Логотип
Шәхес

«Ядәч», борчак һәм Рәхимкулов

(җырчы Габдулла Рәхимкулов турында истәлекләр)

Әнәле башлангыч мәктәбендә өченче сыйныфта укыган чагым. Ул көнне укытучыбыз Хөснулла абыйның ашыгыч эше килеп чыктымы, безне иртәрәк җибәрде. Өйгә кайтып, тиз генә чәйләдем дә, урам малайлары хоккей уйный торган җиргә чаптым. Үлеп яратам мин хоккей, футбол, накули, калак кебек малайлар уйный торган уеннарны. Әти дә гел әйтә килә: «Сиңа, кызым, ир малай (безнең якта шулай ир малай, кыз малай дип сөйлиләр) булып туасы калган, бер дигән улым була идең», – дип күңелнең кытыгын китереп тора. Ә нәрсә, малайлардан ким уйныйммы әллә, чалгыны да шәп тотам, пычкы белән балта кебек әйберләрне дә оста кайнаштырам, бераз буем гына кечерәк. Буй да булса, шәп егет буласы ла мин! Тау астында Әнәленең бөтен урам малайлары җыелган. Урамга урам хоккей бәрәләр. Уен кызганнан-кыза, уйный торгач, вакыт узганы сизелмәгән дә. Тамак ачканны белгертеп, эчтә «Йомралы бүреләре улый». Кайтырга кирәк.
Урам якта капка төпләре чиста итеп көрәлгән. Капканы ачып җибәрсәм, йорт эчендә зур себерке тотып әти йөри. Эштән иртәрәк кайткан.
– Гөлнур, мин анда плитәгә шулпа куйдым, карарсың, кызым, – дип, ашыга-ашыга тагын ишек алдын себерергә тотынды.
– Әти, ник апа белән Дүни (дәү әнкәйне без яратып шулай дип йөртә идек) кая?
– Апаң Апастан, дүниең аштан кайтмаган.
– Ярар, карамын, әти, кишер белән бәрәңге әрчи торыйммы? – дидем мин, ун яшендә генә булсам да, үземнең шактый зур үскәнемне белгертәсем килеп.
– Кунак көтәм! – диде әти. – Бик кадерле кунак! Рәхимкулов абыең үзе!!!
– Вәт бу кунак! – дидем мин тел шартлатып. – Безгә кайтамыни?
– Безгә! – диде әти ниндидер бер эчке горурлану белән.
Мин бозланып каткан бишмәт чабуларымны бераз каккаладым да, өйгә кереп киттем. Әти ике якка да мичләрне кабызып җибәргән. Кече яктагы плитәдә берсендә зур чуенда бәрәңге пешә, икенчесендә шулпа кайный. Өйдә җылы, рәхәт!
Чуендагы тавык инде күкрәкләрен киереп өскә күтәрелгән, «Мин пештемме, карагыз әле!» – дигән төсле муенын чуен кырыена сузып тора. Өйгә тәмле тавык шулпасы исе таралган. Минем эчтәге теге «бүре малайлары» чуенга төшеп китмәсен тагын дип, өстәлдән бер сынык ипи алам да, калын итеп май ягып, тамакка шудырам. Тәмле! Корсактагы «бүреләр» беразга тынычлана төшә.
Әни Апастан кичке алтыда гына кайтып җитә. Ул кайтканны бик көтеп тормыйбыз: йә дүни, йә әти ашны пешереп куя. Соң кайтса да, әнинең зур сумкасында һәрчак тәмле сайка, зур шикәр, башка тәм-томнар була. Әти колхоздан иртәрәк бушый. Зоотехник булып эшли ул. Кич җиткәч, әтинең яратып эшли торган эшләре бар: йодрык хәтле ап-ак шикәрне «кләщә» (кыскыч) белән кискәләп, шарт-шорт китереп, кечкенә вазага куя, мул итеп пешерелгән итне кисәкләп бүлә дә, иң беренче майлы калҗаны гел Дәү әнкәйгә тоттыра. Карт булса да бик ит ярата безнең дүни. Кичке ашны ашап бетергәч, мин әтигә бер кочак газеталар китереп тоттырам, шундый «ялагай» инде мин, мактаганны яратам. Әти газета-журналларга күп языла, почта тартмасы көн дә шыплап тулган була. Бүген дә чуенга кишер белән бәрәңгене шудыргач, урамга чыгып киттем. Мин капканы ачып кына җибәргән идем, аннан зур калын толып кигән, башында йоннары тырпаеп торган эт бүрегеннән Габдулла абый басып тора. Әллә каян таныйм ич мин аны. Былтыр әти кечкенә телевизор алып куйгач, аны да шул телевизордан күргәләп кала идек.

