Логотип
Мәхәббәт

Иреңне үзеңә гомерлеккә бәйләүнең гап-гади кагыйдәләре

Акыллы кеше чит кеше ялгышларында өйрәнә диләр. Зирәк хатын-кыз, әлбәттә, шулай итә. Гаилә учагын саклау, ирең өчен гомер буе бердәнбер булып калу – синең үз кулында бит!

Акыллы кеше чит кеше ялгышларында өйрәнә диләр. Зирәк хатын-кыз, әлбәттә, шулай итә. Гаилә учагын саклау, ирең өчен гомер буе бердәнбер булып калу – синең үз кулында бит!
Ирең үзенә генә карап торсын дисәң, менә нинди хаталардан сакланырга тиешсең: 

* Бертуктамый өйрәтеп торудан, истерикага бирелүдән. Болай иткәндә үзеңне тизрәк ишетерләр дип уйлама. Аның ачуын чыгаручыга әйләнүең исә бик мөмкин. 

* Аның артыннан күзәтмә, эзәрлекләмә. Синнән башка каядыр барырга хакы бар бит инде аның?!  Аннан соң, бер-береңнән бераз аерылып торсаң, сагынып күрешергә дә әйбәт була.                                                                                                                                      

* Үзеңне кулыннан бер эш килми торган кеше кебек тотма – аңа гына салынма. Бертуктамый, йә «йозак ачылмый», йә «ипи бетте, алып кайтырсың» дип шалтыратма: ачуын чыгарырсың, үзеңнән күңелен суытырсың.  

* Аны үзгәртергә тырышма. Чынлыкта нинди бар – шул килеш ярат аны. Гомумән, кимчелекләрен эзләргә тырышма, күбрәк уңай сыйфатларына игътибар ит. 

* Онытма – хатын күптөрле булырга тиеш ул. Бүген – дәртле, иртәгә – менә  дигән ашарга пешерүче, берсекөнгә – тагын ымсындырып торучы... 

* Көнләшмә. Көнләшү – үзе-үзеңә ышанмау билгесе ул. Аның артында  яныңдагы кеше белән идарә итәргә омтылу теләге дә ята. Гел көнләшеп тору яхшыга илтмәячәк. Бөтен нәрсәдән шикләнү аркасында киләчәктә мөнәсәбәтләр тәмам бозылырга да мөмкин. 

* Нәрсәдер хакында сөйләргә теләми икән – иреңне ачылырга мәҗбүр итмә. Кайбер әйберләр хакында кәефнең ниндилегенә карап кына сөйләп була бит. Ирексезләп сөйләвен сорый башласаң, давыл куптарырга да күп сорамас. 

* Көттермә. Каядыр барырга җыенсак, хатын-кыз бик озак күлмәк сайлый, буяна-төзәтенә башлый. Вакытында әзер булмау – ир-атның иң ачуын китергән нәрсә ул. 

* Яңа күлмәккә күзегез төштеме, тик аны сайлашырга иреңне чакыру бик үк дөрес фикер булмас. Моның өчен дус кызлар бар. Сатып алган әйберләр артык күбәеп китсә, күтәрешер кайтырга, дип иргә дә эндәшергә ярый. 

* Ул үзе яныңда булганда, ирең хакында беркайчан да башкаларга сөйләмә. Бигрәк тә – кимчелекләре хакында. Мин-минлегенә тисәң, ул моны бик озак онытмаячак. 

* Иреңнең әнисен – кайнанаңны хөрмәт ит. Син яраткан бу кешегә гомерне ул биргән бит. Ирләрнең күбесе әниләре турында начар сүз әйткәнне күтәрми.  


фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эе хак сузлэр.ойрэтуе жингел.мин гомерем буе.шундый фикердэ булдым.гомер буе йорде,эле дэ йори.костюмен,кулмэген утеклэп чыгара идем.ак кулмэктэн генэ йорде.эйбер алырга тугел акчада сорамый идем.ии бэребер буре урманга карый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э нэрсэгэ аны бэйлэп куярга сон?

      Хәзер укыйлар