Логотип
Пар алма

Люциям

Уңган кызның тормыш йомгагы тәгәрәп туп-туры бәхет сукмагына барып чыгар төсле иде дә бит ул чакта.
Һава шартларын – климат үзгәрүне, тавыш дулкыннарын бөҗәк-җәнлекләр, кош-кортлар искиткеч нечкә тоемлау сәләтенә ия. Кошлар, балыклар, еланнар – җан ияләренең күбесе табигатьтәге һәртөрле үзгәрешләргә гаять сизгер бит. Oйтик, диңгез ташбакалары бернинди компас-картасыз су буйлап меңнәрчә чакрым юл үтеп Атлантик океан өстеннән күтәрелеп торган кечкенә генә Вознесение утравын эзләп таба. Шунда йомырка салып калдыралар да һич ялгышмыйча 2700 километр ераклыктагы Бразилия ярларына барып чыгалар. Белсәң... бал кортлары, кырмыскаларның сәяхәте дә шундый кызыклы. Алтынсыман уҗым чыпчыгы, мәсәлән, бер җирдә тукталмыйча, Атлантик океанны кичеп чыга, дүрт мең чакрымлап юл уза. ә шулай да еракка очу буенча дөнья чемпионы – диңгез акчарлагы... Кеше борын-борыннан табигать серләрен ачарга һәм гайре табигый көчләрне үзенә хезмәт иттерергә хыяллана».

Люция аспирант егет Рәмзине тәмам авызына караткан, мавыгып сөйли дә сөйли. Айлы кичтә егет белән кыз күктәге йолдызларга сокланып, мәхәббәт хисләренең бөреләнүен сиздерергә теләп, шулай үз булып серләшәләрдер дисәң... Ни гаҗәп, җәнлек-җанварларның үз-үзләрен тотышы аларны ныграк кызыксындыра икән: күченү, үрчү, шуларның яшәү кануннарын өйрәнү фәненең торышы хакында кызып-кызып гәп куерталар. Люция Әбүзәрова, булачак табибә, аспирантурага керергә, тереклек дөньясын өйрәнеп, гомерен фәнгә багышларга, зур ачышлар ясарга өметләнә. Медицина институтында алты ел буе гел «бишле» билгелә­ренә генә укыган тыйнак кына бу туташ, курс эшләре эшләгәндә үк үзен төпле, фикерле, эзләнүчән яшь иҗатчы итеп танытырга өлгергән. 



«Ә чынлыкта, галимнәр җан ияләренең табигатькә җайлашу үзен­чәлекләрен күптәннән күзәтәләр, – дип сөйли Люция, Рәмзинең үзен бүлдермичә, игътибар белән тыңлавына тәмам күңеле булып. – Инженерлар хайваннарның тән төзелешен өйрәнеп гади һәм ныклы, әмма тагын да камилләшкән приборлар, механизмнар уйлап чыгару турында хыяллана. Әйтик, бака күзенең төзелешен өйрәнү ерактан күзәтә торган электрон күз моделен ясарга ярдәм иткән. Беләсеңме, кит балыгына охшатып Япония судно төзүчеләре төзегән судноның тизлеге 25 процентка арткан бит».

Фәннең бу яңа тармагы бионика дип атала икән. Биологлар, математиклар, физиклар гына түгел табиб­лар да бионика фәнен үстерүгә өлеш кертә ала дип исәпли Люция. 

Рәмзи исә күзе төшкән кызның хыяллары тормышка ашачагына чын күңелдән ышана. Булдырыр! Бик төпле күренә. Төпле, ихлас, үзе ышанучан. әллә гашыйк җаннар бар дөньяны бертөрле күрә дигән­нәре шул инде? Югыйсә, танышканнарына да кайчан гына... Дуслык­лары еллар сынавын узарга да өлгер­мәгән әле. Ямьле май кичендә кызларның тулай торагында очрак­лы гына күрешеп бергә биегәннәр иде. Туташ­ның җиңел һәм матур биюе сокландырды аны. Оч­рашып, сөйләшеп-серләшеп йөри башлагач та ул Люциянең һәр вакыйгадан хәбәрдар булуына, Тукай, Пушкин шигырьләрен яттан белүенә, физика, математика фәннәрен су кебек эчүенә гаҗәпләнеп туя алмады. «Синең кебек кызны очратканым юк иде әле!» Шул сүз тел очын кытыклап торса да, зирәк кызга мөкиббән икәнлеген бик күрсәтәсе дә килми. Дөнья бу! 

Институтка кергәнче үк тормыш тәҗрибәсе узып, эшләп килгән Люция: урта мәктәпне тәмамлауга үзләренең Сембер ягындагы Иске Кулаткы авылында математика укыта башлаган. 
Ни хикмәт, бе­рәүнең дә язмышы такыр юлдан шома гына тәгәрәми шул, бихисап сикәлтәләр очрап, теләсәң-теләмәсәң дә уй-фикерләреңне чуалтып ташлый...

Соңгы имтиханда, сәламәтлек саклауны оештыру фәненнән, һич уйламаганда, Люция «дүртле» алды. «Ник кайгырасың, дөнья бетмәгән ич, борчылма!» – дип Рәмзи аны ничек кенә юатырга тырышмасын, бу бердәнбер «дүрт­ле» кызның язмышына тискәре йогынты ясаячагын икесе дә аермачык сизә иде. Очраклылыкмы бу? әллә моның төбендә алдан корылган астыртын хәйлә ятамы? Люция аспирантурага керергә хыяллана. Ләкин фән белән шөгыльләнүгә дәгъва итүчеләр бу төркемдә берничә, ә урын... ике кешелек кенә. Арттан этәрдәй «йонлы куллары» булгандырмы, ике егет аспирантурада калды. Чөнки... Фән юлы ир-ат өчен кулайрак, хатын-кыз үз эшен яхшы белсен – авыруларны дәвалау белән шөгыльләнсен, дигәннәрдер. Кыз-хатын табигать үзенә тәгаенләгән вазифаны үтәү белән канәгатьләнсен: аш-су, чүпрәк-чапрак тирәсендә кайнашсын дигән, борынгыдан катып калган фикер белән эш йөртүчеләр азмы! Кызыл дипломнан мәхрүм ителгән, яклаучысыз авыл кызын бер чит­кәрәк этеп калдыру кыен түгелен кем белми?! Югыйсә, сәләтле кыз­ның студент чакта ук кызыклы ачышлар белән иптәшләрен гаҗәп­ләндерүе билгеле иде дә бит. Фәнгә, сәнгатькә килү юлы мәшәкатьле, катмарлы шул. Юлында ясалма киртәләр корылгач, кеше ни-нәрсә эшли алсын соң?!

Инде эшкә кая китәргә дигән мәсьәлә алга басты. Моңарчы гел «бишле»гә укыган Люциянең кайсы якка юллама аласын үзе сайлау мөмкинлеге бар иде барын. Әлбәттә, туган ягы – Ульяновск якын аңа. Ләкин... алты ел буе бер кашыктан ашап, бер бүлмәдә яшәгән якташы, дусты Роза Хәсәнҗанованың да табиб булып туган якларына кайтырга хыяллануы аның өчен сер түгел. Ялгыз әнисе инде ничә еллар өзелеп көтә бит аны. Кешегә яхшылык итүне һәрчак бурычы санаган Люция дусты өлешенә керәме соң? 

«Саранск безнең Иске Кулаткыга юл уңае, өйгә кайтып-китеп йөрергә дә уңайлы. Шунда эшкә китәм», – диде кыз егете белән очрашкач. «Казан тартып кайтарыр үзеңне, анда әлләни озак тоткарланмассың, – дип куйды Рәмзи. Уен кычкырып әйтмәсә дә күңеленнән: – Мин үзем дә шулай булуын телим ич», – дип тә өстәде. 
Күңеле сизә, күңеленә иҗат корты кергән Люция сайлаган сукмагыннан тайпылмас. 
 
Рәмзи Вәлиевнең куен дәфтәреннән: 
«Киләчәккә хатлар барып җитәр,
Тик үткәнгә хатлар бармыйлар...

Люциям! Бу исемне дога урынына бик еш кабатлыйм икән. Баштан ук мин сине югалтудан курка идем бугай. Бәлки шуңадыр, гел янымда итеп тоярга теләп, яшьлектә дә исемеңне телдән төшермәгән­мендер. Әле дә исемдә, озакламый син Иске Кулаткыга кайтып киттең. Кул болгап: «Сау бул, тиздән очрашканга кадәр!» – дип киткән ак күлмәкле, көләч йөзле сылукай һаман да күз алдымда. Без аерылыштык».

Бу июль башы иде. Көзгә кадәр алар күрешә алмадылар. Хисләрне сынау өчен вакыт кирәк, әгәр ярату хисең чын булса, аерылып тору мәхәббәт утын көчлерәк дөрләтә, ә пыскып янганы шул арада сүнеп бетә, диләр. Август ахырында, эш урынына китеп барышлый, юлы урау булса да, Люция егете янына керде. 



Люция һәм Рәмзи Вәлиевләр яңа тормышка аяк баскан 1963 ел бу.


Көндәлектән:
«Бер-беребезне икебез дә сагынганбыз икән. Тулай торакта без бергә кундык. Шул чакта сине юньләп кочып ала да белмәгәнемне хәтерлим. Син үзең дә бик тыйнак, оялчан кыз идең шул. Иртәгесен: «Нык бул, бернидән дә курыкма. Тиздән кабат очрашырбыз. Казанга кайтырсың, үзең теләгәнчә, аспирантурага да керерсең», – дип юатып, мин сине Саранскига озаттым.

Әмма минем тормышымда да болытлы, караңгы чор башланды. Яшьлек хатасы дияргәдерме, партком секретареннан сорамыйча, җыелыштан качып, синең белән очрашуга китүемне, башбаштаклык, дип, гафу итмәделәр».

Рәмзи ул чакта университетның комсомол комитеты сәркатибе иде. Яңадан сайлау үтәргә нибары өч көн калган. Аны бу урынга кабат сайламадылар. Гаилә корырга әзерләнгән яшьләр өчен моның уңайсызлыгы шунда, бу тулай торактагы аерым бүлмәдән колак кагу дигән сүз иде. Чыннан да, комсомол башлыгы Рәмзи моңарчы үзе генә яшәгән бүлмәне бушатырга куштылар аңа. Люция Казанга кайтканда егет урамда калган иде. Көн белән төн алышынып торган кебек, күңелсезлекләр дә уза. Төенчек, биштәрләрен күтәреп каңгырып озак йөрисе дә булмады, җае чыкты тагын: университетта җыештыручы булып эшләүче Паня түти кияү белән кәләшне үзенең бәләкәй генә фатирына сыендырды. Беренче төнне яшьләр идәндә йокладылар, иртәгесен сукно базарына чыгып карават, урын-җир әйберләре алдылар. Барлы-юклы акчаларын бик тиз туздырдылар.

Көндәлектән:
«Хуҗабикәбез изге күңелле карчык иде, ул сиңа киңәшләр бирергә, үзенчә ялгыш адымнардан сакларга тырыша. «Күрәм, иреңне бик яратасың, әмма ирләрне артык иркәләргә ярамый, иркәм, бик тиз бозылалар», – дия иде мәрхүмә. Ә син көләсең генә. Татар хатын-кызларына хас булганча, җәмәгатеңне, ягъни мине, карау-тәрбияләүне бурычың саный идең син. Ир затын хөрмәтләү, аңа һәрьяклап игътибар күрсәтү синең каныңда булган күрәсең. Уйлап-уйлап утырам да уелыплар китәм, дигән ди берәү. Шул ярлы гына тормышта, яшәү хакын даулап көрәшә-көрәшә көн иткән чакларыбыз безнең гомернең иң бәхетле мизгелләре булган ич! Казандагы алтынчы поликлиникада участок табибы булып эшли идең. Авыруларга игътибарлы, йомшак телле, яхшы күңелле, шәфкатьле булгангадыр, авырулар да, коллегаларың да яраттылар сине. Ике ел эшләгәч тә, күптәнге хыялыңны тормышка ашырырга, фәнни эшеңне дәвам итәргә ниятләп университетка аспирантурага керергә җыенганыңны белгәч, бер төркем пациентларың: «Зинһар, җибәрмәгез аны эштән, безнең моңарчы мондый яхшы табибны күргәнебез юк иде», – дип, хәтта ки сәламәтлек саклау нәзарәтенә килгән булганнар. Ләкин синең карарың нык иде: медицина институтында укыганда ук хыялланган фәнни-тикшеренү белән бәйле эшеңне дәвам итү өчен университетның бионика лаборато­рия­сенә лаборант булып урнаштың».

Яшьли сайлаган юлдан тайпылмыйча, үсеп кенә килүче бионика фәненә үз өлешен кертү өчен көчен, вакытын кызганмаска ант иткән иде шул Люция. 
Ә язмыш сынауларны өя торды. 

«Беренче балабыз якты дөньяга киләсен белгән көн, баш өстебездә түбәбез бүлмаган көе дә күктән төшкән бәхет иде дә бит... Әмма йөклелек җиңел генә узмаячагын аңлау – аяз көнне яшенгә тиң булды. «Резус-фактор тискәре, йә балабыз үлә, йә мин үзем», – дип елап кайткан көнең әле дә истә. Авыр чор булды бу, көмәнеңне ятып кына күтәрергә туры киләсен алдан белдек. Шөкер, кызыбыз Эмилия дөнья­га исән-сау аваз салды. Ләкин синең аякларың хәрәкәтсез иде, арка миеннән пункция алганда энә ялгыш нерв җепселләрен өзгәнме, саксыз кадалган укол аркасында булдымы бу хәл, сәбәбе бүтәндә идеме, елдан артык гомереңне каты авыру белән көрәшүгә сарыф иттең. Әмма бирешмәдең, батыр йөрәкле, чыдам, түзем идең шул син, бер ел буе урында ятканнан соң авыру-сырхауларны җиңеп аякка басарлык көч таптың. Биология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗә алу өчен «Аллергиядән нерв-мускул системасының ярсынуы» хакында автореферат әзерләдең. Университетта аспирантура тәмамлагач, биофизика, бионика буенча физфакта лекцияләр укыдың, практик дәресләр үткәрә идең, әмма кандидатлык диссертациясе яклау сиңа җиңел генә бирелмәде. Һаман да шул сәбәп, хатын-кыз булгангамы, әллә язмышыңда шулай язылган идеме, тырышып эшләгәнеңне күреп, эзләнүчән яшь галимнең хезмәтләрен күтәреп аласы, ярдәм итәсе урынга, эшеңә аяк чалулар ешайды. Чынлыкта, лаборатория җитәкчесе белән бәхәсләшеп, сүзгә килүең эзсез узмады, эзәрлекләүләр дәвам итте».

Фәнни дәрәҗә яулау кемгә җиңел?!

Көндәлектән: 
«Исемдә, ВАК тиздән синең хезмәтеңне раслар дип көтеп йөргәндә, Ростов-на-Дону шәһәреннән диссертациягә тискәре бәяләмә килеп төште. Мондый гаделсезлеккә хурланып, үкереп еларсың дип курыккан идем, син кычкырып көлдең. 
«Ник көләсең, шаштыңмы әллә?» – дигәч тә: «Моны язган кеше шул­кадәр надан, күрерсең, моңа игътибар да итмәячәкләр», – дидең. Һәм тагын бер тапкыр зирәклегеңне, алдан күрүчәнлегеңне расладың. ВАК утырышына – Мәскәүгә икәү бергә киттек һәм барысы да син әйткәнчә булды, кара көчләрне җиңеп син үзеңнең хаклы икәнлегеңне расладың. Бу җиңү иде.

Хезмәттәшләреңнең күбесе шатланды, тик лаборатория җитәкчесе генә нигәдер кара көйде. Фикер каршылыгы дисәң... Юк, бу бәйләнчек кешенең сиңа каныгуы күбрәк үч алуга тартым иде. Аның сиңа яңа бәла-казалар әзерләве ихтималын тоеп, син эшкә барысыннан да алданрак килергә, эш сәгате беткәч, ярты сәгать соңрак китәргә гадәт­лән­дең. Хәер, эшең дә күп иде шул. Әмма шеф өчен лекцияләр укудан баш тарткач, арагыз тагын да кискенләште. Белмим, бәлки сиңа да үз сүзеңне сүз итәм дип артыгын тырышмаска, килешү юлларын эзләргә, аның өчен дә өстәмә лекцияләр укырга кирәк булгандыр. Әмма хәйләкәрлек сиңа ят: акны – ак, караны кара итеп күрә торган холкың үзгәрмәде. Үзең саф күңелле, ышанучан, җаның чиста булганга күрә бүтәннәрдә дә шундый сыйфатлар күрергә теләдең. Син киткәч, озак та үтмәде, булдыксыз җитәк­чегез, аның яраннары эштән куылды. Син доцент идең, ә укучың докторлык диссертациясе яклаган. Әйбәт малай ул, ерак китәр, дип аның белән горурлана идең бит. Әйе, фән дип җан аттың, кешеләргә яхшылыгым тисен дип яшәдең. Фәнни хез­мәт­ләрең «кеше-машина» системасына фәнни нигезләнгән аңлатмалар бирүгә, машиналар белән даими эшләүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга багышланган иде. Кан тамыр­лары­ның эшчәнлеген яхшыртуга багышланган хезмәтеңә авторлык таныклыгы алдың. Күз, йөрәк, йөрәк мембранасы кебек кеше сәламәтлеге өчен гаять мөһим органнарның эше катлаулану процессларын, аларны булдырмау, нәтиҗәлерәк дәвалау ысулларын фәнни нигезгә куеп кызыклы ачышлар ясадың. 

«Минем үзем турында уйларга вакытым булмады...» Шул сүзең колак төбемдә яңгырап китә дә сискәнеп куям: бу чыннан да шулай бит! Син балалар, дидең, ирем, туганнарым, авыруларым дип, гел бүтәннәрне кайгыртып яшәдең. Кунакчыл хуҗабикә, ярдәмчел кеше идең. Безнең өйдән кеше өзелмәде. Туган-тумача килә-китә, аларның балалары укырга керде, укыды, һөнәр алды, кеше булды. Ә син өй җыештыру, ашарга әзерләү, савыт-саба юу кебек мәшәкатьләргә күмелеп, күпме кыйммәтле вакытыңны вак-төяккә сарыф иттең. үзең турында уйларга чыннан да синең вакытың булмады. Мин моны бөтен зурлыгы-фаҗигасе белән соңга калып, синнән мәңгелек­кә аерылгач кына аңладым. Тик соңга калган үкенүдән ни файда? 

Танышкан-кавышкан беренче көннәребездән алып соңгы сулышыңа кадәр син миңа көч, дәрт биреп торгансың икән! Мин фәнни эзләнүләргә чумдым, тарихны өйрәндем, фәнни хезмәтләр дә яздым, университетта лекцияләр укыдым. Профессор, академик дәрәҗәләренә ирештем. Хәзер минем дүрт укучым фән докторлары, егермедән артыгы фән кандидатлары булды. Балаларыма, дусларыма, шәкертләремә дә синең батырлыкка тиң чыдамлыгың, ашкынып, фән дип яшәгән гомереңне мисал итеп сөйлим. Бердәнбер кызыбыз Эмилия дә синең юлдан китте, ул да синең дәвам – медицина өлкәсендә зур галим булды. Ике монографиясе басылып чыкты, докторлык диссертациясе яклады. Ә син кадерләп үстергән оныгыбыз Айгөл юрист һөнәрен сайлады. Нәкъ синең кебек ул да: гел «бишле» билгеләренә генә укый, 2009 елда Оксфорд университеты стипендиаты булды. Рус һәм инглиз телләрен генә түгел, туган телебезне дә яхшы белә. Болар барысы да синең хезмәтләреңнең нәтиҗәсе бит, дип куанам. Иң сөенечлесен әйтергә онытып торам икән, Айгөлебез шундый матур итеп, көйләп «Фатиха» сүрәсен укый белә, аны тыңлаганда күзләремнән ирексездән яшь бәреп чыга.

Ә хәзер... чынлап та аерылышу сәгате суккач, сагынып-сыктап якты истәлегеңне яд итәм. «Гармун тартам, уйланам, төшләремдә күреп уянам да: «Люциям!» дип Яңа Бистәгә, синең янына ашыгам», дип шигырь дә язып куйганмын. Әйтерсең лә, анда мине сагынып көтеп торучы бар... 

Мин сине шундый сагынам... Хәер, канатланып, очынып, ялкынланып эшләп йөргән чаклар онытылырлык булдымыни?! Гел истә алар, гел-гел... Ни хикмәттер, бионика фәне бездә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә иркенләп, җәелеп үсеп китә алмады. Бәлки аның сәбәбе синдә булгандыр. Сиңа рәхәтләнеп эшләргә ирек бирмәделәр, хыял канатларыңны кистеләр, дим. Гомереңне бер кирәксез көрәшкә – әрәмгә сарыф иткәнсеңдер кебек тоела да, күңелем тула...»

Әй, гомерләр! Гомер агышларын туктатып булмый, тормыш дәвам итә. 

Беребез дә бу җиргә мәңгелеккә килмәгән, барыбыз да китәбез. Игелекле, яхшылыкка табынган көчле шәхесләр кешеләр хәтерендә яшәвен дәвам итә. Хәтер исән чакта истәлекләр исән. Люция ханым да икенче яссылыкка гына күчкәндер, оныгы, балалары, ире хәтерендә яшәвен дәвам итә. Аның төсе булып гөлләре чәчкә ата, язлар килгән саен ул утыртып калдырган бакча яшәрә, җимеш бирә. «Үлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу, әмма терек вакытта макталу – үлү вә онытылу», – ди Ризаэтдин Фәхретддин.

Оныгы аның рухына багышлап «Фатиха» сүрәсен укый икән... Ә кешегә «тегендә» дә, монда да җан тынычлыгы кирәк. Ә җан тынычлыгы өчен тагын ни кирәк?!








 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Якын кешен вафат булгач кына бэялибез,кылган яхшылыкларын сагынып искэ алабыз....Э тормыш иптэшегез Люция ханым сездэн бэхетлерэк булган....

    Хәзер укыйлар