Логотип
Милләттәш

Төркия килене

Тәти апамның мәхәббәт хикәясе

Уллары Әмирхан - әкиятнең уйдырма түгел, бәлки чын хикәя икәнлеген раслаган тагын бер матур дәлил. Канында ике милләтнең моңы, җан җылысы кушылгангамы, йөзе кояштай балкып тора. Сөйкемледән-сөйкемле бу мәхәббәт җимешен ничек кенә иркәләп, нинди генә асыл сүзләр белән сөйми әнисе. Ләкин барыннан да бигрәк җанымны эреткәне – әтисе Зәки бәйнең улына горурланып, яратып «татарым» дип эндәшкәне…
Төркиянең мәшһүр шәһәрләре байтак, һәркемне тарихи үзенчәлекләре, табигый байлыкла­ры белән таң калдырган, башка бер җиргә охшамаган, нечкә татлы Шәрык рухына ия Әнкара, Истанбул, Измир, Бурса, Адана, Газиантеп, Конья, Искешәһәр, Малатья... күпләргә таныш исемнәр. Ләкин Төркиядәге шәһәр һәм шәһәрчекләр саны 600 гә җитә. Бер шигем юк, башкалары да бу горур калалардан калышмый. Ә кайчак әле уздыра да! Күптән түгел миңа бәләкәй шәһәрләрнең берсе - Адыяман белән танышу бәхете тиде. Исемендәге «яман» сүзе бераз өркетсә да, төшләрдә күргән яманлык яхшылык бу­лып чынга ашкан кебек, бу шәһәр дә миңа бары гүзәл яклары белән генә ачылды. Чын дуслар, яңа белем, университет, дәресләр, ачышлар, табышлар - санап бетергесез. Ләкин сәфәремнең иң зур табышы, Адыяман шәһәрендә гөр килеп яшәп яткан милләттәшебез Рамилә ЯРУЛЛИНА-ЙЫЛДЫРЫМ булды. Ул анда торып татарның киләчәге өчен без­дән – казаннардан, күбрәк өлеш кертә дисәм, һич арттыру булмас. Рамилә апа эше, өе, гаиләсе, баласы, холкы, хәтта кыяфәте белән дә Төркиянең бу ерак почмагында чын татар хатын-кызы яшәгәнен исбат­лый. Аның хикәясен укып моны үзегез дә аңларсыз. Хәер, сизеп торам, ире төрек ләбаса, ничек булсын бу хәл дип шикләнәсездер, һәр көн иреңне атлаган адымың, сулышың, гүзәллегең, акылың белән гашыйк итеп торганда; ирең сиңа булган сөю-хөрмәттән илеңә-миллөтеңә дә гашыйк булганда... Була икән ул. Бар икән! Чып-чын сөю, ихлас мәхәббәт! Сүземне шушы татлы җирдә бүләм дә, язмамны Рамилә апаның хикәясе язылган иң кызык биттән ачам...


Татлы борылыш

...Әнкара аэропортына мин биек үкчәле туфлиләрдән килеп кердем. Кыяфәтем белән шунда ук әсир итәм, янәсе. Ә ул ягымлы елмайды да, әйберләремне урнаштыруга беренче эш итеп миңа башымнан аягыма хәтле җайлы киемнәр алып бирде. Һәм шунда бер мизгел булды: мин аяк киемен кигәндә, ул җәһәт кенә иелеп, һич көтмәгәндә аяк киемемнең бауларын бәйләде... Бу мизгел гыйшык диңгезеннән тамган беренче тамчы иде. Мин, үзем дә сизмәстән, аның дөньяга булган карашына, кешеләргә мөнәсәбәтенә, хатын-кызга булган хөрмәтенә гашыйк булдым... Үзенә белгертмәсәм дә, күңелем белән бары­сын да аңлаган идем. Бу танышу - тормышымда гаҗәеп кискен һәм әкияти борылыш! Үткән белән киләчәкне икесен ике якка ыргыткан, язмыш тигезләмәсенә яңа бер ИКС өстәп, тормышымның иң мөһим кешесенә юлыктырган татлы борылыш...

...Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлау белән Татар дәүләт педагогика университетының әдәбият кафедрасында укыта баш­ладым. Күп тә үтмәде, Гаяз Исхакый иҗаты буенча диссертация якладым. Минем ул вакытта күңел биреп эшләгән эшем, укучыларым, фатирым, машинам бар иде. Киләчәккә юлым билгеле булганлыктан, доктор­лык диссертациясенә әзерләнеп, шул эшемне дәвам итәргә уйлый идем. Ләкин көтмәгәндә-уйламаганда 2005 елда беренче тапкыр Әнкарага конференциягә килдем. Аннан соң да еш кына Төркиягә чакырулар алдым. Ван, Измир шәһәрләрендә булдым. Бу илнең күңелемә якын булганын аңладым. Ләкин Төркиягә китәрмен дигән уй башыма да кереп чыкмады.
Язмышның синең уйларыңда эше дә, гаме дә юк, аның үз язганы...

Зәки бәй белән танышуыма уртак дусларыбыз – Төркиягә кияүгә чыккан дустым Гөлгенә һәм аның ире сәбәпче булды. Танышырга теләген белдереп башта Зәки миңа интернет аша хат язды, шулай бер­ара язышкач, телефоннан аралаша башладык. Киң эрудициясе, һәр сорауга, һәр вакыйгага үз фикере, карашы булуы белән үзенә каратты ул. һәм озакла­мый мине ун көнгә Төркиягә чакырды. Әйләнә-тирәсе, дуслары белән таныштырып, үзен төрле яктан күрсәтте. Шулай итеп, һич көтмәгәндә, бер-беребезне таптык. Истә калган, күңелемә үтеп кергән сүзләре бар: «Миңа ризык кына пешерә торган өй ханымы кирәкми, миңа барыннан элек тормыш иптәше кирәк».

Мин Казанга кайтып киттем. Озак та үтми ул үзе Татарстанга килде, туган ягыма – Кайбыч районы Кече Кайбыч авылына кайтып, әти-әнием белән та­нышты, кулымны сорады. Якыннарыма бик күп бүләкләр алып килде. Шулай итеп, 2007 елның ноябрендә без язылыштык. Белеме, эше буенча хәрби очучы булганлыктан, холкы нык, акылы төпле кеше булып чыкты, дуслары, хезмәттәшләре тарафыннан гел ихтирам, ярдәм тоеп яшибез. Эшендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә бик хөрмәткә лаек кеше ул.

Китапханәсендә нинди генә китап юк! Тарихи китап­лар, төрек шагыйрьләренең җыентыклары, шәхес буларак үсүгә, лидер булуга багышланган китаплар...
Кырыс тоелса да, чынлыкта Зәки бик нечкә күңелле җан ул, әдәбиятны ярата, үзе дә шигырьләр яза. Миңа багышланганнары да бар.


Адыяман яман тугел икән

Төркия башкаласына кунакка барып, аңа гашыйк булып, ничек ерак Адыяман шәһәренә барып чыктым соң әле... Монысы да тагын бер көтелмәгән борылыш булды. Ирем Әнкарада хосусый ширкәттә мөдир булып эшләсә дә, нефть җитештерү белән шөгыль­ләнүче дәүләт ширкәтенә мөрәҗәгать итеп карарга булды. Аны кабул иттеләр. Төркиядә дәүләт эшендә эшләүчеләр, хәрби кешеме ул, укытучымы, бигрәк тә табиблар, ягъни бөтен дәүләт структурасындагылар күпмедер вакыт көнчыгыш төбәгендә хезмәт итәргә тиеш. Барачак район яки шәһәрне сайлау хокуклары юк, моны Әнкарада урнашкан электрон система авто­мат рәвештә хәл итә. һәм шулай итеп иремне Адыяманга билгеләделәр. Адыяман – Төркиянең көньяк-көнчыгышында. Бу якларда җәен бик кызу, температура утыз-кырык дәрәҗәгә күтәрелә. Килү белән әле эш табылмады. Берара хуҗабикә булып яшәргә дә туры килде. Андагы төрек ханымнары – хуҗабикәләр –  кешеләргә гаять игътибарлы. Гел хәлемне белешергә кереп, үзләре мине кунакка чакы­рып, шул рәвешле вакытлы моң-зарымны таратырга тырыштылар. Үзләре дә ирләре белән Төркиянең төрле якларыннан күчеп килгәннәр икән. Аларга да башта кыен булган, соңрак ияләшкәннәр. Мин дә ияләштем Адыяманга. 2009 елда Казаннан китерелгән барлык документ-таныклыкларым тигез һәм тиң хокуклы табылды. Декабрь аенда улыбыз Әмирхан дөньяга килде. Мартта инде мин университетка урнаштым. Семестр уртасы булу сәбәпле, шунда ук укытып китү мөмкин түгел иде. Улым да кечкенә. Төрек теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире Сөләйман әфәнде миңа ярдәмгә килде һәм атнага ике тапкыр, үземә уңайлы вакытта университетка килеп, дәресләремә материал­лар тупларга мөмкинлек бирде. Мин «Хәзерге төрки халыкларның әдәбияты» курсын алып бара башладым. Бу курска казакъ, кыргыз, татар һәм башка төрки халыкларның әдәбиятын өйрәнү керә иде. Баштарак шактый вакытымны университет китапханәсендә үткәрдем. Чөнки Казанда алган белемем бары тик татар әдәбияты буенча гына иде. Төрек телен исә бала туганчы, сүзлек белән үзлегемнән китаплар, гәҗит- журналлар тәрҗемә итеп өйрәндем. Ирем дә ярдәмче булды. Иртән эшкә китәр алдыннан яңа гәҗит тотты­ра, төшке ашка кайткач, андагы яңалыкларны сөйләп бирүемне сорый.
Ул минем халкымны – татарларны бик ярата, хөрмәт итә. Хатын-кызны алга чыгара белә, үзен түгел, күбрәк мине үстерергә тырыша.

Лекцияләргә әзерләнү үзе бер кызык иде, чөнки бу минем өчен дә өр-яңа белем, яңа әдәбият, мәдәният. Әйтик, казакъ халкы әдәбиятын аңлатканда, аларның тарихына, мәдәниятенә, мәшһүр шәхесләренә күз сала идек. Моннан тыш, магистратурада да дәресләрем бар иде. Алары исә тулаем татар әдәбияты әсәрләренә таянып төзелде. 2012 елның маенда мин төрек ватан­дашы булдым, һәм моннан соң инде университетка даими эшкә алындым. Дәресләремнең саны арта төште. Әдәбият дәресләре белән беррәттән, рус теле дәресләре дә бирә башладым. Тарих бүлеге студентла­рына – атнасына бер тапкыр, туризм югары мәктәбендәгеләргә атнага дүрт сәгать рус теле укытам. Бүген инде минем җитәкчелегемдә магистр һәм доктор дәрәҗәләренә фәнни хезмәтләр язган студентлар бар. Бер студентым татар мифологиясен, икенчесе татар лирик җырларын өйрәнә. Тагын бер студентым татар теле һәм грамматикасы буенча белгеч буларак эшләргә ниятли. Шулай ук педагогика факультетында әдәбият теориясен һәм хикәя-роман анализлау методикасын укытам. Үзем төрек романнарын, хикәяләрен укыйм. Нәҗип Фазыл, Әхмәд Һашим кебек язучы-шагыйрьләрне яраттым. Тел һәм фикер ягыннан бай шәхесләр.


Бишек җырым татарча

Балага нинди тәрбия бирү бик мөһим, әлбәттә. Әлегә гаиләдә берүзе генә булса да, башкалар белән бүлешергә өйрәттек, бик еш балалар бакчасындагы дусларына тәм-томнар, җиләк-җимеш алып китә. Бер яшенә сеңлем Гөлнара аңа китап бүләк иткән иде – шуны кулыннан да төшерми. Йомшак уенчык урынына китап белән йокыга китә, уянгач та беренче эш итеп китабын сорый. Рәсем ясау, сызу, буяу эшләрен бик ярата. Әкренләп рус телен дә, татар телен дә өйрәтергә тырышам. Йокларга ятканда татарча бишек җырлары көйләп йоклата идем, хәзер җырлавымны үзе сорый. Улым төрек-татар рухлы булып үссен иде. Киләчәктә әтисе, Төркия белән беррәттән, Казанда да белем алуын тели.

Россия хатын-кызларының тормыш-көнкүрешен Төркия ханымнарыныкы белән еш чагыштырам. Бездә хатын-кыз, гадәттә, эштә дә, өйдә дә эшли. Монда исә ханымнар күбрәк өй, бала белән шөгыльләнә. Иртән ирен – эшкә, балаларын мәктәпкә озатканнан соң, бер­берләренә кунакка, кәһвәгә йөриләр. Төркиядә гадәти өй дә бик иркен һәм зур, дүрт-биш бүлмәле, беренче күзгә ташланган әйбер – өйнең матур, пөхтә җыелган булуы. Мин моның сәбәбен ханымнарның тормышы өйдә узудан күрәм. Шуңа алар йорт-җиргә бик зур игътибар бирәләр, өйне карап, бизәп торалар, гел матур савыт-саба гына кулланалар. Эшләүче ханым­нар да бар. Күбесенчә минем әйләнә-тирәмдәгеләр йә шәфкать туташлары, йә укытучылар. Андыйлар, гадәттә, өйләренә өй җыештыручы, бала караучы алалар. Гомумән, хатын-кызның тормышы, тулаем алганда, бездәге кебек мәшәкатьле түгел, монда бары­сын да диярлек ирләр хәл итә. Йорт эшләрен без дә бергәләп эшлибез. Аш-суга кулы искиткеч тәмле, ризыкларны оста пешерә. Ит, балык ризыкларын, гадәттә, ул әзерли. Төрек аш-суын әзерләргә аннан өйрәндем. Баланы тәрбияләүдә, карауда шулай ук зур ярдәмче: Әмирханны балалар бакчасына илтә, алып кайта, еш кына икәүләшеп урамда йөриләр.

Гаиләбездә ике милләт кешесе булу бернинди каршылык тудырмый, киресенчә, без моны өстенлек итеп кабул иттек. Аралашкан дусларның безгә булган кызыксынуы көчле. Алар безгә кунакка килгәч, һичшиксез, татар ризыгы көтәләр. Өчпочмакны, гөбәдияне яратып ашыйлар. Казанга беренче тапкыр кайтуымда ук, үземә дә, иремә дә Арча читекләре, чигүле башмаклар, сумкалар, түбәтәйләр, милли китаплар, Казан күренешләре төшкән сувенирлар җыйдым. Шулай итеп, Адыямандагы өебездә татар рухы барлыкка килде.


Ерактан яхшырак күренә

Студентлар иң элек: «Татар теле төрек теленә охша­ганмы?» – дип сорыйлар. Мин аларга беренче эш итеп татарча шигырь укып күрсәтәм. Егерменче йөз ел башында төрекләр дә, татарлар да әкренләп телләрен гарәп-фарсы сүзләреннән арындырган. Телләребез үзара ераклашкан. Монда Россия, Татарстан, Казанны өчесе өч төрле ил кебек кабул итәләр, бик еш Татарстанны Казакъстан, Кыргызстан белән бутыйлар. Мин беренче дәрескә дөнья картасын тотып керәм. Күбесе Идел елгасын белгәнлектән, Татарстанны Иделгә бәйләп аңлатам. Аннары кыскача гына татарларның тарихын, кыпчак, Идел Буе Болгар дәүләте чорларына, ислам динен кабул итүгә тукта­лам, шәхесләребез турында сөйлим. Йосыф Акчура, Рәшит Ибраһимов (аны төрекләр Токиода беренче мәчет төзеткән шәхес буларак бик хөрмәт итәләр), Әхмәт Тимер, Гаяз Исхакыйлар аша беләләр татарны.

Мин исә исемлекне киңәйтәм. Гаяз Исхакый әсәрләрен анализлаганда милли гореф-гадәтләрне, йолаларны аңлатам. Аяз Гыйләҗевнең төрек теленә тәрҗемә ителгән «Өч аршын җир» әсәрен үткәндә исә ул вакыттагы колхозлашу чорына бәя бирәбез.
Татарларны танытуны бурычым дип саныйм.

Мин Адыяман университетында бердәнбер татар укытучысы. Конференцияләрдә дә татар әдәбиятын яктыртып катнашам. XX-XXI гасыр әдәбияты хакын­да мәгълүмат шактый. Шуңа да мин яңа татар роман­нарын, бәяннарын өйрәнеп, яңа заман әдәбиятына багышланган мәкаләләр язып, аларны төрки басмалар­да чыгара киләм. Киләчәктә соңгы еллар татар прозасы турында китап язармын дигән хыялым да бар.

Татар теле буенча эзләнүләр алып барган яшьләрне үстереп, аларны Казан белән бәйләнешкә кертәсем килә. Бәлки, миннән соң киләчәк татарларга да берникадәр юл ярып, ишекләрне ачык калдырып булыр. Гомумән, мин бу эштә үзем генә түгел. Алсу Камалиева бар, ул – Бартон университетында төрки телләр бүлеге мөдире. Чулпан Зариф-Четин – Каре университетында, славян телләре бүлеге мөдире. Илсөяр Рәмиева, Ләйсән Шаһин һәм башкалар...

Без барыбыз да туксанынчы еллардан соң Төркиягә килгән яшь буын, һәм безнең Төркиядә башкарасы вазыйфабыз, бурычыбыз - үзебезне, милләтебезне таныту. Әлегә бу эшне Төркиянең төрле җирләрендә башкарабыз. Ә киләчәктә хыялыбыз бер җиргә тупла­нып, бу максат өстендә инде ныклап, тагын да көчлерәк эшләү.


* * *

Аэропортта Адыяман-Истанбул самолетына уты­рырга җыенганда, миңа Зәки бәй бер сер ачты: «Ике атна буе «Рамилә ханым»ны авызыңнан төшермәдең. Аңлыйм, хөрмәт итеп шулай эндәштең, бу дөрес тә. Тик менә «Рамилә ханым» гына ихластан синең «апа» диюеңне көтте. Җитмәсә, апаң гына да түгел әле, ул - «Тәти апаң!»

Шулай итеп, Адыяманда кичергән соңгы минутлар­да мин Рамилә апаны тагын да якын күрдем, яраттым һәм янә горурландым. Күңелдә хәзер аерым кәрәз­ләрдә Адыяман шәһәре, Рамилә апа, Зәки бәй һәм Әмирхан. Ә... күңелнең мәхәббәт җыентыгында - «Тәти апаның мәхәббәт хикәясе»...

Казан-Адыяман-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлнур бу язмаң бик ошады.Үзем Төркиягә барып кайткан кебек булдым.Бу Рамилә кем кызы ул?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рамилә - милләтебезнең асыл кызы. Мин бик шат аның өчен. Сөбханаллаһ, бәхетенә күз тимәсен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сез ике милләт дип басым ясыйсыз, лэкин бит динегез бер, динегез торле булса кыенлыклар булыр иде...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рамилә өчен мин бик шатмын.Афәрин! Без бергә укыган идек...

          Хәзер укыйлар