– Хәлилрахман абыйлар монда торамы?

Мин гел алдан чаптырырга яратам.

– Монда, монда Габдулла абый, әти сине көтеп көтек булды инде, чуендагы тавык та сине көтеп арыды, – дип тәтелдәп алдым.

Без чоланга килеп җиткәндә, өстендәге печәннәрен каккалап, әти дә азбардан чыкты – терлекләргә азык биргән икән.

– О, Габдулла, менә әйбәт булган! – дип кул биреп күрештеләр дә өйгә кердек. Габдулла абый алагаем зур чемоданын мич янына шудырды да, чишенә башлады.

– Менә бит ә, вәт булган бу! Әллә кайчан очрашасы килә иде бер! Яле, кызым, чәйне кайнарлатып җибәр. Габдулла абыең юлдан ачыккандыр, аш өлгергәнче чәй эчә торыр, – дип, чәй табыны әзерләргә тотындык. Ул арада, тирләп-пешеп, бер төргәк күчтәнәчләр төяп, аштан дүни дә кайтып керде. Бергәләп тәмләп чәй эчкәч, Габдулла абый зур якка кереп диванга чүгәләде.

– Мин бераз ятып алам, кичке концертка кадәр, ял кирәк, ашны да соңрак ашармын, – диде.

Дүни аш янында кайнашканда, мин дәресләремне әзерләдем. Әти иртән үк җебергә салып калдырган бер савыт борчакны мич алдында табада кыздыра. Әти кыздырып тора, мин учлап-учлап, борчакны корсакка шудырып торам. И ул әти кыздырган борчакның тәмлелеге! Әти аңа бераз тоз да сибеп җибәрә. Әтине карый-карый, зур якта диванны селкетерлек итеп гырылдаучы Габдулла абыйны тыңлый тыңлый, минем өй эшем-үлчәү ясыйсы барлыгы истән дә чыккан.

Әти Габдулла абыйның болай каты гырылдавыннан бераз шикләнеп тә кичке концертка кадәр авырып китмәсен тагын, әллә тамагы шештеме икән, дип, базга төшеп Черкен Гришасыннан алган эретелгән дуңгыз маен алып менә. Ул да түгел зур яктан май кояшы кебек балкып Габдулла абый килеп чыга.

– Куркытмадыммы? Каты гырлыйм шул! Борында полип бар минем, сулыш алырга авыр, җырлаган чакта да комачаулый, – дип, әтинең шик-шөбһәләрен таратып җибәрә.

Тәм-томлы сумкасын чак күтәреп әни кайтып керә. Габдулла абый, әллә кайчангы дуслар кебек, әнинең сумкасын алып, күрешә.

– Менә кунак бар әле сездә!

– Габдулла, бик көтте инде Хәлилрахман, Апаска концерт куярга килә дигәч, алып кайтам үзебезгә, беркемгә дә бирмим, дип әллә кайчан хыялланып йөрде.

Әти бөтен серне чишеп бетермә инде дигәндәй, әнине бүлдерә:

– Раечка (әнинең исеме Рафига булса да, нишләптер, әти гомер буе әнигә шулай дип эндәште), әйдә өсләрең алыштыр да ашап алыйк, – диде. Аннан җырчы абыйга карап:

– Йә, Габдулла, юынып ал да өстәл янына рәхим ит, – дип, ике сөйләргә урын калдырмыйча, аның кулына әнинең кызыл розалар төшкән чигешле сөлгесен китереп тоттырды.

Кичке мәктәптән апа да кайтып кергәч, гаиләбез түгәрәкләнеп өстәл артына утырдык.

– Менә нәрсә, туганнар, мин сезнең барыгызны да кичке концертыма чакырам. Фәйзи абыйга алдан ук әйтеп куйдым, Апаска кайтып йөрмим, мин Әнәлдә генә кунам, – дидем.

Әти бу хәбәргә аеруча сөенде:

– Болай булгач, төн безнеке, Габдулла! – дип, җырчының аркасыннан кагып куйды.

Тавык пешергән көнне әтинең бер кызык гадәте бар: итне кисәкләргә бүлгәндә үк, ул тавык ядәчен аерып алып куя да, аш тәмам булгач, берәребез белән «ядәч» аерлыша. Җәза итеп йә аның ике як битеннән 100 тапкыр үптерә, йә булмаса, өстәл астына кертеп йә сыер булып мөгерәтә, дуңгыз булып мыркылдата, йә әтәчкә әйләнәсең. Шунысын өстәргә кирәк, әти үзе бервакытта да оттырмый, гел ота гына!

Монда да инде өстәл артыннан торабыз дип уйлаганда, әти кулына ядәчне (Кошларда дуга сыман бөгелгән күкрәк сөяге. Ядәч аеру (аерышу) – отыш уены; Ике кеше ядәчне аера да, шуннан соң «исемдә» сүзен әйтмичә бер-береннән бер әйбер дә алмыйлар; берсе әйбер алганда, ул сүзне әйтергә онытса, әйбер биргән кеше «ядәч» дип әйтә…) алды.

– Габдулла, бездә килгән кеше белән ядәч аеру гадәте бар. Менә синең белән дә ядәч аерышасы килә бит әле, туган, – диде.

Күрәсең, Габдулла абыйга бу уен таныш булгандыр:

– Була ул Хәлилрахман абый, давай, – дип кулын әти кулындагы ядәчкә сузды.

Әти белән Рәхимкулов абый шартлатып ядәчне аердылар. Без барыбыз да җырчыга карап каттык. Әти аны хәзер үк алдап атса, җырчы абыйның ачуы чыкса, концертына ничек чыгар икән?

– Җәзаны әйтешмәдек бит әле, Хәлилрахман абый? – диде җырчы.

– Каршы килмәсәң инде!

– Нинди каршы килү, бу уенда хәрәмләшү булырга тиеш түгел, – диде Габдулла абый да. – Әйт шартыңны!

– Әгәр мин отсам, ике көн миндә кунасың концертыңнан соң, ә син отсаң, анысын үзең әйт инде! – диде әти мут елмаеп.

– Мин отсаммы, мин отсаммы? – дип торганда, Габдулла абыйның күзләре әти бая гына кыздырып куйган тозлы, тәмле борчакка төште. Әти, хәйләкәр дә инде, барын да алдан уйлап куйган диярсең, борчакны тәрәз төбенә үк алып куйган. Аны алу өчен йә әти аша сузылырга, йә әтидән сорарга кирәк.

Әти Габдулла абыйның борчаккка карап торуын күреп алды да:

– Менә сиңа дип кыздырып куйдым әле, Габдулла, клубтан чыккач, рәхәтләнеп ашарсың, – дип кеткелдәде.

– Да! Бу бит безнең балачакның иң тәмле ризыгы!

Әй, Габдулла абыйныкы гынамыни, без дә яратабыз ич ул борчакны. Җәй җиттеме, борчак кузаклары азрак тулыша башлау белән урам малайлары-кызлары борчак кырына менәбез. Күбрәк кузак җыеп төшәр өчен, күлмәк эчендәге майканы штанга кыстырып, зур бүксә ясыйбыз. Кыр саклаучы Ядау бабайны беребез карап тора. Кузакны муеннан шул майкалы бүксәгә шыплап тутырабыз. Ядау бабай килгәнне күрсәк, борчак җиренә сузылып ук ятабыз. Аның аты күздән югалганчы, җирдән күтәрелмибез. Аннары Әппәз күле буена утырып туйганчы шул борчакны ашыйбыз...

– Нәрсә, Габдулла, минем борчакны кабып карыйсың килә, ахры? – диде әти.

– Берәр уч кына ашасам, зыяны булмас, – диде җырчы абый да.

Әти шул чакны тәрәзә төбендә торган челтәрле савытны Габдулла абыйга сузды. Габдулла абый ана-моны уйлап тормыйча, савытны тотты да берничә борчакны алып авызына капты.

– Ядәч!!!

Әтинең кычкырып җибәрүеннән, барыбыз да сискәнеп киттек.

Җырчы абый моны көтмәгән идеме, әллә авызына капкан борчакларын йотмаган идеме, өнсез калды.

– Син миңа ачуланма инде, Габдулла! – диде әти, алтын сандык тапкан кешедәй шатланып. Менә бит, насыйп булгач! – дип өстәде.

Ниһаять, җырчы абый да телгә килде:

– Ну шәп эләктердең, абый, шәп! Мине күптән болай төп башына утыртканнары юк иде. Болай булгач, мин сездә ике көн кунак! Өченчегә калмыйм, кадере китә, – дип, җәза белән килешүен аңлатты. Без бу кызык уеннан шатланып, көлешеп куйдык. Габдулла абый зур чемоданын ачып, чемодан кесәсенә әлеге үзе алданган ядәчнең ике кисәген дә салып куйды. Без аның бу гамәлен нигә юрарга да белмәдек. Бәлки хәтердән чыгармаска уйлагандыр, бәлки берәр дустына кызык итеп сөйләгәндә, кирәге чыгар дигәндер.

Дәү әнкәйдән кала, барыбыз җыенып, киенеп клубка киттек. Клубка каян шулкадәр керосин лампасы табып бетергәннәрдер – клуб эче бик якты, халык күп. Артисларны кунарга керткән өй хуҗаларына аерым рәт калдырыла иде. Без дә килешенгән урыннарга кереп утырдык.

Ул кичне Габдулла абый «Шахта»ны җырлаганда, үзенең дә рудникта эшләгән чакларын сөйләп алганы истә.

– Ничек инде сезгә шахтаны җырламаска, туганнар, мин бит үзем шахтер егет! – дип, башын артка чөеп, бик тәкәббер генә горур басып җырлаганы хәтердә калган. Концерт бик озак барса да, бер дә арытмады. Динә апа Сираҗетдинова, Фәйзи абый Садыйков, бик вак гармуннарда уйнаган Гали ага Җәмдиханов чыгышлары әле дә күз алдында.

Клубтан чыккач та, өйдә йокларга ятарга җыенучы булмады. Әти кабат чәй табыны әзерләтте.

– Габдулла, яле шул «Шахта»ңны тагын бер җырлыйк әле, Гөлшат, ал әле баяныңны, минем кызлар да җырларга ярата бит, бик йөрәккә үтә торган җыр бит, – дип, безгә җырны башларга кушып, әти үзенә бер концерт оештырды. Әнинең бик яраткан «Алмата» җырын да җырлатырга онытмады. Габдулла абый да, арыдым димичә, төнгә кадәр безнең белән бергә рәхәтләнеп җырлап утырды. Әти аңа өйдәге граммофонны, патефонны, алар өчен алынган Рәхимкулов язмалы патефон тәлинкәләрен күрсәткәч, Габдулла абыйның күңеле бик булды.

Икенче көнне Габдулла абый Апаста концерт куясы булганга, иртәнге чәйләрне эчкәч тә, чемоданын әти эшкә йөри торган айгырның печәнле тарантасына куйды да, әти белән ни хакындадыр гәпләшеп китеп бардылар.

Мин мәктәпкә килгәч кенә өй эшен эшләмәгәнем исемә төште.

Хөснулла абый күзлегенең бер колагын чәйни-чәйни:

– Гыйниятуллина, кая үлчәвең? Клубта йөрсәң, шулай була ул! Икеле сиңа! – дип, бераз кыздырып алды да, сыйныф бүлмәсендәге тимер мич тирәли 50 тапкыр әйләнеп чыгарга кушты. Этлегем зур, аскы иренемне каты итеп тешләдем дә, әйләндем, нәрсә торган миңа?! За то, за то, Рәхимкулов абый бездә кунды, «Матур гына җырлыйсың икән, акыллым!» – дип баштан сыйпады. Ул икелене мин иртәгә үк төзәтә алам ич, үлчәүне бер дигән итеп ясап киләчәкмен.

Кич белән Габдулла абыйның тагын безгә кайтачагын уйлап, кичне көтеп, вакыт узганы сизелмәде дә. Мәктәптән канатланып кайттым. Өйдә ниндидер шатлык көтеп тора сыман. Авыз эченнән генә Рәхимкулов абыйның «Җырлыйм әнием турында» дигән җырын көйләп, ишекне ачтым.

Өйгә тәмле күпертмә исе таралган. Дәү әнкәй олы мичне яккан икән. Мич авызында кабартма, күпертмәләрне бик тәмле пешерә ул. Кече телгә тәме ягылып кала торган ике кисәк күпертмәне сыдырып куйдым да, кулыма кечкенә чүпрәк алып бөтен җирне сөртеп чыктым. Тузан калмасын, янәсе. Габдулла абый, әйтерсең, тузан карап йөри инде. Әй, сөртәм булгач сөртәм. «Кызлары була торып, тәрәзә төпләрендә тузан утырган», – димәсен әле җырчы абый. Ул да түгел, дәү әнкәй керосин лампаларының морҗаларын кулыма тоттырды. Бездә утны кич бер-ике сәгать кенә биреп алалар әле, калган чакта гел лампа кабызабыз. Бишле, җиделе лампалар әллә ничә бездә. Аларны чистартуны дүни гел миңа тапшыра, чөнки лампа куыгына минем кечкенә кулларым гына сыя. Башта дымлы чүпрәк, аннары йомшартылган гәҗит бите белән яп-якты итәм мин аларны.
Без аш-су әзерләп бетергәндә, әти белән Габдулла абый да кайтып керде. Әти аны Апастан ат белән барып алган икән. Кичке концертына кадәр бездә ял итәргә уйлаган. Апас безгә ике чакрым гына, әти концертка да Рәхимкулов абыйны үзе илтергә булган. Атны туармыйча, капка төбендә өйдән җылы су алып чыгып эчерде, алдына азык салды. Габдулла абый белән әти ашап-эчтеләр дә, зур якка кереп киттеләр. Мин ишекне бераз гына ачып ни сөйләшкәннәрен тыңлыйм.
– И Хәлилрахман абый, гарьләндерә дә инде кайчак... 16 ел шул филармониядә бит! Исем юк!
Нинди исем турында сөйли икән җырчы абый? Сүзләрен бик аңлап бетермим.
– Радиода утыра минем бер дошман! Һич җырларны куйдырасы килми... Худсовет уздыра, тик җырларны... әй, – дип кулын селтәп куя Габдулла абый күңелсезләнеп.
Әти дә авыр көрсенеп:
– Карале, Габдулла, халык сорап та бирмәсләр микән? Әллә мәйтәм без дә авыллар белән язып карыйкмы? Язуын үзем дә язармын анысы, авылдашлардан имза да җыярбыз...
– Кеше сүзен тыңлап тормыйлар, язык була, кызым. Сабагың кара, – дип дүни мине ишек төбеннән тартып диярлек алып китә.
Хәзер шул чактагы әңгәмәнең асылын уйлап утырам. Габдулла абый ул вакыт үзенә Татарстанның атказанган артисты дигән исемне бирмәүләре хакында гәп куерткан икән ләбаса! Хәер, аңа бар да соңлап килде... Халык мәхәббәтен казанган җырчы булса да, аны чын артистка санамаучы, дәүләт югарылыгында бәяләмәүче җитәкчеләр бар иде шул.
Стенадагы зур сәгать кичке 6 ны сукты. Әти белән җырчы абый Апаска җыена башладылар.
– Их, Хәлилрахман абый, ул Суслонгерда күргәннәрне искә төшерсәм, хәзер дә тәнемә каз тәннәре чыга. Мин бит фронтка шуннан киттем, аннары Румыния, Молдавия...

Төш күрәмме дисәм, юк икән, әти белән Габдулла абый өстәл янына утырганнар да ниндидер мин белмәгән җирләр турында, сугыш турында сөйләшәләр.
– Син йөргән җирләрдән мин бераз алдарак узганмын икән... Мине бит кырык икедә алдылар. Кул, аяктагы снаряд ярчыклары – шул сугыш бүләге инде. Ржев янында бездәй яшь солдатларны мясорубкадан тартты инде фашист.

– Хәлилрахман абый соң ул ярчыкларны берничек тә алып булмадымы. Госпитальдә дим?

​ Яттым мин, Габдулла. Әле дә исән калынган! Сапер идем бит мин, без чүпләгән миналарның исәбе-саны булмады! Үзебезне дә утка тоттылар инде, малай, өч көн туфрак астында күмелеп яткач та, исән калдым менә, иптәш малайлар гына Җиңү көнен күрә алмады, Габдулла! – әтинең тавышы дерелдәп-дерелдәп китә. Җырчы абый да авыр гына көрсенеп куя.

– Аякларны кисмәкче иделәр, риза булмадым. Тез капкачында, терсәктә рәхәтләнеп йөрде инде ул фашист ярчыклары. Яз-көз бигрәк сиздерә, авыртуга тешләрне кысып түзә-түзә, тешләр дә бетте инде...
– Абый, мин дә алты ел артык хезмәт иттем бит.
– Ә мин җиде ел, Габдулла! Шахтер егеттән ничек җырчы булып киттең соң, туган? – дип сорап куйды әти.

– Әй, Рәшит абый гаепле инде!

– Ваһаповмы?

– Точно!

Минем йокы бөтенләй качты. Акрын гына җырчы абый белән әтинең сөйләшүен миемә сеңдереп тик ятам.

– Әйбәт җырлый иде Рәшит абый, пластинкалары күп миндә... Йомшак, күңелгә керә торган тавыш, каймак кебек!

И сөйләп тә карый инде әти, тавыш ничек каймак төсле булсын инде?!
– Шул, Рәшит абый чакырды Казанга... Мин ул чакта металлурглар сараенда җырлап йөри идем. Уналты ел узды да китте. Сизелми икән ул. Авыллардан, шәһәрләрдән кайтып кергән юк.

– Яраталар бит үзеңне, туган, яраталар! Мин дә бик яратам, – дип, әти җырчы абыйның аркасыннан кагып куя. – Алай да, сер булмаса, әйт әле Габдулла, бераз рәте бармы бу эшнең? Акчасы диюем?

– Яшерен-батырын түгел, абый, бер концерттан 8-10 сум керә кесәгә. Но без айга 15-20 концерт куябыз инде, аннан басып калалар күпмесен, артыгын булдырып булмый, – дип, җырчы абый керосин лампасынын күзен кыса төшә. Әллә безнең лампа керосинны азрак ашасын диюе булдымы, әллә безгә комачау итмәсен дидеме, ул чактагы сабый йөрәгем моны аңламады.

– Шулкадәр тынгысыз хезмәткә, мая әллә ни зур түгел икән! – дип куйды әти.
Әти белән җырчы абыйның акрын гына сөйләшеп утырган тавышына мин кабат йоклап киткәнмен.

Иртән йокыдан уянганда, Габдулла абый инде торып юынган, кухня ягында әти белән бергә чәй эчеп утыра иделәр. Мин торып чыкканны күргәч, шкаф башында торган үлчәүгә күрсәтеп, кеткелдәп көлеп алды:
– Укытучыңнан бишле куйдыр да үлчәүне кире алып кайт, сеңелем, икенче юлы килгәч, алтыннарны санарбыз, – диде.

Габдулла абыйга кушылып әти дә рәхәтләнеп көлде.

Шушы килүдән Габдулла абый белән башка күрешергә туры килмәде. Телевизордан аның җырларын бирә башласалар, әти дә, без дә бик якын туганыбыз күк күреп, телевизор эченә кереп китәрдәй булып, аның чыгышларын карый идек.

Габдулла абыйга мактаулы исем бирүләрен үтенеп, әтинең төрле даирәләргә хатлар язып утырганы, 1996 елда Габдулла абый Рәхимкуловка Татарстанның халык артисты исеме бирелгәч, үзе бүләк алгандай сөенеп сөйләгәннәре истә.

1997 елның 9 нчы октябрендә – Габдулла абый, 1998 елның 13 январенда әтием мәңгелек сәфәргә китеп бардылар. Кулыма тавык ядәче килеп кергән саен, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлгән Габдулла абый кызык та, моңлы да бер ядкарь булып хәтердә яңара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рэхмэт сезгэ!Габдулла абый кебек зур шэхесне искэ алуыгыз очен,безнен этилэрнен язмышы бик охшаш,бала чакка кайтып килгэн кебек булдым!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур итеп язылган истәлекле хәтирәләр. Зур рәхмәт Сезгә.

      Хәзер укыйлар