Логотип
Күңелеңә җыйма

Адашу

Мин – гап-гади хатын-кыз. Миндәйләр дөньяда миллионлаган. Көн саен эшкә йөри, ире бар, балалары инде үсмер. Барысы да яхшы кебек, әмма күңелдә бураннар уйный. Нидер җитми, нәрсәдер көтеп яшисең. Һәм көннәрдән беркөнне шул күңелдәге буранда адашасың. Үзең теләп адашасың, ләкин соңыннан юл таба алмый интегәсең. Минем тарих күпләр өчен тормыш дәресе дә булыр мөгаен. 


Мин – гап-гади хатын-кыз. Миндәйләр дөньяда миллионлаган. Көн саен эшкә йөрим, ирем бар, балаларым инде үсмер. Барысы да яхшы кебек, әмма күңелдә бураннар уйный. Нидер җитми, нәрсәдер көтеп яшисең. Һәм көннәрдән бер көнне шул күңелдәге буранда адашасың. Үзең теләп адашасың, ләкин соңыннан юл таба алмый интегәсең. Минем тарих күпләр өчен тормыш дәресе дә булыр, мөгаен. 

Булачак ирем белән танышканда миңа 20 яшь иде. Ике елдан соң без өйләнештек. Башкалар кебек үк яши башладык: дөнья мәшәкатьләре, балалар... Без инде 15 ел бергә. Күп тә, аз да вакыт түгел. Бер-беребезне өйрәнеп җитеп, рәхәтләнеп яшәр вакыт кына. Тик тормышымда кискен борылыш була язды. Мин дөрес булмаган юлдан кереп киттем – ирле хатын була торып гашыйк булдым. Башымны югалтыр дәрәҗәгә җитеп.

 Нәрсәгә шуның кадәр гашыйк булдым? Күпме уйласам да, җавап таба алмыйм. Дөрес, ирем белән мөнәсәбәтләребез элеккечә түгел. Яшьлек дәрте сүнеп бара, арада ниндидер бер салкынлык та бар. Ул гел эштә, һаман командировкаларга чыгып китә. Акланырга теләмим, әмма иремә мин кирәкмим кебек тоелды. Аның миңа карата җылысы да, кызыксынуы да беткән кебек. Без инде шулай бер ел яши идек. Шуңа да каян да булса җылы алырга теләп, интернет аша үз кешем белән таныштым. 


«Үз кешем» дип атыйм аны. Мине ярты сүздән аңлаган, фикерләребез, дөньяга карашыбыз уртак булган беренче кеше иде ул. Һәм соңгысыдыр. Ул вакытта бөтен дөньямны ташлап, балаларымны алып, аның янына чыгып китәргә әзер идем.  Балалар әтиләреннән аерылырга теләр микән дигән уй нигәдер килмәде башыма. Андый вакытта бала турында түгел, үзең хакында уйлыйсың икән шул. Ә бит аларга, бигрәк тә үсмер чакларында үз әтиләре янында яшәү уңайлы, рәхәт. Мин инде уйларымда «үз кешем» белән уртак тормышыбызны күз алдыма китереп яшәдем. Аның сөйләгән һәр сүзенә ышандым. Мин аны бик яраттым. Миңа аның белән сөйләшү түгел, бары тик күзләребезгә карап тын гына утыру да рәхәт иде. 


Без бер ел очраштык. Ул ел – тормышымдагы иң матур елларның берсе. Үземне патшабикә кебек хис иттем. Иркә, нәзакәтле хатын-кыз булуымны искә төшерде. Хисләр, дәрт ташкынында яшәгәндә хатын-кыз үтә дә ягымлы, назлы кешегә әйләнә икән ул. Тирә-ягым һәр көн җылылык һәм кояш белән тулгандай иде. Һәрбер очрашуыбыз яшәргә көч бирде, рухландырды. 


Яңа гаилә төзеп, бергә яшәргә тәкъдим итте бер елдан соң «үз кешем». Бу бит минем хыялым иде. Бер ел шул хакта хыялланып яшәдем. Әмма мондый тәкъдимне ишеткәч, куркып калдым. Булган тормышыңны җимерү бик тиз бит ул. Яңа тормышны төзү авыр. Мин шушы авырлыктан курыктым бугай. Фатир арендалап, яңадан барысын да башларга. Җитмәсә, ике җиткән балам бар. 


Ниһаять, алар турында уйладым. Минем бу карарны алар ничек кабул итәр дигән сорау туды. Үзем дә сизмәстән аларны күзәтә башладым. Нәрсә булса да, әтиләренә киләләр, миннән түгел, аннан сорыйлар. Кечкенәсе әтисе утырмаса, ашарга да утырмый икән бит. Ә мин алар арасында әллә нинди зур бәйлелек юк дип саный идем. Командировкадан кайткан саен, күчтәнәчләр алып кайткан, һәрвакыт аларны тыңлап, киңәшләр биргән әтиләрен миннән күбрәк яраталар кебек тоелды. Юк, балалар минем белән чыгып китмәячәк дип уйладым,аларга карап. 


Ә ирем... Ирем, бәлки, сүз дә әйтмәс. Ул мине аңлар кебек тоелды. Мин аңа, әйткәнемчә, артык кирәк тә түгел бугай. Әмма балалар белән сөйләшкән вакытта һәрвакыт «әниегез» дип әйтә икән. «Әниегезне борчымагыз», «әниегез белән дә бүлешегез», «әниегезгә ярдәм итегез»... Кызык, моңа кадәр бу сүзләргә игътибар да итми идем бит. Менә шушы гаиләне ничек җимерим инде?! Үземне җинаятьче итеп тойдым. 


Әмма минем дә бит бәхетле хатын-кыз булырга, «үз кешем» белән яшәргә хакым бар. Минем хакым бар!!! Әмма минем хак балалар хакына керә түгелме соң... Ике ай шулай уйланып йөргәннән соң «үз кешем» белән араны өздем. Үзем теләп. Җырдагыча, яратып киттем... Гаиләмнең бәхетен җимерергә намусым кушмады. «Үз кешем» бергә булуыбызны теләп күз яшьләре белән елады. Икәүләп еладык. Әмма яңа тормыш төзергә бу гына миңа көч бирмәде. Мин куркак һәм көчсез хатын булып чыктым. 


Хәзер  тормышымдагы ләззәтле мизгелләрне онытырга тырышып, ирем белән бер түбә астында яшәп ятам. Инде биш ай «үз кешем»сез. Биш ай үтсә дә, сагыну-сагыш китми, хисләр сүнми. Уйларымны сүз белән генә тасвирлап әйтә алмыйм. Яратканнар мине аңлар. 


Үткәннәрне кайтарып булса, бу хәлләргә кереп уралмас өчен, барысын да эшләр идем дә соң. Әйе, тормышымны 180 градуска борып, үзем хакында гына уйлап яшәсәм, болай җәфаланмас идем. Яратып яшәр идем. Бер генә мәртәбә яшибез диләр бит. Әмма ярату өчен көрәшергә кирәк икән. Ә мин көрәшә алмадым.  Кайбер көннәрдә нигә ахырга кадәр бармадым, ник мәхәббәтебезне коткармадым микән дип тә уйлыйм. Мин көчсез хатын шул. Гап-гади көчсез хатын. 


 



 


 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә дигән гаиләң була торып, читтән мәхәббәт эзләп, яратам, дип елап йөручеләрне аңламыйм, нишләтсәгез дә. Ире белән дә өйләнешкәндә, яратыпчыккандыр бит? "Уз кешем" дигәне дә кавышканнан соң нинди булыр? Рәхетенә чыдый алмаучы инде бу. Хатын-кыз җылылыкны өйдә узе тудыра, читтән эзләп йөрми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чыбыркы житми сина.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Синен ул ярату тугел,гап гади секс.Гаиледе сина шул житмеген.Хезер яше шул сексны иске тешереп,хыялында тагын бер кат уткереп,синен гемерене житер ул.Эле башын эзрек эшли икен,гаиленне таркатмагансын.Тормышта берер кызыклы эйбер белен шегеллене башла,творчество,шегел тап узене.Тегу,нерсеге кунелен ята.Шул вакытта деньяна ямь кереп китер.Белки эшенне яратмыйсындыр,эшен алмаштыр.Узгерт берер хелетенне.Тормышына яна сулыш керек.Купмедер вакыттан бетенесе де мегнесез бер уен бклганын белки анларсын.Ин зур бехет ул гаиле.бплаларын,ирен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхәткә түзми михнәт эзләү була инде бу(((.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гонах

            Хәзер укыйлар