Логотип
Милләттәш

Сүриянең сере: "МЕЛИЯ 999"

Нык ихтыярлы һәм тәвәккәл, үз дигәненә ирешми калмый, дип әйтергә яратабыз көчле хатын-кызлар турында. 

Шулай анысы... Ләкин эчтән еш кына күңелләре тиз уалучан бик нәфис зат алар. Тормыштагы иң авыр көнне ничек кичерергә дә, ничек барысына да кул селтәмәскә, табигатьтән илһам алып, тәүлекләр буе ничек эшләргә, үз принципларыңа ничек тугры калырга? Көчле ихтыярлы хатын-кызлар-ның берсе белән шулар хакында сөйләшәбез.
Сүрия Мелия – татар хатын-кызлары ассоциациясе әгъзасы, уникаль «Мелия 999» кулинар цехы хуҗабикәсе, Әстерхан «фанаткасы».



Бүген татар мәдәниятен үстерүгә Россиядә генә түгел, ерак чит илләрдә дә зур игътибар бирелә. Сүрия, ә Сезнең туган шәһәрегез Әстерханда татарларның милли традицияләре сакланамы?
 – Әлбәттә. «Дуслык» җирле милли оешмасы бик күп кызыклы чаралар үткәрә. Башка эшмәкәрләр кебек, мин дә фестивальләрдә, бәйгеләрдә актив катнашам. Татар ашлары рецептларын сакларга, әстерхан­лыларны үзен­чәлекле милли ризыклар белән таныштырырга тырышам. Безнең цехтан кала, шәһәребездә әле беркемнең дә мондый эшкә алынганы юк. Татар авылларында яшәүче әбиләрдән сорасаң гына инде! (Көлә.) Күп татарлар Әстерханнан күчеп китә шул бүген. Ка­занга китүчеләр дә бар. Татарстанның башкаласы – искиткеч шәһәр! Анда мин беренче тапкыр 1969 елда булган идем. Ул чакта ук инде ул мине таң калдырган иде! Казанга татар хатын-кызларының Бөтендөнья конгрессында катнашырга килгәч, аңа кабат гашыйк булдым.



Ә үзегездә Казанга күчеп китү уе тумадымы?
– Юк, мин Әстерханымны бик яратам! Мөгаен, шәһә­ребезнең фанаткасыдыр мин. Берара Тайландка яки Италиягә – океанга якын җирләргә – күчеп китеп, шунда бунгало төзеп, ыгы-зыгыдан ерактарак яшәү турында да хыялланып алдым. Әмма аннан аңладым – далаларыбыздан башка яши аламмы соң?! Шәһәребез иң рәхәт, иң уңайлы җир кебек тоела миңа – искитмәле кешеләр яши монда! Шуңа күрә мин үзебезнең өлкәдә –
елга ярында йорт сатып алдым. Анда нинди рәхәт мизгелләр кичерүемне сүзләр белән генә әйтеп аңлата да алмыйм! Гаҗәеп табигать, эссе көннәрдән ышыклый торган җиләслек, кайтавазлар яңгырарлык тынлык... Мин әле сәяхәт итәргә, дөнья белән танышып йөрергә дә яратам. Шә­һәрләр, аларның тарихы, кешеләре, милли ашлары – барысы да кызык. Ләкин минем өем – Әстерхан. Ул – минем мәхәббәтем.
Гаилә – ишле, мин иң өлкәне булгач, хыялны арткарак күчерергә туры килде.

Сез тумышыгыз белән Әстерхан кызы булып чыгасыз, димәк?
– Әни ягыннан бабам – төп Әстерхан кешесе, ә әбием –Казан татары, чыгышы белән Такталы авылыннан. Сугыш вакытында ул Әстерханга килеп эләгеп, озак елларга абыйсын югалта. 1969 елда гына хатлар аша бер-берсе белән табышалар. Менә шул вакытта мин беренче тапкыр Татарстанга барып чыктым – туганнарыбыз белән күрешергә дип бардык. Милли ашларыбызга мәхәббәтне дә миңа нәкъ шул әбием сеңдерде бит. Ул шәп пылаучы иде! Туйлар өчен әзерләргә дип, махсус  чакырып алалар иде үзен! Күз алдына китерегез: телеңне йотарлык пылау пешерер өчен ул берничә сәгать буе казан янында басып тора. Өйдә дә әллә нинди тәм-томнар белән сыйлый безне – гап-гади мичтә авызда эреп китәрлек пәхләвә әзерли иде әби. Шаккатарсың! Аның шәкәр-чурекләре, бәлешләре тагын... Тәмнәре хәзергәчә авызда. Аш-су әзерләүгә хирыслык миңа, мөгаен, әбиемнән күчкәндер.



Сүрия, сезнең «Мелия 999» кулинария цехы кулдан эшләү, сирәк рецептлар, төрле тәмнәрнең бер-берсен тулыландыруы белән дан тота. Әзерләгән ризыкларыгыз арасында, татар ашы булудан бигрәк, ул бары Әстерхан татарларыныкы гына дип әйтерлекләре бармы?
– О, монысы аның үзе бер тарих! Сирәк рецептлар җыю белән без күптән шөгыльләнәбез. Ә шулай бер- вакыт, цехны камилләштерү, ассортиментны киңәйтү турында уйланганда, башыма бер фикер килде бит. Әстерханда – балыклы якта – балык пилмәне булмасын инде! Рецептураны, технологиясен эзләргә керештек. Гомер буе биредә яшәүчеләрдән сораштык, хәтта башка төбәкләргә дә мөрәҗәгать иттек. Эзләгәнебезне таптык бит тәки! Хәзер инде безнең тапалган судак, сазан фаршы, толстолобиктан әзерләгән пилмәннәребез бар. Соңгы арада судактан өчпочмаклар ясый башладык әле менә. Итле, бәрәңгеле, суганлы татар өчпочмакла­рын гел пешерә идек инде анысы. Бер танышым балачак ризыгы булган балык өчпочмаклары турында сөйләде дә, без дә пешереп карарга булдык – искиткеч тәмле килеп чыкты! Кухняда мин экспериментлар еш ясыйм, аннары рецептураны эшемдәгеләргә бирәм.
 
Үземдә эшләүчеләргә: «Начар уйларны бусага артында калдырыгыз, камыр бөтенесен сизә, үзенә сеңдерә», – дим. 

Өйдә ризык әзерләү – бер нәрсә, ә аңардан бизнес ясау – бөтенләй башка. Ничек килдегез моңа, һәм, иң мөһиме, унбиш еллап инде көндәшләрсез эшләрлек үз кәсебегезне ничек булдырдыгыз?
– Барысына да ирем «гаепле». Ул гаҗәеп кеше иде. Милләте белән грузин. Искиткеч тәмле пешерә иде. Безнең өйдә һәрвакыт грузин аш-суы, рус, татар ризык-лары әзерләнде. Килгән кунаклар еш кына: «Ниш­ләп, тәвәккәлләп, үз рестораныгызны ачмыйсыз инде?» –
дип сорый башлады. 2001 елда бу эш катлаулы иде әле, шуңа, зурдан купмыйча, без башта кулинария цехы ачып карарга булдык. Мин кулдан пилмәннәр бөгәм, ирем хачапури өчен сыр ясый. Фирмабызның озын гомерле булу сере бик гади – бөтен ризыкны башта ук, үзебезгә пешергән кебек, җаныбызны биреп әзерләдек. Хәзер дә нәкъ шулай эшлибез. Инде даими сатып алучыларыбыз, зур цехыбыз, ашчыларыбыз бар. Теге заманнарда әле заказчылар табу да җиңел түгел иде, шуңа күрә туңдырылган продукциябезне машинага төяп, тиешле урыннарга илтеп бирә идек. Кибет хуҗа­лары белән килешүләрне үзебез төзибез. Хәтерлим, кереп, сорап, ялынып йөрүләрдән шулкадәр ояла идем. Әмма ирем мине гел әйдәкләп тора. Беренче елны без бар эшне дә икәү генә башкардык, әкренләп барысы да җайга салынды, беренче хезмәткәрләребезне эшкә алдык. Ә үз предприятиебезне ачуның икенче елында инде ирем бу дөньядан китеп барды. Берүзем калдым...
2016 елда предприятиебез оешуга 15 ел тулды. Шул арада үзем дә үстем, ныгыдым, әлбәттә. Көчле иренә аркаланып яшәүче 22 яшьлек тәҗрибәсез кыздан мөс­тәкыйль ханымга әверелдем. Ирем бар яктан да таяныч иде: дустым да, әти урынына калган кешем дә, бизнес буенча партнерым да булды ул. Мине күп нәрсәгә өйрәтте: эшне алып барырга, курыкмаска, тәвәк­кәл булырга. Аны югалтуның авырлыгын үзем генә беләм. 



Сөйләгез әле, нинди иде ул?
– Ирем кызыклы кеше иде. 80 нче елларда студентлар кичәсендә таныштык аның белән. Шундук үзенә каратты. Яшенә караганда өлкәнрәк күренә, эрудицияле, юмор­га бай – чып-чын грузин инде. Ул да мине ошаткан. Бик озак артымнан йөрде, мине генә түгел, бөтен гаиләбезне кайгыртуны үз өстенә алды. Әти ташлап кит­кәч, кечкенә туганнарыма аякка басарга булышты, ә без гаиләдә ун бала! Рәхмәт аңа, барыбыз да укып чыктык.
Беренче очрашкан көннәрдә ул: «Минем өем – Грузия!» – дип кабатлый иде. Өйләнешеп, бергә тора башлагач, ватанына еш кайтып йөрде, кире әйләнеп кайтканда: «Сине сагындым, минем өем биредә икән», – дип әйтә башлады. Аның белән бик бәхетле идем.

Сүрия, көчле хатыннарның да кулыннан эше төшәме?
– Әлбәттә. Без бит хатын-кызлар. Әйе, көчлеләр, ләкин хатын-кызлар. Безгә башны куеп еларлык көчле җилкә булу кирәк. Ял базасында атналар буе яшәп, шуннан гына эшкә йөргән чакларым булды. Анда мин күбрәк верандада – чыбылдык эчендә йокладым, таби-гатьтән энергия алдым. Мин бик аралашучан, дусларым да күп, ләкин үз-үземә бикләнеп, ялгыз гына каласы килгән чаклар да булды. Мондый очракларда иң яхшы табиб – табигать...   



Тормышыгызда иң бәхетле көнегезне атагыз әле?
– Андый көннәрем байтак минем. Мәсәлән, узган ел парапланда очып карадым. Нибары бер сәгать! Әмма әйтеп бетергесез бәхет кичердем! Хәтта ул видеоны Фейсбукка куярга да кыймадым – куанычтан, сокланудан кычкырып елавымны бөтен кеше аңламас дип ку­рыкт­ым. Дусларым күп, туганнарым исән-сау – бу бәхет түгелмени?! Кайчак акча юклыктан, кемдер кәеф­не кырудан зарланган булабыз. Болар барысы да вак-төяк. Без исән-сау, менә шул инде ул бәхет. Ә иң бәхетсезе... Иң якын кешемне – иремне югалткан көн...

Сезне нәрсә куркыта?
– Бүген мине бернәрсә дә куркытмый. Якыннарың­ны югалту гына бик авыр. Яшәү белән үлем һәрчак янәшә йөри, һәм без моның белән ризалашырга, аны шулай кабул итәргә тиеш.



Бүгенге эшегез булмаса, кем булырга теләр идегез?
– Ирем авырый башлагач, гел курку халәтендә яшә­дем. Сулыш алуыннан ук хәлен аңларга, уколлар ясарга өйрәндем. Мин, мөгаен, табиб булып, кешеләрне дәвалый алыр идем дип уйлыйм.

Сез кешеләрдә беркайчан да нәрсәне гафу итә алмас идегез?
– Катлаулы сорау... Хыянәтнедер, мөгаен. Ләкин еллар узу белән, моңа да башкача карый башладым. Тормышымда төрле хәлләр булды, әмма мин аларны үткәреп җибәрергә, кичерергә өйрәндем. Дөрес, хыянәтне белү, аңлау һәм алга таба бара алу бер дә җиңел түгел. Ләкин тормыш биргән иң кыйммәтле сабакларның берсе бу.
 
 Бер әби шалтыратып: «Кызым, рәхмәт сиңа!» – дисә, шуннан да зуррак мактау юктыр.   

Балачагыгызның иң якты хатирәсе?
– Яшелчә бакчасы бар иде. Без, бала-чага,
арыш ипиенә сарымсак сылап, тоз сибеп, урамга чыгабыз. Бакчада редиска, кыяр үсә, чарлакта
капчыгы белән кипкән балык утыра. Дөньяда
иң тәмле ризык шулар булгандыр. Без, ашарга да кайтып тормыйча, көннәр буе уенда әвәрә килә идек. Хәзер урамда бала-чага күрмәссең, хәтта авылныкылар да интернетта утыра.



Тормышта бернәрсә дә очраклы булмый, диләр. Сез моңа ышанасызмы?
– Ничек кенә ышанам әле! Безнең предприятие исе­мендә тикмәгә генә «9» саннары тезелеп тормый. 
Цехны «Мелия 999» дип атаганда ук «тугыз»лының минеке икәнен аңладым. Юктан гына түгел бу!
Әйе, тормышта бернәрсә дә очраклы гына килеп
чыкмый дип, мин гел әйтәм: шуңа күрә юлыңда
очраган әнә шундый билгеләрне күрә, тыңлый
белергә кирәк. Кешенең үзеннән, аның холкыннан да күп нәрсә тора әле. Позитив булсаң, тормышны яратсаң – барысы да әйбәт килеп чыгачак!

фото: Наталья Сухарева

Сүрия МЕЛИЯ рецепты - СУДАКТАН ӨЧПОЧМАК: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=4694

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар