Логотип
Редакция тормышы

Минем бу заводта эшлисем килә!

Бөгелмәгә барып кайттык әле. Завод күрергә! 

Телисезме, журналист һөнәре биргән мөмкинлектән файдаланып, сезне дә Бөгелмә механика заводы эченә «алып керәм». Моңарчы бер тапкыр да күрмәгән нәрсәләрне күрү гел кызык бит ул. 
Заводка урамнан теләсә кем кереп йөри алмый, әлбәттә. Моның өчен безгә дә махсус рөхсәт алырга кирәк булды. Аннан – куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга. 
Башыңда каска булырга тиеш – бу беренче шарт. (Кунакның каскасы башкалардан ак төсле булуы белән аерылып тора. Каскасыз цехка берәүгә дә керергә ярамый! Эшчеләргә дә.)
Цех эчендә чикләре сары буяу белән күрсәтелгән «сукмак»тан гына йөрергә тиешбез. Монысы – икенчесе.
Үзебезне озатып йөрүчедән бер адым читкә китмәскә. Менә булды өченчесе.
Көтелмәгән хәл килеп чыкса, әйтик, янгын башланса, ашыгып каядыр чабып китмичә, озатып йөрүчегә генә иярергә кирәк булачак. 
Тагын – кран астына басмаска, торбалар өстенә менмәскә, кагылмаска...  

Ярый, барысын да аңладык, касканы кидек, киттек.
Бөгелмәдәге бу заводның безнең республикада бердәнбер икәнен, гомумән, андый заводлар Россиядә дә 2-3 кенә икәнен белә идегезме? (Бөгелмәлеләрнең: «Бездә механика заводы бар!» – дип горурланып әйтүенә аптырамассыз моннан соң. Алар, чыннан да, бу завод белән бик горурлана! Бигрәк тә, монда эшләүчеләре. Хәер, Бөгелмә шәһәрендә һәммә кеше дә шушы завод белән бәйләнгән бугай: берселәре – үзләре шушында эшли, икенчеләренең – әти-әнисе, туганнары, дуслары, танышлары... Бүгенге тормыш шартларында шәһәр өчен заводның әһәмияте бик зур. Хезмәт хаклары буенча БМЗ шәһәрдә икенче урында тора. (Беренче урында – «ТАТНИПИНЕФТЬ» институты. Акыл байлыгы кайда да кыйммәт йөри!) Белештем: заводта иң күп хезмәт хакын эретеп ябыштыручылар ала – 60 мең. Әмма барысы да заказның күплегенә-азлыгына бәйле. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы – 30-40 мең.) 

Бөгелмә механика заводының нәрсә җитештерүен белмәүчеләр өчен: алар нефть һәм газ чыгару, аны эшкәртү, нефть химиясе һәм энергетика промышленносте өчен җиһазлар эшләп чыгаралар. Нинди җиһазлар икәнен санап тормыйм – кайберләрен фотоларда күрәсез. Нефть һәм газ өлкәсеннән безнең кебек ерак кешеләргә бу аппаратлар берни дә аңлатмый, билгеле. Әмма аларны эшләү өчен күпме акыл көче, беләк егәре салынганын аңлау авыр түгел. 

Соңгы вакытта завод зур үзгәрешләр кичерә. Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы өчен төрле җиһазлар әзерли башлагач, заказлары шактыйга арткан аларның. Яңа директор килгән. Завод мәйданының төрле почмакларындагы цехларны бер түбә астына җыйганнар: аппаратларның детальләрен бер цехтан икенчесенә күчерү өчен элеккеге кебек машина, краннар кирәкми хәзер. 
Фотоларда әнә ачык күренә: кыр кебек зур бер цех. Җиһазлар цехның бер башында эшләнә башлый, җыелып, ясалып, әзерләнеп, икенче башына барып чыга. 
Рәсемнәрне караганда тагын бер нәрсәгә, һичшиксез, игътибар итми калмассыз. Цехлардагы тәртипкә дим! Завод дигәч, тимер-томыр өеме күз алдына килә бит. Ә монда барысы да – даруханә киштәрендәге кебек! 
Нишләп йөрде «Сөембикә» бу заводта, анда бит ир-атлар гына эшлидер, дисезме. Заводта эшләүчеләрнең нәкъ яртысы – хатын-кызлар. Шундый сирәк һөнәр ияләрен очраттык без анда! Тизрәк сөйлисе килә... Хәер, боларын журнал битләреннән укырсыз. 

Матур яшәп яталар завод эшчеләре. Үзләренең санаторий-профилакторийлары эшли. Ял базалары. Завод территориясендә – спорт комплексы, ашханә (без дә кереп ашларыннан авыз иттек. Бик ошады! Беренчедән – тәмле. Икенчедән – шактый – арзан: төшке аш өчен нибары 78 сум түләдем мин үзем.) 

«Җәй көне килгән булсагыз, бездә үскән розаларның күплегенә исегез китәр иде», – диделәр. Искитәрлек әйберләр бу юлы да аз булмады анысы. Заводтагы династияләрдән торган аллея, мәсәлән. Уртак хезмәт стажлары 200 елга тулган гаиләләр бар диделәр! 60 еллык тарихы булган завод өчен аз түгел, минемчә.

Завод турында яза башлаганда, монда үз эшен шулкадәр яраткан кешеләр эшләвен әйтергә теләгән идем. Алар эшләренә гашыйк! Сөйләүләрен тыңлап торсагыз, мөгаен, сезнең дә минем кебек бу заводта эшлисез килер иде... 

фото: Ксения Богданова

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар