кияүгә чыгып, каядыр эшкә китеп бардылар. Икенче егет тә аларга ияргән. Без биш кыз ялгыз торып калдык. Беравыз сүз русча белмибез, бер тиен акчабыз юк. 18 яшегез тулмаган дип, кисә торган делянкага да кертмиләр. Ике метрлы пычкы белән, ике ягыннан икешәр кеше тезләнеп тартып кисәсе иде ул агачларны. Җитмәсә, бер кызыбыз, өстенә агач авып, бик нык имгәнде. Бәйләргә ни чүпрәк юк, ни дару юк... Бичаракаем, имгәнсә дә, ул да бездән калмый. Күрше Яңа Байсардан урман кисүчеләрне алырга машина килгән. Куанышып, кузовына менеп баскан идек, планыгыз тулмаган, урманны тапшырмагансыз, дип, безне алып кына ыргыттылар. Нишләргә дә белми торганда Миркасыйм абый килеп чыгып, урманны аның белән кисеп тапшырдык. Үзебезнең авылга җәяүләп алты көн кайттык... Аягына агач төшкән кыз да безнең белән. Ул мескенемнең аягы гөбе кебек шеште, бөтенләй баса алмас булды... Өйдә дүрт кенә көн тордык та... тагын урман кисәргә җибәрделәр.

– Кайтырмын, дип киткән иде әти... Кайта алмады. 1943 елның 23 февралендә үк һәлак булган. Исеме – Хәтер китабында, мәңгелеккә язылган. Әмма ул миңа әле дә исәндер кебек. Кайтыр кебек...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар