«Көтеп торучың булганда рәхәт...» 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

 

Булат НИГЪМӘТУЛЛИН, җырчы, Татарстанның атказанган артисты; 

гаилә стажы – 17 ел;  

улына 15 яшь.   

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

Тагын тавыш турында әйтмәдегез әле. Сөйләшүенә, үзен тотышына да игътибар итәм. Пөхтәлегенә! Хатын-кыз үз-үзен карыймы-юкмы – бу минем өчен бик мөһим. Күзендә очкын бармы-юкмы? Ул дөньядагы иң чибәр хатын-кыз булмаска да мөмкин, ләкин сөйкемле сөяге үзенә җәлеп итә куя! Хатыным Рәзиләнең елмайганда ике бит очында мәхәббәт чокырлары пәйда була – аны беренче тапкыр күргәч, шуларга игътибар иткән идем... Бүгенге заманда хатын-кызның киеменә карап каршы алу да бар. Сөйләшә, аралаша башлагач эчке дөньясын ачасың. Психологик яктан бер-берегезгә туры киләсезме, ул синең сәер якларыңны кабул итәме (ә андый яклар бөтен кешедә дә бар!) – болар бар да соңрак ачыклана.  

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  

Азрак көйсезләнүендер. Андый чакта тузынуын, холкын күрсәтеп алуын... Без – ир-атлар үзебез дә чыгымчыламый тормыйбыз.  

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

Ир буларак түбәнсетүен, хөрмәт итмәвен. Хәер, мондый чиккә җитсә, парлар инде таркала. Ә хыянәт... Монысын әйтү авыр. Белмим. Хатын-кыз сине яратса, әгәр аны бар да канәгатьләндерсә, ул беркайчан хыянәт итмәячәк. Әгәр андый хәл туса, башта гаепне үзеңнән эзләргә кирәктер. Кешене гаепләргә бик җиңел бит ул... Бу ситауцияне бер кеше дә күз алдына китереп карамыйдыр. Китермәскә тырышадыр... Бик нык яратсаң, бәлки, гафу да итәсеңдер. Катлаулы сорау. Җиңел генә җавап биреп булмый.  

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

Икесе дә якын! Һәрбер кеше тормышта шундый хатын-кыз эзли, өйдә үзен алиһә дә, хуҗабикә дә көтүен тели. Гомумән, көтеп торучың барын белгәндә шундый рәхәт бит ул... Мине өйдә гел көтәләр! Төнлә дә, көндез дә. Йокламыйча! Бик соңга калсам: «Көтмәгез, ятыгыз!» – дип үзем әйтәм. Өстәлгә ашарга гына әзерләп куй, үзем җылытып ашармын, дим. Йокыларын өзәсем килми.  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  

Әлбәттә! Дус та, сердәш тә, таяныч та... Барлык серләреңне иң беренче аңа сөйлисең бит. Зарыңны да, моңыңны да... Аңа сөйләмичә, әти-әниеңә бушанмассың?! Дусларга да. Юк, дусларга сөйләп була анысы. Тик барыбер кайчак барысын да түгелдер. Ә хатынга барысы да сыя. Сине аңласа сыя... Тик андый аңлашу булмаса, ничек икәү янәшә яшисең ди?  

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  

Без Йошкар-Ола университетының икътисад факультетында укыганда таныштык. Мин икенчегә күчкән елны тулай торакка беренче курслар – әллә никадәр татар кызлары килеп тулды. Танышулар китте. Без аның белән бер районнан булып чыктык. Авыллар да бер-берсеннән ерак түгел. Тик мин шәһәрдә тудым – авылда үстем. Ә ул авылда туган, ләкин район үзәгендә үскән. Башка милләт кызына өйләнүемне күз алдына да китерми идем. Моны әбиләр сеңдергәндер – безне алар тәрбияләде. Тик укыганда кая әле өйләнергә? Алты ел очрашып йөрдек...  

1999 елда халыкара «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, лауреат исемен алдым. Җырларга ярата идем! Деканыбыз да татар кешесе. Кави Василович бәйгеләргә берсүзсез җибәрә: «Тик миңа матур җырлар алып кайт», – ди. Аңа кассеталар төяп кайтам. Татар эстрадасының күтәрелеп килгән вакыты бу. Үземнең шул юлдан китәсемне инде чамалыйм, әмма укуны барыбер тәмамларга кирәк. Сеңлем Дилә бер ел укыды да: «Бу минеке түгел», – дип, Казанга китте дә барды әнә. Ә мин алай булдыра алмадым: ир-атның кулында һөнәр булырга тиеш дип санадым. Әмма лауреат булу мине канатландырды: Казанга юл эзли башладым. Күңел шунда тарта! Дилә инде анда укый, Альбина Апанаева белән икәү торалар. Мин дә алар янына киләм – бергә җырлар сайлыйбыз. Ике җырым бар иде ул чакта: «Торналар» һәм «Якын дустың барын онытма». «Ядкарь» студиясе беренче альбомымны чыгаргач, бөтен җирдә шушы җырлар яңгырый башлады. Казанда минем тормыш кайный – инде гастрольләр планлаштырабыз... Рәзилә бу вакытта укуны тәмамлап, районда эшли генә башлаган иде. Бер-береңә янәшә булганда хисләр бертөрле алар, ә аерым торгач... Бәлки ир кеше ерагая да башлыйдыр. Мин бит кеше күз алдына чыктым – үземә игътибарның көннән-көн үскәнен тоям. Башны җуярга да озак түгел. Ул, билгеле, борчыла: «Син китәрсең дә онытырсың», – ди. Аны да аңлыйм... Минем алда ике юл бар иде. Әмма бергә булган алты елга, ул чорда бергә кичергән шатлык-сөенечләргә, авырлыкларга ничек хыянәт итәсең?! Бәлки, хәзер югалтканны аннары гомердә дә кире кайтарып ала алмам дип уйладым... «Бераз сабыр итик инде, акча җыйыйк», – дидем Рәзиләгә. Беренче гастрольләр башланды. Популярлык, әйткәнемчә, зур – үтүкне тыксаң да «Торналар» җыры яңгырый. Беренче гонорарлар кулга керде... Кыз сорарга да бардык, кыз туе булды. Әти-әниләре каршы килмәде: Рәзиләнең үзенең теләге зур икәнен беләләр иде. Яратмаса чыкмас иде... Җырчы кеше белән яшәү хатын-кызга җиңел түгел. Мин аларга һәйкәл куяр идем... Без бит гел кеше күзендә. Көнләшү дә бар: хатын-кыз да таш йөрәкле түгел. Телефонга «смс»лар килеп төшкән чаклар да булды: әдәпне онытып җибәрүче хатын-кызлар да бар... Боларның барысын да уздык. Хәзер инде көлеп кенә искә алабыз. Шуларны кичкәнгә бер-береңне күбрәк хөрмәт итә башлыйсың да.  

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  

Бар андый нәрсә. Моны әтинең дә әйткәне булды. «Рәзилә әниеңә охшаган ул», – дип.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

Кыю тотарга! Күбрәк мал тапкан хатын-кызлар, гадәттә, ирләрнең юашрагын сайлый. Күп сүз әйтмәсен, артыгын көрәшмәсен, вак-төяк белән башымны катыра торган булмасын... Бәлки, ул аны үзенчә яратадыр да. Андый гаиләләрдә күп вакыт хуҗалык мондый ир өстендә булырга мөмкин. Балаларны ул озата-каршы ала. Дәресләрен тикшерә. Ашарга әзерли, савыт-сабаны юа, өйне җыя... Ике якны да бу канәгатьләндерә икән, тик яшәсеннәр.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  

– Әгәр хатын-кыз шулай хәл иткән икән, ул аны инде барыбер белдерәчәк. Калганы исә ир кешедән тора. Йә кабул итә, йә юк... «Юк» дип, сүзен өздереп, аңлаешлы итеп әйтә икән, башка сорау калмый.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Хатын-кызга өйдә бөтен нәрсә гел үз урынында булырга тиеш инде аңа. Ә без таратырга яратабыз. Дөрес, носкилар фатир буйлап таралмаган – анысына өйрәндек. Улым да, үзем дә. Бер нәрсә кирәк булып, эзли башласаң: «Юк, ул анда ятмый бит, аның урыны монда», – ди ул. Әйбер бер урында гына ятса, үзебезгә дә җиңел анысы. Тик мин ул урынның кайда икәнен гел онытам. Ә хатын-кыз онытмый, бөтен нәрсәне хәтерли! Кайчак берәр кая җыенып чыгып китәргә кирәк, нәрсәнедер эзли башлыйсың, тапмыйсың. Аптырагач, тагын аңа шалтыратасың. «Шушы шкафның шушы киштәсендә, шушы кырыенда», – дип җавап бирә ул. Без әйбер эзли белмибез шул. Кайчак шунда булырга тиешлеген дә беләсең, шкафны инде тәмам бушатып бетерәсең – юк кына! Тагын хатынның номерын җыймый чараң юк. «Ә ул юылган, әле бауда эленеп тора», – ди ул. Мондый нечкәлекләрне без гомердә белеп бетерә алмыйбыз.  

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез?  

– Хаклы булуымны исбатларга тырышам: мәсьәләне логик яктан аңлатып карыйм. Әмма ничек кенә булса да, бөтен нәрсәне аның белән сөйләшеп эшләргә кирәгенә күптән инандым. Хатын-кыз авызыннан син уйламаган фикерләр чыга кайчак. Дөресрәге, син уйлап бетерә алмаган. Ишеткәч, карале, чыннан да шулай бит, дип аптырап китәсең һәм бөтенләй бүтәнчә чишелеш табасың. 

Уртак фикергә килмәсәң, бу сөйләшүне калдырып торырга кирәк. Чишелми икән, ашарга сорамый бит, азрак көтсен. Мәсьәләгә кире борылып кайтканда, икебезнең беребезнең фикере үзгәргән булуы да бар. Аннан һәрнәрсәнең үз чишелеше табылмый калмый, син вакытны ашыктырганнан исә берни үзгәрми. Димәк, иртәрәк – әле сәгате сукмаган. Бу фикерем елдан-ел ныгый.  

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора.  

– Сез бераз арттырасыз, хатын-кыз арыдым дип, ашарга пешермичә, диванда ятып тормый инде ул... Ниндидер сәбәп белән әзерләргә җае булмаса, ул миңа алдан шалтырата: «Бүген ашарга пешерә алмадым, әйдә, берәр кая барып кайтабыз», – ди. Андый чакта өйгә дә кереп тормыйм, «чык» дип кенә чакырам. 

Буш вакытым бар икән, хатын эштә чакта үзем дә нидер әзерли алам. Суыткычта шулпа бар икән – ә ул гел бар – аш пешерәм. Итле ризык та әзерләргә булдырам. Кирәк булса, коймак та туглыйм. Мин бит студент булган кеше. 8 литрлы кәстрүлдә аш пешереп яки зур табада ит белән бәрәңге кыздырып, кызларны чакырганым булды. Бездә шулай иде: бүген – беребездә, иртәгә – икенчебездә.  

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.  

– Кайвакыт, киресенчә, аңа мине көтәргә туры килә. Миңа бит барысын да әзерләргә, бер нәрсәне дә онытмаска кирәк: кунакка дип чакырсалар да, күп вакыт җырларга да туры килә. Шуңа күрә сәхнә костюмын алмыйча булмый.  

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.  

– Ничек ошамасын, мин бит аны алдан әйтеп куям! Читләтеп булса да. Ярты ел алдан шул хакта сүз чыгарасың: менә бу әйберем булса, ничек шәп булыр иде дип... Без моңа ияләштек инде. Үзем дә бүләк бирергә яратам. Чәчәкләр! Бер сәбәпсез! Тамашачы биргән чәчкә бәйләмнәрен мин аңа сирәк алып кайтам. Барысын да өләшәм: төркемдәге артистларга, концерт карарга килгән туганнарга... Кешегә бүләк бирү, аның сөенечен күрү бүләк алганга караганда рәхәтрәк икәнен торган саен ныграк аңлыйсың... Студент чакта, авылларда концертлар куеп кайткач, Рәзиләгә алтын муенса алган идем. Тар гына, кыска гына. Ә ул шул вакыттагы шатлыгын әле дә искә ала!  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»