Логотип
Пар алма

«Ул миңа үзе тәкъдим ясады...»

Зөлфиянең, чынлап та, миннән күбрәк акча алган очраклары булгалады. «Безнең гаиләне күбрәк Зөлфия алып бара инде», – дип шаяртырга да яратабыз.


Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 


Раил ШӘМСУАРОВ, Татарстанның атказанган артисты.


Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Чәченә! Хатын-кызның чәче озын булса, күз ихтыярсыз шунда төшә. Билгә кадәр җиткән чәчкә кызыгу ир-атның канындадыр, мөгаен. Озын чәч кызларга шундый килешә бит ул! Кызым Нәфисәнең дә чәче биленнән узды инде. Әле бер тапкыр да кистергәнебез юк. Берничә ел элек дус кызлары кистергәндә бик кызыкты, әмма без аны үгетли алдык. Әнисенең дә чәчләре озын бит. Шушы яшькә җитеп Зөлфиянең чәчен әле бер тапкыр буятканы да юк. Чәчтарашханәгә барган саен шаккаталар: «Мәктәп балалары чәчләрен кистереп, буятып мәш килә, ә сез бүгенгәчә кагылмаган!» – диләр. Мине дә шул чәчләре белән сихерләгәндер инде ул... 
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Беренчедән, бу кешенең үзеннән торадыр. Мин менә эчемдә ниндидер үпкәләр җыеп йөрмим – тиз онытырга тырышам. Югыйсә үзеңә авыр була... Кемдер хатын-кызның күп сөйләшүен дә кимчелек дияргә мөмкин. Анысы гына саналмый да бит аның! Кайчак үзләре генә очрашалар да дөньяларын онытып сөйләшәләр алар. Рәхәтләнеп сөйләшсеннәр! Ир-ат моны хупларга гына тиеш. Зөлфия дә кайчак дус кызлары белән шулай китеп югалгалый. Хатын-кызга мондый онытылып алулар кирәк дип саныйм. 
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Шулдыр инде, хыянәттер... Бу темага Зөлфия белән дә сөйләшкәнебез бар, ләкин минем аңа тирән керәсем килми. Кирәкмәгән нәрсәләр турында күп уйларга ярамый, алар материальләшә диләр бит. Хатыныма 100 процент ышанам! Әмма шундый хәл булган очракта да, әгәр кеше сиңа бу ялгыш булды дип әйтә икән, чын күңелдән яратсаң, мөгаен, гафу итәсеңдер... Юк, бу хакта уйларга теләмим! 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Зөлфия универсаль – боларның икесе дә бар аңарда. Хатын-кыз бик көчле зат бит ул: бөтен нәрсәгә өлгерә, бөтен нәрсәне үзенә сыйдыра... Гастрольләрдән өйгә кайтып керергә яратам. Иң дулкынландыргыч мизгелләр... Аерылышып торуны без, гомумән, бик авыр кичерәбез. Элегрәк әле елашып аерылыша идек. Бу күбрәк мин каядыр киткәндә шулай була иде – юксыну хисе аңарда зуррак... Гастрольдән кайтканда башта аэропортка килеп төшәсең, аннан автобуста Казанга килеп керәсең. Таныш урамнар... Тик син булмаган арада нәрсәдер үзгәргән шикелле. Ишекне ачуга: «Әт-и-и-и!» – дип балалар килеп сарыла. Күрешми торулар хисләрне дә яңарта. Сагынгач, кеше үзгәргәндер шикелле, әмма бер-береңнән ятсынып тору түгел бу.... 
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әйе, була ала һәм булырга тиеш тә! Дус та, сердәшче дә... Кайсы вакыт чишә алмый торган төеннәрне чишәргә булышучы, кирәк вакытта тынычландыручы... Зөлфия белән безнең иң яраткан вакыт – якшәмбе көнне иртәнге чәй. Дүртебез дә бергә булган мәл! Бөтенебез бергә җыелган чак сирәк шул... Атна уртасында, гадәттә, иртән мәктәпкә ашыгасың – табын артында озаклап бергәләп утырып булмый. Ә кичен йә мин театрда, йә Зөлфия берәр чарада... 
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Зөлфияне беренче тапкыр үзебезнең театрда күрдем. Аның Казан театр училищесында укыган чагы – чыгарылыш курсы студентларының спектаклен карарга килгәннәр. Мин шунда ук аңа игътибар иттем: алкаларына да, киемнәренә дә... Үзем әле исемен дә белмим. Берничә көн эчендә әллә ничә тапкыр очрады ул миңа. Урамда, дискотекада... Юкка гына түгел инде бу, дим. Ул чакта Зөлфиянең итәкләр күпкә кыска, чәчләр таратылган. Янып торган шәһәр кызы! «Мондый чибәрлеге белән миңа карамас...» – дим. Ә ул дуслыгымны кабул итте! Беренче свиданиебез ноябрь ахырында булды. Аз гына инде кар яткан чак. Мин күн курткадан. Текә! «Фасонны китергән идең – башымны шулай әйләндердең», – дип көлә Зөлфия ул көнне искә төшергәндә. Берничә тапкыр очрашуга аңладым: без бергә булачакбыз, ул минеке булырга тиеш. Бар да шома гына бармады, әлбәттә. Берсендә ул миңа: «Әйдә, күрешми торыйк, хисләребез чынмы-юкмы, аңлыйк», – диде. Авыр атна булды ул... Гашыйк булганда аннан башка кешене күрмисең, белмисең бит. Рульдәме, юлдамы, өйдәме... Хәтта машинаның тизлеген дә сизмәгән чаклар булды... Ә тәкъдимне миңа... Зөлфия үзе ясады. «Әйдә, никах укытабыз», – диде. Шундый көтелмәгәндә һәм шундый гап-гади булды ул – чәй эчкән кебек кенә. Аның зур вазыйфа икәнен ул чакта аңламыйча да... Шунда ук әниләргә шалтыраттым: «Никах укытырга уйлап торабыз әле», – дидем. Алар Зөлфия белән танышырга өлгергәннәр иде инде. Җәй көне әтинең юбилее булды, ә Зөлфия шул мәҗлесне алып барырга кайтты. Кунакларның кайсыдыр табында миннән: «Әле башлы-күзле булырга җыенмыйсыңмы? Кыз тапмадыңмы?» – дип сорады. Әтинең абыйсы – шагыйрь Таһир Шәмсуаров шунда: «Ул үз кешесен тапкан инде», – дип әйтеп куйды. Безгә генә ишетерлек итеп. Бу фатыйха бирү шикелле булды. Туганнарның барысы да Зөлфияне бик үз итә. Безнең якта – Лениногорскида «иркәм» дип сөйләшәләр, хатыныма да «Зөлфия иркәм» дип кенә торалар. Мин үзем дә аңа шулай эндәшәм. Казанда яраткан кешеңә генә шулай диләр – минем бу сүзгә ике мәгънә кушылды. Исем белән дәшсәм, ул аптырап карап куя. Нәрсәдәндер канәгать булмаганда гына чыга ул минем авыздан. Ул үзе дә миңа исем белән нәрсәнедер ошатмаса гына әйтә. 
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Хатынымны әниемә охшатам дип әйтә алмыйм. Эшчәнлеге, тырышлыгы белән булса гына. Алар гаиләсендә шулай куелган: көне буена берәр нәрсә эшләмәсәләр тынгы тапмыйлар. Бездә дә нәкъ шулай: көн туган икән, син нәрсә дә булса бер файдалы эш эшләргә тиеш. Эшләмәсәң, эчтән нидер кимерә... 
 Әти белән әни Зөлфияне бер күрүдән яратты, үз кызлары кебек күрәләр – икесе дә «кызым» диләр. Бу сүз аларга тансык, без бит гаиләдә ике малай гына үстек. Зөлфия үзе дә аларга «әти, «әни» дип эндәшә. Әти аны бигрәк тә якын күрә. Бу бик сизелә. Авылга кайткач, Зөлфия: «Әти, шулай эшлик әле», – дисә, әти бераз уйлап йөри дә, нәкъ ул әйткәнчә эшләп куя... Әни белән дә килен белән кайнана кебек түгел алар. Берсе икенчесен шелтәләргә дә мөмкин. Үпкәләшмиләр! Шул сыйфатларын яратам инде. 
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Бары тик шатланырга тиеш! Хатыным акча таба ала икән, нишләп аңардан көнләшим ди?! Ул, билгеле, тапканын үзенә генә дә тотарга мөмкин: тырнак ясатырга, берәр матур кием алырга... Әйдә, тотсын! Бу аңа рәхәтлек бирә икән, аның шундый мөмкинлеге бар икән... Зөлфиянең, чынлап та, миннән күбрәк акча алган очраклары булгалады. «Безнең гаиләне күбрәк Зөлфия алып бара инде», – дип шаяртырга да яратабыз.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Шөкер, хәзер үзем белән андый хәлләр булганы юк. Моңа сөенәм... (Көлә.) Мин үзем дә китапча яшәргә тырышам: матурлыкка карыйм да, сөбханалла машалла, дим һәм башка ул якка күз салмыйм... Ир-атлар да бит төрле: гәүдәгә, төс-биткә матур булып та, үзен кыюсыз тотканнары бар. Андый очракларда хатын-кызга беренче адымны ясау дөрестер. Мингол абый Галиев – җыр буенча хәлфәм. Ул аудиториядә кызларга гел: «Берәр егетне ошатсагыз, мин аны бәхетле итә алам дип уйласагыз, тотыгыз да бәхетле итегез», – дия иде. Чынлыкта, бездә дә бит беренче адымны Зөлфия ясады. Мин әле шулай сузып йөргән дә булыр идем.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Бүген күбрәк матур киемдер. Моны кызларның үзләреннән дә ишеткәнем бар. Иң элек аяк киеменә карыйлар дип беләм. «Аяк киеме яхшы, чиста булса, бетте инде, шунда ук гашыйк булам», – диючеләр бар. Әмма кием – тышкы кабык кына, ир-ат үзенә хатын-кызны гамәлләре белән, үзен ирләрчә тотуы белән җәлеп итәргә тиештер. Зөлфиягә дә бу сорауны биргәнем булды. «Нигә мине, нигә башканы түгел?» дигән сорауны һәр пар башта бер-берсенә бирәдер... Аның уенын-чынын кушып: «Буең озын булганга – миңа астан өскә таба сиңа карау шундый рәхәт», – дигәне бар. Серне ачмый!
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Чибәрлеккә күнегәләр дигән сүз дә бар: күнегәләр, димәк, күрми башлыйлар... Тагын үземнән чыгып әйтәм – көчле хатын-кызлардан курыкмыйм, аларга сокланам гына. Үземне тормышта лидер дия алмыйм. Балачактан ук шулай калгандыр – мин күбрәк кушканны эшләүче. Бу бит кешенең холкыннан да тора. Шуңа да сокланамдыр аларга. 
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Мин юкта Зөлфия өйгә үзгәрешләр кертергә ярата. «Атмосфера ясыйм», – дип аңлата ук моны... Диваннарга, шкафларга ук кагылмаса да, бала караватлары, тумбочкалар гел бер урыннан икенче урынга күчеп тора бездә. «Авыр бит, тотынма», – дип карыйм. Исе дә китми: «Әй, күчердем инде», – ди... Өйдә ул бездән гел тәртип таләп итә һәм аңа буйсынырга тиешбез дип саный. (Көлә.) Яшермим: «Нигә бөтен нәрсә син дигәнчә генә булырга тиеш?» – дип карышмадым түгел карыштым. Аннары аңладым: ул хаклы – өйдә тәртип булырга тиеш. Миндә кайбер нәрсәләрне гадәткә әйләндерергә Зөлфиягә озак вакыт кирәкмәде... Тәртип мәсьәләсе балаларга да бик нык кагыла. Дилбегәне азрак йомшартсак, әйберләрен теләсә кайда калдыра башлыйлар. Әнисе: «Кызым, Әсфәндияргә уенчыкларны җыярга булыш әле», – дигәч, Нәфисәнең: «Аны бит мин туздырмадым!» – дип җавап биргән вакытлары бар иде. Хәзер ул әйткәнне дә көтми – үзе җыя. 
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Төрлечә була: кайсы вакыт, чынлап та, юл куясың, ә кайвакыт ризасызлык белдереп, үз фикереңне әйтәсең. Йә синеңчә була инде, йә аныңча... Яши генә башлаганда, бу сүз көрәштерүләрнең зурга киткән чаклары да булды. Үзеннән- үзе шулай килеп чыга икән. Әйтерсең моны үзең эшләмисең – кемдер синең белән идарә итә шикелле... Еллар узган саен, үзгәрәсең: башта сүзеңне уйлыйсың, аннары гына әйтәсең. Үзеңә үзең психолог була башлыйсың, кәефеңне дә көйләргә өлгерәсең. Тормыш өйрәтә икән ул! 
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Үзем пешерәм дип тотынсам, бик озак булыр – пиццага заказ бирергә туры килер. Өйдә тавыш чыкмасын өчен, шулай эшләү дөресрәк булыр... Мин аш-су тирәсендә кайнашмыйм шул. Яңа Иштеирәккә кайткан саен, Зөлфия әтигә карый да: «Их, Раил дә пешерсә иде», – ди... Әни укытучы булгач, әти иртән торып гел пешерә иде безнең элек. Дөрес, әни хәзер инде укытмый, ләкин әтинең гадәте калды. Ул бик иртә тора, әни уянганчы чәйне кайната, пешерә... Миннән булмый шул... «Каһвә ясарга булса да өйрән инде», – дип көлә Зөлфия. Балалар белән өйдә үзебез генә калсак, суыткычта нәрсә бар – шуны гына ашап торабыз. 
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Кайвакыт минем үземне җыеп алып чыгарга кирәк. (Көлә.) «Әйдә, тизрәк! Вакыт, вакыт!» – дип, ишек төбендә басып, аны көткән чагым сирәк. Нәфисәне генә мәктәпкә барганда тизләтергә туры килә менә. Йокы шундый әйбер инде ул – аны җиңү бик авыр... 
Тамаша башлангач залга кергән тамашачы, үзенең соңга калганын аңлап, тыныч кына урынын табып утырса, бик комачауламый инде ул. Әмма шундый кешеләр дә була – тирә-юньнәрендә гел ыгы-зыгы тудыралар. Үзем беркайчан конфликтларга кермәскә тырышам. Минем өчен бик газаплы хәл ул – йөрәгемә ярамый. Тынычлык яратам! 
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
– Яшьрәк чакта Зөлфиягә чәчәкләр бүләк иткәндә гел лилияләр ала идем. Аларның исе үземә ошагач, Зөлфиягә дә ошый дип уйлый идем. Ә ул бу исне бөтенләй яратмый икән! Ничә еллар узгач кына әйтте бу хакта... 
Зөлфия миңа гел сыйфатлырак, кыйммәтрәк бүләкләр ала. «Синең мондый сәгатең булырга тиеш», – дип, туган көнемә кыйммәтле швейцарский сәгать тә бүләк иткәне булды. Ул, гомумән, бүләк сайлауга җитдирәк карый. Бүләкләр бирергә ярата, миңа гына түгел – башкаларга да. Алдан ук аны әзерли, матур сүзләр белән котлый. Шуннан рәхәтлек ала... Берәүнең дә туган көнен онытмый, шалтыраттыңмы, котладыңмы, дип, минем дә гел исемә төшереп тора. Сузып йөрсәм, түзми – телефонга үзе үрелә... Барыбызны җыйнап тора ул шулай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы кеше, әйбәт ир икән бу Раил, дигән уй туды. Ошый миңа аның белән интервьюлар

    Хәзер укыйлар