Логотип
Милләттәш

Яңа җирдә...яңа дөнья

Мәдинә һәм Ренат Шәйхетдиновлар Америкада яши. Ренат Флориданың Атлантик университетында укыта. Ул политология фәннәре докторы, доцент. Яшь гаилә, яшь галим. Кайдан барып чыккан алар анда? «Яңа җир» дип аталган чит-ят илләрдә ничек яшәп яталар? Чит җир — чит җирдер: шул ук дөнья булса да, шагыйрә Нурия Измайлова әйткәндәй, «барыбер яңа җырлар» җырлатадыр...
 


Ренат

– Мин – Казан егете. Татар-төрек лицеенда укыдым. Сыйныфташларымның күбесе Мәскәү югары уку йортларына керде. Ә без, өч егет, Төркиянең Босфор университетын сайладык. 1863 елда ук нигез салынган бу университетны «Төрек Гарварды» дип тә йөртәләр, анда укыту бары тик инглиз телендә генә бара. Авыр булды дип зарлана алмыйм – без Казанда ук төрекчәне дә, инглизчәне дә белә идек инде. Мин «Сәясәт фәне һәм халыкара мөнәсәбәтләр» бүлегенә кердем. Ә икенче курста укыганда, бер үк вакытта тагын бер белгечлек алып булганын белгәч, «социология»гә тукталдым. 

Телләр белү – гаҗәеп мөмкинлекләргә ирешү дигән сүз дә икән ул. «Ә нигә Америкага барып белем алмаска яки үземә анда укытмаска?» дип уйладым мин. Ятып калганчы – атып кал, диләр – океан аръягындагы берничә университетка үзем турында мәгълүматлар юлладым. Дөресен әйтәм, моның кадәр кызыклы тәкъдимнәр килер дип уйламадым! Техас университетына шулай барып эләктем...


Велосипедлы галим

– Вуз укытучысының шәһәр урамында велосипедта йөргәнен, лекция укырга ике тәгәрмәчтә килгәнен күрсә, Казан студенты ни дияр иде икән?! Ә Америкада бу – гадәти күренеш. Мин дә эшкә өч ел велосипедта йөрдем. Хәзер инде машинам да бар. Гаиләм белән Майамида яшибез. Мин Флорида­ның Атлантик университетында, политология кафедрасында инде биш ел укытам. Тәҗрибә­не Техаста ук туплый башлаган идем – аспирантларга бишенче курста ук дәресләр бирәләр. Укы­тучыларга аерым хөрмәт Амери­када, укытучы булу – дәрәҗә. Әмма үзең дә шактый тырышырга тиешсең. Лекция­ләргә әзерләнү өчен беренче мәл­ләрдә бик күп көчемне сарыф иттем. Шәкертлә­рем белән яшь аермам нибары өч ел иде бит! Аның каравы, өлкән укытучыларга караганда, мин аларны яхшырак аңлый идем!




Студентлар

– Студент анда да студенттыр дип әйтерсез. Аерма бар! Америкада белем алу бик кыйммәт. Алар моны бик яхшы белә, чөнки укуга түләү өчен акчаны барысы да диярлек үзләре эшләп таба. Тәртип ягы да игътибарда, чөнки журналда тәртип аерым билгеләнә. Семестр дәвамында ул гаебен төзәтсә, башка кисәтүләр алмаса, журналдагы йолдызчык билгесе бетерелә. Билгеләр янында ул йолдызчыклар булу-булмавына аларны эшкә алганда да игътибар итәләр. Һәр уку йортының үз кагыйдәләре. Университет студент хокукларын да яклый, кирәк икән – укытучылар, профессорлар ягына да баса. Без нигезләнмәгән билгеләр куярга тиеш түгел. Күчергән, документларда нидер төзәткән, плагиатлык белән шөгыльләнгән студентларны исә хәтта университеттан да куарга мөмкиннәр.

«Гадәти булмаган» студентларны очрату үзем өчен дә яңалык иде. Көндезге бүлекләрдә укучы олы яшьтәге студентларны шулай атыйлар. Күбесенә 55-65 яшьләр тирәсе. Хәтта 82 яшьлек шәкертем дә булды! Вуз эскәмиясенә утыруларын төрлесе-төрлечә аңлата: кемдер яшь чакта университетка кергән, ләкин эшләргә кирәк булгач ташлаган, инде менә тәмам­лыйсы килә, «хәзер югалтыр вакытым юк», ди. Икенче берәү япь-яшь килеш кияүгә чыккан да, гомерен гаиләсенә багышлаган, балалар тәрбия­ләгән, инде алар белән бергә белем алырга уйлаган. Һәр курста шундый ике-өч студентны күрәсең. Бер яктан, Фло­ридада күбрәк өлкәннәр яшәгәнгә дә шулайдыр бу. Алт­мыш­тан соң бушлай уку мөмкин­леге булганга кызыгып килүчеләр дә бардыр. Минем үземә бу студентлар белән эшләү бик рәхәт: алар дөнья күргән, күпне кичер­гән, әйтер сүзләре, фикерләре бар – дис-куссияләргә теләп катнашалар. 

Студентлар белән укытучылар арасында мөнәсәбәтләр бик якын, дустанә. Хәтерлим, үзем Техаста укыган чакта кайбер өлкән профессорлар формаль булмаган җыелышларны өйләрендә дә үткәрә иде. Монысына ук җөрьәт иткәнем юк әле. Аспирантура дәресләренә менә үзем белән кәһва, пирожныйлар ала идем – катлаулы дискуссияләрне азрак балландырыр, җиңеләйтер өчен.  


Татарлар

– Беренче лекциямдә үк студентларга үземнең Россиядән килгәнемне, татар икәнлегемне әйтәм. Кызыксыналар, билгеле. Көнчыгыш Европа һәм элеккеге социалистик илләр турында дәресләр бар. «Бу профессор гадәти америкалы түгел, ул анда туып-үскән, яшәгән, андагы гореф-гадәтләрне, телне белә», – дип, миңа сорау арты сорау яудыралар гына. «Россиядә федерализм» дигән теманы үткәндә, Татар­станның нинди мөһим урын алып торуы турында аерым сөйлим. Безнең кафедрада миннән кала Россиядән беркем юк, күрше кафедраларда очрый. Чиләбедән бер аспирант укыганын беләм. 
 
Телләр белү — гаҗәеп мөмкинлекләргә ирешү дигән сүз дә.

Америка бик зур ил бит ул. Нью-Йоркның үзендә, Сан-Францискода татарлар, әлбәттә, активрак, анда Сабантуйлар да уздыралар. Сан-Франциско татар җәмгыяте җитәкчесе белән миңа да танышырга туры килде. Ул шәһәргә конференциягә чакыру алгач, җәмгыятькә хат яздым. Бәлешләр пешереп көткәннәр иде! Бер ай элек менә Оркыя апа Сафалар белән Майамида очраштык. Бер татар гаиләсе белән исә  якыннан аралашып яшибез. Нәзи­лә апа Америкага 65 яшендә килеп урнашкан. Ике ел элек балалары да күченеп килде. Элегрәк киткән татарлар да бар, диләр, очрата алганыбыз юк әле. Кемдер өчен Россиядән күчеп килгән һәр кеше якын туган кебек, ә без – татарлыкны саклау өчен татарларыбызны эзлибез.  
 
Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр бездә җылырак, ихласрак, табигыйрәк тоела.
 

Мәдинә

– Өйдән мин... унике яшемдә чыгып киттем. Төркиядә укыдым. Аннан Германиягә күчендем, алман телен өйрәндем. Бүген «За­манда эшләвемне дәвам итәм – хәзер аның Нью-Йорктагы филиалына язам. Германияне бик яраткан идем. Европадан соң Америкага ияләшү шактый читен булды. Америкадагы бу кадәр исрафчылыкка әле дә күнегеп бетә алмыйм: һәр салфетканы аерым пакетка сала бит алар! Тонна-тонна чүп өемен күреп йөрәк әрни! 




Әти-әни канаты

– Хәтта инде үз гаиләң булганда да ата-анаң җилкәсенә салыну – бездә гадәти күренеш. Анда – юк. Бала унсигез яшькә җитүгә үз көнен үзе күрә. Сөйләшеп йөри торган бер таныш хатыным бар. Аңа утыз яшь. Кияүдә түгел. Әти-әнисенең виллалары бар, танышым алар белән бергә яши. Очрашкан саен әти-әнисеннән зарлана ул: «Кайчан өйдән чыгып китәсең, – дип сораудан башканы белмиләр», – ди. Ә аның андый мөмкинлеге юк – бөтен кеше дә тормышта уңышка ирешә алмый бит. Әти-әнисе белән ашау-эчүләре дә аерым. Аларда торган өчен аренда хакы да түли әле! Юк, әти-әнисен ярата ул, аны да яраталар, ләкин... аларда балалар ата-анадан аерым яшәргә тиеш дип санала. Шундый тәртип менә. 
Америкадан кайткач, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләргә бө­тенләй башка күзлектән карыйсың. Бездә  ул җылырак, ихласрак, табигыйрак тоела. Әти-әниләр безнең өчен җаннарын бирер иде инде! Мөмкин булса, Америкага ит белән бәрәңгене дә моннан җибәрерләр иде!
 

Тел мәсьәләсе

– Гаиләбездә проблема туды әле. Кызыбыз Зифаның теле ачылып килә. Ул татарча да, русча да яхшы белергә тиеш дип саныйбыз. Татарчасы аңлашыла инде – ул аның туган теле. Русчаны да өйрәтәсебез килә, чөнки тормышларны кем белә, бәлки монда кайтырга туры килер. Телне аралашу аша гына өйрәнеп була. Ди­мәк, өйдә  беребез Зифа белән татарча, икенчебез русча сөйлә­шер­гә тиеш. Мин кызым белән русча сөйләшә алмыйм – туган тел балага әнидән күчәргә тиеш, шуның өчен «ана теле» дип атала да бит ул. Ренат русчага гына күчсә, бу әтиебезнең үзе өчен начар булачак. Ирем Казанда туып-үскән, бөтен шәһәр балалары кебек, ул да туган телен­дә авыр сөйләшә иде. Минем бе­лән аралашып әле яңа гына татарчасы шомарды. «Тагын русчага күчсә, туган телен онытмасмы?» – дип борчылабыз. Рус балалары өчен балалар бакчалары бар дип ишеттек менә, бәлки Зифаны шунда урнаштырырбыз. Америкада яшәгәч, Зифа, һичшиксез, инглизчә сөйләшәчәк инде. Анысына өйрәнү авыр булмас – урамга аяк басуга сине шул мохит чорнап ала. Төрекчә дә белер дип уйлыйбыз. Чөнки якыннан аралаша торган берничә төрек гаиләсе бар – Зифа аларның балалары белән уйнап үсә.  




Без һәм алар

– Без яшәгән Бока-Ратон дигән шәһәр Майамига бик якын. Хал­кының сиксән проценты – яһүд­ләр. Безнең йортта күбрәк картлар яши. Байлар! Аларны Флоридада «күчмә кошлар» дип атыйлар. Төньякта, Нью-Йоркта үз йортлары бар. Көньяк Флоридада кышын да җылы булгач, алар кыш чыгарга монда киләләр. Ял итәргә җыелган туристлар таралып, шәһәр тынычланып калгач. Океанга бездән нибары өч чакрым! Аралашырга дусларым юк дип әйтә алмыйм – күршеләр, дус төрек кызлары... Америкалылар бик ачык халык. Кызым тугач, Шәмәрдәннән әнием килеп, биш ай бездә яшәп китте, ул да аларны яратты.  

Татар гаиләсе Америкада да татар гаиләсе инде ул. Монда кайткач бездән хәтта туганнар да бик еш: «Ә сез кайда, нәрсә ашыйсыз? – дип сорый. – Макдоналдс, фаст-фудтыр инде». Өйдә ашыйбыз, әлбәттә! Ренат әнә, Макдоналдска соңгы тапкыр студент чакта, Техаста кергән идем, ди. Ә мин Германиядә журналист булып эшләгәндә ул ризыкны шактый ашадым. Бала үстерүче яшь хатын ирен эштән көткәндә кичке ашка ничек әзерләнә, мин дә нәкъ шуны эшлим. Токмач басам,  бәлеш куям... Алар кофе эчә, без чәй яратабыз. Татар чәйсез ничек яшәсен?! Туган илдәге кебек тәмле чәй башка бер җирдә юк – әниләргә кайткач чәй эчеп туймыйбыз. Сагыну бар инде ул. Туган якның табигатен, урманнарын юксынасың... Һавага кадәр башка бит монда!.. 


П. С. Без – яз, җәй дип ашкынабыз, ә алар анда көзгә кереп барадыр. Нәни Зифа инде үскәндер – әти-әнисенең туган ягыннан кышларга килгән кошлар аңа тәпи бүләк иткәндер. Аның инде теле ачылгандыр. Курчак кебек матур бэбиның алар аңламаган телдә нидер сөйләвен ишетеп, тирә-юньдәгеләр гел борылып карыйдыр... 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар