Логотип
Күңелеңә җыйма

АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК КАР ЯВА...

Онытылмаган икән бит! Хәтер ул бәхетле мизгелне, кадерле ядкарь итеп, ефәк кулъ-яулыкка төреп, йөрәк түренә сакламакка гына салып куйган икән ләбаса.
Менә бүген дә, алмагачлар чәчәк бураны туздырган мәлдә, мине ниндидер аңлаешсыз сагыш бимазалый. Көне буе иләс-миләс йөрдем. Җиле генә тиеп киткән бәхетемне югалтканмындыр кебек тоела. Алмагач чәчәгенең гүзәл сафлыгы ул өрфия бәхетнең бик тә, бик тә садә, хыял кебек матур булырга мөмкинлеге хакында уйландырып исәрләндерә. 
Исәрләндем бугай шул. Тоттым да трамвайга утырып китеп бардым. Биш-алты тукталыштан соң төшеп калдым да йортлар арасыннан салынган сукмактан кереп киттем. Аякларым мине дүрт катлы йорт каршына китереп туктатты. Шул бит бу – мин утыз ел элек кич буе эзләп йөреп тә таба алмаган тулай торак! Мин эзләгән һәм, бик ихтимал, мине көткән тәрәзәләр дә әнә генә.
Әйе, эзләп, эзләп тә таба алмаган идем. Бүген исә аякларым үзләре китерде. Бу хикмәтне мин аңлата алмам, ахрысы. Ул вакытта ни сәбәпле таба алмаганлыгымны тиз төшендем – башка санлы трамвайга утырган булганмын...
 Язилә белән «Родина» кинотеатрыннан чыкканда таныштык. Егетләр белән алдан килешеп, кызлар белән танышуны максат итеп барган идек киносына да. Кыз миңа шундук ошады. Юл буе сөйләшеп кайттык. Сүз белән, әллә кыз беләнме, мавыгып, трамвай санын абайламаганмын. Ту­лай торак тирәли әйләндек тә әйлән­дек... Безнең өскә алмагач чәчәгедәй канатлы карлар яуды да яуды.
Аннары Язилә мине бүлмәсенә 
чәй эчәргә чакырды. «Туңгансыңдыр, кайтасы юлың да якын түгел», – дип, өй пилмәне белән сыйлады. 
Миңа чәй ясаганда яңагыма тиеп киткән чәч бөдрәләре, кыздан аңкыган хушбуй исе мине тәмам әсәрләндерде. Язиләнең ипле сөйләшүе, тыйнак кыланышы 
бик ошады миңа. Бу кыз янында гомер буе, шушы тыйнак бәхеткә сөенеп, канәгать гомер кичерсәң иде дип утырдым.
Иртәгәсен һичшиксез киләсемә ышандырып кайтып киткәндә 
мин алдамаган идем, күрешербез, аңлашырбыз, матур кичләребез алда бик күп булыр кебек иде әле. Әйткәнемчә, иртәгәсен мин килдем, тик кичә кунак булып киткән йортны таба алмый тулгандым-тулгандым да кайтып киттем. Вәгъдәсезлегем өчен бик озак оялып йөрдем. Язиләнең йөзе, хушбуй исе озак онытылмады.
 Шул заманнан бирле Җиргә ничә язлар, ничә кышлар килеп китте. 
Ничә тапкыр алмагачлар чәчәк атты, карлар яуды... Үзәк өзгеч сагыш хисе, ниндидер бик тә мөһим нәрсәне югалту ачысы нигә соң нәкъ менә бүген бөтереп алды? Югыйсә мин бит хәзерге тормышымнан канәгать. Балалар тормышлы, оныклар үсә, хатын белән дә тату гына гомер кичерәбез кебек. Исәнлек тә әлегә ярыйсы.
Ни җитми миңа? Гомумән, адәм баласына ни җитми? Ирешелмәгән хыяллар ни өчен еллар аша да күңелне ашкындыра? Күрәсең, сынаулар җитми торгандыр миңа. 
Әллә бәхетме?

Р. S. Бу хикәят егет кешенеке икәне аңлашылса кирәк. Әмма ул чын хикәят. Никтер, минем аны Язиләгә (исеме бүтән) ишеттерәсем килде. Бәлки, ул үзен кинодан озата кайткан егетне таныр һәм аның еллар аша 
гафу соравын кабул итәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек инде кунак булып киткэн йортны тапмаска була? Телэге шулкадэр генэ булгандыр....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ярый, кызны озатканда трамвай номерын карамаган да ди. Э кайтканда ничек кайткан сон ул уз оенэ? Экият!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дивана,кайсы яктан оенгя кайтканны белмэскэ. Бик табасы кился табар иде оен дя ,кызын да.

        Хәзер укыйлар