Логотип
Шәхес

​Ул бит Әлмира апа!

Үзе кебек тынгысыз йөрәклеләрнең штаб-квартирасына әйләнгән бәләкәй фатирында тыныч кына аяк бөкләп утырса, Әлмира апа була димени ул?! 

Халкымның бер фидакаре – тынгысыз йөрәкле Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина белән бүгенге очрашу-әңгәмәбез.

Әлмира апа, Эльмира Әдиатуллина, Әлмира Сарьяз, Һәдия, Һәдия Лотфия... Тәхәллүсе-кушаматлары әллә ничә төрле булса да, аны кем беләндер бутау яки танымау һич мөмкин түгел: ул бердәнбер! Дөрес, җилфер-җилфер килеп, җәяүле күбәләк сыман кызу-кызу атлап һәрчак каядыр ашыгучы ап-ак яулыклы, тынгысыз җанлы ханымга караш та бертөрле генә түгел. Аңа сокланучысы, кызыгучысы бар. Бар аңламау­чысы: «Моңа ни җитми инде, намазын укып, өендә тыныч кына утырса булмый­мыни! Яше дә бар бит! Сәер кеше!» – дип, аның эшчән­легенә үз каланчасыннан гына торып бәя бирүчесе... Әйе, кул кушырып өендә тыныч кына утыра алмый ул. Гүя аңа гына барысыннан да күбрәк кирәк. Аңа җитми! Ә гамьсезлек-битарафлык кысаларына сыеша алмавы... Анысы да, тиктормаслыгы да – холкын­нан. Милләт гамен үз мәнфәгатьләреннән артык күреп, көрәшчеләр юлын сайлаган фидакарьгә халык җанын, рухын һәрдаим тоеп, гап-гади татар кешесенең ниләр уйлап, ничек яшәгәнен белеп-сизеп тору зарурлыгыннан. 

Армый-талмый игелек юлында йөрүчегә эш бетә димени?! Милләтебезнең киләчәген кайгыртып, сабыйларга үгет-нәсихәт бирергә, Коръән уку бәйге-ярышлары оештырырга, җиңүчеләрнең күңелен үстерергә, иң осталарын аерып бүләкләр өчен спонсорлар эзләргә һәм табарга да кирәк бит әле аңа... Бәләкәй кул арбасы тартып, ишек саен шакып, йоклаган күңелләрне уятып бүләк җыеп йөргән чаклары да булды – һәммә­сенә өлгерергә, шуңа күрә ашыгырга кирәктер дә. «Аны бөтенесе дә ярата». Кайчакта без – журналистлар, шундый кызыл сүзләр белән героебызны үстерергә, аның дан-дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрергә тырышабыз. 
«Бөтен кешегә ярарга... яраттырырга әллә алма бәлеше, шоколад конфет дип белдегезме мине?! Хәтта татлы тәгамне һәммәсе дә ошатып бетерми. Йә тешенә тия, йә сәламәтлеге өчен кулай түгеллеген үзе белә», – дип елмаер Әлмира апа.


Култамга

«Штаб-квартира»сында ул мине кош тоткандай балкып каршылый.
– Бая, киләм дип син шалтыраткач, архивымны барларга тотындым. Бер әйбергә юлыктым да тетрәндем! – ди дә Юрий Бондаревның «Кайнар кар» әсәре басылган роман-газета суза. Аптырап калуымны күреп: – Белсәң, «Азат хатын»да эшләгән елларыма кабат кайткан кебек булдым, – дип сөйләп тә китә. Минем әле һаман да гаҗәпсенеп, аны ни-нәрсә шулка­дәр дулкынландырганын аңламый торуыма аптырап, шундагы бер култамга-автографка төртеп күрсәтә. 
Хикмәт менә нидә икән! Укыйм: «Бу китап иң тырыш, иң эшчән, иң гадел журналистларның берсе – Эльмира Әдиатуллинага күп еллар бер редакциядә дустанә эшләү истәлеге булсын! Асия Хәсәнова», – диелгән. Датасы да бар!

Һай бу дөнья! Кайчак шулай кемгәдер гади генә булып күренгән бер язу, истәлекле бүләк тә кеше җанын­да тирән яшеренгән иң кайнар хисләрне гайрәт белән, көтмәгәндә тышка бәреп чыгара ала икән. «Азат хатын» журналының ул чактагы баш мөхәррире Асия Хәсәнова кулы белән язылган истәлек-хатирә тынгысыз җанлы ветеранны еллар үткәч тә һаман сөендерер дип кем уйлаган?!
– Әле университетта укып кына йөргән чагым иде. Ерак Башкортстаннан – өйдән бернинди ярдәм юк. Без бит алты бала үстек. Иң олысы, кул арасына керергә тиешлесе мин идем. «Укыйсым килә!» – дип, Казан кадәр Казанга китеп баргач соң... Киенергә дә, ашарга да кирәк бит. «Совет мәктәбе»нә корректор булып эшкә урнаштым. Сөенеп кенә эшләп йөри идем, редакторыбыз Фатыйх абый Ибраһимов янына Асия Фәритовна кергән: «Фатыйх! Бир әле миңа бу кызыңны! Минем өчен туган кыз бит бу, понимаешь!» – ди. Ул шулайрак сөйләшә торган иде бит. Һәм аңа – данлыклы «Азат хатын» журналы редакторы сүзенә беркем каршы төшми. Фа­тыйх абый җилкәсен генә сикертте. Мин шу­шы журнал эшенә кушылып киттем. Һәм утыз ел гомерем шушы затлы басма бе­лән бәйле булуына сөенеп туялмыйм. Башта техник редактор булдым. Ул чакта Интернет, компьютерлар белгән нәрсәбез түгел бит. Редакция белән типография арасында чабып йөрүче дә мин, иҗат белән гамәли хезмәтне бәйләүче-ялгаучы да, корректор да идем. Аннан – «Азат хатын» «Сөембикә»гә әйләнгәч, ответсекретарь – ягъни журналның җаваплы сәркатибе вазыйфасы йөкләнде. Шөкер, ярты миллион тираж белән дөньяга таралучы журналда минем дә өлешем бар.

«Кулыма тоткан «Азат хатын» миңа Әфганстан чиген үтеп чыгарга пропуск булды. Беләләр иде безне!» – диюе дә арттыру түгел. Һәлак булган солдат аналары хакында матбугатта саллы сүз әйтергә җөрьәт иткән журналистларның да беренчеләрдән берсе Әлмира 
апа булмадымы икән әле! Совет гаскәрләрен әфган­станнан чыгарганда Термезга кадәр барып җит­кән кеше бит ул! «Ир уртасы яшен үткәннәр килеп-килеп исән­ләшә, картайганнар, – ди дә, көрсенеп, – исәннәре!» – дип куя.

– Ә нинди асыл затлар, зыялы ханымнар белән янәшә торып эшләү бәхете насыйп булган безгә! Асия Хәсәно­ва дисеңме, Роза Туфитуллованы әйтәсеңме?! Филисәбез­неме – һәркайсы татар матбугатында якты эз калдырган ялкынлы йөрәкле, кабатланмас шәхесләр бит! – әлмира апаның күзләре очкынланып китә.

Без дә хәтерлибез әле ут чәчеп, чәчрәп торган җитез, җиңел сөякле Әлмира апаның яшьрәк чагын. Аягында биек үкчәле туфли булыр, бөдрә чәчләре җилдә җилфердәр, үзе гел ашыгыр һәм... ачык чырай белән һәркемгә елмаеп сәлам бирер. ә тавышы – кылганлы башкорт далаларының сихерле моңы сеңгән борынгы көйләрне йөрәкләргә үткәзерлек итеп җырлавы үзе генә дә ни тора! Шул сыйфатларын да үз иткәндер, бәлки, баш мөхәррир – Асия апа!


Әверелеш...

– Туксанынчы еллар килде. Суверенитет, бәйсезлек алабыз дигән өмет миллион йөрәкләрне җилкеткән чак бит ул. Халык ташкын булып урамнарга агылды. Әлбәттә, мин мондый олы эшләрдән читтә кала алмый идем инде. Тынгысыз йөрәкле бер төркем журналистлар «Бәйсезлек» дигән газета чыгару уе белән янып йөри башладык. Минтимер Шәймиевны яклап бар халык күтәрелгән еллар бит ул. Битарафлык холкыма ят. Ул шаукымлы еллар гөрелтесе әле дә истә, дуамаллык та йөрәктә. «Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык», дияр иде шагыйрь. Безгә суверенитетны «йота алган кадәр» бирергә вәгъдә иткән Ельцинга ышаныч какшаган, «Ельцин безнең депутат түгел. Татарстаннан аны сайлатмыйбыз!» дип йөргән чак бит ул. Әлбәттә, ошамады мондый тәвәккәллек (башбаштаклык дип бәяләгәннәрдер), өч-дүрт саны гына чыгып калды, «Бәйсезлек»не яптылар. Ләкин көрәш юлын сайлаган кеше шул сукмактан тайпыла аламыни?! 


Төш

 – Мин бер төш күргән идем, шул күңелгә тирән уелып калган. Имеш, ап-ак чәчле мөлаем карчык миңа әйтә икән: «Сәфәргә җыенасың, бала, ашык, әле ике урын бар», – ди. Аптырап торып утырдым. Тагын ятып карыйм, күземне йомуга сакал-мыеклы мөлаем йөзле бер карт күренә: «Шундый-шундый юлдан барып кара әле син, кызым», – ди. Бәйнә-бәйнә кайсы тыкрыктан борылып, кая кадәр барырга кирәклегенә кадәр аңлата. Сикереп тордым да, таңны көчкә аттырып киттем чыгып. Теге бабай әйткәннәрдән истә калган борма сукмаклардан бара торгач, Колхоз базарына килеп чыкканмын... Чатта бик борынгы бер әби ак ефәк шәл – Кытай шәле тотып тора. Бөркәнеп карадым да сатып алырга уйладым мин моны... Минем юлым шушы икән, тик әле укырга, бе­лем алырга кирәк икән, дип, күңелгә беркетеп куйдым. Рәшидә абыстайда укып йөри идем инде, сизәм, җитми гыйлемем, төплерәк белем алырга ниятләп, «Мөхәммә­дия» мәдрәсәсенә барып кердем. Шөкер, Аллаһе Тәгаләм күрсәткән юл шушыдыр, дип сөенеп йөрим. Күзеңне йом да калебеңне – күңелеңне, йөрәгең­не тыңла. Чытырманлык арасыннан да юл табыла. Ары барыргамы, әллә туктап калыргамы, эшләргәме бу эшне, тыелып торыргамы, йөрәк куша икән, димәк, калебеңә ят шөгыль түгел инде бу, дим. Юлым дөрес дип ышанганда, үзеннән-үзе эшләнә бит ул зур эшләр дә... 1995 елда Татарстанда беренче булып «Мөселман хатын-кызлары Берлеге» төзедем.

Тагын бер сәер төш керә, имеш, кыз бала тапканмын. Халык мондый төшне сөенечкә юрый, әлбәттә. Мәгънәсе ни моның? Бәби көтә торган яшьтә түгелмен... Ни булыр бу, дип уйланып йөрдем-йөрдем дә «Мөхәммәдия»нең беренче ректоры Вәлиулла хәзрәт хозурына киттем. Андый кешегә сүз кушу да бик җиңел генә түгел бит әле. «Хәзрәт, кыз бала тапканымны күрдем», – дим. Ни әйтергә белми аптырап тора бу. Теге чакта «Бәйсезлек» гәзитенә кушымта итеп хатын-кызларга аталган бер-ике махсус саныбыз да дөнья күргән иде. Болардан хәбәрдар инде ул. «Җәридә чыгарыйк!» – дим. «Нәрсә соң ул җәридә?» – ди. «Юк!» дими бит әле. Аңлатып бирдем. Шулай итеп халыкка рухи һәм дә дини тәрбия бирә торган «Мөслимә» гәзите дөньяга килде. Халкым­ны агарту өчен кирәк булган ул миңа. Күрәсең, Мөхлисә Бубый күзәнәге, чыннан да, исән! Ул җаныбызда, күңеле­бездә. «Җәннәт – аналар­ның аяк астында» – нинди мөбарәк сүзләр. Бер мәшһүр галиме­без: «Аналар – мил­ләтнең яртысы», – дип тә әйткән. Ана бер нәрсәгә дә битараф кала алмый. Баланы гыйлемле, укымышлы итү гаиләгә, әүвәл аналарга йөкләнә. «Иман» мәркәзендә 1997 елдан «Мөслимә» гәзите чыгара башлавыбыз минем өчен бәби тудыруга тиң булды инде. Хәзергә кадәр 185 саны чыкты. Баш мөхәррир хезмәте өчен миңа 400 сум хезмәт хакы да түләделәр хәтта. Әле күптән түгел Musulman. Su сайты ачылды, анда да эшлим. Һәм беренче мәртәбә биш мең сум хезмәт хакы алдым. Йөргән аякка йон иярә, хәбәре-вакыйгасы язып кына бетерерлекме, мон­дый акча да кергәч, куана-куана эшләп йөргән көнем менә!

Улым – Маратымның фаҗигале һәлакәтеннән соң инде шактый гомер узган, йөрәк ярасы җөйләнә төшкән. Ә Зөлфиям – бердәнберем халкыбызның борынгы мирасын өйрәнү белән мәшгуль. Күнгә чигү ысулларын яңарту уе белән калфак, түбәтәйләр чигә. Эшем-шөгылем булу ул яшәү, әҗер-савапларын өмет итеп иманымның ныклыгын сынау дигән сүз ич.


Яулык

– Әлмира апа, мөселман хатын-кызларының баш киеме саналган яулыкны законлаштыру, ягъни паспорт алганда баш киеме белән фотога төшү хокукы өчен көрәшнең башында торган кеше буларак, суд юлларын да аз таптамадыгыз бугай?
– Сигез тапкыр судта булырга туры килде. Алтысы монда – Казанда, икесе Мәскәүдә. «Эфир», ТНВ каналларына рәхмәтлемен, суд көнне алтышар каналдан чыгыш ясарга туры килде. Ул чактагы депутатыбыз Флера Зыятдинова безне яклап чыкты. Рәхмәт яусын. Ә каршылык көчле иде. Яулыкны һич кенә хиҗаб белән бутарга ярамый. Хиҗаб сорамыйбыз бит без. Безнең әбиләр гомер бакый, үсмерчактан ук, башларына шәл, яулык бәй­ләп йөргән. Моны гадәт иткәннәр. Ул яшәү рәвеше­нең бер атрибуты, борынгыларның гореф-гадәте буларак күңелләргә сеңеп калган. Чәчне дә саклый, әхлакны да ныгыта дип уйлаучылар ялгышмый.
– Чәчне-башны тузгытып йөрүнең зарарлы-зыянлы булуын соңгы елларда галимнәр, табиблар да раслап тора ич. «Зәңгәр шәл», «Ак калфак»лар да сәхнәгә менгән икән, юкка түгел бит. Затлы бүләк булган бит шәлъяулык. җырларга да керткән халык баш киемен: «Әй, җанаш-каләм каш/ Чыкма урамга яланбаш, чыксаң урамга яланбаш,/ Күзсенерсең, ярамас»... «Чәч бөртегең­не җил алмасын, башың сызлар», дигән ышанулар тагын... Уйлан­ган кеше өчен мәгънәсе зур бит аның. 

Баягынак Әлмира апа турында «гел елмаер», дип тә ычкындырган идем. Арттырганмындыр, ихтимал... Ачулы, ярсулы чаклары да еш була аның. «Мөселман балалары бит сез, ник болай ярымшәрә йөрисез?» – дип, узган-барганга бәйләнергә дә күп сорап тормый... Әлмира апа бит ул! 
Үз тирәсенә теләктәшләр җыеп «Колшәриф» мәчете каршындагы «Кысла» сыраханәсен алдыру, «Сотворение мира» дигән күңел ачу чарасын: «Шайтан туе ул – дөнья яратылуга бернинди катнашы юк! Изге көрәштә һәлак булган бабаларыбызның сөякләре яткан җирне мыскыллау, яшьләрне аздыру», – дип, судларга йөрү... Мондый хәлләргә риза булмаганнар күптер күбен, әмма четерекле юл сайлап,

«Мин көрәшергә булдым!» дип кычкы­рып әйтергә җөрьәт иткәннәр аз... Мондый эш-гамәлләр майтарыр өчен үҗәтлек кенә җитми, батырлык та кирәк. Әлмира апаның кыю эш-кыланмышларына «Гыйракта сугышны булдырмыйк!» дип, АКШ прези­денты Бушка язган хатын да, Изге Рамазан аенда хәмер сатуны чикләргә кирәклеген искәртеп, ил җитәкчеләрен «тинтерәтүен» дә кертеп булыр иде. Тик аңа гына киле­шә торган үҗәт гамәлләр байтак ул, саный китсәң! Дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән бәйге оештыруны башлап йөрүен исә милләтне агартуга керткән өлеше дип бәяләрлек. Русия Ислам мирасы оешмасы 2005 елда Планетаның тыныч­лык өчен көрәшүче хатын-кызлары исемлегендә Нобель бүләгенә аны да тәкъдим иткән, иранлылар һәм малай­зиялеләр аңа багышлап фильмнар эшли икән, юкка түгел бит инде! Сүз ахырында ул миңа Татарстан Республикасы мөселманнары­ның Диния нәзарәте Фәрманын суза: «Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга керткән бәһасыз өлеше өчен һәм 75 яше тулу уңаен­нан Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина «Халкыбызга хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигул­лин», диелгән. 
– Бүләк өчен йөри торган кешемени мин, тагын йөз яшькә кадәр йөгереп йөрерлек гомер бирсә дә, күлмәк-яулыкларым җитәрлек, Ходай тик иман ныклыгы һәм саулыктан гына аермасын! – ди дә, күпләр кызыгырлык тип-тигез (үзенеке!) тешләрен күрсәтеп елмая ул.

Менә шундый ул Әлмира апа – зыялылар белән дин әһелләре арасында корыч күпер сузган кеше – Татар­стан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сөембикә» беләзеге лауреаты, Русия Ислам мирасы оешмасының Президиум әгъзасы, Нобель бүләгенә номинант. 

Каян ала Әлмира апа шулкадәр көч-кодрәт диюче­ләр­гә җавабы әзер: «Аллаһы Тәгаләнең хикмәте һәм дә олы сынавы бу. Җәннәтне өмет итү юлы җиңел түгел! үзәгебез нык вә сәламәт булсын дип тырышканнарга үзе көч бирә ул». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар