Логотип
Милләттәш

Вәсимә һәм заман

Мин шуның өчен туган, ахрысы. Җирдәге вәкаләтем шул. Әби-бабаларның энергиясен тоям үзем­дә. Тикмәгә генә нәселебезнең иң хөр­мәтле һәм көчле хатын-кызы исемен кушмаганнар миңа...


Кичен яшьләр күңел ачкан үзәкләрдә чы­гыш ясаучы кавер-тө­ркем солисты ул, ә көндез... көндез
үз дөньясы – фольк­лор­га чума. Самара татарларының халык авыз иҗаты турында сәгатьләр буе сөй­лә­ргә мөмкин. Күзләрдә очкын яна, йөрәге сикерә, үзеннән гасырларны колачларлык энергия бөркелә бу мәлдә. Бер гасырга гына сыймый кебек ул.Шуңа да үткәннәрдә йөреп, шул тарихны барлый, туплаганын киләсе буынга тапшыра. «Мин шуның өчен туган, ахрысы. Җирдәге вәка-
ләтем шул. Әби-бабаларның энергиясен тоям үзем­дә. Тикмәгә генә нәселебезнең иң хөр­мәтле һәм көчле хатын-кызы исемен кушмаганнар миңа», – ди Самарадагы «Заман» балалар фольклор ансамбле җитәкчесе  Вәсимә ФӘРДИЕВА.


Сәхнәдә – балалар. Кемнеңдер кулында самавыр торбасы, кайсыдыр кер тактасы тоткан, өченчеләрендә – агач кашыклар. Араларында скрипкада уйнаучы да бар. Костюмнары да без сәх-
нәләрдән күреп гадәтләнгән түгел, күбрәк көнкүреш тормыш белән бәйле кебек. Менә алар «Сербиянка» җырын башкара. Ул заманлаштырылмаган, хәтта диалектларны да саклаганнар. Киләчәк буын әби-бабаларының рухи байлыкларын популярлаштыра. Бу – Вәсимәнең күптәнге хыялы. Ниһаять! 


Камышлы районы Балыклы авылында туган Вәсимәнең әбисе мулла кызы була. Ул төпчек оныгына совет дәүләте кулак исеме таккан әтисе, төрле кыйтгаларга чәчелгән туганнары, репрессиягә эләгеп, ун ел буе төрмәдә утырып кайткан апасы Вәси­мә турында сөйли. Ләкин кеч­кенә кызчык бо-
ларның барысын да аңлап бетерми, балалыгы белән әбисенең хатирәләре-нең кыйммәтен күрми, әмма шулай да колагына кереп кала. Ул кечкенә-дән белеп үсә: аңа исемне шул Вәсимә апага хөрмәт йөзен­нән биргәннәр. Төрмәдән кайтып, гаилә кора алмаган кыз сең­лесенең балаларын тәрбияләр-гә ярдәм итә. Икенче әни була ул аларга. Бик чибәр булган, матур итеп җырла­ган. Бу хакта Вәси­мәгә әтисе дә сөйли. Мәктәптә укыганда нәсел-нәсәп ту­рын­да инша язарга бирәләр. Әтисе белән бергә башкаралар бу эшне.


«Ул инша миңа бик нык тәэсир итте. Мин әтигә йөз төрле сорау бирдем. Туган­на­ры­бызны табасым килде», – ди. Узган заманнар белән кызыксынуы әнә шуннан башлана да бугай инде. Җиде буыны язылган шәҗәрәне ачып сала да нәсел агачыннан чыккан бо­­так­­лардан туганнарын эзли башлый. Шул вакытта ул төш тә күрә. «Син туган­нарны җыярга ти­еш!» – дип әйтүче әнә шул Вәсимә әбисе булмады да микән әле? Казан, Мәскәү, Петер­бург, Үзбәкстан, АКШта көн итеп яткан туганнарын җыеп, мессенджерда уртак төркемнәрен төзеп, аралашып яши башлагач кына җаны тынычлана. 
Вәсимә апасының моңы аңа да күчкәнме, җырларга ярата кыз. Мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән әнисе дә, җитәкче урыннарда эшләгән әтисе дә җыр­ла­мый. Апасы белән абыйсы да әнисе кебек спортка мөкиббән. Ярышлар­дан кайтып кермиләр, ә менә Вәси­мә җырларга ярата. Әнисе кызының сәләтен тагын да үстерер өчен 160 чакрым ераклыктагы Кинель-Черкас­скига, юлда очраган машиналарга утыра-утыра, сигез ел буе вокал дәреслә­ренә йөртә. Вәсимә моның өчен әнисенә бик рәхмәтле. Мәктәпне тәмамлауга Самарага китеп, мәдә­ният инсти­тутының соло һәм халык җыры белгечлеге бүлегенә укырга керә. Менә шунда ул икенче бер сер­ле дөнья – фольклор белән таныша. Рус фольклорын өйрәнер өчен экспедицияләргә чыгып китә алар. «Анда бер тапкыр барып кайтуга фольклор белән «авырый» башлый­сың. Югыйсә бернинди уңайлылыгы булмаган җирләрдә куна идек: спорт­зал, мәктәп идәннәре…


Ә менә әби-бабайлар белән сөйләш-кәндә бөтен дөньяңны онытасың. Алар – аяклы хәзинә. Үзләрендә күпме байлык-истәлекләр саклыйлар», – ди Вәсимә. Укытучысы Елена Саенко
үз халкының иҗаты белән кызыксынырга этәргеч бирә аңа. «Вәсимә, син үзеңнекен кара, үзең­не­кен эзлә», – дип киңәш итә. Рус тра­ди­цион мәдәнияте үзәге бе­лән экспедицияләргә чыккан саен юллары татар авылыннан узса, анда кереп әби-бабайлар белән сөйләшеп – «байлык туплап» чыгарга ияләшеп китә. Фольклорны өйрәнгән саен өйрәнәсе килә аның. Өлкәдә татар халык авыз иҗатын җыючылар да юк икән бит. Нигә әле мин үз җирле халкымның фольклорын күтәрмәскә тиеш? «Мин булмасам – кем?» дигән уй шул вакытта кереп утыра аңа. Әмма ул бу хыялына урау юллар белән килә…


Институтны тәмамлагач, Самара­ның «Яктылык» татар мәктәбендә эшли. Балалар белән төрле концертлар оештыра, өлкәдә үткәрелгән бик күп чараларда, бәйгеләрдә катнашалар. Шул вакытта «Идел» халык ансамбле җитәкчесе гармунчы Мид­хәт Әминов белән таныша. Аннан соң аны язмыш җилләре Ялта­га алып китә. Анда Ренат Ибра­һи­мов исемен­дәге халыкара музыка мәктәбендә пе­дагог булып эшли. Бераз­дан Мәс­кәү­гә күченә. Бәлки, шунда төпләнеп калып, бөтен-ләй башка тормыш белән яшәп тә кит­кән булыр иде, әмма Мәс­кәүдә авы­рып, операция өстәленә ята. Уңышсыз чыгып, операцияне кат-кат ясыйлар. Бер аягы йөрмәскә әйләнә. Авырлык килсә, кеше әти-әни янына кайтып егыла. Вәсимә дә авылына кайта. Аягына басар өчен тернәкләндерү курслары уза. «Мин дөрес яшә-мим, ахрысы. Үземнән соң нәрсә калдырам?» дигән уйлар шул вакытта килә баш­лый аңа. Тормышындагы кискен үз­гә­реш тә шушында башлана бугай инде. Моңа кадәр үзен Василиса дип таныштыра торган була. Исеме истә­лек­ле булса да, аннан ояла, кабул итә алмый. Шушы чорда ул үз исеме-нең бик сирәк, затлы татар исеме булуын аңлый. Дуслары да аның иске яңа исемен кабул итә. Хәзер аңа бары-сы да Вәсимә дип эндәшә. Тернәклән-дерү курсларын тәмамлаганнан соң аны Самарадагы «The Players» кавер-төркемгә җыр­лар­га чакыралар. 


Менә шулай, кабат шәһәргә күченә. Үзе генә түгел, хыялы белән. Фольклор ансамбле оештырачак ул. Үзе белгән­нәрне балаларга өйрә­тә­чәк. Киңәшергә Мидхәт янына килә. Халык мәдәниятен саклап калу өчен бөтен җаны-тәне белән янып йөргән үзешчән артист бик шатланып фатихасын бирә. Әле ярдәм дә итәчәк. Аның кебек балалар белән мәш килеп гармунда уйнап йөрү­челәр юк ул хәзер Самарада. «Идел» халык ан-самбле каршында «Заман» балалар фольклор ансамбле төзергә ниятлиләр. Төркемгә исемне үзе бирә Вәсимә. Заман – чор, дәвер ул. Балалар белән бергәләп чорлар колачлаячак алар! Өлкәдә чыгып килгән татар газетасына балалар ансамбле оештыру турында белдерү бирүгә, улын-кызын җи­тәк­ләп әни­ләр килә башлый. Күбе­сенең баласы туган телен начар белә. Әниләр әнә шулай фольклор аркылы ул-кызла­рын­да милли аң уятырга тели. Аннан соң Вәсимәнең балалар белән ничек эшләве турында хәбәрдар булалар. Елмаеп-көлеп кенә сөй­лә­шсә дә, укытучы апалары таләпчән – куйган максатына ирешми калмый. Вәси­мә балаларга җырлар өйрәтә баш­лый. Бик авырдан өйрән­сәләр дә, балаларга ошый. Уен рәвешендә барган дәресләргә яратып йөриләр. Хәзер ансамбльдә барысы 15 бала шөгыльләнә. Иң кечкенәсенә – 5 яшь. Апасы йөри башлагач, кызы­гып, сең­лесе йә энесе ияреп килгәннәр дә бар. Берсен дә кире бормый Вәсимә. «Аларны энҗе бөртеге кебек җыям. Бәлки, килә­чәк­тә мине искә дә алмаслар, әмма күңелләрендә мин салган орлык кай­чан да булса бер шытмый калмас», – ди ул.

Ансамбльгә әле бер елдан артык кына булса да, уңыш­лары да бар инде. Ел эчендә биш җыр өйрә­нәләр. Кайда чыгыш ясарга чакы­ралар, шунда баралар. Үзләренә дә кызык. «Бер айда ун җирдә чыгыш ясаган да булды», – дип горурлана Вәсимә. Балалар өчен генә тү­гел, фольк­лорны популярлаштыруга да сөенә. «Татарстан–Яңа гасыр» каналы уздырган «Халыклар мирасы» бәйге­сендә «Фольклор ансамбль» номина­циясендә җиңеп чыкканнар. «Җырларны сүзен-сүзгә аңлап, әкрен генә өйрәнәбез. Авазлар камил булсын, диалектик яңгырашлар да саклансын дип тырышам. Фольклор – эстрада җыры түгел ул, бик үзенчә­лек­ле, шуңа күрә аны күңеле белән яратканнар гына кабул итә ала. Мәҗ­бүри килеп җырлап китә торган урын түгел безнең ансамбль. Күрәм, күп балаларымның, бигрәк тә үсмер­ләрнең күзләре янып тора. Балалар­га экспедицияләргә йөрүем турында сөйләдем дә, хәзер үзләренең дә шулай фольклор җыеп йөриселәре килә. Алар белән чыгып китәргә әле бераз куркып торам. Әмма киләчәктә бу эшкә дә барып җитәрбез дип уйлыйм. Халык авыз иҗатын яратыр өчен күңелләренә орлыклар салам. Җыр гына өйрәтмим, бар белгәнем­не сөйлим», – ди Вәсимә. 


Ансамбльгә йөргән балаларга костюмнар теккәч, тагын да канатланып китә алар. Ул костюмнар бик үзенчә-лекле, башкаларныкына охшамаган. «Безнең коллективта гына шун­дый киемнәр, башка беркемдә юк», – ди бит апалары. Әйе, аңа укучылар «апа» дип эндәшә. Чынлап та, башка андый костюмнар Самара­да гына түгел, Россиядә дә юк. Моны­сы да Вәсимә тырышлыгы. Сәхнәгә фольклор җыр-лары белән чыгасың икән, эстрада сәхнә киемен кия ал­мыйсың. «Сама-рада яшәүче­ләр­нең халык авыз иҗа-тын башкарабыз икән, киемнәребез дә, уен коралларыбыз да шул җирлек-неке булырга тиеш», – ди Вәсимә. Төбәк­нең милли үзенчәлекләрен тор-
гызу идеясе күптән тынгы бирми инде аңа. Борынгы җирле халыкның көн­күреш киемнәрен өйрәнергә ниятли. Белгечләр белән сөйләшәсе килә, китаплар эзли. Әмма Самарада бу юнәлештә белеме тирән булган бел-гечләр таба алмый. Санкт-Петер­бургта яшәгән иптәш кызы мессенджердагы фольклорчылар төркеменә куша аны. Шунда ул Казан­да яшәүче татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногай­бәкова белән таныша. Бу – зур этәргеч була кызга. Ул әбиләренең дә фотоларын барлый, архив актара. Максатына ирешә: Гөлшат ханым киңәшләре белән җирлектә яшәгән татарларның киемнәр эскизын ясаттырып тектерә. Балалар хәзер әнә шул киемнәрдән чыгыш ясый. 


– Безнең костюмнар башкалар өчен башта бик сәер тоелды, – ди ул. – Сез нинди әбиләр соң, дип көлем­серәп сораучылар да булгалады. Алар белән сүз көрәштереп торуның мәгънәсе дә юк. Чөнки үз халкының фольклорын, тарихын белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Татар халкы­ның бары сәхнә костюмын гына күргәннәре булган. Ялтырап торган шул костюмнарны кигәннәрне генә татар дип саныйлар. Ә без татарлар­ның көн­күреш киемнәрен сәхнәгә алып чыктык һәм аны танытуда үз өлеше­безне кертәбез. Татар халкы­ның көнкүреш киеме турында бик начар күзаллау бездә. Барысын да кайтарасы килә. Шуңа кулга килеп кергән борынгы әйберләрне җыеп барам. Бу үзенә күрә бер чир кебек инде. Рәхәт чир.


Вәсимә әле дә, кайсы авылга юлы төшсә дә, әби-бабайларны эзләп табып, алар белгән җырларны, такмак-ларны язып ала. Өлкәннәргә соклана. «Новокуйбышевскида очраткан бер бабай һич хәтеремнән чыкмый. 90 яшь иде аңа. Тальянын­да өздереп уйный. Күренеп тора: гармуны инде искереп беткән. Әйдә­гез, безнең гармунны калдырып тора­быз да, сезнекен алып китеп, ремонтлатып кайтарып бирәбез, дибез. Бирмәде! «Бәләкәй чагымнан үзем белән бергә ул», – ди. Күпме күндерергә тырышсак та бирмәс иде, чөнки ул ансыз бер көн дә тора алмый. Гармуны аның өчен хәтер. Тормышындагы күпме матур мизге­лләр шул гармуны белән бәйледер. Мине менә шундый кешеләр рухландыра», – ди Вәсимә. 


 Сербиянка, сербиянка, / Сербиян-ка модная, / Кашык тотып ашарга кер, / Йөрмә син голодная... Кара качтүм ак яка, / Кара качтүм, ак яка, / Кара качтүм, ак якага / Без кызыкмыйбыз пока... Сәхнәдә балалар үз әби-бабалары җырлаган җырларны башкара. Бу буыннар бәйләнешенең матур бер үрнәге түгелме инде?! Буыннар бәйләнеше – заманнар бәйләнеше ул.

Фото: Тимур Сафин

Теги: самара татарлары самара заман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар