Логотип
Милләттәш

​Мишәр кызы

«Минем тормышым Бразилия сериалларына охшаган», – ди ул. 
Күзләрендә бер мизгелгә генә моңсулык чагылып ала да, шунда ук югала. Кайберәүләр кебек үзен жәлләп елап утыручылардан түгел ул. Ә тормыш аны, чынлап та, тезләндерергә, елатырга бик тырышкан. Хәтта үчләнә-үчләнә тырышкан бугай әле. Тик теләгенә генә ирешмәгән!

Мәскәүгә бер көнлек командировкам инде ахырына якынлашканда гына минем белән иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт тапты ул. Поезддан туп-туры бирегә килеп, мәктәпкә укучы балалардан күпкә иртә аяк баскан идем, югыйсә. «Ул көнне бухгалтериягә чакырулымын», – дип телефоннан ук кисәтте – бармый калырга ярамый, мәктәпнең киләсе уку елына бюджеты хәл ителә. Аннан кайтуга, директорны класстан тыш оештырылган чараларда көтәләр иде: 2 нче сыйныфта гаилә бәйрәме – балалар нәсел шәҗә­рәләре, өйләрендә сакланучы кадерле ядкарьләр, гаилә альбомыннан истәлекле битләр турында әти-әниләре белән бергәләп сөйләделәр. Аннан чыгуга «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены башланырга тора иде – 7-8 нче сыйныф укучылары укытучыларга каршы уйныйлар... Мәктәп көне буе минем карамакта булды: һәр кабинетка кереп, укытучыларның барысы белән дә диярлек танышып чыктым, иркенләп музейларын карадым (разведчиклар турындагы музей алардан кала башка беркайда юктыр әле ул!), күңелем булганчы сокландым, гаҗәпләндем, шаккаттым... Һәм кичкә таба инде мин, журналист икәнлегемне онытып, быел мәктәпкә керәсе кечкенә улым Азатның әнисе генә булып калдым: «Их, укытасы иде баламны шушындый мәктәптә!» Ниһаять, Мәскәүнең татар этно-мәдәни компонентлы 1186 нчы мәктәбе директоры – журналыбызның «Сөембикә» беләзеге (2009 ел) иясе Лемма Исхак кызы Гыйрфанова белән без икәү генә. Миңа, иң элек, аның хатын-кыз буларак яз­мышы кызыклы. Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «күңелнең хатирәләр дигән киносын» карыйбыз менә. «Тормышым сериаллардан ким булмады...» – ди ул. Әгәр берәр режиссер аның турында чынлап та кино төшерергә алынса, ул аны, минемчә, менә бу вакыйгадан башлар иде. Гомерне «аңа кадәр» һәм «аңардан соң»га бүлгән көннән.


* * * 

1984 елның 17 декабре. Сишәмбе. Алма-Ата шәһәре. Онкология боль­ни­ца­сының реанимация бүлеге. Ул наркоздан айнырга азаплана. Аңыма килдем дигәндә генә кабат төпсез караңгылыкка төшеп югала. Уйлар ташбака сыман әкрен кыймылдаса да, нигәдер, аларның җеп очын барыбер тотып булмый. Кайда соң ул, нәрсә булды аңа? Әйе, күкрәген­дә сизелер-сизелмәс кенә бер төер бар иде. «Кечкенә генә операция кирәк булачак, борчылмагыз, куркыныч бернәрсә дә юк», – диделәр. Алар шулай дип торгач, чынлап та, борчылмады да бугай ул. Өстәвенә, хирургы да таныш – укучысының әтисе. Үзләре кечкенә диделәр, ә үзләре ярты гәүдәне бинтка ураганнар, бер күкрәкне нидер тарта, ул якта ниндидер сәер бушлык...

Ире Альберт белән алар Мәскәүдә, Әлфия Афзалова концертында танышалар. Әлмәт егете белән Чүм­бәли авылы (Түбән Новгород өлкәсе) кызының очрашуына, бер-берсенә гашыйк булуына, ә аннан инде ка­вышып та куюларына төп сәбәпче булган Әлфия апа үзе бу хакта, әлбәттә, белми дә кала. Яңа гына диплом алган яшь белгечләрне Советлар Союзының теләсә кайсы почмагына юллаган чаклар. Альберт кулындагы кәгазьгә «Казакъстан, Алма-Ата шәһәре» дип язылган була. Энә кайда, җеп шунда, диләр­ме? Яшь гаилә парлап яңа эш урынына юлга кузгала. Альбертны университет­ның нефть факультеты көтә, ә Арзамас педагогика институтын тәмамлаган Лемма­ны, әлбәттә, мәктәп, балалар. 



Араларны тагын да якынайтып уллары Булат туа. Фатирлы булалар. Альберт фәнгә чума. Укучылар «Лемма Исхаковна» дип өзелеп торган укытучы ханымны урамда таный башлыйлар, ата-аналар хөрмәт итә. Һәм тормыш бер җайга гына барганда, шушы хәл... Операциядән соңгы бер атна томан эчендәге кебек уза. Ни булды? Нигә? Ни өчен? Ә атна ахырында инде аякка баскан Лемманы теге таныш хирургы коридорга чакырып чыгара: «Сезгә сөе­нечле хәбәребез бар. Анализларыгыз әйбәт булган сезнең». Менә шулай... «Гафу итегез» дию дә юк, «хәзер инде бернәрсәне үзгәртеп булмый» дию дә. Үзгәртә алмаганнарын гына ул үзе дә аңлый, тик күңел өчен генә әйтсәләр дә була иде бит! Инвалидлык кәгазьләре тутырудан ул шунда ук баш тарта, «үземне гарип итеп санамадым», ди. Инде шушы хәсрәт белән килешергә, үзеңдәге үзгәреш белән яшәргә күнегергә кирәк була...

Борчулары аркасындадыр инде, иренең үзенә карата кайчанрак үзгәрүен, салкынаюын ул сизмичәрәк тә кала. Соңга калып кайтулар ешайганнан-ешая, «ни булды, аңлат» диюгә, «дәшмә!» дигән җавап кына ишетә. Тормышының иң авыр вакытында таяныр иң калмый. Күкрәгенә хирург пычагы кагылган хатыннар­ның мондый чакта барысы да ише­тер­гә теләгән: «Син миңа шушы килеш тә кадерле», дигән сүзләрне әйтмиләр аңа. Инде кунарга кайтмый калган көннәр дә гадәти күре­нешкә әйләнә...

Шундый көннәрнең берсендә Лем­ма Мәскәүгә, дус кызы Людмилага шылтырата: «Авыр миңа... Моннан китәсем килә».  

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Лемма ханым ул адымны атламый, чикнең бу ягына чыкмый. Иреннән ул ярата-ярата китә. Яратканда хыянәт күпкә ачырак. 
 

* * *

Тормышны өр-яңадан башлау – бу серия шушы хакта. Берсенең өстендә күлмәк, икенчесендә – шорты белән футболка. Мәктәп директоры булып эшләүче Людмила алар өчен үзенең мәктәбендә складны бушаттыра. Мәктәп чормасыннан пружиналы ике кровать алып төшәләр, ике партаны янәшә куеп өстәл ясыйлар, ашханәдән икешәр алюминий кашык, чәнечке бирәләр. Аннан... аннан ул баштан-аяк эшкә чума. Ни кушсалар – шуңа тотына: башлангыч класслар укытучысы, профком председателе, завуч... Тилертер хәлгә җиткезгән уйлар белән генә ничек тә ялгыз калмаска! Күңелдә пыскып кына янган өмет тә бар бит әле: «Китәбез», – дигәч, ул бит: «Сез барып урнашыгыз, соңрак мин дә килермен», – дигән иде. Өйдән бер кат кием белән генә китүләре дә шуңа иде. Нәкъ алты айдан Алма-Атадан: «Вакыты чыкты. Сез хәзер фатирга дәгъва белдерә алмыйсыз инде», – дигән хат килеп төшә...


* * *


Ә менә бу вакыйганы үзе турында төшерелгән кинога кертүне Лем­ма Исхаковна режиссердан махсус сорар.

...Мәктәптә чыгарылыш кичәсе. Кай якка карасаң да шатлыклы йөзләр, чәчәк бәйләмнәре. Кемнәр күбрәк дулкынлана: тиздән кулларына өлгергәнлек аттестаты алучы балалармы, әллә аларның ата-аналары-
мы – аңламассың да. Улы Булат янәшәсендә басып торган Лемма ханым­ның эчендә нинди давыл кайнаганын гына берсе дә сизми. «Барысы да әтиләре белән килгән, минеке генә ялгыз... Әтиле килеш әтисез... Мин бит аны профессор әтисе яныннан алып киттем. Ятим иттем... Бәлки китмәскә, калырга, түзәргә кирәк булгандыр, улым хакына... Бергә яшәсәк, аттестатны әтисе белән бергә чыгып алырлар иде хәзер». 

Машинадан төшкән икәүнең үзләре янына килеп басканын ул сизми дә кала. Булатына ике тамчы су кебек охшаган ир-егет, кулындагы чәчәк бәйләмнәренең берсен Лемма ханымга суза:
– Монысы Сезгә, шундый шәп энекәшем өчен!

Аттестатны алырга да Булат белән бергә түргә ул чыга. Ананың күңеле тәмам түгәрәкләнә. Хатыны белән мәктәпкә, чыгарылыш кичә­сенә килеп кергән ир-егет исә Руслан ул. Иренең никахсыз туган улы. Аның барлыгы турында Лемма ханым ире Альберттан Алма-Атада яшәгән чакта ишеткән була. Мәскәүгә килгәч, ул аны «улым­ның бердәнбер туганы бит» дип, эзли башлый һәм... таба! Руслан белән Булат бер-берсен бер күрү­дән якын итәләр. «Аларның хәтта баш боруларына кадәр бертөсле!» – ди Лемма ханым. 

Берсендә, институтта укыган чакта, Булатның пуховигын урлыйлар. Кыш уртасында ул өйгә бер кат күлмәктән кайтып керә. «Инде нишләргә, кайдан алырга (акчаң булса да, сатып алырга юк чаклар бит әле)», дип әниле-уллы моңаеп утырганда, ишектә кыңгырау шалтырый. Руслан килгән, кулында зур төргәк. «Булатка миннән бүләк», – ди. Шундый матур куртка! 

– Кайдан белдең урлаганнарын? – дип аптырый Лемма ханым. Юк, белмәгән, ә күңеле барыбер нидер сизгән – бер карында ятмасалар да, бер ата балалары бит алар. 
Руслан бүген Тверь өлкәсендә яши, үзенең заводы бар, депутат итеп сайланган. Ике туган аралашып, киңәш-табыш итеп яшиләр.
– Улым мәктәпне тәмамлаган көнне Русланның, зур чәчәк бәйләме тотып, каршыма килеп басуы бүгенгедәй күз алдымда, – ди Лемма ханым. – Андый мизгелләр онытылмый. Мин ул көн өчен Русланга гомерем буе рәхмәтле.
 

* * *

Ә хәзер миңа иң ошаган серия булачак! Туксанынчы еллар уртасы. Чит төбәкләрдә дә татар мәктәпләре ачу хәрәкәте башланган чор. Мәскәү шәһәре мәгарифенең җитмеш еллыгы уңаеннан оештырылган тантанада якшәмбе мәктәбенә йөргән татар балалары да чыгыш ясый. Аларны бик тә яратып калалар һәм Лемма Исхаковнага (ул инде бу вакыт, ярдәм итәргә генә килгән җирдән, якшәмбе мәктәбендәге төп дилбегәне үз кулына алган була – нишләтәсең, эленке-салынкы эшли белми!), «Бина табыгыз, татар мәктәбе ачабыз», диләр. Табалар. Метрога якын гына җирдә урнашкан ташландык балалар бакчасы була ул. Өч ел буш торган вакыт эчендә наркоман, бомжларның яраткан урынына әйләнергә өлгергән. «Мәктәпкә балалар җыябыз» дигән игъланнар элеп чыгалар. Агылмаса да, халык килә башлый. Ә аннан – дефолт. Югарыдагыларда татар мәктәбе кайгысы калмый. Ата-аналар да, мәктәптә ремонт эшләре һаман да башланмавын күреп, гаризаларын кире ала башлый...

– Наилә Абдулхаировна, утырыгыз, мәктәпне ачу тантанасының сценариен язабыз, – ди беркөнне Лемма Исхаковна урынбасарына. Язалар. Чакырасы кунаклар исемлеген дә төзиләр. Шактый озын булып чыга ул: Татарстаннан министрлар, конгресс җитәкчеләреннән торган зур делегация, «Татарстан-Яңа гасыр» каналы, Мәскәүдән тагын ике канал, башкаланың татар җәмәгатьчелеге, күренекле шәхесләр... Төштән соң директор, шушы кәгазьләрне күтәреп, район мәгариф идарәсе башлыгы бүлмәсенә керә: «Сценарий әзер, чакырулар җибәрелде, ремонтны кайчан башларга уйлыйсыз?»  Мәктәпкә әйләнеп кайтырга өлгер­ми, аны префектурага чакыртып алалар һәм бер генә сорау бирәләр: «Дөресме?» «Дөрес, чакырулар җибәрелгән», – ди кыю мишәр кызы. 

Ә иртәгәсен мәктәпкә өч яктан өч ремонт бригадасы килеп керә...
Кырык җиде бала белән уку елын башлый алар ул елны. Төзүчеләр бинаның бер як канатын ре­монтларга өлгерә. Иң кызыгы – мәктәп ачылышына теге исемлеккә кергән кунакларның барысы да килә. Лемма Исхаков­на­га «юк» дип әйтеп буламы соң! 
 

* * *

Чираттагы серия болай башлана. Директор бүлмәсе. Лемма Исхаковна өстәл артында хат язып утыра. Ахырдагы даталар гына үзгәрә, хатларның башы да, эчтәлеге дә гел бертөрле кабатлана: «Хөрмәтле Мин­тимер Шәрипович! Мәскәүдә татар мәктәбе салырга ярдәм итегез!» Баш­калага эшлекле бер визиты вакытында Татарстанның Илбашы Мәскәү мэры Юрий Лужковтан яңа мәктәп төзү турындагы кәгазьгә кул куйдыртып китә... (Соңрак, 2006 елда мәктәп инде өй туйлары үткәргәннән соң, Лемма Исхаковна, җае чыккач, Мин­тимер Шәймиевкә: «Мәктәп салырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт инде!» – ди. «Сиңа ничек булышмыйсың, өстәлемне кәгазьгә күмә яздың бит», – ди Президент елмаеп.) Шулай, мәктәпнең хәл итәсе проблемасына – кемне хатка күмеп игътибар иттерә, ә кемнедер...

Мәктәптә һәр елны көрәш буенча турнирлар үтә. (Менә ни өчен ике спортзалның берсе бары тик көрәш белән шөгыльләнү өчен генә көйләнгән!) Турнирга Мәскәүнең Көньяк-Көнчыгыш административ округы префекты – үзе дә көрәш белән мавыгучы В. Зотовны чакырмый калмыйлар. Килә Владимир Борисович, керә мәктәпкә һәм... ел саен бер үк сүзләрне кабатлый: «Их, исе дә исе! Юк, иң элек пәрәмәч ашыйбыз!» (Кунаклар килгәндә, пәрәмәч камырын укытучылар һәрвакыт үзләре куя – аларның күбесенең туган ягы булган Сергачның атаклы итле пәрәмәчен пешерү серләрен Мәскәү пешекчеләре каян белсен?!) Әле аның иң беренче килүендә үк, директор бүлмәсендә тәмле пәрәмәчләр белән чәй эчкәндә, Лемма Исхаковнаның кылт итеп бер әйбер исенә төшә. Бер галим танышы: «Зотов безнең институтта да укыта, яңа гына китабы чыкты менә», дип аңа бүләк иткән иде бит һәм ул китап киштәдә генә... «Автограф куймассызмы?» «Кайдан алдыгыз? – дип шакката префект. – Ул бит инде күптән таралып бетте». Китабына култамга куеп, зур канәгатьләнү белән ул аны директорга суза: «Булдымы, Лемма Исхаковна?»
– Булмады, – ди чая мишәр кы-зы, – өстәлдә һәйкәл макетын күрәсезме, мин аның мәктәп ишегалдында басып торуын телим!

Бу очрашу-сөйләшү 2007 елның 16 февралендә була, ә 25 октябрьдә инде тантаналы төстә һәйкәлне ачалар. Аны эшләтүнең матди ягын соңгы тиененә кадәр округ үзе күтәрә. Балалар-яшүсмерләр оешмасы да Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәпкә килгән һәркемне хәзер иң беренче булып Җәлил каршы ала. 


* * *

Сериалларда һәрвакыт төп геройга ярдәм итүче бер бай табыла. Бар, Лемма Исхаковна тормышында да андый очрак бар! Лемма ханым да аны, күп кинолардагыча, бер кабул итү мәҗлесендә күрә. Күрә, ләкин якыннан танышырга җай тапмый кала. Ә башта бик матур бер план туып ята, ләкин аны тормышка ашырыр өчен спонсор ярдәме кирәк...

Ачыклый, кайда эшләгәнен, нинди фирма җитәкләгәнен дә ачыклый, кабул итү бүлмәсенең телефонына кадәр таба. Барып карый – сак хезмәте ишектән дә үткәрми. Шылтырата – чыбыкның теге башындагы сәркатип, ягымлы тавыш белән гел бер җавапны кабатлый: «Юк, юк, кабул итә алмый, урынында түгел, кайчан булачагын да әйтә алмыйм». Берсендә Лемма Исхаковна тәмам түземлеген җуя: «Синең хуҗаң үзен кем дип белә соң, сеңлем?! – дип ярсып ук китә ул. – Мине Татарстан Президенты Шәймиев тә кабул итә!» Нәкъ ун минуттан мәктәп директоры өстәлендәге телефон шылтырый, бая гына гел «юк» дип торган сәркатип кыз: «Сәгать икедә сезне үзебездә көтәбез», – ди. 

Лемма Исхаковна шунда ук әлеге бизнесмен турында берни­кадәр хәбәрдар булган танышының номерын җыя. «Ышанмыйм, кабул итмәс, ул бит Версачедан гына киенә», – ди тегесе.
 
1186 нчы мәктәпкә эләгү өчен рус балала­ры татар телен репе­титор ярдәмендә өйрәнәләр.  

– Версачедан киенсә соң, ярар, ә без Черкиз базарыннан киенәбез менә, аның каравы, икебез дә бер һаваны сулыйбыз!
Аны ишек төбенә үк чыгып каршы алалар.
– Лемма Исхаковна, мин бит сезне беләм! Минем әтием сезнең әтидә укыган!
Сафаҗәй егете Камалетдинов Әхмәт Хәмзә улы белән алар шулай таныша. Бу очрашу-танышуга инде дистә елдан артык вакыт узган. Игелекле якташы ун (!) ел буе аның укучыларын диңгездә ял иттергән – Сочи, Анапа, Гелен­д­жик, Гурзуфта... Ике вагон бала һәм укытучылар. Һәр җәй саен! Бушлай! Мәктәпкә моннан да зур реклама була аламы? Юк, әлбәттә! 


* * *

Мәхәббәт тарихлары яратучылар, киноның бу сериясе сезнең өчен. Тыңлагыз!

...Беренче сыйныфка язылу бара. Гаризаларны мәктәп директоры үзе кабул итә. Ике әби – ике кодагый Мәрьям исемле оныкларын яздырып чыгып китәләр. Тик... озак та үтми, әбиләр кире әйләнеп керә.
– Кызым, белмә келибез, сиңа ничә яшь?
Өстәл артында утырганы да үз мишәрләре бит, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел.
– Пенсия алам инде мин. Нәрсә, өйләндерә торган егетегез бармы?
– Пенсия үк алуын – алмыйсыңдыр әле, кырык өчтәдер, күп булса, илле өчтәдер, – ди әбиләр. – Егетебез бар иде шул...
– Китерегез соң, җыярмын укытучыларымны! 

«Егет» – зур гына бер заводның директор урынбасары – иртәгәсен үк килеп җитә. Торт, конфет күтәргән. Ялгыз укытучыларның һәммәсен чәй эчәргә чакыра Лемма Исхаковна. Тортлы, конфетлы кунак мәктәпкә икенче көнне дә килә, аннан соң да... Күмәкләшеп чәй эчә башлаганга бер ай булгач, ул беркөнне директорга: «Синең коллективың белән чәй эчеп ардым бит инде мин, Лемма. Икәү генә берәр җиргә барыйк әле», – ди. 

Мәскәүдә алар карамаган театр, бармаган музей калмый. Беркөнне ул Рифгатнең үзен өй янындагы тукталышта, яңгыр астында көтеп торганын тәрәзәдән күрә дә, тәвәккәлләп, өенә чакыра. Ир, буса­га­ны узуга, иң элек йорттагы өлкән кеше – Гафирә апа белән барып исәнләшә. Рифгат­нең үз әнисе дә күп еллар урында яткан, авыру карауның бөтен авырлыгын башыннан кичергән ул. 
– Әниеңнең керләрен кем юа?

Ул көнне урамга чыккач, Рифгатнең Леммага биргән иң беренче соравы шул була. 
– Мин юмый кем юсын?!

Икенче көнне ул: «Әйдә, метро янында очрашыйк әле», – дип шылтырата. Станция янында ук көнкүреш техникасы сата торган кибет урнашкан икән, Рифгат ул көнне Леммага кер юу машинасы сатып ала. 
Булат белән дә таныша ул. «Әни, сиңа тагын кем кирәк? Менә дигән кеше. Кавышыгыз, югыйсә, син өйдә үзең генә дип, кичләрен беркайда да озак утыра алмыйм», – ди улы. 

Кавышыгыз... Әйтергә җиңел! Ир-ат игътибарын моңарчы сизми яшәдем дия алмый ул. Әмма... берсен дә йөрәгенә уздырмады. Уздыра алмады. Дөресрәге, уздырмаска тырышты. Газизләрдән-газиз кешең – балаңның атасы сине аңламагач, сине ничек бар – шулай кабул итмәгәч, башкаларга ничек ышанасың?! Тагын бер тапкыр хыянәт ачысы кичерергә йөрәге чыдамас аның... Ә Рифгат ошый аңа, бик ошый!
– Ике ялгызлыкны бергә кушыйк, Лемма...
– Кушар идем, күптән кушкан булыр идем инде! Тик бер проблемам бар шул минем...

Лемма бер сулышта барысын да ничек бар, шулай сөйләп биргәч, каршыда утырган ир җиңел сулый:
– Бу проблемамы?! Ә мин берәр кешең бар дип курыккан идем!

Мәскәүгә якын гына курчак кебек өйдә яшәп яткан көннәре. Ике этләре, ике мәчеләре, 25 сутый җирләре, ике теплицалары, мунчалары бар. Ял көннәренә балалар, оныклар килә Бәхет өчен тагын ни кирәк?! 


* * *

Күңелемнән инде төшереп тә бетерә язган кинома мин бик тә кертергә теләгән менә нәрсәләр сыймады әле:

...Лемма ханымның әтисен сугыш яралары 42 яшендә үк дөньядан алып китә. Әниләре – орденлы укытучы – алты баласының алтысына да югары белем бирә. Олырак­ларның кечерәкләргә булышуы – гаиләдә язылмаган кагыйдә була.

...Булатка әтисенең үлемен соң гына хәбәр итәләр. Әтисенең яшь хатыны Марина үз туганнары белән иренең тугызын үткәреп утырган көнне барып төшә ул Алма-Атага. Аракылы табынга Булат, әлбәттә, якын килми. Балачагы үткән фатирдан чыгып китәр алдыннан ул бер нәрсәгә игътибар итә – монда бар да алар яшәгән чактагы кебек икән бит... «Әтиең бернәрсәгә кагылдырмады, үзгәртмәде: тәрәз пәрдәләрен дә, стенага син элгән рәсемнәрне дә», – ди Марина.

...Институтта укыганда Лемма артыннан бер рус егете йөри. Бер­сендә алар авылга да бергә кайталар. «Кызым, ошады бу кешең миңа, – ди әнисе. – Мин каршы түгел, тик үзеңә кара – син бит табынны боза­чаксың». Кыз аңына килгәндәй бу-
ла – берсенең генә ире яки хатыны башка милләт кешесе булса да, бөтенесе бергә җыелганда авылны яңгыратып җырлап утырулар, чыннан да, бетәчәк.

...Лемма Исхаковна мәктәбендә бер укучы да тәмәке тартмый, укытучылар да тартмый. Ата-аналарга да мәктәп территориясендә тарту тыела.

...«Мин консерватор, – ди ул. – Кызларга мәктәптә кендек күре­нерлек кием кияргә рөхсәт итмим. Артыграк бизәнгәннәренә битләрен юарга да кушам».

* * *

Бер танышы кайчандыр аңа: «Татар мәктәбе» дип тотынсаң, шулай эшлә – Мәскәүгә килеп төшүгә, кемнән сорасаң да, кайда икәнен әйтеп бирерлек булсын!» – дигән. Мин вокзалда ук сорамадым соравын, әмма метро янында орчык кадәр генә бер кечкенә кыз мәктәпкә юлны бик дөрес аңлатты. Кире кайтканда вагондагы юлдашларымның яртысы балалар иде. Мәскәүләр. 6-7 нче сыйныфлар. 7 мең түләп Казанга экскурсиягә киләләр. Гаҗәпләнүемне сизеп булса кирәк: «Без Интернеттан карадык, сезнең шәһәр бик матур!» – диделәр. Люблинодагы татар мәктәбе белән бу балаларның Татарстанга сәфәре арасында барыбер ниндидер бәйләнеш бар кебек тоела...

Лемма Исхак кызы Гыйрфанова. Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән. 

Мәктәптәге кырык биш укытучы­ның дүртесе – «Татарстанның атказанган укытучысы», җидесе – «Халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртә. Педагогик фәннәр кандидатлары – дүртәү. Ике укытучы – Мәскәү шәһәре мэриясе, бер укытучы – Россия Президенты премиясе лауреаты. Унбере – югары, егерме алтысы I категориягә ия.

 Мәктәптә 20 кабинет Интернетка чыгу мөмкинлеге булган теле-видео-аудио аппаратура, 3 кабинет интер­актив такта белән җиһазланды­рылган. Компьютер класслары икәү. Сәнгать остаханәсе, театр залы бар. Китапханәләре гаҗәеп бай. 

 Укучыларның округ, шәһәр һәм Россия күләмендә нинди смотр, конкурс һәм фестивальләрдә җиңү яулауларын исә санап та бетерә торган түгел!

«Сөембикә» журналы, № 6, 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар