Логотип
Шәхес

Халык моңнары

Кайчан күңелне иксез-чиксез шатлык биләп ала: аны тел белән сөйләп аңлатырга мөмкин дә булмый, шунда үзең дә сизмәстән бик дәртле бер җыр җырлап җибәрәсең. Икенче очракта әллә нидән кәеф китеп бара, кулга эш аласы, кеше белән сөйләшәсе килми – үзәгеңнән моңлы бер көй сызылып чыга да чуалган уйлар тәртипкә керә башлый. Ләкин җырларның кыйммәте монда гына түгел әле. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай җырлар турында әнә нәрсә дигән: «Белергә кирәк ки, халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер».

Илһам ШАКИРОВ


Халыкның кайсы чорда ничек, нинди омтылышлар белән яшәвен беләсең килсә, тот та шул чордагы халык җырларына мөрәҗәгать ит. Аларда син халык тормышының көзгедәгедәй чагылышын күрерсең.

Шәмдәлләрдә генә утлар яна.
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Нинди генә егеткә барырбыз, дип 
Колактан-колакларга ла сөйлиләр.
Энҗе дә мәрҗән – кызларның кул бавы, 
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

Бу борынгы татар халык җыры – «Гөлҗамал». Җыр татар хатын-кызларының патша заманындагы хәлләрен күз алдына китерә: шәм генә янган караңгы өйдә кызлар, җеп эрлиләр; аларны киләчәктәге билгесез язмыш, җан сөйгәннәре белән күрешә алмау газаплый; шул турыда сакланып кына, колактан-колакка сөйләшәләр.

Җырларда халыкның дөньяга карашы, уе, фикере, азатлыкка, бәхеткә омтылышы, гореф-гадәте дә чагыла. Мәсәлән, халык җыры «Көзге ачы җилләрдә» туңып, яңгырга чыланып, окопта килеш туган җирләренә кайту турыңда өметләнеп ятучы солдатның кичерешләрен сөйләп бирә. (Элек бу җыр «Окоп җыры» да, «Кичке ачы җилләрдә» дип тә йөртелә иде.)

Җыр, музыка – кешенең аерылгысыз юлдашы ул. Кешелек дөньясы нинди катлаулы үсеш юлын үткән булса, аның культурасы да, аерым алганда, җырлары да шундый ук юл үткән. Халык үзенең музыкасын еллар аша, гасырлар аша үзе белән алып килә. Халыкның тормышы үзгәргән саен җырларның да эчтәлеге, яңгырашы, тематикасы үзгәрә бара.

Халык җырлары – күмәк иҗат җимеше. Җырчылар группасы яки аерым кеше тарафыннан тудырылган бер җыр телдән-телгә күчеп китә, кабатлана; кабатланган саен шомара, җыйнаклана, нәтиҗәдә, художество ягыннан төгәлләнгән әсәр туа. Халык үзенең җырларын йөз еллар буенча шомарта һәм сәнгатьнең иң югары баскычына җиткерә.

Берничә җырның килеп чыгу тарихына тукталып үтәргә мөмкин. Халкыбызның борынгы көе «Тәфтиләү» Г. Тукай язмаларында болай аңлатыла.

Имеш, Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең бик матур кызы бер француз егетенә гашыйк була. Бервакыт хәзрәт үз өендә кыз белән егетнең күрешеп торуын күрә. Озак уйламый, таягын күтәрә дә егет өстенә килә башлый. Егет, үзе яшеренгән пыяла шкафны ватып, көчкә качып өлгерә. Шкафны ватканда егетнең битен-кулын пыяла кисә. Идәнгә җәелгән хәтфә палас өстенә кан тама... 

Көйнең моңлылыгына караганда, егет белән кыз арасында зур фаҗига булганга охшый. «Тәфкилев» дигән сүзне халык әйтергә җайлаштырып «Тәфтиләү» дип йөри.

Ә «Ашказар» көенең тууы турында болай сөйлиләр: бер башкорт хатыны яшь килеш тол кала. Аның ире, Ашказар суы буена ауга китеп, шунда суга батып үлә. Хатын бик кайгыра, вафат булган ире истәлегенә моңлы җыр тудыру уе белән тирә-юньдәге җырчы кызларны җыя. Ләкин кызлар җырлаган бер көй дә аңа ошамый, һәм көтмәгәндә бертөрле рух һәм илһам белән үзенең көен сызып җибәрә. Кызлар хәйран калалар. Җырда сунарга китеп вафат булган батыр ир телгә алына.

Балдызына гашыйк булган кияү турында халык «Җизнәкәй» җырын чыгарган.

Күренгәнчә, җырлар нинди дә булса сәбәп белән туалар. Берәү үзенең мәхәббәт драмасын җырга салса, икенче берәү авыр язмышыннан зарлана, өченчеләре исә туган якларын өзелеп яратулары турында җырлый. Күп кенә җырларда тарихи вакыйга алына. Халык үзенең Салават һәм Мулланур кебек курку белмәс батыр уллары турында да, Колый һәм Искәндәр бай кебек кансызлыклары белән яманатлары чыккан түрәләр турында да, бөтен илне тетрәткән француз һәм япон сугышлары турында да җырлар иҗат итә.

Байларга, кулакларга каршы көрәш чорында халык: «Кулдан корал ташламабыз сыйнфый дошман бетмичә», дип җырласа, колхозлашу чорында яңа тормышны яклап җырлады. Гитлер фашизмы сугыш башлагач, халкыбыз күңеленнән дошманга карата юморга, сатирага бай булган такмаклар, җиңүгә тулы ышаныч белән сугарылган җырлар бәреп чыкты.

 Ә хәзер халкыбыз үз җырларында изге максатны – тынычлыкны яклый:
Безнең илнең халыклары 
Тыныч тормыш коралар,
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!

Кайвакыт «Хәзер безнең тормыш әйбәт, ә кайгылы җырлар хәзерге вакытта каян чыгалар соң?» – дип сорыйлар. Менә бу соңгы 1941–1945 нче еллардагы сугыш кына да күпме корбаннар китерде, күпме аналар тол, балалар ятим калды. Боларның барысы да халык иҗатында чагылыш тапты.

Татар халык җырлары тематик яктан бик күптөрле. Алар арасында кызларга багышланган җырлар зур урын алып торалар. Халык мәхәббәтне, дуслыкны бәяли белә. Кызларның матурлыгы, саф күңелле булулары тирән тойгылар, онытылмаслык образлар, үткен чагыштырулар белән тасвирланалар. Халык җырлары арасында кызлар исеме белән үк аталып йөртелгәннәре бик күп: «Мәдинәкәй», «Рәйхан», «Бибкәй матур», «Зәйнәбем», «Өммегөлсем», «Гөлҗамал» һ. б., һ. б.

Хезмәт барышында җырлар кешегә көч биргәндәй була. Бер төркем ирләр күпер баганалары утырталар, ди. Арада берничәсе җырлап эшли. Менә кинәт җыр өзелеп калсын. Шулчак һичшиксез берәү: «Йә, җырла инде, Хикмәтулла абзый», – дип, җырчыга ялына башлый. Тегесе дә каршы килми, көр тавыш белән:

Әйдә күтәрик әле,
Тагын күтәрик әле,
Әй-дә тагын бер,
Шу-лай ныграк бәр! –

дип, хәрәкәткә туры китереп җырлап җибәрә, ә ирләр шул такмакка субай кагалар.

Халык җырлары – сәнгатебезнең иң кыйммәтле хәзинәләреннән берсе. Шуңа күрә дә хәзер аларны җыюга, эшкәртүгә һәм аерым җыентыклар итеп чыгаруга зур әһәмият бирелә. Кайбер иптәшләрдән: «Композиторлар, халык көйләрен эшкәртәбез дип, бозып бетерәләр», кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Беренче чиратта, мондый сорауны чишәргә кирәк: нәрсә соң ул халык җырын эшкәртү?

Бер үк көйне төрле кеше төрлечә җырлый. Композитор исә халык көенең бик күп кешеләр тарафыннан башкарылуын тыңлап-тыңлап карый да арадан иң киң таралган вариантын сайлап ала, һәм шул көйне теге яки бу музыка коралы (рояль, баян, оркестр һ. б.) белән җырларлык итеп аккомпанемент яза. Аккомпанемент, әлбәттә, шул җырның характерына туры китереп языла. Башкаручы исә һәр көйнең үзенә хас үзенчәлеген тотып ала белергә, композитор әйтергә теләгән фикерне аңларга, халкыбыз җырларының тулылыгын түкми-чәчми тыңлаучыга җиткерә белергә тиеш. 

Аннан соң композитор еш кына көйнең төп мелодиясенә кагылмый диярлек, ул шул мелодиягә бары үзенең аккомпанементын гына өсти. Менә ни өчен «композиторлар халык көен боза» дигән сүз бөтенләй дөрес түгел. Киресенчә, халык көйләрен тасвирлау чаралары белән баетуда композиторның роле зур. 

Көйнең характерыннан, сүзләрнең эчтәлегеннән чыгып, аккомпанементта тиешле яңгырау бирелә. Мәсәлән, «Сарман» көен эшкәрткәндә 3. Хәбибуллин рояльдә авыл көйләре яңгырашын, тальян гармун тавышын бирергә омтылган, көйнең төп үзенчәлеге монда гаять зур осталык белән тотып алынган. Җырның мелодиясен композитор бөтенләй үзгәртми, аны җырчы үзенчә башкара ала.

Халык көйләрен инструменталь музыка өчен эшкәрткәндә исә башка кагыйдәләр күздә тотыла. Бу үзе бик киң һәм зур тема.

Җырларны башкару турында сүз башлангач, тагын бер ялгыш фикерне ачыклыйсы килә. Безнең халык көйләренең «бормаларга» бай булуы һәркемгә билгеле. Ләкин кайбер башкаручылар көйләрне никадәр күбрәк боргаласаң, шулкадәр тулылана, матур була дип уйлыйлар. Әмма бер үк төрле «борма»ны теләсә нинди җырда куллану дөрес түгел. Һәр җырның үзенә хас бормалары була. Башкаручы шуны тотып ала белергә тиеш. Җырчы көйне тирәннән аңларга, кирәк булса, җырның тарихы белән дә танышырга тырыша.

Халык җырларын оста башкаручы җырчыбыз Гөлсем апа Сөләйманованың җырларына колак салсак, аның бормаларга юмарт булмавын, ә җырның төп мелодиясен бик ачык итеп бирә белүен аңларбыз.

Нинди генә югары профессиональ музыкаль әсәрләр тумасын, халыкның музыкаль фольклорына нигезләнмәгән булса, алар гомерле була алмыйлар. Рус классик музыкасына нигез салучы бөек Глинка: «Музыканы халык тудыра, ә без, художниклар, аны бары тик аранжирлыйбыз гына» (ягъни күчерәбез, эшкәртәбез – И. Ш.), – ди. Халык сулышы белән, халык тормышын тирәнтен белеп язылган әсәрләр генә озын гомерле була алалар.

Безнең халык музыканы, җырны ярата, тормышын җыр белән бизәкли. Әле ул гаять тирән эчтәлекле, югары художестволы җырлар тудырыр. Чөнки «халык – зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул». Г. Тукай әнә шулай ди.

Бу әңгәмәдә укучыга халык музыкасы турында беренче мәгълүматлар бирү генә күздә тотылды. Журналда музыка турында сөйләшү халык җырларыннан башланып китәр дип ышанырга кирәк.

Рәсемдә: Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең башлап җырлаучысы Зәйтүнә Әхтәмова «Карлыгач»ны җырлый.

Н. Төхвәтуллин фотосы. 


«Азат хатын», 1961 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар