Логотип
Пар алма

​Йөрәк тибешеңне ишетәм!

«ФӘРЕШТӘГӘ ТИҢ БУ ГҮЗӘЛНЕ ХОДАЙ МИНЕ ЯНӘ ДӘ БЕР СЫНАР ӨЧЕН ГЕНӘ ҖИБӘРДЕМЕ ӘЛЛӘ, ДИП УЙЛЫЙМ КАЙЧАК».

«Бәхет кенә түгелдер бу, димен, кеше аңламас, белмәс бер сер, могҗизадыр бәлки?! Әллә гомер буе күргән-кичергәннәрем – ятимлектә үткән балачагым, авыру-сырхауга, күпме сынауларга сабыр иткәнем өчен бүләкме икән, дим?! Ни генә булса да, хәерлегә булсын!» – ди Рәниф Шәрипов.


Җим эзләгән кош шикелле,
Сүз эзләдем җан атып.
Канатымны канатып...
Рәниф Шәрипов.


Шагыйрь белән укучы арасында шигырь илче була ала икән. Алар хат аша танышканнар. Утыз ел элек «Татарстан яшьләре»ндә яшь шагыйрьнең бер шәлкем, юк ла, нибары ике бөр­тек шигыре дөнья күрә. Шул шигырьләрне укый да кыз газетага хат юллый: яшь шагыйрь хакында күбрәк беләсе килә, шигырьләрен тагын каян табып укырга була? Редакциядә озак уйлап тормыйлар, Рәниф Шәриповның өй адресын җибәрәләр: танышыгыз, үзегез аңлашыгыз янәсе! Хат арты хат яшь йөрәкләрдә очкын кабынуга, мәхәббәт гөленең нәфис бөреләре бөреләнүгә сәбәпче булса гаҗәпме? Әмма егет бер хатында: «Син бик яшь әле, сеңлем, мин сиңа нигә кирәк...» дип яза һәм... аралар суынуга шул сәбәпче була.



Дамирә

– Аның уйчан, әллә нинди серле, сагышлы-моңсу да күз карашы гашыйк итте бугай мине. Андый моңлы күзләр, ихласлык... Беркайчан очратмадым, күрмәдем мин андый карашны. Күзләреннән ихласлыгы моң булып бөркелгән мондый кешенең алдашуы да, сатуы яки хыянәт итүе дә мөмкин түгел дип уйлый идем. Ни хикмәттер, фотосурәттәге ул егетне мин әтиемә охшаттым. Безнең әти белән әни илле елга якын, күгәрченнәр кебек гөрләшеп, бер-берсенә терәк булып, бик тату-дус яшәделәр. Мин бит Апас ягында, Энәле дигән авылда үстем. Казанда дус кызым бар, аның белән хат алыша идек. «Чыннан да, нигә кирәк сиңа аның белән хат алышу, юкка өметләнү бит бу. Ул өйләнгән кеше диләр, баласы да бар дип ишеттем... Разведка шулай хәбәр итә», – дип язды. Нишләргә? Онытырга! Мин авылдан чыгып китәргә уйладым. Ләкин кая? Казанга түгел, анда – Ул! Аның сөйгән яры... Алар бик бәхетледер. Ә мин аны онытырга тиеш. Аһ, җиңел генә онытып булса икән. Әнә, «Могҗизалар дөньясында могҗизалар бетәрме? Бер мәхәббәт табар өчен – бер гомерем җитәрме?» ди бит танылган шагыйрь дә.
(Чыннан да, бармы соң ул мәхәббәт? Нинди рәвештә килеп ишек кага? Алай гынамы, кеше җанына хуҗа була? Гашыйк булу, ир белән кыз-хатын җенесенең бер-берсенә тартылуын, бәлки, шагыйрь халкы мәхәббәт дип шыттырадыр? Яшь җилкенчәк – җилбәзәккә исә шул җитә кала, мәхәббәтемне таптым, дип шаша. Астыртын елмаеп, скептик шулай сүз боткасы куерта икән, моңа да гаҗәпләнәсе түгел. Тел сөяксез, ни сөйләмәс!)

Рәниф

– Ихтимал, ул вакытта миндә кызлар кайгысы булмагандыр да... Хәер, соңрак та өйләнергә туры килмәде, балам да юк, дип әллә мактанырга, әллә кайгырырга миңа. «Син яшь әле, мин сиңа нигә кирәк?» – дип язганмын икән, сәбәбе башкада...
Тормыш аямады мине. Югыйсә туган җирем дә – Кукмара районындагы Аман-Ошторма авылы – бик матур урында. Бер чакрым ары – ар, икенче якта керәшен авыллары. Дөрес, биш сыйныфка кадәр бездән биш чакрымдагы Березняк дигән авылга йөреп укырга туры килде. Күз алдына китерү дә кыен, әнисенең җылы кочагына сыенып, иркә генә үскән унбер яшьлек малай беркөн тома ятим кала, детдомга барып эләгә. Әйе, әнием вафат. Ә детдом ул – төрмә кебек, аның үз тәртип-кагыйдәләре, йә сине сындыра ул, йә син үзең, беләгең генә түгел, рухың көчле икәнлеген раслый алсаң, Такташ әйтмешли, югарыга үрмәлисең, әмма моның бәһасе... Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортын хурларга җыенуым түгел бу, баш очына түбә, белем, очар канат биргән ул йорт хакында телең барып ничек яман сүз әйтмәк кирәк. Авыл халкы да мәрхәмәтле, ятимнәргә хәер-догада булды. Без үзебез дә карт-корыга булышып, колхозга яшелчә-мазар үстерергә-җыярга ярдәмләшеп, эштә ныгып-чыныгып үстек. Мин укырга әвәс идем. Балачагымда, авылда күлмәк-ыштан алырлык акчаны да йомырка, май сатып көчкә-көчкә хәстәрләгән әниемә почта йөртүче Сәйдә апа: «Җәмбикә апа, улың укырга әвәс, әйдә «Ялкын»га яздырыйк әле үзен», дигәч, шикәр-чәйлек акчасын кысып, гәзит-җурналга языла иде. Ә балалар йортында техникага кагылышлы китаплар укып рәхәтләндем. 1967 елда укуны тәмам­лап Казанга киттем, химия-технология институтына кердем. Ике елдан соң безнең балалар йорты ябылды. Кайтсак, безне әле дә халык кочак җәеп каршы ала, сез монда чакта күңелле иде, авылның ямен, нурын алып киттегез, дип яшь сыгучысы да табыла. Институттан мине армия сафларына алдылар. Төньяк Хәрби-диңгез флотында – корабта сигналчы-матрос булып хезмәт иттем. «Сигнальщик корабльнең күзе ул, бик игьтибарлы, үткен күзле, колакка сизгер солдат кына башкара ала бу эшне, шуңа күрә дә бу һөнәр иясенә кытлык зур», – дия иде командирыбыз. Ярты елдан отделение командиры иттеләр үземне. Хөрмәтле идем, тик бер ягы начар, алмашка кеше табу кыен. Бер кораб белән кайтып, рәтле-башлы ял итәргә, өс-башыңны киптерергә дә өлгермисең, икенчесе белән тагын диңгезгә чыгып китәргә туры килә. «Рәниф, син генә булдырасың...» дип мактап торгач, ару онытыла. Хәер, ярата идем бу эшне.
 
 Мәскәүдәге җитеш тормышын ташлап беренче мәхәббәте артыннан Казанга кайткан Дамирәнең бу гамәлен ничек юрарга? Могҗизамы бу, әллә чынлап та ихлас яратумы?


Чалт аяз көнне Норвегия ярлары күренеп тора, Мурманск ягында җәй бик кыска, көзен, кышын, язын диңгездә давыл, ә Баренц – салкын сулы. Әллә ничәшәр метрлы дулкын сигналчыны күз яшедәй ачы-тозлы суык су белән баштанаяк коендырып китә. Озын кунычлы резин итекләр дә бирәләр югыйсә, әмма барыбер бөтен җирең лычма су. Ел ярым дигәндә аяктан калдым – ревматоидный полиартрит! Госпитальдә озак яттым. Әзрәк рәтләнгән кебек булгач, туган илгә кайтасы килә, җибәрегез, дим. Кешеләр әйбәт анда, дәвалаучы табибым әйтә: «Рәниф, син ашыкма. Үзең дә ныклап аңлап бетермисең булыр, син – инвалид, аягыңа баса алуың бик тә шикле. 
Ә гарип кемгә тансык?!» – ди.
Апам бар минем, кайтам, дим. Бер офицерның хатыны Казанда укый иде, мин илтәм дә мин илтәм, дип сикереп чыкты. Ярар, апаның фатирына кадәр китерде. Ишектән керүгә тизрәк борылып чыгу ягын карады, ай күрде, кояш алды! Шунда уй төште инде башка – чыннан да, кемгә хаҗәт соң мин?! Хат язганда Дамирәгә, бәлки, хәлемне аңлатыбрак әйтү тиеш булгандыр. Әллә горурлык, әллә кирелек, нидер комачаулаган – аңлашмаганбыз.



Дамирә

– Без алты бала үстек. Әти-әнием Энәледә генә түгел, Апас ягында бик хөрмәтле кешеләр иде. Икесе дә Татар­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәсем­нәре музейда әле дә эленеп тора. Әни – клуб мөдире, әти – киномеханик, алар куйган спектакль-концертлар, кичә-тамашаларны халык әле дә сагынып, яратып искә төше-рә. Мин дә ундүрт яшемнән почта тарата, ягъни эшли башладым. Унтугызда күрше авылдан берәү урлап алып китәр дигән уй... ник башка килсен. Без аның сеңлесе белән бергә эшли идек. Ә абыйсы белән биш минут та сөйләшеп тормаганбыздыр... Сизми дә калдым...
– Кыз баланың язмышын очраклылык үзгәртә дию генә аз, бөтенләй башка юлга кертеп җибәрә, – дип Рәниф әңгәмәгә кушылып китә. – Укырга, белем алырга хыялланган кыз, әти-әнигә кызыллык китерәм дип куркып, үзен ирексезләп яр иткән, сөймәгән ир янында яшәп калырга мәҗбүр була. Фермада сыер савучы булып эшли. Аерылып кайтсам, кеше гаеп итәр, дигән көннәре әз булмый. Тагын күпме түзгән булыр иде... Шул авыл кешеләре: «Сез кызыгызның бик юньсез адәмгә тап булуын беләсезме соң? Хатынга түгел, әнисенә кул күтәрә, үтерә бит ул аны», – дип әнисенә килеп әйткәч кенә Миңлегөл апа, «коллыкта яшәтә торган артык бала юк бездә», дип, биш айлык кызы белән Дамирәне җилтерәтеп өйгә алып кайтып китә...
 Дамирә: «Кадерлемнең йөрәк тибешен, сулышын стена аша да ишетәм. Ул янымда булганда тыныч-рәхәт миңа».


– Ходай Тәгалә адәмнәрне яртышар-яртышар итеп яралткан, үз яртыларын үзләре эзләп тапсын дип юлларын бутап-адаштырып бетергән, дип сөйлиләр ич. Ул бәндә минем яртым булмаган, димәк. Кешеләр гомер буе үз яртысын эзли. Җан сөйгәнем – Казанда, ул анда бәхетледер, үзе сөйгән кеше белән яшидер, дип инанган идем. Мәскәүгә чыгып киттем.
Мәскәүлеләр безне лимитчицалар дип йөртә, безнең өлешкә эшнең иң авыры, карасы тия инде! Әмма бер эштән дә чирканмаска, идән юаммы, савыт-саба, керме – мин дөньяны чистартырга тиеш, Мәскәү чистарак булсын өчен көрәшәм дип, үз-үземне ныгытып куйган идем. Тулай торак бүлмәсендә урын булуын да зур бәхет санап, укып, «водитель» таныклыгы алып, йөк ташучы электрокар – аны минитрактор яки бәләкәй генә үзбушаткыч дип тә әйтеп булыр иде – йөртергә өйрәндем. Хәер, гел икешәр эштә эшләдем мин, кызымны үстерергә, әниләргә булышырга кирәк бит. Тырыш­лыгымны күрмәделәр дия алмыйм. Тора-бара үз фатирым да булды. Ә завод ябылгач, склад мөдире вазыйфаларын йөкләделәр. Эшемне яраттым, үземә тапшырылган эшне һәрчак җиренә җиткереп, көлеп торырлык итеп башкарырга тырышуым сәбәпче идеме, мине дә үз иттеләр. Ә ял вакытларын – җәен гел авылда уздырам, әниләргә печән, утын әзерләшәм. Бакча кәтмәнләү, ызба юу кебек эшләр көтеп тора. Тик күңел генә китек. Ялгыз хатынга сүз кушарга, озатырга теләүче күп була, кулымны сораучысы да булмады түгел. Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың диюләре хак. Хат аша гына танышкан бердәнберем – кадерлемне бер күрермен әле, ул бәхетле икән – сөенермен, әгәр минем сыман китек күңелле булса, юатырга, ярдәм итәргә тырышырмын дип юана идем. Мәхәббәт бар ул, дигәнгә инану идеме бу, әллә үз-үземне шуңа ышандырырга тырышумы, белмим. Хатлар өзелде дип кенә, хыял канатын кисеп ташламый хатын-кыз. Моңсу-сагышлы да, серле дә шул күз карашы йөрәккә уелган, гүя. Утыз ел Мәс­кәү­дә яшәп бер чәркә шәраб-аракы капмый, дуңгыз итен авызга да алмый, хәрам ризыктан гына түгел, хәрам гамәлләрдән дә тыелырлык көч каян килер иде югыйсә. Тәрәзә төбе тутырып гөлләр үстерә идем, эч серләремне гөлләргә генә сөйлим. Мәскәүдән үк кайткан гөлләрмени бу, дип гаҗәпләнә килгән-киткәннәр. Әйе, серләремне уртаклашкан дусны ничек ташлап калдырыйм, алып кайттым әле, дим. Күңелгә аеруча хуш килгән җырларны, шигырьләрне дә куен дәфтәренә терки барганмын. Сөеклемнең – Рәниф Шәрипов шигырьләрен ятлап, дусларыма да сөйли идем. «Бер гомергә мең мәхәббәт эзләп, / Хыялларны ваклап өлгердек. / Кайда калдың икән син адашып, / Бер мәхәббәт – әмма гомерлек!» Юкка язылмый инде андый шигырь!

Рәниф

– Дөньяны ураган «пәрәвез челтәренә» – социаль сетьтәге сайтка минем сурәтемне – апаның оныгы Дарияне һәм күршеләрнең нәни кызын кочаклап төшкән рәсем урнаштырган булганнар. «Контакт»ка бер кереп китсәң, бер дә харап инде, кем генә, ни генә язмый анда. «Таптым, таптым!» дигән язма күргәч, аптырап киттем, әлбәттә. Кем бу? Кемне яки нәрсә тапкан? Ник шулай куана? Йә Хода, мине тапкан икән бит! Языша башлагач, искә төште, Дамирә! Утыз ел элек хат языша башлаган кыз һәм азагы билгесез роман.
«Сезнең күңел – кырдагы тай, / Белә ерак җилләр тәмен. / Аңламый түгәрәк буйлап / Чапкан алашаның хәлен» дип тә язып куйганмын әле берчак. Барлап утырдым, мәхәббәт шигырьләре шактый күп язылган, ә төгәл адресатлары, ягъни гыйшык тотып, шул туташ йә ханымны күздә тотып язылганнары юк икән. Шагыйрь күңелендәге хатын-кыз образын күздә тота. Шушы араларда тагын бер китабым – поэмалар җыентыгым дөньяга чыгар дип торам. Тукай мәхәббәте – Зәйтүнә образы күңелемне шулкадәр җәлеп итте – поэма туды. Әгәр берәү лирик әсәр укып, бу минем образ, дисә, кем гаҗәпләнер?! Юк, беркайчан да кадерсез, мескен булмадым мин. Бердәнбер апам – Люция исемле – теге офицер бәләкәй генә бүлмәсенә китереп киткән көннән минем өчен туган гынамы, шәфкать туташы, массаж ясаучы, табиб, тәрбияче – аш пешерү, кер юуларны әйтмим дә инде, – якын дус, иптәш тә, сердәш тә булды. Беркайчан тарсынмады, авырсынмады, кырын карамады. Хәтта кияүгә чыкканда җизни буласы кешегә (ул да диңгезче иде, мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын!) әйткән: «Энем безнең белән яшәр! Аны ташлап беркем белән дә язмышымны бәйли алмыйм», дигән. Җизни ризалашкан. Кайтканда әле аксап-туксап (иптәшкә таяк ияртеп, әлбәттә) әз-мәз йөрештерә идем, озак та үтмәде, аяксыз калдым, урын хастасына әйләндем. Аяк берни тоймый. Бик авыр операцияләр кичерергә туры килде. Йә үләсең, йә каласың, дигәндә дә тик яхшыга өметләндем. Оча сөягенең тузган буыннарын алып ташлап, металлдан эшләнгәнен – ныгын куйдылар. Уңышлы чыкты. Мондый операцияне бөтен кеше дә күтәрә алмый икән, кемгәдер килешми, организм чит-ят нәрсәне кабул итми. Ә минем... шөкер!
Ярар, бу хакта сүз озайтудан файда юк...

Дамирә

– «Батырлык өчен» медален тиккә бирмиләр аны! Батыр егет ул минем кадерлем, каһарман йөрәкле, фидакарь зат! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Рәхмәт аңа, хыялларым мине алдамаган. Егет солтаны итеп күрүем хак. Шагыйрь, язучы, журналист та ул, илдәге вазгыять-вакыйгаларга битараф түгел. Канат сынды, дип зарланып утырмаган, китаплар чыгарган.
«Нинди кош ул өстән генә / Бик масаеп очып бара? / Канат белән һәркем оча, / Син канатсыз очып кара» – бу минем – кадерлемнең шигыре! Күпме газап-михнәт күреп тә күңеле катмаган, ихласлыгын җуймаган, шигъриятенә тугры калган, усалланмаган – канатсыз да очарга сәләтле батыр егет бит минем кадерлем. Шуларның барысы-барысы өчен дә хөрмәтем, ихтирамым зур минем аңа. «Мин сине тик уйлап чыгардым», ди күпме хатын-кыз. «Без бергә – бәхетле булырга тиеш», дигәнне уйлап чыгармадым, шуңа ышандым. Еллар һәм юллар аерса да, мин аны барыбер бер күрергә тиеш, дигән хыялый уйны күңелдә гомер буе йөрттем. Ә сетьтә – Интернет сайтында рәсемен күргәч, – шул ук күзләр, шул ук мөлаем караш – «Таптым!» дип кычкырып җибәрдем. Бәхет ул яраткан кешең белән бербөтен булып яшәү, бер сулышта, бер уйда булу. Кадерлемнең йөрәк тибешен стена аша да ишетәм, сулыш алуына кадәр сизеп торам. Мин аңа кирәк! Менә ни өчен әйбәт хезмәт хакы ала, дусларым хөрмәт итә торган эшемне, Мәскәүне, шундагы фатирымны калдырып кайтырга булдым. Аңа терәк буласым килә. Ышанам, ул да миңа ир-канат булыр. Эштән китәсемне белгәч, калырга өндәп акыл бирергә теләүчеләр күп булды. Начальнигым: «Мин сине бик акыллы хатын дип йөри идем... Уйла әле, ялгыш адым булмасын?!» – дип үгетләп карады. «Россия» транспорт комбинаты коллективы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырып, «Әгәр кире кайтырга уйласаң, ишегебез сиңа һәрчак ачык, синең кебек эшчән кешегә эш табыла ул», дип, күңелемне күтәреп матур теләкләр теләп озатты.

Рәниф

– Дамирә аш-суга да бик уңган, шулкадәр тәмле пешерә, мине яңадан-яңа ризыклар белән сыйлап кына торасы килә. Алай ук үсендермә әле, симереп китәрмен дә култык таяклары күтәрә алмас үземне, чама кирәк бит дим.
(Чыннан да, Дамирәнең эшен ташлап, Казанга күчеп кайтуы, үзеннән унике яшькә олырак, аяклары зәгыйфь кеше белән никахлашып гаилә коруы, аңа хөрмәт, ихтирам белән «Сез», «кадерлем», «минем сөеклем» дип кенә эндәшүе кемгәдер бик сәер тоелыр, кемдер моны хупламас, аңламас, бәлки...)
– Күктән төшкән бу бәхеткә үзем дә ышанып бетмим әле кайчак. Әллә Ходай Тәгаләнең янә бер кат сынавымы бу мине дим? Кош оясы кебек биектәге – унөченче кат, шөкер, лифтлар эшләп тора – фатирны җиһазлап, урнашып, ияләшеп киләбез килүен. Менә бу иркен-зур аш бүлмәсендәге зу-ур өстәлне уклау белән кага-суга икәү җыйдык. Урындыкның иң уңайлысын – ханнар кәнәфие кебеген түргә үк кертеп куйды да әйтә Дамирә: «Бу – синең урын, кем генә килмәсен, министрмы ул, туган-тумача, дус-ишме, син шунда – табын түрендә, түр башында утырасың, син – хуҗа бу йортта, берәүгә дә үз урыныңны бирмисең», – ди. Килешәм инде... Утырып кына тормыйм, гомер булмаганны «Икеа» кибетенә киттек беркөнне. Үзең генә бар, диюемә, «Ялгыз йөрергә мин бит ирсез хатын түгел, бергә йөрибез», – ди. «Култык таякларын ыргытып, чабып йөри башлыйсың әле син, Рәниф», – дип, дуслар көлә.

Дамирә

– Кичләрен йөрергә чыкканыбызны күрәләр дә, күрше әбиләр сер алырга теләп булса кирәк: «Кызым, син шундый яшь, чибәр, ирең үзеңнән олы да икән, 
бер дә сиңа иш түгел инде», – диләр. «Ялгышасыз, гомер буе көткән ярым ул минем, арка терәгем», – дим. Әнием исән әле, 83 яшьтә. «Бәхет ул бер-береңне аңлап, аңлашып яшәү, бәхетле булыгыз», – дип хәер-фатихасын бирде.
 
 Мәхәббәт тә, бәхет кебек үк, тансык кунак — көттереп килә. Шул мизгелнең кадерен белгәннәргә генә ача ул серен.


Кызым Гөлия урнашкан, Апаста үз йортлары, үз эшләре бар, киявебез бик әйбәт, сөенеп бетә алмыйм. Оныкларым – Айнур белән Алисәнең бәхетле булуын теләргә инде. Әлбәттә, Мәскәү белән Казан арасы... аерма юк түгел – хезмәт хаклары анда бөтенләй икенче. Әбиләрнең, калтыранган кулларындагы тиеннәрне санап, бер «Бәхетле» киштәсендәге кайнар өчпочмакка, бер учындагы акчага карап торуы сискәндерә. Әлегә электр плитәсенең җаена төшенеп җитә алмыйбыз, кайчак өчпочмак, гөбәдияне кибеттән генә алып керәбез. «Әби, миннән күчтәнәч булсын», – дип, өчпочмак сузганда, Мәскәү әбиләре бу хәлдә түгел инде дип уйламый кара. Шунысы бар – анда мин туган телемдә сөйләшергә тилмереп яшәдем. Монда... эш табарга кирәк. Сораштырам да аптырап китәм, хезмәтең өчен шундый акчага ничек яшәмәк кирәк?! Рәниф: «Бүтәннәр яши бит, без дә яшәрбез!» – ди. Аның оптимист булуы, нинди генә хәлдә дә борын салындырмавы сокландыра мине.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бернигэ дэ карамый бэхетле булган кешелэр сокландыра.Мэхэббэт ,хормэт булган гаилэдэ физик житешсезлеклэр дэ уртак була. Бер-берсен канатландырып,куанып яшэсеннэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәниф - Дамирә! Мәхәббәтегез алдында баш иям! Бәхетле булыгыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Амин! Җылы сүзләрегез, яхшы теләкләрегез өчен зур рәхмәт! Шактый гына сынаулар аша үтәргә туры килсә дә, Аллага шөкер, бүгенге көндә матур гына яшәп ятабыз. Дамирә Казанны бик ярата. Бер генә үкенеч белән яшибез - нигә иртәрәк табышмадык...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сүз уңаеннан, мәкаләдә күрсәтелмәгән, Дамирәмнең күптән түгел генә өченче оныгы Әнисә туды.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик яхшы язылган.Чын кунелдэн.Сез бик матур пар.Бэхетлэрегез гомерле, гомерлэрегез бэхетле булсын!Сез мона лаек.Раниф белэн Субаш-Атыда бер класста укыдык.Ул класста ин яхшы укучыларнын берсе иде.Без Ранифнын сонлап булса да уз бэхетен табуына бик шат.Мин Казанга кайткач кибетлэрдэн Ранифнын китапларын эзлэдем,тик бер кибеттэн дэ тапмадым.

            Хәзер укыйлар