Логотип
Милләттәш

«Мин дә шул тартарның...»

– Син зур кәүсәле агачка охшаган... Тамырларсыз яши алмыйсың!

Инераның туган көнендә ире аңа шушы сүзләрне әйтә. Һәм... сайт бүләк итә! Аннан, үзенең инженер икәнен онытып, хатынына ярдәм итәр өчен «тәрҗемәче»гә әйләнә: татар дөньясы турында Инера язмаларының сайт өчен французчасын әзерли. 

Инераның хыялы була бу – сайт ярдәмендә Көнбатыш Европа халкына бик үк таныш булмаган Татарстан белән Франция­нең Россия халкына шулай ук артык билгеле булмаган Окси­тания (бүгенге француз дәүләтенең утыз проценттан артык мәйданының элеккеге атамасы бу) төбәге арасында мәгълүмати күпер төзү. («Сөйләшә башлагач, французлар миңа бик еш: «Сез русмы?» – диләр. «Юк, мин – татар кызы! – дигән җавабымны ишеткәч, аптырап калалар һәм шунда ук гаҗәпләнеп: – «Ә нинди халык ул татарлар?» – дип сорыйлар...) XVII–XVIII гасырларда Көнбатыш дөньясы Евразиянең шактый зур өлешен «Тартария» дип атаган. Кайчандыр бу цивилизациянең зурлыгы, бөеклеге, көче турында шактый хәбәрдар булган Көнбатышта татар халкы, аның мирасы турында хәзер бары тик аерым бер даирә, тарихчылар гына белә. Бу «ялгыш»ны төзәтергә алынган Инера Сәфәргалиева сайты татар халкы, аның үткәне, бүгенгесе турында өч телдә сөйли: татарча, русча һәм французча. (Русча һәм французча версияләре белән генә канәгатьләнсә, эше күпкә җиңелрәк тә булыр иде дә, әмма Инера бу адымын татар телен саклауга, үстерүгә керткән өлеше дип тә саный.) Бер-берсеннән шактый ерак тоелсалар да, ике мәдәният кисешкән нокталар элек тә булган, алар хәзер дә бар! Әйтик, бер үк нигезгә, яңгырашка һәм мәгънәгә ия булган кайбер сүзләр дисеңме. Яки Франциянең бик эчкәре бер төбәгендә «Казан» дигән авыл барлыгын ничек аңлатырга?! Ә «тартар» рецепты?! Жюль Вернның төрки-татар дөньясын сурәтләгән бер пьесасына французлар заманында чынлап торып гашыйк була. Париж сәхнәләрендә шушы әсәрне караганнан соң, рестораторлар француз гастрономиясенең классикасына әйләнәчәк «тартар» рецептын уйлап таба да инде! 

...Инера Ташкент шәһәрендә туып-үсә. «Әтием белән әнием Үзбәкстанга сугыштан соң күчеп килгәннәр, – дип сөйли ул. – «Без бит җәннәттә яшибез!» – дияргә ярата иде әнием. Җиләк-җимеш, яшелчә муллыгын, ел әйләнәсе кояш, җылы һава шартлары торуын күз алдында тотып әйтми иде ул моны. Ул беркайчан да мондагы язылмаган кануннарга сокланудан туктамады: өлкәннәргә карата булган гаҗәеп җылы мөнәсәбәткә, игътибарга, хөрмәткә, хатын-кызны, ананы шушылайлар итеп зурлауларына... 

Әтием Башкортстанның Авыргазы районыннан иде. Дүрт сыйныф белем белән канәгатьләнергә туры килгән аңа: унике балалы ишле гаиләдә малайларның үскән берсе әтиләренең кул арасына керә барган. Кая ул уку кайгысы?! Совет власте бабайның зур йортын тартып алган, үзен «кулак» дип сөргенгә сөргән. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан бабайны, аның олы улын кулга алу, башка туганнарны атып үтерү турындагы документларны таптым... Бик тә нәсел шәҗәрәбезне төзисем килә. Әмма Советлар Союзы таркалганнан соң, әти-әниләрнең туган ягы белән элемтәләр өзелде шул. Якын туганнар инде барысы да диярлек мәрхүмнәр, еракларын, ни кызганыч, мин белмим...

Әнием – Оренбург янындагы Рәдүт (хәзер ул Никитино дип атала) авылыннан. Гаҗәеп матур итеп татарча сөйләшә иде ул. Аның һәр җөмләсе диярлек татар халык мәкальләре белән үрелеп бара иде. Татар әдәбиятын күп укыды. Мин үземне белгәннән бирле «Казан утлары», «Азат хатын» журналларын алдырды. Чибәр татар хатыны иде әни! (Һәрхәлдә, минем өчен шулай тоела иде!)
«Әти болай ди торган иде...» Әни күп вакыт сүзен шулай башлый һәм татарча, русча камил белгән, гарәпчә, финча аңлаган – үз заманының шактый гыйлемле кешесе булган әтисенең берәр фикерен искә төшерә. Бер үк әйберләрне кат-кат сөйләгән чаклары да еш булыр иде. Яшьрәк вакытта кайчакта: «Тагын нигә кабатлый инде әни, ишеткән бар бит!» – дип, өнәмичәрәк уйлаганым да булды. Яши-яши аңладым: безнең күңелгә сеңдереп калу өчен шулай тырышкан ул – бабаемның акыллы, зирәк фикерләре бүген минем җанымны ничекләр итеп баетканын үзем генә беләм». 
 
 «Тартар» тәрҗемәдә «татарча» яки «татар» дип яңгырый. 

Инера югары белемне Мәскәүдә – М. Горький исемендәге Әдәбият институтында ала. Студент булып беренче тапкыр каникулга кайтуында ул, әнисен шаккаттырып һәм куандырып: «Моннан соң, әни, минем белән татарча гына сөйләшерсең, яме!» – ди. Туган телен дөньядагы иң матур телләрнең берсе дип санавы шул чактан башлана... Үзбәкстанда гомер иткән бик күп татар гаиләләрендәге кебек, аларда да тәртип шулай куелган була: өлкәннәр өйдә үзара татарча аралаша, ә балалар белән сөйләшкәндә – русчага күчәләр: русча укыган малай-кызларга мәктәптә авырга туры килмәсен... 

Туган телен – татар телен белүе Инера алдында әллә никадәр яңа мөмкинлекләр ача: үзбәкләр арасында ул гел үз кеше санала, Урта Азиядәге төрки халыкларның һәркайсы белән җиңел аралаша. Татар халкының телен генә түгел, гореф-гадәтләрен дә кечкенәдән сеңдереп үскәнгә, шәрык халкының менталитетын аңлау, алар белән уртак тел табу аңа бервакытта да авыр булмый. 

Институт тәмамлаганнан соң, Инера Үзбәкстанга әйләнеп кайта, редактор һөнәрен үзләштерә башлый. Ә тагын өч елдан Советлар Союзы таркала... Кинәт кенә ябык чикләр эчендә калган, хәтта якын чит илләрдән дә аерылган, бер көн эчендә әти-әниләренең тарихи Ватаны белән барлык элемтәләрне җуйганнар-ның хәл-халәтен аңлау авыр түгел... Әмма тормыш берничек тә бер урында туктамый – барыбер алга бара. Инераның Ташкентта яшәгән соңгы алты елы журна-листика белән бәйле. «Азатлык» радиосының Үзбәк-стан буенча стрингеры була ул, яңалыклар хезмәтендә эшли. Радио тыңлаучылар аны Инера Сәфәр дип хәтерли. «Чираттагы яңалыкны җиткергәндә, мин эфирда бер минут, хәтта секунд та артык вакытны алырга тиеш түгел идем. Яңгыратыр өчен тизрәк һәм җиңелрәк булсын дип, фамилиямә кадәр кыскартырга туры килде, – ди ул. – «Азатлык»ка кадәр ВВСның Урта Азия хезмәтенә берничә репортаж әзерләргә туры килгән иде – алар мисалын үземә үрнәк итеп алдым». 
 
Гади тегелешле, әмма сыйфатлы кием-салым зәвык билгесе булып тора. 

Мәшәкатьле булса да, шактый кызык еллар була ул: яңа мөмкинлекләр, яңа үрләр... Бер үк вакытта Мәскәүдәге экстремаль журналистика үзәгенең Үзбәкстандагы эксперты булып та эшли Инера. Журналистлар оешмасы оештыра, үзенең «Арена» дигән сайтын алып бара. «Интерфакс» белән хезмәттәшлек итәргә дә өлгерә. Конференцияләрдә катнаша, чит илләрдән командировкалардан кайтып керми... 
Шундый эшлекле сәфәрләренең берсендә булачак ире белән таныша да инде ул. Француз Инерага бер күрүдән гашыйк була. «Миңа кияүгә чык!» – дигән сүзне икенче көнне үк әйтә ул аңа. Инераның: «Ашыкмыйсыңмы...» – дип башлаган җөмләсен бүлдереп: «Мин сине гомер буе көттем инде...» – ди... 
– Бу тәкъдим һич уйламаганда яңгыраса да, мин... акылымны түгел, ә йөрәгемне тыңларга булдым. Чөнки аны беренче күрүемдә үк бөтен тәнем буйлап җылы дулкын йөгерде: «Менә ул мин эзләгән кеше...» Мондый хәл булганы юк иде әле минем белән... Өстәвенә, холкының кайсыдыр ягы белән әтиемне хәтерләтте ул.  

Франция килене булып яши башлаганына ун ел инде аның. «Сагынам! – ди Инера, хисләрен яшермичә. – Өлкәнәя барган саен, бу хис көчәя генә икән...»
Дүрт ел элек әнисе ахирәткә күчкәннән соң сагынуларга яңа төсмер өстәлә. Җир йөзендәге иң газиз кешесенең мәңгелеккә китүе аны моңарчы ул бәйләп торган Татар галәменнән дә аерган төсле була: зур, матур, кызыклы, кабатланмас, кунакчыл... дөньядан. «Олыгайган көнемдә чит мохиткә китәсем юк», – дип, әнисе Франциягә күченүдән баш тарта. Әтиләренең кабере Үзбәкстанда кала, Инера әнисен Оренбургка кайтарып куя. Туганнары, үзе кебек чал чәчле дус кызлары янына... «Оренбургка көн саен шалтыратып тордым, кай ара көнгә берничә тапкыр да. Әмма ни үкенеч, соңгы минутларында янында була алмадым, – дип өзгәләнә ул. – Әни алтысыннан җиденче гыйнварга каршы төндә өзелде. Раштуа бәйрәме бит. Россиянең Франциядәге консуллыгы ул елны, Яңа ел каникулларын да кушып, 18 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял итте. Виза мәсьәләсен берничек тә хәл итү мөмкин булмады шул...» 

Хатыны күңелендә сагыну-юксынуларның гел арта гына баруын тойган ире аңа шуннан соң сайт бүләк итә дә инде: «Син тамырларсыз яши алмыйсың!..»
Ире әйткән тагын бер фикер Инераның күңелен гел җылытып тора: «Франция тарихын Рим чорыннан аерып алып өйрәнеп булмаган кебек, Россиянең үткәнен дә татар халкы тарихыннан аерып карап булмый икән бит!» Инера белән очрашканчы, гаиләнең уртак эшенә әйләнгән сайтка (кызыксынганнар өчен – http://www.caravanarba.org) тотынганчы ул боларның берсен дә, әлбәттә, белмәгән. 

Ә Татарстан белән Франция арасында Инера салырга хыялланган күпер инде төзелеп ята! Алар яшәгән Тулуза шәһәрендә кайберәүләргә Инера сайтка урнаштырган мәгълүматлар шактый кызык тоелган.
Бәйсез дәүләтләрнең француз ассоциациясеннән һәм Тулуза­дагы Окситания партиясеннән ире белән аңа Татар­стан, аның тарихы, мәдәнияте турында конференция оештыру тәкъдиме белән чыгалар. Беренче шундый конференция инде узган, хәзер икенчесенә әзерләнәләр. 
Быел җәй исә Инера ире белән бер төркем французларны Казанга алып килде. Сайт белән танышканнан соң, аларда Татарстанны якыннанрак күрү теләге туу гаҗәпмени?! Баш өсте! Аяклары талганчы Казан урамнарында йөрткәннән соң, кунакларын Инера татар авылына алып китте. Французлар каклаган казга кадәр авыз итте! Моңарчы күрмәгәнне күрү, әлегә кадәр татымаганны тату кирәк бит аларга! Казинолар үзләрендә дә бар, Россия бик яраткан фешенебельлек тә кирәкми чит ил халкына. Гади нәрсә тансык, чын йөрәктән булганнар кызык, шулар җәлеп итә аларны.
«Бу әле минем уй-хыялларымның чынга аша башлавы гына!» – ди Инера. 


Редакциябезгә кунак булып килгән Инера ханым белән без әле бик озак сөйләштек. Сорау арты сорау яудырдык! Җаваплар исә сезгә дә кызык тоелыр...

Франциядә тигезлек, ирек һәм туганлык турындагы сүзләр буш урында гына әйтелми. Әйтик, хөкү­мәтнең яртысы хатын-кызлардан торырга тиеш, диләр икән, бу – кагыйдә. Мин ирем янына күченеп килгән мәлләрдә Франциянең оборона министрына кадәр безнең кавем­нән иде! Хатын-кызга бирелгән мөм­кинлекләрне күреп шаккаттым. Мин ул мөнәсәбәтне хәтта гаиләдә дә тоям. Әйтик, нәрсәнедер хәл итәргә кирәк булганда, иң соңгы сүзне әйтүне ирем гел миңа калдыра. Өстәл янына утыргач, мин ризыкка үрелмичә ул ашарга керешми. 

 Франциядә яшәү ничегрәк дисезме? Һәр илнең үз нечкәлекләре... Анда барысы да күпкә гадирәк дип әйтимме. Россиядә күзгә төтен җибә­рергә яраталар. Әйтик, кафе-рестораннарны гына алыйк, алар анда – мәдәниятнең бер өлеше. Ә монда кайбер рестораннарда – официант­ларның кулларында перчатка (!), әмма заказны язып алуны нигәдер кирәк санамыйлар, шунлыктан – син бер нәрсә сорыйсың, алар икенчене китерә. Ризык әзер булганны бер сәгать көтәсең: өстәл янындагы өч кешенең икесенә китерәләр, берсенә юк... Ә анда, әйткәнемчә, беренче урында гадилек һәм сыйфат. 

 Французлардан тарихи, мәдәни мирасны, архитектураны ничек сакларга өйрәнү дә комачауламас иде безгә. Юкка гына бу ил туризм буенча дөньяда беренче урында тормый. 

 Әти-әниләр анда балаларын артык азындырмый. Мәктәп укучылары һәм студентлар кесәсендә өйдәгеләр биргән акча бар барын. Әмма аның күләме: «Тизрәк укып бетереп, үзем акча эшли башлыйсы иде...» – дияргә генә җитәрлек. Юрганга карап аяк сузалар да, шуңа күрә алар, гадәттә, джинсы чалбардан, аякларында – кеда яки кроссовка. Унбиш яшьлек кызларның кыска итәктән, биек үкчәдән йөргәнен күргәнем юк. Чәч буяу, бизәнүне белмиләр. Алар бар да бер дәрәҗәдә анда. Берәү дә акчаны уңлы-суллы чәчми. Яшьләр кыйммәтле гастрономик рестораннарга керми.

Балалар тәрбияләүдә француз алымы дигән нәрсә бар, әлбәттә. Мин еш кына I каналда барган «Давай, поженимся!» тапшыруын карыйм. Со­циолог буларак карыйм. 16-17 яшьлек кызларга инде олигархлар кирәк. Хезмәт хакы 200 меңнән ким булмасын! Франциядә мондый күренеш белән очрашканым юк. Яшьләр бергә яшәргә тели икән, моның өчен бит аерым торак кирәк, ә Франциядә әти-әни баласына фатирга акча түләми. Үзең күбрәккә ирешергә телисең икән – рәхим ит: тырышып укы, белем ал, һөнәрле бул. 

Шулай кабул ителгән: анда балалар өстәл яныннан бөтен кеше ашап бетермичә кузгалмый. Олылар нәрсә хакында сөйләшәләр, ә ниләр турында сүз дә кузгатмыйлар – язылмаган бу кагыйдәләрнең барысын да күңелләренә сеңдереп утыралар. 

Франциядә «тыелган» темалар шактый. Мәсәлән, әңгәмәдәшеңә кайбер сорауларны турыдан-туры бирергә ярамый, дөресрәге, килешми. Аның беренчесе акча мәсьә­ләсенә кагыла: «Күпме аласың?» – дип, ялгыш та бер-берсеннән кызыксынмыйлар. Шәхси темага кагылышлы сорауларны да урап узалар. Әйтик: «Син хатының­ны (иреңне) яратасың­мы?» – димиләр. Өченче тыелган тема – сәясәт. «Кем өчен тавыш бирдең?» – дип төпче­нергә тотына­сың икән, синең белән сөйләшеп тә тормаячаклар... Болар хакында белер­гә теләсәң, син аны читләтеп тә ачык­лый аласың дип саный французлар. 

«Пардон», ягъни «гафу» сүзен французлардан да еш әйтүче юктыр. Беренче вакыт сәер иде хәтта – ялгыш аягыңа бассалар да гафу үтенә­ләр. Без андыйга өйрәнгәнмени?! 

Балаларны әбиләргә илтеп кую гадәте юк анда. Беренчедән, яшьләр әти-әниләреннән күп вакыт читтә, еракта гомер итә. Икенчедән, өлкән­нәр Франциядә оныклар мәшәкате белән яшәми: алар тормышның рәхәтен татып калырга ашыга, сәяхәт итә, дөнья күрә. Пенсияләре җитсә, билгеле.

Француз ханымының гардеробы бик кечкенә дию белән килешеп булмый. Андый мифлар шактый... Минемчә, монда ханымнарның күбесе олыгая төшкәч кенә кыйммәтле бутикларда киенә башлый. Инде баш өстендә түбә бар, балалар үскән, үзләренең дә хезмәт хакы зарланырлык түгел... Нигә җаны теләгән киемне алып кимәсен, ди, әле ул?! 

Француз ханымын үз-үзенә игътибарсызлыкта, юанаеп китүдә гаепли алмыйсың. Хәтта яшь буенча шактый өлкәннәрен дә. Лаеклы ялга чыккач, халык күбрәк шәһәр читендә яшәргә тырыша. Без дә ирем белән авылда йорт алдык. Шуны рәтләп яткан көнебез – киләчәктә шунда күчеп яшәрбез дип ниятләп торабыз. 


Инера ханымның «Татарская гастрономия с татарским акцентом» исемле язмасы: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=3369

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар