Ир-атлар хатын-кызлардан көткән, әмма әйтергә җөрьәт итмәгән 5 әйбер

1. Комплиментлар.
Ир-атларның берсе дә: «Миңа синнән комплиментлар ишетү рәхәт», – дип әйтмәячәк. Йөри торган егетегез генә түгел, хәтта ирегез дә. Алар бу адымга гомердә бармаячак! Ничек шулай дип әйтә алсын инде – ул бит ир-ат! Үзенә болай дип әйтү килешми дип саный ул. Әмма сорамау – ул әле ир-ат моны ишетергә теләми дигән сүз түгел.
«Минем тышкы кыяфәтем башкаларга ничек күренә?» – дип хатын-кызлар гына уйлый дип беләсезме? Ир-атны да бу гел борчый. Безгә җиңелрәк: яңа күлмәгебезгә, яңа прическабызга дус кызлар очрашуга бәя бирә. Ә аңа дуслары бу хакта әйтүе бик икеле. Димәк, сез генә калалсыз!
2. Синең аңардан киңәш сорауны.
Ир-ат һәрвакыт үзенең сиңа кирәк, файдалы булуын, синең тормышта үзенең зур роль уйнавын тоярга тели. Тормышыңны яхшырак иткәнен сизеп, сиздереп торасы килә. Шуңа күрә, нәрсә эшләсәң дә, аның фикерен белергә, киңәш сорарга онытма. Киңәш сорау – нәкъ ул әйткәнчә эшләү дигән сүз түгел бит әле. Әмма аның киңәше синең өчен мөһим икәнен күрсәтүдән берни югалмыйсың.
3. Синең аны теләвеңне сиздерүне.
Аның сиңа кагылуын, иркәли башлавын, сине теләвен һәрвакыт көтмәсәң дә ярый. Кайчакларда бу адымны беренче үзең яса. Ир-ат хатын-кызның үзен теләвен тоярга ярата. Мин аны дәртләндерәм дип уйлау, аны үзен бөтен нәрсәдән дә күбрәк дәртләндерә!
4. Нәрсә теләвеңне, нәрсә ошавын үзең әйтүне.
Ир-ат үзенеке дип санаган хатын-кызны бәхетле итәргә тели. Әгәр моны эшли алмаганын аңласа, ике арадагы мөнәсәбәтләр аның өчен кызыгын югалта. Шуның өчен дә, үзен бәхетле итү өчен ир-ат нишләргә тиеш икәнен хатын-кызның телләп әйтүен тели алар. Әмма бу теләкләрне ярсымыйча, аны битәрләмичә, түбәнсетмичә әйтә белергә кирәк. Яратып! «Нигә син беркайчан да шулай эшләмисең...» – дип үпкәләп түгел, «Миңа син шулай эшләгәндә ошый...» – дип, аны мактап, күңелен күтәреп. Ялгышларын күрсәтеп түгел, ә дөрес эшләгән чакларын – ассызыклап. Кыскасы, сезнең сүзләрдән соң ул үзен нәрсә өчендер өлкәннәр ачуланган бала кебек тоймасын.
5. Үзе өчен синең терәк булуыңны.
Ир-ат, ни генә булса да, хатын-кызның үзе яклы булуын, аңа ышануын, аңа өмет баглавын тели. Уңышсызлыкларга очраганда да, үзе сайлаган хатын-кызны янәшәсендә күрергә хыяллана. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. «Һәр көчле ир-ат артында көчле хатын-кыз тора», – дип юкка әйтмиләр. Син аңа терәк булганда, аңа ышанганда ир-ат таулар күчерергә дә сәләтле. Аның белән горурлануың ир-атка көч өсти.
Кыскасы, ир-ат хатын-кызның рәхмәтенә мохтаҗ. Нәрсә эшләсә дә, ул моны хатын-кызның бәяләвен һәм моңа рәхмәтле булуын тоярга тели, шуны көтә. Өметләрен аклау – безнең кулда.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.