Логотип
Шәхес

Саф алтын

Бу йортка мин ике ел элек – Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исем Рабига Сибгатуллинаны эзләп тапкан көнне киләсе булганмын. Ләкин сукмагым бүген генә төште. Соңарган визитым да нәкъ вакытында, нәкъ көнендә булып чыкты.
Кышның гаҗәеп матур бер көне. Мул итеп яуган карлардан соң күк йөзенә саф алтыннан коелган олы тәңкә сыман кояш кунаклаган. Яшь кар күзне чагылдырып җемелди. Мондый көнне өй эчендә сүзгә алданып утырасы түгел дә соң... Ләкин кирәк. Ике халык артистын – җырчы Рабига Сибгатуллина белән композитор Фәрит Хатиповны – татар эстрадасының ике бурлагын инде хәзер дә якты кояш нурына күммәсәң...

Алар да кышны яраталардыр дип уйлыйм. Чөнки икесе дә, хәер, уллары Илнур да гыйнварда туганнар. Бүген, җитмәсә, аларның кавышканнарына да кырык ел икән. Нинди туй була соң әле? Якутмы? Нәкъ көне дигәнем шушы датага ишарә иде. 
– Юк, мин кышны яратмыйм. Егерме алты ел дәвамында гастрольләрдә йөргәндә кышның газабын күп татыдым. Аякка олтанлы итек, өскә тун киеп, одеял ябынып төн үткәргән, ишегеннән буран бәреп торган кунача урыннарын, аларны кунакханә дияргә тел әйләнми, онытырлык түгел... Ат арбасында, трактор чанасында барулар, өшегәч, чана артыннан чабулар... Мин күп җырчылар белән эшләдем. Илһам Шакиров белән дә, Эмиль Җәләлетдинов белән дә... Беренче бригадам Габдулла Рәхимкуловныкы иде. Мәрхүм җырчыбыз, җитәкчеләргә залның салкын икәнлеген төшендерү өчен, сәхнәгә бүрегенең колакчыннарын төшереп чыга торган иде.

Багажга электр плитәсе, үтүк, табак-савыт төяп чыгып китеп, яз кузгалып, көз кайтулар михнәтнең иң олысы түгел әле. Иң олысы – малайны калдырып китү! Инде үзе әти булган Илнур көтмәгәндә җитди итеп сорап куясы итте: «Кайда булдыгыз соң сез мин үскәндә?» Ярый әле 10 нчы интернат-мәктәп коткарган. Шул мәктәп Илнурдан менә дигән татар егете үстергән. Әлбәттә, җәй айларында малай да гастрольләргә кушыла. Кая барсын! «Бер җәйдә генә дә 110 концерт бирдек», – дип, Рабига ханым кабат гастрольләр дәверенә әйләнеп кайта.

Хәзер шулай «тирләсәләр», бу гаилә юл буендагы йортның бер фатирында түгел, бәлки, шәһәр читендәге виллада яшәр, иң шәп машинада йөрер иде. Юк шул, аларның чәчәге артистлар «таякка» эшләп йөргән елларның юлына сибелгән.

Кибәнне уртадан ишә башладым бугай. «Алар» дип сөйләргә дә иртәрәк. Әле бит Рабига гына. Тукай-Кырлай авылы кызының мәктәпне бетереп, тормыш юлын сайлыйсы бар. (Бу урында Рабига ханым Тукай-Кырлай мәктәбендәге укытучысы Рәисә Насретди­нова­ның исемен язмага кертүне үтенде.

Игътибарлы укыту­чының ядкарен ата-ана ядкаре белән янәшә куйды ул.) Музыкаль белем бирә торган уку йортыннан башлар бит инде ул, әлбәттә. Бик шулай да бит. Тик алты балалы гаилә баласы җырлап йөрүне табигый бер күңел халәте генә дип белә. Җырлап йөрүнең һөнәр икәнлеген, аның өчен әле укыйсы да барлыгын башына да кертеп карамый. Рабига Казанга апасы янына килеп урнаша. Резина-техник эшләнмәләр (РТИ) заводына эшкә керә. Озын-озын торбаларны күтәреп кую, аларга резина муфталар кигерү – кыз баланың вазыйфасы. Өч сменалы авыр эшкә авыл кызы чыдар дигәннәрдер. Чыдый да инде – сыер саумаганмы, утын ярмаганмы әллә ул? 
 
Менә шундый ул «зато без артист­лар, халыкка хезмәт итәбез!» дип йөрүләрнең сәхнә арты.

Эшче яшьләр салган сукмактан килә ул Сара Садыйкова җитәкләгән татар хорына. Шунда бергә хорга йөргән иптәшләр белән дуслык әле дә дәвам итә икән. Ул Гөлчирәгә еллар аша мин дә сокланам.

Чыннан да, менә ул «самородок» булгандыр. Нота белү түгел, радио да юк заманда шундый һәвәслек аңа каян килгән? («Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарындагы «Яратам-яратам» дигән җырны да минем әни чыгарган иде», – дип тә гаҗәпләндерде әле җырчы ханым.) Рабиганың әтисе – ире Миндияр белән икесе ике тальянны алып утырган сәгатьләр – менә шул инде балаларның музыка мәктәпләре!

Беркөнне репетициядән соң Сара ханым Рабиганы алып кала да үгетләргә керешә: «Кызым, Мәскәүгә барырсың. Төркем җыялар. Теләүче күп, әмма мин сине сайладым. Артист булырсың. «И-и, Сара апа, бармыйм ла мин. Артист та булмыйм. Аларны бозык була дип әйтәләр», – ди беркатлы Рабига. Шунда Сара ханым кызып китмәсенме! «Артист түгел, кеше үзе бозык була. – Рояль яныннан сикереп тора да, 33 нче үлчәмле туфли кигән аяклары белән идәнгә тибә-тибә, кызны ачулана башлый. – Талантың синеке түгел, ул – халыкныкы! Барасың, укыйсың! Кайтасың, җырлыйсың!»

Вокзалга яшь талантлар төркемен озатырга бөтен хор җыелып төшә. Шөкер, ялгызы түгел. ВДНХ мәйданында урнашкан «Яшел театр» дип йөртелгән, Ипполитов-Иванов исемен йөрткән эстрада сәнгате уку йортына татарларга Римма ИбраҺимованы, Клара Хәйретдинова­ны, Зиннур Нурмөхәммәтовны, Рабига Сибгатуллинаны, Хәния Фәрхине тәрбияләп биргән өчен генә дә рәхмәтле без.

Кыз чыннан да саф алтын икән. Мәскәүгә килеп бер ел укуга Чайковский исемендәге концерт залында Татар­стан Республикасының 50 еллыгына багышлап уздырылган зур концертта «алтынга» ялтырап алу өчен форсат та чыга. Аның «Гөлҗамал»ы тамашачыны тетрәндерә. Ике тапкыр чакырып җырлаталар. Менә бу тавыш, ичмасам! Үзе куәтле, үзе киң сулышлы, үзе тыгыз! Бер олау көмеш кыңгыраулар чыңы татар кызларының мең еллык сагышын залга түгә дә сала. Алкышлар, әлбәттә, аягүрә! Рабиганың андагы җырын сәнгать белгечләре хәзер дә онытмаган әле. Мин дә яшь җырчының авыл клубында моннан 44 ел элек җырлаган «Гөлҗамал»ын бер кадерле, татлы төш сыман итеп күңелдә саклыйм. 
Авыр эштән арыган татар баласын гомер-гомергә җыр юаткан. 

Авыл өйләренә Рабига Сибгатуллина «Назлы гөлкәем» җыры белән килеп керде. Тәрәзәләрне бәреп ачты, һәр өйдән урамнарга түгелде ул җыр. Элек заман җыр авторы җырчы белән бергә йөри иде. Шулай итеп, халыкка онытылган шагыйрь Ярлы Кәрим исеме кайтты. Аннары «Актаныш таңнары», «Туган җиремә». «Бер тауда ун чишмә» дигәнен шагыйрь Сибгат Хәким гел дә менә Рабиганың чишмәләрдән су алып кайтканын карап торып язгандыр кебек. 

Гел аныкы гына булган җырларны аңа Фәрите – композитор Фәрит Хатипов язар әле. Инде аларны кавыштырсак та ярыйдыр. Теләче егете кыз канат җәйгән арада Теләче, Саба клубларында эшләп, армиядә булып, Халык иҗаты йорты каршындагы баянчылар курсын, аннары Казан музыка училищесын тәмамлап өлгергән. Әллә ничек кенә алгысып, җырлар язып карыйсы да килеп йөргән чагы. Радиодан бер Рабига исемле кызның җырлаганын йотлыгып тыңлый. Их, шул кыз син язган берәр җырны җырласын иде дә иртәгәсен мәшһүр булып уянсаң иде ул! Мәшһүрлеге бер хәл, кызның тавышы, андагы тыенкы дәрт әсәрләндерә егетне. Туганнарына кергәч, бер ят кызны күреп кала егет. Чибәр, ягымлы. Рабиганы оныттырса, шул кыз гына оныттырыр! 
– Кем бу кыз?
– Җырчы Рабига Сибгатуллина.

Дәвамы аңлашылса кирәк. Юк, шундук туй түгел. Мәдәният һәм сәнгать университеты тулай торагының тугызынчы катындагы бүлмәдә бер гаилә булып яши башлаганчы Рабиганың әле татар дөньясында хитка әйләнәчәк «Һаман яратам»ны җырлыйсы бар. Шул көннән башлап ул Фәрит Хатипов язган һәр җырны беренче булып җырлап караучы. Аннары гына аларны Илһам Шакиров, Фидан Гафаров кебек җырчылар алып китә торыр.

Ире язган 700 җыр арасыннан Рабига ханым «Моң­лан­у» (Фәннур Сафин сүзләре) җырын аерым бер ярату белән ярата икән. Фәрит Хатипов үзе «Һаман яратам»ны (Зөлфәт сүзләре) йөрәк түрендә саклый.
Ул җыр авторны баетырга тиеш иде. Мексика кызы Консуэло Веласкес бер мәртәбә үбешеп тә карамаган килеш иҗат иткән «Бесамо мучо» («Үп мине») дигән җыр, әнә, 120 телгә тәрҗемә ителеп, авторын гомер буе рәхәт яшәтерлек гонорар китереп торган. Фәрит Хатиповның җырларын рәхмәткә алып китеп торалар. Хәер, мин килгән көнне бер җырчы егетнең өч мең акча биреп китүенә хәйраннар калып утырган көне иде. (Җырчыларның табышы, яшәү рәвеше белән чагыштырганда – көлке сумма, әлбәттә.) Ул үзе исә гаиләсен яшәтерлек әҗерне баян тартып таба: «Менә илле ел күтәреп йөрим инде шушы потлы баяннарны. Монысы бишенчесе!»

Бишесен дә үзе сатып алганын беләм. Югыйсә кыйммәтле уен коралы аңа халыкка хезмәт итү өчен кирәк. Рабиганың, Филармония кризис кичергән елларда пенсиягә озатылган җырчының, күлмәкләре дә үз хисабына тегелгән. Хәер, алар инде хәзер шкафка бикләнгән. Хәтер менә альбомнарда. Анда Рабига Сибгатуллина дәрәҗәле, кадерле һәм үзен сөйгән кешеләр арасында. «Пенсиягә озатылуның» үз тарихы бардыр. Югыйсә яше әле дә җырлый торган. 

– Рабига кышкы юлларда йөреп, ачык һавада җырлап өзлекте. Өйдә тора башлагач, тавышы элеккедән дә җетерәк булып ачылып киткән иде. Сәламәтлеге какшады бәгырькәемнең. – Бу сүзләрдә күпме наз, күпме кайгырту! – Кеше түгел, баяннар да туза бит. Әле бер баяным элекке Советлар Союзын әйләнеп, ярты елдан соң гына кулыма кайтты. Багажны ялгыш озатканнар.
Баян табыла ул. Җыр да табыла. Язылмый торганда музыка төшемә кереп уята. Уйнап та карамаган килеш ноталарын кәгазьгә төшереп куям. 
– Димәк, иң мөһиме илһамны һәм бер-береңне югалтмау! Инде алтын туйны, иҗатта да алтын дәверне көтәбез!


фото:  Сара ханым Арча кызын бер күрүдә ярата. «Булса да булыр икән моңлы бала. Самородок син», – ди ул Рабигага. Ягъни саф алтын. «Мин түгел, минем әнием Гөлчирә ул саф алтын, – дип җавап бирә кыз остазына. – Сез аның нәүрәп куышында кешедән качып, тальянда уйнап җырлаганын ишеткәнегез юк әле!» 

«Сөембикә», № 1, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар