Логотип
Шәхес

«Яшәүдән ямь таба белгәннәр ошый»

Фәрит Хәйрулла улы МӨХӘММӘТШИН – Татарстан Республикасының соңгы биш чакырылыш (1998 елның маеннан – бүгенге көнгә кадәр) Дәүләт Советының алыштыргысыз спикеры – парламент башлыгы. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибы. Татарстан халыклары Ассамблеясе советы Рәисе. 2001 елдан алып 2016 елга кадәр Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Россия Федерациясе делегациясе әгъзасы булып торды, Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе вазыйфасын башкарды. Бу елның 28 мартында Фәрит Мөхәммәтшинның халыкара эшчәнлеген, төбәк дәрәҗәсендәге демократия үсешенә зур өлеш кертүен югары бәяләп, аңа Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының медале тапшырылды һәм аңа Конгрессның шәрәфле әгъзасы дигән дәрәҗәле исем бирелде.

ТАМЫРЛАР. Әтием Хәйрулла Динкәй улы Бөек Ватан сугышында җиңү яулап кайткан совет солдаты иде. Тыныч тормышта да ул солдат булды, партия кая кушса, шунда барды, «булсын!» дип эшләде, безне дә шул рухта тәрбияләде. Әтием Сарман районында туган, яшьли әтисез калган. Ачлы-туклы яшәсә дә, укырга-язарга иртә өйрәнгән. 10 яшендә ул инде авылдашларына хатлар, башка кирәкле кәгазьләр язып бирә торган булган. Әтием сугышта вакытта әнисе дә вафат була. Шуңа күрә әти сугыштан үзенең фронтташ дусты Юныс Йосыпов йортына кайта. Бераздан ул аның сеңлесенә өйләнеп тә куя.
Әтине үз уллары кебек кабул иткән гаилә – минем Мирзиян бабам белән Вәсилә әбием. Мин – аларның яраткан оныгы идем. Без – Акташта, бабайлар үз йортлары белән Әлмәттә яшәделәр. Каникул җитсә, бөтен бала-чага аларга җыела идек. Зәй елгасында су коенабыз, атлар караган булабыз, печәнгә барабыз. Аллага шөкер, алар озын гомер кичерделәр. Улыбыз Дамир тугач, Мирзиян бабай аңа тиешле догасын үзе укып, исем кушты. Вәсилә әби белән икәүләп килгәннәр иде. Малайга бүләккә шакмаклы күлмәк алганнар.
Әтинең безне тәрбияләп утырырга вакыты да юк иде, ул иртәдән кичкә кадәр эштә булды. Әмма безгә әни әйтә торган бер тылсымлы сүз бар иде: «Әтиегезгә әйтәм!»  Мин хәзер шундый фикергә киләм, әнием Маһинур гомере буе әтинең гаиләдәге абруен күтәреп яшәгән. «Әтиегез кайткач, көндез эшләгән эшләрегез хакында сөйләрсез». «Әтиегез ничек әйтсә, шулай булыр»... Бер әни генә түгел, ул чорларда күпчелек татар хатыннары «ирне ир итеп» яшәделәр, гаиләнең иминлеген, бөтенлеген тәэмин иттеләр. Никадәр авыр эшләр башкарганнар алар: юк әйберне бар итеп ашарга пешер, кер ю, җый, мичкә ягып өй җылыт, чишмәдән су китереп, мунча як... Марсель Галиевнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын тыңлаганда мин  көянтә-чиләк белән судан кайтып килүче әниемне, аңа чордаш апаларны күз алдыма китерәм. Без яшәгән Акташ авылы чишмәләре дә яр астында иде, көн саен ничәшәр көянтә су китерде икән әниебез...

БАЛАЧАК. Безнең чорга яланаяклы балачак хас. Язгы кояш карны эретеп бетерүгә яланаяк чыгып чабабыз. Аяк-куллар «чебиләп бетә», әни мунчада елата-елата кер сабыны белән мунчалалап юа, вазелин сөртеп куйган була. Нишләптер, без үскәндә кышлар бик салкын, җәйләр бик эссе булып хәтердә калган.
Мин үземне бик «важный» кешегә саный идем, ике сеңлемә – абый бит! Әлфия белән Рәйсәне карау минем өстә. Рәйсә – төпчек кыз, нәни иде. Әлфия исә миннән бер дә калмый торган иде, мин койма башына менсәм, ул да – шунда, малайлар белән сугыша башласак та арага кереп кысыла. Кайвакыт үзара да сугышып китәбез. Нәрсә бүлгәнбездер иде, бүләрлек әйбере бармы. Кайвакыт мине әнигә әләкли: Фәрит болай эшләде, Фәрит тегене ватты... Шуңа да карамастан, без аның белән «агылый белән тагылый» идек. Хәзер дә һәр очрашуга шатланып яшибез...

УКУ. Беренче класска мин Акташ авылы мәктәбенә бардым. Утын ягып җылытыла торган иске генә таш бина иде ул. Ашарга үзебез белән алып йөри идек. Гадәттә, миңа әни ипи белән бер кисәк ит, шешә белән сөт яисә сөтле чәй салып җибәрә торган иде.
Мин җиңел укыдым, өйгә бирелгән эшләрне озаклап әзерләп утырганымны хәтерләмим. Мәктәптән кайткач тиз генә капкалап алам да урамга чыгып чабам. Кышын чаңгы шуа идек.
Без – бу авылда бердәнбер татар гаиләсе идек. Әти чәчемне фронттан алып кайткан үткен пәкесе белән кырып ала. Шул такыр башлы кечкенә генә малайдан авыл китапханәсендә уздырылган кичәләрдә шигырь сөйләтәләр иде.
Акташтан Әлмәткә күченеп кайткач, әти мине нефтьче балалары укый торган мәктәпкә бирде. Нефтьчеләр акчаны яхшы ала, балалары шәп киенә, өсләрендә шәп фуфайкалар. Минем өстә – сырган бишмәт. Малайлар мине мыскыл итеп көләләр...  Шуннан соң әтиләр миңа кесәле фуфайка алып бирделәр. Вәт йөреп күрсәттем мин мәктәптә!
Укуны Әлмәтнең 7 нче санлы мәктәбендә тәмамладым. Мәктәпнең ярты гасырлык юбилее булган иде, күпләр белән шунда очраштык, сөйләштек. Класс җитәкчебез Петр Иванович Барашниковны күреп, рәхмәтләребезне әйтергә өлгердек.  Классташлар белән бу очрашу соңгысы булмасын иде, дип телим. Кем белә?..

ХЕЗМӘТ ЮЛЫ. 15 яшьтә Миңлебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башладым. Шуннан армиягә алдылар. Аннан кайтканнан соң, «Әлмәтнефть» идарәсенең контроль-үлчәү приборлары цехында слесарь булдым. Көндез эшләдем, кичләрен техникумда укыдым. Аннары Уфа нефть институтын тәмамладым. Белемем буенча мин – нефтьче. Әмма җитмешенче еллардан башлап Әлмәт шәһәрендә партия, совет һәм хуҗалык эшләренә кереп киттем.
Сиксәненче еллар ахырында мине республиканың сәүдә министры итеп куйдылар. Соңрак Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасын башкардым. Гомеремнең егерме елдан артыгы Татарстан парламенты белән бәйләнгән.
Мин еш кына үземнең тормышым, хәзерге телдә әйтсәк, карьерам турында уйланам. Хәер, нинди карьера булсын инде, күп вакыт миннән сорап та тормадылар, алдылар, куйдылар...
Парламент рәисе булып та тумыйлар. Сәясәтче булу өчен «бер пот тоз ашау» гына да җитми. Әмма узган тормыш мәктәбем миңа Россия күләмендә һәм Европа Советы дәрәҗәсендә эш алып барырга, үз фикеремне әйтергә һәм теләктәшләр табарга ярдәм итте.
Бер карасаң, минем тормышым сайлаулардан һәм сайланулардан тора кебек.  Парламентта бер эшләп киткәннән соң, кабат 1998 елның маенда кайтырга туры килде. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына без ике кандидат идек. Мәсьәләне минем файдага 27 тавыш хәл итте.
2014 елның 15 октябрендә миңа Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе вазыйфасына сайланырга туры килде. Аннан алда мин ике ел дәвамында бу комитетны җитәкләгән идем.  Кырымның Россиягә кушылган елы, Европаның Россиягә санкцияләре башланган вакыт иде бу. Минем оппонентым – Лондон шәһәре Ассамблеясе депутаты Эндрю Бофф иде. Аны яклап 25 кеше тавыш бирде, миңа – 27. Ике тавыш белән җиңдем!
Бу очракны шәхси җиңүем дип тә кабул иттем, Европада Россиянең сәясәтен тирәнтен аңлаучы кешеләрнең булуы дип тә... Гәрчә Россиягә карата мөнәсәбәт бик кискен иде ул елларда.

ДУСЛАР. Якын дуслар күп булмый. Әлмәт шәһәренең комсомол оешмасында инструктор булып эшләгәндә дуслашкан кешеләр, мөгаен, иң якын дусларымдыр. Барыбыз да – яшьләр, активлар, тормышлар да бер чама. Бәйрәмнәрдә гаиләләребез белән җыелабыз, табигатькә чыгабыз... Тормыш төрлебезне төрле якка таратты, еш күрешеп булмый, әмма элемтәне өзмибез. Җай чыкса, шатланып күрешәбез. Туган көн, бәйрәмнәр белән котлашабыз.
Дөресен әйткәндә, мин яңа кешеләр белән авыррак дуслашам. Бу мәсьәләгә саграк карыйм. Дәрәҗәле эштә эшләсәң «дуслар» күп була инде ул. Эштән китәргә туры килсә, чын дуслар гына кала.

МӘХӘББӘТ. Булачак тормыш иптәшем белән мин армия хезмәтеннән кайткач таныштым. 1968 елның ноябрь бәйрәмнәре иде. Дуслар белән «Восток» ресторанында минем «кайтуымны билгеләп үтәргә» ниятләдек. Янәшәбездә бер төркем яшьләр Әлмәт комсомол оешмасына Хезмәт Кызыл Байрагы орденын бирүне бәйрәм итә иде. Мин Луизаны беренче тапкыр шунда күрдем һәм гашыйк та булдым бугай... Әмма янына барып танышырга, биергә чакырырга кыюлыгым җитмәде. Икенче тапкыр дусларымның туенда очраттым. Өстәл астыннан керергә туры килде аларга. Шунда таныштык. Луиза – искиткеч матур исем! Үзе кебек! Шул көннән соң без – бергә. Ике ел очрашып йөрдек, чорына күрә матур итеп туй ясадык. Тормышыбызны «малосемейка»да башладык. Беренче телевизорны, аклы-каралы «Березка» иде ул, өлешләп түләү шарты белән алдык. 20 ел хезмәт итте. Мин аны Казанга күченеп килгәч, «Эфир» телекомпаниясе музеена тапшырдым.

БАЛАЛАР. Дамир белән Лилия. Дөресен әйткәндә, балаларның ничек үскәнен күрмәдем дә дияргә була. Аларны тәрбияләү белән тулысынча хатыным Луиза шөгыльләнде. Ул да, минем әни кебек, «әтиегез белсә!» дип үстерде, балалар алдында мине Әти итеп куя белде. Мин хатыныма чиксез рәхмәтле. Аллага шөкер дип әйтәм, миңа балаларым өчен кызарырга туры килмәде! Моннан соң да шушы тәртип белән яшәсәләр, без бик канәгать.
Дамир финансист, тормыш иптәше дә шул өлкәдән. Ике кызы, бер улы бар. Лилия белән кияү – табиблар. Ике кызлары матур булып үсеп килә. Һәр ял саен җыелып киләләр дә, өебезне шау-шуга күмеп, Луизага ике-өч көнлек эш калдырып китәләр. Икәү генә тынычлыкта калып яшәгәндәй итәбез дә тагын балаларның килүен көтә башлыйбыз. Луиза еш кына мәрхүм әтисенең сүзләрен көлеп искә ала: балалар килгәч рәхәт була, алар киткәч тагын бер рәхәт була...

УҢЫШ. Тормышның күп кенә очракларында минем эшләрем уңышлы булды. Әмма бу уңыш – җай килү очрагы гына түгел. Миңа калса, кешенең киләчәген аның эчке халәте, шәхси сыйфатлары билгели. Сабыр холыклы булу, кимчелекләреңне белеп, аларны бетерү өстендә эшләү, үзеңне чикли белү кебек сыйфатлар, минемчә, уңышка ирешүдә мөһим роль уйныйлар. Кешенең эчке дөньясы белән кылган эш-гамәлләре тәңгәл килергә тиеш. Үзең бер төрле яшәп, икенче төрле сөйләп йөреп уңышка ирешеп булмый.

АКЧА. Беренче хезмәт хакын 7 нче классны тәмамлагач эшләп алдым. Җәй көне әти мине ремонт-төзелеш идарәсенә эшкә урнаштырды, газон кырыйлатып койма тотарга. Кулда чүкеч, такта, кадак – көне буе тук та, тук. Унбиш яшем тулганда мин өч җәй рәттән геодезистлар белән геологик эзләнүләрдә булырга өлгергән идем. Алар нефть мәйданнарын үлчиләр, мин линейка тотып торам. Хәйран гына акча эшләдем, кул сәгате сатып адым, «Победа». Шул сәгать белән армиягә киттем. Мин акчаның нинди хезмәт белән табылганын беләм!
Көтмәгәндә кулга зур акча керсә нәрсә эшләр идегез, дигән сорауны бирәсез... Дөресен әйткәндә, миңа акча каяндыр килеп керми. Премия-фәлән булса мин балаларга, оныкларга булышу җаен карыйм. Туган якларда шактый тыйнак яшәүче олы яшьтәге туганнар бар, аларга да күпмедер ярдәм итү кирәк. Кемдер «болар балда-майда йөзә» дип тә уйлыйдыр. Әмма дөресен әйтәм, вак-төяк ямауларга урын бар... МАВЫГУ. Мин, гомумән, мавыгучан кеше: волейбол, хоккей, бильярд, балык тоту һәм автомобиль.
Мин аеруча «Волга» машинасын яратам. Әлмәт Башкарма комитетында эшли башлагач, ике урынбасарга бер «Волга» ГАЗ-21 машинасын бирделәр. Иске генә бу машина безгә бик кадерле иде. Гомер дәвамында эш машиналары алышынды, «Волга»га булган мәхәббәт калды. Гаражымда ярты гасыр элек Горький автомобиль заводында чыгарылган «Волга» ГАЗ-21 тора. Мин аны моннан егерме биш ел элек отставкага чыккан бер генералдан сатып алган идем. Буш вакытымда шул машинам белән юанам: майлыйм, җайлыйм, сүтәм, җыям...
Бу мавыгуым «АвтоРетроКлуб-21»нең оешуына сәбәп булды. Йөздән артык кеше безнең клубта әгъза булып тора. Өлкән агайлар да, яшь кенә малайлар да, гүзәл затлар да кызыксына ретроавтомобильлар белән. Республика буенча автойөрешләр уздырганда төрле шәһәр-авылларда халык сырып ала, сорашалар, мактау сүзләре әйтәләр, фотоларга төшәләр... Фронтовиклар сугыш чоры машиналарын танып, шуларны куллары белән сыйпап иркәлиләр, елыйлар. Мин иске машиналарга «җан өргән» клуб әгъзаларына бик рәхмәтле.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА. Без бу дөньяга бик аз вакытка килгәнбез. Шул вакытны юк-барга сарыф итмичә, үзең киткәч тә сине яхшы яктан гына искә алырлык итеп яшисе иде бит! Битарафлыкны җенем сөйми. Хәтта сатлык кешеләрне дә, гафу итмәсәң дә аңларга тырышасың, бу адымга барырга нидер сәбәп булгандыр дип уйлыйсың. Кыйбласыз кешеләрне аңламыйм. Туфан абый Миңнуллин әйтә иде, Фәрит, моңардан өмет юк, дия иде. Кешенең тормышта үз фикере, карашы булырга тиеш. Миңа яшәүдән мәгънә, ямь таба белгәннәр ошый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди соклангыч кеше тэртипле акыллы ,кубрэк булсын иде жир йозендэ шундый шэхеслэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур интеллигентный шэхес. Якташыбыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фэрит Мохэмэтшинны бик яратабыз , сокланабыз.

        Хәзер укыйлар