Логотип
Шәхес

Розалия ЗӘКИЕВА: «Мин бәхетнең ни икәнен беләм!»

Нәфис сүз остасы...  Гади генә сүзтезмә кебек. Әмма бу сүзләргә күңел күзе белән карасаң яки кинәт кенә Розалиянең күз карашлары белән очрашсаң, күңел төпкеленә яшерелгәнбер шәүләне абайлыйсың,  Розалия язмышының шәүләсе ул...
Буа шәһәрендә дөньяга килгән бу кызчык. Актаныш гүзәле белән кызу канлы мишәр егетенең мәхәббәт җимеше. Совет чоры тәрбиясе алган, совет мәктәбендә укыган, аклы-каралы телевизордан совет фильмнары, мультфильмнары караган, Мәскәү, Ульяновск телесту­дия­ләренең  дикторларын тыңлап хозурланган, аларга охшарга тырышкан, көзгедән һаман саен үзен диктор итеп күргән. Урамнардан узганда сокланулы карашларда коенган, җитез адымнар белән хыялы эзеннән вак-вак адымнар белән атлаган. Алабуга мәдәни-агарту училищесына кергән ул.
Әмма йөрәге аңа: бу синеке түгел, дигән. Кыз Казан тарафына юл тоткан. Хыял ишеге нәзек билле кыз бала үтәрлек итеп кенә ачылган: театр училищесы баскычларыннан ул татар эстрадасына атлаган.
– Без училищеның эстрада бүлеген тугыз кеше тәмам­­ладык. Шулар арасыннан икебезне – Илфат Абдрах­­манов белән мине Татар дәүләт филармония­сенә эшкә алдылар, – дип, яшьлек хатирәләренә бирелә Розалия. – Римма Ибраһимова труппасына эләктем. Римманың бик тә популяр чоры иде. Концертлар гөрләп бара, үзебез яшьләр, тормыш матур... Беренче чыгышым Казанның Офицерлар йортында булды, Саҗидә Сөләй­ма­нова шигырьләрен укыдым. Тамашачы гөрләтеп кул чапты. Сүз көчен, татар теленең тәмен, матурлыгын, мөгаен, шул кичтә тойганмындыр.

Ул көннәр инде шактый ерак калган. Татар эстрадасы чын-чынлап чәчәк аткан 80 нче елларда Розалия Зәкиева исеме зур сәхнәләрдән туктаусыз яңгырады, радио-телевидение аша еш ишетелеп, күренеп торды. Сөембикә ханбикә исемен зур сәхнәгә иң элек Розалия Зәкиева алып чыкты. Затлы киемнәрдән, чын ханбикәләрчә, горур атлап чыкты, тетрәндерерлек итеп «Сөембикә» бәетен укып, тамашачыны бер мәлгә тынсыз калдырды ул! Зал диңгез шавын хәтерләткән алкышларга күмелде.
– Мин рус мәктәбендә укып, күбрәк рус балалары белән аралашып үстем. Казанга килгәч, татарча укыган беренче китабым Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» иде. Хәер, мин бу әсәр белән таныш, рус телендә тәрҗемәсен укыган идем. Әмма әсәрне татар телендә уку миндә искиткеч тәэсир калдырды, татар телебезнең гаять бай, зур мөмкинлекле, матур тел икә-нен аңладым. Классик әсәрләргә тартылуым шуннан башланды, – ди Розалия ханым.

Әйе, артистканың репертуар сандыгын актарып карасаң, андагы байлыкка, сүзләрдән тезелгән энҗе-мәрҗәннәргә исең китәрлек! Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Равил Фәйзуллин, Нияз Акмал, Фаил Шәфигуллин, Мәхмүт Галәү, Дәрдмәнд, Габделҗаббар Кандалый, Фәрит Яхин, Ркаил Зәйдулла, Гамил Афзал, Фәнис Яруллин шигырләре... Тукай шигырьләреннән тупланган «Сабыйга» дип аталган аудиодиск, йөзлә­гән мөнәҗәтләр, бәетләр, сатира-юмор әсәрләре... Санасаң, санап бетерерлек түгел...

Кызганыч ки, «нәфис сүз» кәлимәсе телләрдән төшеп, концерт-тамашаларны «алып баручылар», «шоуменнар» басып алган бүгенге чорда сүз кадерен аңлаучылар, һичьюгында, аңларга теләүчеләр бик аз калып бара. 
Коллегалары үзара «тимер леди» дип атап йөрткән Розалия Зәкиева филармониядән гариза язып китә.
Юк, эштән туеп түгел, эшләргә, иҗат итәргә ирек бул­маудан туеп. Кулында сабый баласы һәм «Сөем­бикә» костюмы... Классик әсәрләрдән мәктәп балалары өчен махсус программа төзеп, Татарстанның бик күп районнарында, шәһәрләрдә була, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгышлар ясый ул. Шул чорларны, балаларның кызыксынучан карашларын хәзер дә сагына нәфис сүз остасы. 

1995 нче елларда артистка туйлар алып бара башлый. «Әче, әче!» дип кычкыртып, мәҗлес алып баручылардан аермалы буларак, ул туйларны зур бер тантана, күңел­ләрдә озак еллар сакланырдай бәйрәм итеп әзерли.
– Инде егерме елдан артыграктыр, туйларны Нияз Акмал шигыре белән башлап җибәрәм. «...Мең мәртәбә бәхет телим сезгә, / Мәхәббәтен таба белгәннәр!» Туй йолаларына кагылышлы әдәбият туплыйм, күп укыйм. Мәҗлес барышында халкыбызның борынгы йолаларын уздырам, туй җырларын җырлатам, гаилә тормышына кагылышлы гыйбрәтле хикәятләр сөйлим, мәкаль-әйтемнәрне искә алам. Туйдан соң да аралар өзелми, бәби ашларына, юбилейларга чакыралар. Туй­ларын үзем уздырган яшьләрнең тормышларына битараф кала алмыйм, алар өчен борчылам, шатлыкларын уртаклашам, барысының да бәхетле булуын телим.
– Ә үзең?.. 
– Мин бәхетнең ни икәнен беләм! Ике ел бәхеттә коенып яшәдем мин! Ул елларым, бәлки, кемнеңдер гомере буе тойган бәхетенә торадыр... Мин кичергән сөюне, кемдер бер тапкыр да татымагандыр... Ходайга шөкер итеп яшим. Ышанасыңмы-юкмы, бу хисләр мине гомерем буе озата бара. 
– Бүген сиңа нәрсә җитми?
– Сәхнә! Мин үземне моннан егерме ел элеккегә карый күпкә җегәрлерәк итеп тоям. Күп укыйм, күп аралашам. Репертуарымны баетам. Үзем өчен яңа бер шигъри дөнья ачтым – Бакый Урманче шигъриятен. Күптән түгел Останың музеенда чыгыш ясадым, хәзер виолончелист Лариса Маслова белән телевидение өчен тапшыру әзерлибез. Күптән түгел Г. Камал театры ор­кестры җитәкчесе, скрипкачы Фуат Әбүбәкеров белән Зөлфәт шигырьләрен телевидениегә яздырдык. Безнең әдәби мирасыбыз шулкадәр зур, аны халыкка җиткерү өчен эшләргә дә эшләргә әле!
– Хыялларың чынга ашсын, якынлашып килүче юбилеең белән сине, Розалия!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар