Тургай яки җиһан тәрәзәсе

Кояш туганда йоклап ятуны өнәмәүче «тургайларны» телевизор экраннары янына дәшүче Миләүшәбез үзе дә тургай кебек кенә җыйнак «кош» икән.
Алабуга мәдәни-агарту училищесы студенты булган әнием Фәһимә соңгы имтиханына барасы көндә – тургайлар туган якка кайткан иртәдә, 24 апрельдә туганмын. Шуңа күрә таңнарны яратамдыр.
Таң кызы, димәк. Тургай! Менә шушы Тургай ягымлы тавышы, эчтәлекле тапшырулары ярдәмендә бик күпләрне таңнарны уяу каршыларга өйрәтте. Мин аның белән илһамлы иртәләр, иҗат серләре хакында сөйләшергә җыенган идем. Ә ул миңа Теләче районындагы Алан авылы турында сөйли дә сөйли. Аның йөрәгенә кереп урнашкан Туган җир, Ватан төшенчәсе ул – Алан! Миләүшә үзе генә түгел, бәлки, әтисе Рафис та шушы авылны туган җир иткән. Чөнки Алан авылы әти белән әни мәхәббәтенең дә туган җире.
Әнием Аланныкы. Җиде бабасы шушы авылда яшәгән. Әтием исә Алан мәктәбенә укытырга килгән. Әнием аның классында иң арттагы партада: «Булса да булыр икән дөньяда акыллы егетләр», – дип, укытучысына сокланып утырган. Әти дәрес биргәндә соңгы партада утырган озын толымлы, зөбәрҗәт күзле кыз тарафына күз сирпегән саен йөрәгенең мәхәббәт ятьмәсенә төшә баруын тойган инде, тойган. Мәктәп кичәләрендә Фәһимәнең җырларын тыңлаганның соңында башын бөтенләйгә җуйганлыгын аңлаган.
Кыз китапханәче дипломы, егет югары белемле тарихчы дипломы алып өлгергәнче үк өйләнешкәннәр яшьләр.
Авылга кайту тарихы – үзе бер кызык. Алабугадан «кукурузник»та очканбыз. Очкычта әби белән кәҗә, әни белән бәби генә икән. Тагын бер кызык – мине бала тудыру йортыннан алып чыккач, фатир хуҗасы марҗа әби бәби ашына ике күкәй керткән, Аланга кайтып урнашкач та күрше татар әбиеннән кергән күчтәнәч – ике күкәй. Шуңа күрә түгәрәк минем бүгенге тормышым.
Миләүшәнең әти-әнисе Аланны – инде уллары Алмазга да гомер биргән авылны гомер бишеге итеп сайлаганнар.
Минем әни аны тыңлаган кешеләрне елатырлык моңлы итеп җырлый. Рәсем ясый, гөлләр үстерә. Әти, гомумән дә, чын рәссам. Әти дөньяны яхшылык үзгәртәсенә ышанып яшәүче шәфкать иясе. Әни – хакыйкатьне диндә тапкан хаҗия. Әти намазда түгел, әмма иртәнге намазга әнине ул уята. Әти бәрәңге бакчасыннан алма бакчасы ясады, әни яран гөлләрне орлыктан үстерә – менә шулай ниятләрдән, шөгыльдән тәм табып яши беләләр алар. Ярый әле матурлыкка, гыйлемгә бай шушы гаиләдә туганмын дип сөенәм. Әни янында – китаплар арасында, әти янында – аның дәресләрен тыңлап, әти-әнине иптәшләрем кебек күреп, хөр холыклы булып үстем.
Авылның Фәһимә ханым чигешләрендә, Рафис Зарипов ясаган картиналарда чагылган манзарасы – Мишә буйлары, күл тирәләре, бихисап чишмәләре, Алан авылының Айуа тавыннан караганда җәйрәп яткан манзарасы Миләүшәнең йөрәгенә Олы матурлык символы булып кереп урнашкан. Шуңа күрә «Хәерле иртә»нең эчтәлеге белән бергә исемен дә үзгәртү теләге тугач, юнәлешләрне ачыклаганчы ук исем табыла – «Манзара»! Әйе, татар дөньясына татарларның мәркәзе Казаннан зәңгәр экраннардан агыласы моңлы, мәгълүматлы, тасвирлы, тарихлы, гамьле тапшыруның исеме «Манзара» булыр!
Тапшырулар алып бару тәҗрибәм дә мәктәптән үк бит. «Дулкын» радиосында чирканчык алганчы, «Таң җилләре аша» өйләргә кергәнче мәктәп радиосы аша тәрбия сәгатьләре үткәрә идек. «Гөлләр» ансамблендә биеп тә йөрдек әле. Анда гына да түгел – Казан дәүләт университетының данлыклы «Каз канаты» бию ансамбле белән илләр гиздек. Хәзер менә шул ансамбльне яңадан оештырып йөрибез. Ансамбль ветераннарын кабат биетмәкчебез.
Миләүшәгә хәзер, студентлары кебек, Рафисовна! дип зурлап дәшү тиештер. Ул бит Университет укытучысы да әле. Мәшһүр матбагачы Фатих Кәрими иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен инде яклап та өлгергән. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге Йосыф образын диплом темасы итеп алган кызның борынгы әдәбияттан Кәримигә күчешен аңламадым. Бәлки, бүген шәкертләренә бирә торган дәресләренең матур әдәбиятның телен, сурәтләү чараларын өйрәнүгә нигезләнгән булуы аны китап басу тарихына китереп чыгаргандыр. Ул бит, әнә, әдәбияттагы матурлыкны эзләп, бүгенге әдипләрдән кабат Гомәр Бәшировларга, Галимҗан Ибраһимовларга кайткан. Зәвыгы булган күпләр шулай итә.
Университеттан татар теле һәм тарих белгече дипломы алып чыккач, мин үз урынымны мәктәптә дип уйладым. Казандагы 27 нче мәктәптә балаларга тарих укытып, төн буе дәреслек тәрҗемә итеп йөдәгәннән соң, бер көнне тоттым да Милли мәдәни үзәккә эш эзләп килдем. Милләт язмышы өчен яну-көюләремне Ринат Закиров өстенә түктем. Ул миңа ышанды. Шуннан соң, чыннан да, янып-көеп, илһамланып, дәртләнеп эшләп алдык без. Халисә Исмәгыйлева җитәкчелегендәге иҗат төркеме Казан кичләрен якты, мәгънәле итүгә күп көч куйды. Анда узган иҗат кичәләре, сәнгать күргәзмәләре, күренекле шәхесләр белән очрашулар милләт тарихына җуелмас сәхифәләр булып кереп калды. Татар яшьләрен туплаган дискотекалар һаман сагындыра торгандыр. Кабыздык без ул чакта дөньяны! Җәмгыятьне уяттык! Татар конгрессы үзе дә Милли мәдәни үзәктән үсеп чыкты дисәм, ялгышмамдыр.
Әйе, ялгышмый Миләүшә. Казанның ул кичләре, ягъни Милли мәдәни үзәк кичәләре сагындыра. Шул кичәләрдән үсеп чыккан кызлар-егетләр бүген дә милләткә хезмәт итүдә – монысы сөендерә. Минутны гына түгел, секундларны санарга, кылны кырыкка ярырга өйрәнгән Миләүшә Зарипова да буш ара табылуга аспирантура дәресләренә йөгерә яки «Дулкын» радиосына ашыга, радиодан сәнгатьле итеп сөйләү осталыгына өйрәнү өчен мәшһүр сүз остасы Айрат Арслановтан дәресләр ала. Шул рәвешле беренче мәхәббәт үкенеченнән кара көю ихтималы булган йөрәгенә яңа хисләр капкынына төшәргә ирек бирми. Әтисе кебек мөкәммәл кешене очратса гына ачылачак аның күңел бикләре. Очрамаса да исе китмәс. Зарипова дигән фамилия дә бик матур. Мәхәббәт дигән камчы йөрәкне парә-парә телгәләмәгәндә җитезләр, нык рухлылар күп нәрсәгә ирешә ул. Миләүшә шулай уйлый да уйлавын, әмма ара-тирә «Дулкын» радиосында оператор булып эшләштереп китә торган сөлектәй зифа буйлы, Миләүшәнеке төсле яшькелт-зәңгәр күзле студент егет башкачарак фикердә бугай. Бу егетнең һаман үзе белән бер парда (диктор–оператор) булуына кыз игътибар да итми әле. Башкалар сизенгән.
Өч еллап бергә эшләп йөрдек. Илһамның татарча чиста, матур сөйләшүенә генә сокланам, миңа тиң яр шушы егет бит дигән уй башыма да кереп карамый. Кинаяле елмаюлар ешаеп китте берзаман. Кинаяле сүзләр дә: «Күр, сиңа гашыйк булып утыра теге егет. Тавышыңны тәүлек буе тыңларга әзер!» Илһам чыннан да кайгырту галәмәтләре күрсәтә. «Смс»лар җибәрә: имеш, көн салкын, җылырак киен. Ачуым да килә кайчак. Җылы киенәсен үзем белмиммени инде мин? Егет булсаң, егетләрчә кайгырт син. Торырга куышым юк, әни хастаханәдә ята, энем авариягә эләкте, ике бакча бәрәңге алынмаган. Борчуларымны төяп кайтып киттем Аланга. Артымнан ук Илһам ике дустын ияртеп кайтып төшмәсенме. Бәрәңгене ярты көндә алып бетерделәр. Шул рәвешле, миңа килгән кыенлыкларга иңен куя-куя, Илһам бушаган күңелгә шифа булды, йөрәгемне илһам белән тутырды. Мин аңа дәшәр өчен ниндидер иркә сүзләр эзләп азапланмыйм да. Илһам! Нинди тирән, бай мәгънәле исем!
Мин белгән Илһам Миләүшәнең күңел бушлыгын гына тутырып калмаган, хатынының бар дөньясын сөю биләмәсе иткән, җылылык, кайгырту белән тутырган. Кырыс һәм таләпчән, йомшак һәм сизгер ир һәм әти килеп чыккан теге студент егеттән. Кайбер сыйфатлары белән Миләүшәнең әтисен дә уздырып җибәрми микән әле ул? Хатынының туган авылын ничек яратканын күреп торган ир Аланда йорт салып куйган. Икенче уллары Хәкимулла өчен бүләк бу Миләүшәгә. Беренче уллары Габделкәрим өчен бүләк – зөбәрҗәт кашлы алкалар, яшь ханымның яшел күзләренә иш булгангамы, аеруча серле балкыйлар. Бүләкләрнең икесе дә – хәер, алар икәү генәмени соң! – бик тә егетләрчә килеп чыккан. Тик шулай да «Аландагы өй» дигәнендә хикмәт бар. Димәк, ике малай авыл малайлары булып, таңнар ямен, учакта пешкән бәрәңге тәмен, күлдән күтәрелгән ак томан тылсымын күреп, татып, сокланып, аннан да бигрәк – ватанлы булып үсәчәкләр.
Малайлар тууга без яшәү рәвешен үзгәрттек. «Дөрес туклану институты»на йөрдем. Мөмкин кадәр табигый туклану – безнең гаилә таләбе шундый. Кәрим тууга авылда кәҗә тота башладык. Ипине үзем пешерергә тырыштым. Зур савытлар белән авылыбыздан кояшка карап ага торган чишмәнең суын алып кайтабыз. Кышка җиткелекле үләннәр, кыр җимешләре киптереп куябыз. Шөкер, сирәк авырыйлар. Андый чакта да даруга үрелмим. Халык табиблары киңәшләрен тотам. Безнең малайларны әтиләре чыныктырып үстерә. Бассейнга йөриләр. Быел кышын дүртәүләшеп тимераякта шудык. Биш яшьлек Хәким дә чыкты бозга. Әтинең контроле катгый. Безнең гаилә педагогикасында сукыр яратуга урын юк. Тәрбия мәсьәләсендә Илһам мине дә күздән яздырмый. Бервакыт, ул командировкада чакта, Кәримне жәлләп, бассейнга бармый калырга рөхсәт иттем. Әтисенә, барды, дип әйтергә килештек. Кыңгыр эш беленде. Бик оялтты мине Илһамым. Һәм аның хаклы булуына тиздән үзем дә инандым. Малай тагын да остарырга уйлаган. Киемен генә юешли икән дә «бассейннан кайта» икән. Кыңгыр эшнең бусы да беленде. Икебез дә сабак алдык – мин балага тискәре үрнәк күрсәтергә ярамаганын, малай ялганның төбе тишек икәнен төшендек. Илһам малайлар алдында минем абруйны югары тота. «Әниегез сезнең янга кергәндә утырып тормагыз, басыгыз!» – ди. Йә шуннан соң ничек мин үземне күрексез тота алыйм, ди. «Әниегез кебек уңган кыз алыгыз!» диюләре тагын. Орчык буе малайларга өйләнергә түгел, сөйләнергә дә иртә әле югыйсә. Әмма тәрбия бара. Менә шул сүзләрдән соң уңган булмый кара!
Уңган гына түгел, чыдам да, сабыр да син, Миләүшә. «Хәерле иртә» тапшыруларына әллә нигә бер барганда да, таңнан күз ертып, телевидениегә барулары мәшәкать кебек. Ә син унбиш ел буена шулай йөргәнсең ич! Иртәнге дүрттән торып, ими баласын ялгыз калдырып (чөнки Илһам сине озата бара) яки «әни, китмә!» дип торып утырган сабыйны кабат йоклатып эшкә китүләр амбразурага каплану кебек үк тәвәккәллек, ананың йөрәк маен сыздыра торган хәлләр түгелмени? Җитмәсә, үз әниең, укыдың-укыдың да, сыер савучылар кебек таңнан йөри торган эшкә тарыдың дип өзгәләнә. Кайнанаң Гөлирам битәрләми-сукранмый гына ярдәмләшергә тырыша. Түзгәнсең, алай гына да түгел, һәр иртәне салават күперендәге төсләрнең берәрсен кабатлаган матур күлмәгеңне киеп, визажистлар курсларында өйрәнгәнчә төзәтенеп, дөньяның иң бәхетле бер кешесе сыман балкып, студиягә килеп утыргансың – сине яраткан тамашачыларга яхшы кәеф, күңел көрлеге биргәнсең. Ә кичләрең, йә диссертация язып, йә тапшыруларга әзерләнеп утыра торгач, төн дәвамына әйләнгән кичләрең соң... Балаларны китап укып йоклатканнан соң бит ул. Китабы да хикмәтле бит аның – Ризаэтдин Фәхретдиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт»е. Әни янда утыргач, нәсыйхәтне дә әкият кебек йотлыгып тыңлый икән нарасыйлар.
Улым, ике җилкәңә ике фәрештә кунган. Барысын күреп, язып баралар, – дип сөйләгәндә әсәрләнгән балам үз күңелендә Аллаһы Тәгаләнең кеше кебек образын да тудырган икән. Бервакыт өйдә ремонт башладык. Түгәрәк сакаллы матур гына кеше килде. Бәләкәй улыбыз моңа карады да катты: «Син Алла бабаймы әллә?» Сабыйның шушы җөмләсе инде останы телдән яздырды. Дәшми-нитми эшләде дә эшләде бу. Түләү хакының да яртысын гына алды. Мәрхәмәт иясенә килешми, янәсе. И-и Коръән кушканча гына яшәп булсын иде ул! Безнең эш – гел елмаеп тору да, башны туктаусыз киеренке эшләтеп тору да – дәрманны бик суыра. Мин югалган егәрне намаз белән тулыландырам. Дөнья куып яшәсәк тә, Изге китаптагы бер сүрәне истән чыгармыйм: «Кошлар кебек яшәгез – үткәнне уйламагыз, киләчәк өчен кайгырмагыз», – диелгән анда.
Миләүшәнең «егәр кайтару» серләре арасында таң чыгында яланаяк йөрүләр дә бар. Егәр кадәресе экран каршында – миллионнар күзендә утырган кеше өчен бик кирәк. «Манзара»ның унбер сәхифәсе эфирга чыкканда ничәмә-ничә кунак кына килеп китә. Америкадан галим дә, шагыйрь кыз булырга да мөмкин ул кунак. Шулардан берәү – зур завод директоры ихластан ярып салган икән чын дөресен: «Экран каршында биш минут сөйләшеп утырганчы заводта өч смена рәттән эшләгәнем артык!» Аннары «Манзара» тормыш ничек матур! дип сокландырып кына калмый бит әле, мәрхәмәтле булырга, игелекле гамәлләр кылырга да өнди. «Манзара сюжетыннан соң дүрт айлык авыру кыз өчен Австралиядән акча күчкән. Тагын бер авыру малайга Себердән ярдәм килгән. Татарча тапшыруларны карап баручы милләттәшләребез бит бу игелек ияләре!
Телевидение җитәкчелегенең игътибар үзәгендә без. Тәэминат та, кайгырту да бар. Безнең тапшырулар өчен беркетелгән ике машина районнардан кайтып керми. Сюжетларны бер ай алдан төшерә башлыйбыз. Алты-җиде хәбәрчебез яңалык ташып тора, алмаш-тилмәш өч пар алып баручы экранга чыга, скайп аша чит илләр белән дә элемтәгә керәбез – бөтен Җиһан бер тәрәзәдә!
Хәтерли микән Миләүшә, бервакыт Кояш белән үзара багланышларын сиздергән иде. Аныңча, Кояш ул – Җиһан күзе! Мин ул мәҗүси хикәятне онытмадым.
Миңа әни әйтә бервакыт: «Кызым, Казанда туксан фатирга күчендең, туксаны да тугызынчы катта булды», – ди. «Кояшны яратканга өскә үрмәлим мин, әни», – дидем. Өем тулы кояш булганны яратам. Өлкән улым тугач, аны иң беренче Кояшка күрсәттем: «Кояш, күр, менә минем балам. Мин аны бик михнәтләнеп, синнән өч ел ялварып сорап таптым. Син аны ярат, матур ит! – дидем. Икенче улым тугач та догамны кабатладым. Ишетте мине Кояш. Әнә нинди матур минем улларым!
Менә минем дә Миләүшә Сибгатуллинага ияреп, «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалын Җиһан тәрәзәсе дип атыйсым килә. Татарларның милләттәшләренә төбәлгән тәрәзәсе аның аша караган күзләр кебек уяу, ягымлы, күзәтүчән, сизгер булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.