Логотип
«Әниләр һәм бәбиләр»

Балалар планшет кулланганда әти-әниләр җибәрә торган 3 зур хата

Гаджетлар хәзерге заманда балалар тормышының да табигый өлешенә әйләнде, аларны бөтенләй тыю да ярамас. Әмма күп кенә ата-аналар планшетны сабыйны тынычландыру яки аның игътибарын читкә юнәлтү чарасы итеп куллана. Бу гадәт исә балаларда игътибар бозылуына, сөйләм үсешендә тоткарлыкларга, эмоциональ киеренкелеккә һәм үз-үзен гаджетларсыз шөгыльләндерә алмауга китерергә мөмкин.


Ни өчен «игътибарны гына читкә юнәлтү» ысулы зыянлы?
1. Игътибарны туплый алмау
   Экранда даими рәвештә үзгәреп торучы картиналар баш миен тиз стимуллашуга ияләштерә. Бу исә баланың озак вакытка игътибарын туплый алмавына китерә.
2. Нерв системасына нагрузка
   Якты төсләр, көчле тавышлар, кискен хәрәкәтләр – болар барысы да баланың нерв системасын артык ардыра, дулкынландыра, борчу тудыра.
3. Эмоцияләрне көйләүне гаджетка тапшыру.

   Бала күңелсезләнгәндә яки ачуы килгәндә, моны үзе аңлап, җиңәргә өйрәнәсе урынына, гаджет аша игътибарын башкага юнәлтә. Бу исә хисләрне аңлау һәм контрольдә тоту күнекмәләрен үсештән калдыра.

 

Нинди контент сабыйларга аеруча зыянлы?
Күп якты төсләр, позитив, димәк, файдалы дигән фикер дөреслеккә туры килми. Тиз үзгәрә торган,  артык  каты тавышлы, кадрлар еш алышына торган видеолар:
 йокы бозылуына,
борчылуга,
гади уеннарга игътибар туплый алмауга китерә.

 

Балалар өчен гаджетны ничек куркынычсыз итәргә?


1. Баланың янында булыгыз.
   Бергәләп карау – балага эмоциональ тотрыклылык бирә һәм куркыныч контенттан саклый.

2. Вакытны чикләгез.
   6 яшькә кадәрге балалар өчен экран вакыты көненә  30 минуттан артмасын. 
3. Контентны уйлап сайлагыз.
   Видео гади, эзлекле булсын. Артык кызу, шау-шулы контент баланың нерв системасын ярсыта.
4. Кагыйдәләр кертегез
   Гаджет куллану вакытын билгеләгез: мәсәлән, «аш ашаганнан соң бер видео», «видеоларны әни белән генә карыйсы»... Болар балада тәртип тәрбияләр.
5. Гаджетларсыз кич.
Һич тә йоклар алдыннан балага планшет тоттырмагыз. Гомумән, кичләрен планшетта утыру гадәтен үзегез дә бетерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар