Сызылып киткән каш

Һәркайсыбыз иң беренче кешенең йөзенә, бигрәк тә күзләренә игътибар итә. Хатын-кызның йөзе мөлаем, күзләре тагын да нурлырак, серлерәк булып күренсен өчен аның кашлары килешле һәм матур булуы мөһим. Кашларны дөрес итеп йолкысаң, үз йөзеңә туры килерлек каш формасын таба алсаң, хәтта йөз чалымнары да башкача күренә.
Каш коррекциясе
Кашларны матурлауны нәрсәдән башларга? Кашның йөздә дөрес урын алу-алмавын билгеләүдән! Моны җайлы гына итеп ручка яки карандаш ярдәмендә билгеләргә була.1. Карандашны вертикаль рәвештә туп-туры тотып, бер башын борын янына, икенче башын маңгаегызга куегыз. Карандаш белән каш сызыгы кисешкән урын – каш башланырга тиеш булган ноктаны күрсәтә. Әгәр ул ноктага кадәр үк каш бөртекләре булса, аларны йолкып ташлагыз.
2. Икенче ноктаны билгеләү өчен карандашның маңгайга яткан башын, күзнең уртасыннан узарлык итеп, чигәгә таба авыштырырга кирәк. Карандаш белән каш сызыгы киселешендәге нокта – каш бөгелеп китәргә тиешле урынны күрсәтә.
3. Әлеге ике нокта арасында кашны йолкыганда аны чигәгә таба бераз тарайта барырга кирәк. Әмма артыгын тырышып ташламагыз, табигый формасы да саклансын.
4. Өченче нокта – каш тәмамланырга тиешле ноктаны билгеләү өчен карандашның чигәгә юнәлтелгән башын күзнең тышкы почмагы яныннан уздырырга кирәк. Карандаш белән каш кисешкән урын – сезгә кирәк нокта. Әгәр кашларыгыз бу ноктада бетми икән, аны бераз кыскартсагыз әйбәт.
Кайсы йөз формасына нинди каш туры килә?
- Түгәрәк йөзле туташ һәм ханымнарга югарырак күтәрелеп торучы кашлар килешәчәк. Кашның борынга якын өлеше - киң булып, чигәгә таба тарая барса бигрәк тә. Шул ук вакытта кашларны ахырга таба артык юкартырга да ярамый. Кашның иң югары нокталарын чигәгә якынрак итсәң әйбәт. Мондый кашлар түгәрәк йөзне мөлаем һәм ачыграк итә.- Овал йөзле ханымнарга кашларын горизонталь формага китерү киңәш ителә. Сыгылмалы итүне дә онытмаска кирәк. Кашларны бераз юкарту да урынлы, калын кашлар озынча йөзне кырыс итеп күрсәтә.
- Шакмаклы йөзлеләргә юка кашлар һич тә туры килми. Аларга югары күтәрелеп торган, шактый нык сыгылмалы һәм озын кашларга игътибар итәргә кирәк. Гомумән, мондый кашлар универсаль дип санала һәм теләсә кайсы йөз формасына киешәчәк.
- Йөзе өчпочмакны хәтерләтүче хатын-кызларга туры кашлардан баш тартырга туры киләчәк. Бераз югары күтәрелеп торган һәм салмак кына сыгылып киткән кашлар - алар өчен. Өчпочмакка ошаган кашлардан ера торыгыз, алар сезне елак итеп күрсәтәчәк.
- Озынча йөзле хатын-кызлар өчен идеаль вариант - туры кашлар. Алар йөзне түгәрәгрәкләтеп җибәрә.
Каш йолку серләре
1. Йолкыганда каш авыртмасын өчен аны башта парландырып алырга мөмкин. Бу очракта күзәнәкләр киңәя һәм каш бөртекләрен тартып алу җиңелрәк булачак. Кайнар суга манылган мамык куеп тору да йолкыганда авыртуны киметәчәк.2. Кашлар арасындагы ара артык кечкенә булса йөз картрак күренә. Әмма артык зур ара да ямьсез булачак. «Алтын урталык»ны табыгыз.
3. Шунысын онытмагыз: каш линиясеннән астарак булган бөртекләрне генә йолкырга кирәк. Бу кагыйдә үтәлмәсә, кашларыгыз калынрак булып табигый линиядән аска таба куерып үсә башларга мөмкин.
4. Формасы сез теләгәнчә булсын өчен, кашны башта үзегез теләгән формага китереп, карандаш белән сызыгыз. Ә йолкынырга тиешле бөртекләрне ак карандаш белән буяп куярга мөмкин.
5. Каш йолку эскәгенең япьләре яссы һәм очлы булганын сайлагыз. Ул сезгә иң кечкенә бөртекләрне дә йолкып алырга ярдәм итәр.
Онытмагыз: кашларга каш дип кенә карарга ярамый! Алар - сезнең йөзегезнең бизәге. Аларның нинди булуы тышкы кыяфәтегезне дә билгели, үз-үзегезгә мөнәсәбәтегезне дә күрсәтеп тора.
Үзегез теләгән формага китерә алуыгызга ышанмасагыз, кашларыгызны матурлатуны белгечләргә тапшырыгыз. Матурлык салонында сезгә бу эштә бик теләп ярдәм итәрләр.
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.